+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 сентябрь , 10:15

Рафига Усманова: “Нинди бәхет, туры карый алса, Оялмыйча күзләреңә көзге!”

Күренекле шагыйрә Рафига Усмановага - 70 яшь  

Рафига Усманова: “Нинди бәхет, туры карый алса, Оялмыйча күзләреңә көзге!”
Рафига Усманова: “Нинди бәхет, туры карый алса, Оялмыйча күзләреңә көзге!”

Рафига Усманова (Закирова) 1954 елның 7 сентябрендә Борай районының Бустанай авылында туа. Туган авылында – сигезьеллык, Борайның беренче мәктәбендә урта белем ала, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлының хәтсез елларын ул мәгарифкә багышлый: мәктәптән соң – туган авылы, вуздан соң Чалкак урта мәктәпләрендә тәрбияче, завуч, татар һәм урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак Нефтекама шәһәрендә балалар бакчасында милли төркем ачып, балаларның ана теле сөйләмен үстерү буенча җыентык чыгара.
Нефтекама шәһәре һәм Краснокама районының берләштерелгән “Кама таңнары” гәзитендә хәбәрче, төрле бүлекләрдә мөдир һәм мөхәррир урынбасары, “Кызыл таң” республика гәзитендә үз хәбәрче вазыйфасында, соңрак Борай районының “Алга” гәзитендә уңышлы эшли. Соңгы елларда лаеклы ялдагы әдибә туган авылында яшәп, актив иҗат белән шөгыльләнә.
Рафига Карам кызы, кайда гына яшәп иҗат итмәсен, һәрчак актив җәмәгать эшлеклесе булды. Борайга кайткач та ана телен, туган авыл тарихын өйрәнү, балаларны иҗатка тарту, аларның иң-иңнәренә үзенең премиясен тапшыру, иҗат кичәләре үткәрү, җәмгыятьтә һәм иҗатта хатын-кызның роле, туган якка багышланган төрле мавыктыргыч проектлары белән халык күңелен яулады һәм яулый. Ул “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасының Борай районы буенча төбәк рәисе булып та озак еллар эшләде.


Рафига Усманова мәктәп елларыннан ук әдәби иҗатка тартыла. Шул чордан башлап аның шигырьләре, парчалары, нәсерләре район, Башкортстан һәм Татарстан республика гәзит-журналларында, “Идел” (Казан, 1979), “Йәш көстәр” (Уфа, 1981, 1984) альманахларында, төрле коллектив җыентыкларда басыла, радио-телевидениедән яңгырый. Ул бүген башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән “Жиде чишмә”, “Балачагым диңгезе”, “Бәхет алмасы”, “Мәйдан сорый йөрәгем”, “Әбәк уйный күбәләк”, “Тәкъдир тактасы,” “Әни-апа”, “Бәхет аяк астында”, “Туган җирем – туар җырым”, юбилей уңаеннан нәшер ителгән “Шәмдәлләрдә шәмнәр яна” һ.б. шигырь, проза, публицистика китаплары авторы. Шигърияттә генә түгел, проза, әдәби публицистика жанрларында да уңышлы иҗат итә. Моннан тыш, нәшриятта балалар өчен бер китабы чират көтеп ятса, өстәлендә тагын бер – проза, ике шигъри җыентыгы әзерләнгән. Киң колачлы әдибәнең иҗат байлыгы әле тагын бик күп җыентыкларга җитәрлек. Каләмдәшләре һәм тәнкыйтьчеләр аның бүтәннәргә охшамаган оригиналь тавышлы булуын, әсәрләрен тормыш һәм яшәеш хакында тирән фәлсәфәгә коруын, әйтәсе фикерен эстетик матурлык, үзенчәлекле образлар, халыкчан тел-сурәтләр белән бирү осталыгын, гражданлык темасын иҗтимагый-сәяси, социаль-этик дәрәҗәгә күтәрә алуын югары бәяли.


Рафига Усманова Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар (1997), Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар (2000) берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). Күпсанлы мактау кәгазьләренең зурракларын искә алсак, Рафига Карам кызы Башкортстанның Мәгариф, Татарстанның Мәдәният министрлыкларының, Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлегенең Мактау грамоталарына, Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек. Даими рәвештә “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләренең, “Тулпар” журналының еллык лауреаты да. “Халкым минем” гәзитендә – очерк, “Казан утлары” журналында повесть жанрлары буенча әдәби конкурсларда I-III урыннарны яуласа, узган елда “Литературная Азия-2023” бәйгесендә 63 телдә язучы 400 каләм остасы катнашкан бәйгедә “Поэзия” номинациясендә Гран-при (Башкортстан) һәм Халык дипломатиясенең халыкара бердәмлеге медале белән бүләкләнде. Бөтендөнья Татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән.

 

Рафига УСМАНОВА шигырләре:

Шөһрәт турында

Шөһрәтенә исем китми,
Бүген бар ул, иртәгә юк.
Гаҗәпләнәм, әгәр берәү
Шуның белән булганда тук.

Ашый алмый, дан булмаса,
Йоклый алмый, хан булмаса.
Ул исемнәр нигә хаҗәт
Иҗатыңда Җан булмаса?

Бәхетеңне эзләп йөрсәң,
Сукмагында адаша ул.
Танымыйча узып китсәң,
Килә дә бер елыша ул.

Шау-шудан ул курка, ди,
Өркә, ди, әрсезлектән.
Кем хур булганы бар әле
Дан-шөһрәткә бәйсезлектән?

Исем-җисемсездер диеп,
Уйламагыз мине һич тә.
Бүленмәслек тәхетем бар,
Тыйнаклыкта мин Ханбикә.

Уйласаң, бәлки, мине дә
Алда шәп бер бәхет көтә?!
Лаегыннан һич баш тартмам,
Юбилеем килеп җитә,
Гомер үтә!..

Мамык дивар

Бик еш тоямын үземне
Мамык дивар эчендә.
Бу хәл өнемдә дә кебек,
Юк, бу түгел төшемдә!

Янда халык әйләнгәли
Битарафлык төсендә...
Йодрыгым белән сугам,
Үтми хәтта тешем дә,
Күпме генә көчәнмә
Мамык дивар эчендә.

Нинди хәят?! Шундый халәт:
Уйлар кыршау хисендә.
Бар да күндәм – узып булмый,
Тамыр җәйгән – өзеп булмый,
Шундый канун көчендә
Мамык дивар эчендә!

Мамык дивар эчендәме?
Мамык дивар эчендә!
Көчем җитеп, бу афәтне,
Ерып чыксам шул михнәтне
Кимер төсле үчем дә.

Анда мәлҗеп калмас өчен,
Йокыларга талмас өчен
Шушы дивар эчендә,
Эче мамык, тышы кабык...
Әнә шуның өченгә
Чыгарамын аны бүген
Сезнең алга хөкемгә,
Я күнегез! Я кемегез
Гадел хөкем көчендә,
Мамык дивар эч...ен...дә!?
Гаҗәеп хәл
Үлчәүдә авыр килдемме?..
Сатып та карадылар,
Зәһәр карашлары белән
Атып та карадылар.

Борыч ачылары кушып,
Чәйнәп тә карадылар.
Әллә нинди ялганнарга
Бәйләп тә карадылар.

Бу юлда һич тә аларны
Зур үрләр көтмәсә дә,
Һаман әле ыржаялар,
Тешләре үтмәсә дә.

Барысы да аңлашыла,
Әмма шунысы гаҗәеп,
Уңышлар ишәйгән саен
Дуслар кала азаеп.

Кайсы каршы якка күчә,
Дуслык юлын тарайтып.
Үзеннән сәләтлерәкне
Беркем бармый яратып.

Көнчелләре адым саен,
Тормышы гүя – чаян.
Бирешмә, дим, үз-үземә,
Каләмеңә, Галәмеңә –
Раббыңа син таян!

Чүп чирүе

Баш күтәрергә дә вакытым юк,
Чүп үләне баскан үркәчләп.
Бакчам әнә хәл эчендә ята,
Утап йөрим хәтта мүкәчләп.

Дошман гаскәредәй рәт-рәт...
Әсирлеккә алмак, күрәсең.
Кулга корал тотып – үткен
китмән,
Чүп явына каршы көрәшәм.

Һөҗүм барышында искә килде,
Охшашлыкка микән ымсыну?
Чүп үләне – җимеш бакчасында,
Чәчәк ата иҗат бакчасында,
Котырып уңа китап бакчасында,
Чүп чирүе кайда юк соң ул?

Билчән кебек тамыр җибәрә дә,
Эт эчәге булып урала.
Оятсызга битлек кирәк түгел,
Кыюлыкка берүк юрама.

Сырлан төсле сыргаланып кына,
Шөһрәт таҗын йөри тирәләп.
Күңелләрне, рухыңны чүпли,
Әрсезлеге хас та тигәнәк.

Чүп көтүен җиңдем биләмәмдә,
Ныклап ябыштым да якасына.
Нинди бәхет, әгәр чүп булмасаң,
Илһамиятебез бакчасында!

Өнсезлек

Җилләр булып исәм,
Комнар булып күчәм.
Кайгыларда көйсәм,
Башларымны исәм,
Соңым булмас әле,
Күтәрермен аны,
“Син исәнме?”– дисәң,
Мин исән!..

Төнбоеклы күлне
Әнә сагыш күмде.
Комнар басты инде
Хәтерләтеп чүлне.
Әнә балыклары
Авазсыз, юк өне,
Хәтерләтә кемне?
Телсез калсам – мине.
Шунда инде
Тәнем исән булыр,
Җаным булыр үле!..

Мин шундый инде менә

Мин шундый инде, дускаем,
Дөрләп торган хислемен.
Ялкынымнан ут кабынып,
Көлгә калыр төслемен.

Һич кенә дә тик тору юк,
Көн озыны эшлемен.
Тырыш булгач, черегән бай
Булып китәр төслемен.

Мин шундый инде, милләттәш,
Хас та синдәй көчлемен.
Синең белән кулларга-кул
Дәүләт корыр төслемен.

Эшләремдә, көчләремдә
Чикләвектәй төшлемен.
Шөкер, буш түгелмен, шытып,
Чәчәк атар төслемен.

Чыдасаң, чыда, дошманым,
Явызлыкка үчлемен.
Бар гаделсезлекне җирдән
Себереп түгәр төслемен.

Гомер кыска, бакыйлык та
Ачып тора ишеген.
Янып яшәү хата булса,
Әгәр минем ишенең
Ялгышлардан ярлыкаучы
Тәүбәләрне кабул итәр
Иманы бар кешенең.
Амин!

Туфан

“Өченче көн тоташ кар ява...”
М. Кәрим.

Өченче көн тоташ яңгыр коя,
Әллә күкнең төбе тишелгәнме?
Җир шарының диңгез-океаннары
Асты-өскә килеп ишелгәнме?

Өченче көн тоташ яңгыр коя,
Ут-кылычын төреп ук-яшенгә.
Кемгә тәхет – болыт,
кемгә – ләхет,
Коена дөнья... Галәм күз яшендә.

Өченче көн тоташ яңгыр коя,
Сабырлыгын җуйган
бөтен Җиһан.
Гөнаһлардан тәүбә кылмаганга
Җибәрелгән, гүя, күктән туфан?!
Тәүбә!
Өченче көн тоташ яңгыр коя...

Үземнеке гел үзәктә

Куркыныч тудырса дошман,
Булсын кында кылыч нык.
Бердәмлек һәм оешканлык,
Кыюлык һәм кырыслык.
Илгә авырлык килгәндә,
Борайлылар корыч нык.
Ватан мәнфәгате өстен
Үтәү өчен бурычын.
Һәр заманның үз герое,
Ташламасын ырыслык.
Үземнеке гел үзәктә,
Шуңа телим тынычлык.

Көтегез Җиңү туен
(СВОдагы батыр Башкортстан бөркетләренә багышлыйм)

Ватан куркыныч астында,
Илгә фашистлар яный.
Ил сагына бастык бергә
Салават, Муса Гәрәев,
Матросов, Заһитов, Мурзин
Токымы егетләре –
Башкортстан бөркетләре.

Ватан куркыныч астында,
Илгә фашистлар яный.
Ил сагына бастык бергә
Урыс, башкорт, татарым,
Чуваш, удмурт һәм мари...
Башкортстан бөркетләрен, –
Безне бар дөнья таный.

Ватан куркыныч астында,
Илгә фашистлар яный.
Ил сагында күпләр без,
Ныклык белән түләрбез.
Кирәк икән — Киевына,
Берлинына, Парижына
Кабат байрак эләрбез.

Кушымта:
Газизкәем, әнием,
Балакаем, сабыем,
Сөйгән ярым, җаныем,
Сезне курчу, сезне яклау,
Илне саклау бар уем.
Көтегез Җиңү туен.

Шәрәфи

Шәрәфине беләсезме,
Ул ит сата хәләлне?
Сыйфаты шәп, кыйммәт түгел,
Бер тиен алмый хәрәмне.

Ит кирәкме, кирәкмиме,
Аннан кеше өзелми.
Эссе челлә, салкын кышта,
Язын ли дә, көзен ли.

Ачык йөзе, шаян сүзе
Бушка бар да, бесплат.
Диварында ревизоры –
Советский инкыйлаб.

Үткән тарихка гашыйктыр,
Сөя ул туган илен.
Ораторлыкта кайчакта
Ул хас та В. И. Ленин.

Япь-яшь егет... Бер карасаң,
Фәйләсүф – борынгы ул.
Горурлыгыбыз Шәрәфи –
Борайның бренды ул.

Фидан Гафаровка

Һәр күзәнәге мелизм,
Илаһи наз җырында.
Гап-гади авыл егете –
Искиткеч бер легенда.

Кулларына гармун алса,
Сандугачтай сайратыр.
Туктаусыз гашыйктыр аңа
Һәрбер гүзәл һәм матур.

Галиябануларга – Хәлил,
Һәр Зөһрәгә Таһир ул.
Дөньяңны кояшлы итәр
Мәхәббәткә маһир ул.

Сәхнәләрдән арбый җанны
Сандугачлардай моңы.
Ул – сөюгә табындырган
Мәхәббәт феномены.

Театрыбызның ҖАНы,
Сәләт илләрендә ХАН.
Шундый ул Гафаров ФИДАН,
Халкыбыз өчен бер ДАН.

Ашыктың
(Газиз әткәем истәлегенә)

Син хезмәтнең уртасында
булдың,
Эзләмәдең һич тә ышыкны.
Атлап түгел, чабып, юртып
йөрдең,
Утлар-сулар кичкән яугир идең,
Яшьнәп калыр өчен ашыктың.

Хезмәт көннәреңә йөге белән
Төяп алсаң да син ашлыкны,
Явызлыгын белдең шул
ачлыкның,
Кадерләдең шуңа валчыкны.

Мәшәкатьнең булып иң түрендә,
Сайламадың майлы кашыкны.
Абруй олы булды, үзең – гади,
Вазыйфаламадың башлыкны...

Игелекләр белән яшәдең син,
Алга куеп күңел аклыкны.
Ярдәм кулы суздың, урап узмый,
Ятимнәрне, ялгыз карчыкны...

Окопташлар сагындыра иде,
Уртаклашыр булып шатлыкны.
“Мин бәхетле, алар ятып калды...”
Шулай ачтың
Күңелеңдәге әрнеш-ярчыкны.

“Алар башын салды ил өчен”, –
дип
Кайчак сөртеп күздән
яшь-чыкны,
Алар өчен дә син изгелекләр
Кылыргамы әллә ашыктың?

Сугышта да, тынычта да бердәй
Чын үрнәге идең хаклыкның.
Яшәп калыр өчен генә түгел,
Китәргә дә бугай ашыктың?
Ашыктың!

Базар бу!

Кем гөлен сата,
Кем хезмәткә – көнен,
Кемдер акчага
Хәтта айлы төнен.

Кем сатадыр динен,
Кем – үзенең
Туган Ана телен,
Сату берни тормый
Кемнәргәдер
Газиз туган илен.

Кем – аңын,
Кем җанын сата,
Кем соңгы малын,
Ә кем бары зарын,
Кем туган иле өчен
Кызганмый хәтта канын,
Яклап, саклап,
Аның данын.

Җайлап кына,
Майлап кына,
Дөнья базары
Кайнап тора,
Иманлыны имансыздан,
Аерып,
Сайлап кына.

Сатып алып була ди
Тәхетен,
Хәтта зираттагы ләхетен.
Ымсынма, әмма
Беркем дә сатмас сиңа бәхетен.

Базар бу!
Сатасың, аласың,
Сайла, телисең кайсысын?
Әнә
Улын югалткан Ана тора,
Тик бушка да алмас шул аның
Беркем дә
Кайгысын...

Тыйнак булдык

Тыйнаклыкта безне үстерделәр,
Әрсез булу, диеп, әхлак боза.
Ата-бабамнардан килгән канун:
“Ишек төбе барда түргә узма!”

Узмадык та, чөнки әмирләрнең
Ерак йөрдек ишек төпләреннән.
Исем дәгъваламый, тыйнак кына,
Төшми генә иҗат күкләреннән.

Көзге

Гомер мизгелләре и кадерле,
Үткәннәрдә хәтер һәм истәлек.
Хатирәләр алар кино кебек,
Хәтерләсәң әгәр искә алып.

Узган юлны кайчак җырга салам,
Артык сагышланмыйм
әмма тәмам.
Сөйрәлүче түгелмен лә, димен,
Кысла гына йөри артка табан.

Алтын балачагым – бер нәҗагай,
Яшьлегем дә калды кулын изәп.
Сөйрәлмичә, шуышмыйча гына
Яшәү яхшы, бүгенгене бизәп.

Гомер йомгагында пәйгамбәрдәй,
Фәрештәдәй булмасак та изге,
Нинди бәхет, туры карый алса,
Оялмыйча күзләреңә көзге!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: