+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 сентябрь , 07:55

Депутат СВОда кала

Махсус хәрби операциядә катнашучы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Алексей Локотченко хәрби контрактын озайтырга карар иткән. Төп сәбәбе –─ Украина гаскәрләренең Курск өлкәсе территориясенә бәреп керүе.

Депутат СВОда кала
Депутат СВОда кала
– Алексей Локотченконың сентябрьдә контракты тәмамланып, ул Уфага кайтырга тиеш иде, без аны көттек, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. ─– Әмма соңгы вакыйгалар уңаеннан, безнең коллегабыз уртак Җиңүне якынайту максатында СВОда калырга карар кылды. Ул үз подразделениесендә кала, ләкин артиллериядән штурм отрядына күчә. Үз карарын дошман тыныч халыкка һөҗүм иткән вакытта читтә кала алмавы белән аңлата.
 
Депутат инде Курск өлкәсе территориясендә, хәзер ул – “Пятнашка” интернациональ бригадасының “Архангел” штурм отряды командиры урынбасары. 8 сентябрьдә ул туганнары янына кыска вакытлы ялга кайтачак, шуннан соң яңадан СВОга китәчәк һәм хәрби бурычларны үтәүгә керешәчәк.
 
“Без бу карарга аңлап һәм хөрмәт белән карыйбыз, исән-сау һәм җиңү белән кайтуын телибез!” ─– ди Константин Толкачев.
Алексей Локотченко махсус хәрби операциядә 2024 елның февраленнән катнаша. Ул үзенә “Радий” позывноен алган. Ике тапкыр яраланган. Сәламәтләнгәч, янә сафка баскан.

Фото: "Госсобрание РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: