Ләкин намус һәм гаделлек дәверләрдән өстен төшенчә. Хәер, бүгенге караклар заманында намус турында сөйләү үзе үк сантыйлык билгесе булып тоела. Тоелсын! Дөнья ул бүгенге көн белән генә бетмәгән һәм бетмәячәк тә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә бүгенгенең патшалары иртәгә мескенлекнең аръягындагы кешеләр булып калырга да мөмкин. Мескенлек ул күңелдә була һәм адәм баласын аннан бернинди мөлкәт тә, шөһрәт тә, дан да коткара алмый: еллар узган саен кешелекнең карашы югарырак күтәрелә, югарыдан караган саен барысы да ачыклана төшә – монда инде вәгъдәләр куагына, дус-ишләр чытырманына яшеренеп калалмыйсың.
Ләкин тарих – киләчәк төшенчәсе. Ул вакытта инде бүгенге кешеләрнең дә, аның белән кызыксынучыларның да булмавы мөмкин. Ә киләчәк кешеләренә үткәннәр кызык түгел. Үткәннәрне өйрәнүнең нәтиҗәсе бер генә: үзеңнең икенчел икәнеңә төшенәсең – сиңа кадәр дә кемдер яшәгән, авыр шартлардан чыгу юлын таба белгән һәм ул синнән дә аңгырарак булмаган. Киресенчә, ул бүгенгедән дә катлаулырак чорда синнән дә әйбәтрәк яшәгән. Шулай булгач, бүгенге заман геройлары тарих күзенә карарга теләми: я ул үзе үткәннәргә күз йомып карый, я тарихның күзен йомдырырга тырыша. Төрлечә килеп чыга. Тарихның бик үк дөрес түгеллегенә тарих үзе шаһит.
Ә тарихны бүген ясаучылар бүгенге чорда яши. Аларның чын сыйфатларын бүген күреп булмый, кулларындагы акчаны һәм властьны файдаланып, алар үзләрен гел әйбәт итеп күрсәтергә тырыша. Аларның әйбәтлегеннән кайвакыт халыкка да бер-ике тиен төшеп кала. Әй, сөенә инде халык, шушы кешеләргә рәхмәт яудыра, мәдхия укый, озын гомер тели. Чөнки аның шушы ике тиеннән дә артыграк рәхәтлек күргәне юк. Ул аңа омтылмый да бугай... Ләкин сүз үз мескенлегеннән үзе тәм табып яшәүчеләр турында түгел. Сүз шушы мескенлектән котылырга теләп тә бернигә ирешә алмаучылар турында. Кемдер мөмкинлек бирми. Ул үзен иң асыл, иң мөхтәбәр зат итеп күрсәтә.
Илнурның абыйсы белән нәкъ шундый хәл инде. Ул укуын да матур гына тәмамлады, тиз генә яхшы урынга да урнашты. Бик начар да егет түгел инде үзе, тик бераз вакчылрак кына. Һәрнәрсәсен исәпли торган. Илнур аны беркайчан да абыйга санамады. Егет түгел иде ул. Сугышкан җирдән ташлап качарга, соңыннан әләкләшергә мөмкин. Сөйләшү рәвеше дә артык итагатьле... Хәтта кул хәрәкәтләре дә балериналарга тартым... Соңыннан белде инде Илнур аның кемлеген... “Абыең кебек булсаң...” – дигән сүзләргә җене котыруның сәбәбе шул иде. Бу дөньяда син ниндидер җылы урында утырып, тәртипле булып кына яшәргә тиеш. Шундый булсаң, хәтта әткәң-әнкәң дә ярата...
Менә бу – гомере буена намус саклап, гаделлек яклап йөргән кешеләр. Сине намуслы итеп тәрбияләгән кешеләр. Син аларга карап үскәнсең, шуларныкы дигән юл белән киткәнсең... һәм... алар да сатлык җаннар булып чыгамы? Әгәр җиңел юл белән үзенең арт шәрифенә җайлы кәнәфи тапкан кешене алар сиңа үрнәк итеп куя икән, монда нишләргә? Өзгәләнергә генә... Әгәр синең өзгәләнүләрең иң якын кешеләреңә дә ят икән, ары нишләргә? Ватылырга, сатылырга, сытылырга: “Әти-әни, шайтаныма олагыгыз, сезнең бөтен тәрбиягез ялган булган, мин сезнең ялганлыгыгызга ышанган өчен бәхетсезмен...” – дип еларгамы?
Юк, ул төшемле урыннарда ыштан туздырып утырырга теләми. Кулыңнан берни килмәгән килеш, талантлы шәхесләрнең урынын биләп, зур хезмәт хакы алып утыру үзе үк бер җинаять бит инде. Пассив җинаятьчелек. Шуңа күрә, әнисе әйткәннәрнең иң җанына тигәне – абыйсын үрнәк итеп кую иде. Кирәкми. Куймасын. Нәрсәңнедер биреп нәрсәгәдер иреш, дигән шикелле. Бу Илнурның күңеле кабул итә торган кыйбла түгел иде.
Абыйсы шундый булгач, аңа да тәкъдим ясаучылар табылды. Тик егет моны кабул итә алмады. Аның сөйгән кызы бар иде. Дөресрәге, яратып йөргән кызы. Яратып йөргән... Укудан куылуына да шул сәбәпче булды инде...
4
Ләйлә белән ул кайчан танышканын да хәтерләми. Күрше подъездда яшәгән Нәфисә апа белән әнисе бергә эшләгән, ахирәтләр булып бик тату гомер иткәннәр. Шуңа күрә, балалары да әле берсендә, әле икенчесендә үскән. Илнурның әнисе эштә чагында, Нәфисә апа караган, Нәфисә апа сменасында – Илнурның әнисе. Имчәк баласы чагыннан ук шулай. Ә инде тәпи баскач, ихатадагы балалар мәйданчыгында бергәләп уйнаулар, бүтән балалардан аерылып китеп, якындагы паркта адашып йөрүләр... Сабый чак маҗараларының барысын да хәтерләп бетерерлек тә түгел хәтта, алар бүтән тормышта, бүтән кеше белән булгандыр кебек тә тоелып китә.
Тик бер нәрсәне ачык хәтерли Илнур. Әти-әниләре дә аны гел искә төшереп, онытырга ирек бирмәделәр бугай. Үзе дә гел хәтерләп, елмаеп куя торган булды. Ләйлә дә кайчагында: “Син бит миңа ияреп барып кына хәреф танырга өйрәндең”, – дип шаяртты.
Ләйлә Илнурдан өч айга өлкәнрәк иде, шуңа аны мәктәпкә бирделәр. Илнурның җиде яше ноябрьдә генә тулачак булгач, киләсе елга калдырырга уйладылар. “Мин дә барам”, – дип караса да, әти-әнисе артык игътибар итмәде. “Быел чыгымнарыбыз да күп, киләсе елга калуың яхшырак”, – дип кул гына селтәделәр. Шулай да булгандыр инде, ул елларда бөтен мәктәпләр дә диярлек ата-аналар акчасына яшәде. Класс бүлмәсен төзекләндерергә дә, җиһазлар алырга да, концерт-театрга йөрергә дә, бөтенесенә дә гел акча сорыйлар иде. Ләкин Илнур әле моны аңламый, бар дип тә белми, аның бөтен теләге – Ләйлә белән бергә булу. Шуңа күрә, ул беренче сентябрь көнне матур киемнәрен киде дә Ләйләгә иярде.
Бәйрәм тантанасында да җитәкләшеп басып тордылар, соңыннан да укытучыга ияреп сыйныф бүлмәсенә бергә уздылар. Укытучы апа, яшь кенә чибәр кыз инде, исемлек буенча тикшереп чыкты. Илнур ул исемлектә юк иде.
– Нишлибез инде хәзер синең белән? – дип көлемсерәп, малайга текәлде ул. – Документларың монда булмагач, сине мәктәпкә алып булмый бит.
– Минем укыйсым килә, – диде Илнур еларга җитешеп. – Укыйсым... Килә...
Укытучы апа аны кызганды бугай:
– Ярый, бүген кич өегезгә барып килермен, – дип малайның аркасыннан сөйде ул. – Әти-әниең белән сөйләшербез.
Ул кичке якта чынлап та килде. Кухнядагы чәй табынында озак кына сөйләштеләр. Илнур бөтен сүзләрен дә ишетә алмады. Тик укытучы Илнур ягында иде.
– Әгәр баланың укырга теләге бар икән, каршы төшәргә ярамый, – дип үгетләде ул. – Киләсе елга аның мәктәптән күңеле сүрелергә мөмкин. Аннан соң улыгыз “икеле капчыгына” әйләнер дә куяр. Ә быел ул...
Кыскасы, укытучы апа җиңде. Икенче көнне мәктәп формасы, уку әсбаплары сатып алдылар да малайны мәктәпкә илтеп куйдылар.
Укытучы апаның исеме Рәшидә Әнваровна иде. Илнур аңа чиксез рәхмәтле булды. Иң төп сәбәбе, әлбәттә, әти-әнисе белән сөйләшеп, малайны укырга бирергә ризалаштыруы, Ләйләдән аермавы өчен иде. Уку дәверендә дә әйбәт кеше булды Рәшидә Әнваровна, беркайчан да тавышын күтәрмәде, белмәгән нәрсәләреңне сабыр гына аңлатып бирде, тәртип бозсаң – алай эшләргә ярамаганлыгын сеңдерерлек итеп әйтте. Ничек шулай итә алгандыр ул, Илнур бүген дә аңлап җитә алмый, әмма укытучы апа кисәткәннән соң шул ук хатаны тагын кабатлау – аны рәнҗетү кебек тоела иде. Ә аны рәнҗетәсе килми. Аның шат чагын күрү күпкә рәхәтрәк. Гел диярлек елмаеп сөйләшә, елмайганда бит очларында сизелер-сизелмәс кенә чокыр пәйда була, ап-ак тешләрендә якты нур кабына, күзләреннән шаян очкын сибелә. Аның елмаюын күргәч, Илнурның да елмаясы килә иде.
Беренче сыйныфта кызлар белән малайларны бер парта артына утырттылар. Сыйныфташларның күбесе моңа канәгатьсезлек белдерде, ә Илнур сөенде генә. Ул Ләйлә белән бер парта артында иде. Аның үзеңнең яныңда икәнен тою да күңелгә ниндидер җылылык, дәрт, рәхәтлек бирә.
Баштарак сыйныфташлары “кияү белән кәләш” дип ирештереп маташты да бу икәүнең артык исе китмәгәч, туктады. Илнур да сыйныфта төшеп калган малайлардан түгел иде. Иң көчлесе үк булмаса да, үз-үзен якларлык чамасы бар. Һәм, әлбәттә, Ләйләне дә.
Сигезенче сыйныфларга җиткәндә кызларның гәүдәсе тулыша, күкрәкләре чәйнүк капкачы чамасы булып бүртеп чыга, ә малайларга дәрт керә – кем кызларның биленнән кочаклап карарга омтыла, кем күкрәкләренә үрелә. Яклаучысы булмаган кызларны берәр почмакта кысрыклап, елатып бетерәләр. Ләйләгә бәйләнүче булмады. Ул вакытта Илнур төрле ярышларда катнашып, беренчелекне ала торган спортчы, егетләр арасында абруйлы малай иде.
Ләйлә белән мөнәсәбәтләре дә дуслыктан узып, мәхәббәт ягына авыша башлады. Элекке кебек җитәкләшеп йөрүләр бетте. Куллары кулга тиеп китсә дә йөрәк ярсып тибә башлый, бит очлары алсуланып чыга, башлар әйләнеп китә. Бергә атлаганда кайвакыт сүзләр дә табылмый, әмма сүзсез генә атлау да рәхәт була. Ә аерылгач, дөнья да, тормыш та бушап калгандай тоела. Күкрәктән ниндидер иң кадерле нәрсәне суырып алган шикелле...
Мондый халәт озакка сузыла алмый иде.
Һәм көннәрнең берсендә барысы да үз урынына утырды. Ни сөйләшергә белмичә, сүзләр табалмыйча аптырап барганда Ләйләнең биек үкчәсе янтаеп китте дә кыз сөрлекте һәм Илнурның куенына барып керде. Егетнең бөтен булмышы тыелгысыз бер дулкынга әверелде. Ләйләнең тәне кайнар да, йомшак та, татлы да иде. Ул кызны үзенәрәк тартып, куенына кысты. Ләйлә читкә тайпылган хәрәкәт ясады да тынып калды, бераздан үзе егеткә сарылды. Кызларның шулкадәр назлы итеп сарылганын беркайчан да тойганы юк иде әле Илнурның, әллә нинди тылсымлы халәт иде бу, бөтен күзәнәкләреңне тибрәндерә, җаныңны да, тәнеңне дә сүтеп җыя торган рәхәт давыл иде. Шул давыл эчендә иреннәр бер-берсен әзләп тапты... Шул давыл эченнән кайнар пышылдаулар ишетелде:
– Җаным минем...
– Бердәнберем...
Ә бераздан татлы да, газаплы да тавыш:
– Мин яратам сине... – диде.
– Мин дә... Мин дә яратам!
Марат Кәбиров.