+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 сентябрь , 07:55

Уфада БДБ Яшьләр симфоник оркестры хәйрия концерты бирәчәк

Шаһит Ходайбирдин исемендәге 1нче балалар йортында БДБ Яшьләр симфоник оркестры камера составының хәйрия концерты була. Бу хакта Башкорт дәхләт филармониясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Уфада БДБ Яшьләр симфоник оркестры хәйрия концерты бирәчәк
Уфада БДБ Яшьләр симфоник оркестры хәйрия концерты бирәчәк

Хәйриячелек оркестрның мөһим традициясенә әверелә. Мондый акция беренче тапкыр Бишкәктә узган иҗади һәм фәнни зыялылар форумы кысаларында узды.

- Без яшь тамашачылар алдында чыгыш ясау мөмкинлеген бик кадерлибез, - ди Кыргызстаннан оркестр музыканты, виолончельче Нураим Джолбунова. - Бу - зур җаваплылык. Балалар бүләк иткән хис-кичерешләрне берни белән дә чагыштырып булмый! Яшь тамашачыларның алкышлары - иң кайнары. Бу - музыкант өчен иң зур бүләк.

Балалар йорты башкаручылары Моцарт, Бах, Боттезини, Капуа, Гардель композицияләрен ишетәчәк.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: