+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 сентябрь , 09:46

Тик син генә

Повестьнең дәвамы.  

Тик син генә
Тик син генә

5
Су краннарын басып куйгач, әнисенең тавышы тагын аермачык булып ишетелә башлады. Бу юлы ул Илнурның әтисен тирги иде:
– Ирме син түгелме, шул бер баланы да тыялмыйсың. Малай кешене әтисе карарга тиеш аны. Әти тәрбиясе булмаганга шулай булып үсте ул. Җебегән!
Әтисе нәрсәдер мыгырданып куйды, ни әйткәне аңлашылмады. Әниеңне ничек кенә яратсаң да күзгә бәрелеп торган нәрсәне инкарь итеп булмый. Илнурның әнисе... әллә ниндирәк инде ул... Әйбәтлеге чамасыз, әлбәттә... Тик кайчагында юктан да гауга куптарырга гына тора, берәр нәрсәне теленә алды исә, кешенең җен ачуын чыгармыйча туктала белми. Бу юлы да шулай иде. Илнур әллә күпме вакыт ваннада ятты, тынычланып кереп ятарлар дип көтте. Ә әнисе һаман пыр тузынып йөри. Әтисе дәшми... Ул суыткычтан алып бер-ике рюмка тондырып куя да башын иеп, өстәл башында уйланып утыра. Бары тик үзенә турыдан-туры һөҗүм итә башласалар гына мыгырданып куя. Кайвакыт шул халәтендә йоклап та китә.
Илнур ваннадан үз бүлмәсенә күләгә сыман тавыш-тынсыз гына узып китәргә теләгән иде. Аяк очларына басып кына, тиз генә. Әмма чыгу белән әтисенең ачулы тавышы ишетелде:
– Илнур!
Егет бер мәлгә югалып калды. Кухняга керергәме, әллә ишетмәмешкә салышып, үз бүлмәсенә элдертер­гәме? Бөтен тәне сызлый, башы тубал кебек... Фикерләр әкрен йөри, тиз генә ниндидер карарга килерлек түгел. Әй, лә... Илнур үз бүлмәсенә атлады. Тормышның ыгы-зыгысыннан тизрәк йокы иленә кереп качарга теләп, урын җәя башлады. Хан заманыннан калган иске диванны киңәйтеп, мең тапкыр юылып төсе уңып беткән простыняны җәеп маташканда ишек ачылып китте дә әтисе килеп керде. Аның күзләре акайган, котырган үгезнеке шикелле сөзеп карый, җиңнәре сызганулы иде. Илнур нидер уйлап өлгергәнче ул аның каршына килеп басты:
– Нәрсә, хәзер әти сүзен санга сугучы юкмыни?! – диде ул нәфрәттән карлыккан тавыш белән. – Әти-әнине санламыйбызмыни?
– Юк... әти...
Илнур сүзен әйтеп бетерәлмәде, әтисе шаңлап җибәрде. Кулы каты иде аның. Күз алдында ут шарлары биешеп алды да кайдандыр көтмәгән­дә килеп чыккан аяусыз дулкын йөздереп алып китте. Бүлмәнең асты-өскә килде... Икенче мизгелдә башына ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Ул нәрсәдер әйтергә тырышып карады, әмма тавышы чыкмады. Ерактан ярсыган ир-ат тавышы ишетелде. Илнур аның нәфрәт белән тулы икәнен генә аңлый алды, сүзләрен аермады. Бары тик беркадәр вакыт узганнан соң гына үзенең идәндә ятуын аңлады, ә башына килеп бәрелгән каты нәрсә диван аягы булган икән. Әтисе сүгенүеннән туктап аны тартып торгызды да диванга утыртып куйды.
– Кайчан аңлыйсың син әйбәтләп әйткәнне?! – диде ул бераз тынычланып. – Унтугыз яшеңә җитеп бер сөендергән җирең юк бит.
Илнурның күңелендә кинәт нәфрәт давылы купты... Нинди дөнья бу? Ник һәрвакыт ул гаепле булып кала? Барысы өчен дә. Һәм тормышның камчысы һәрвакыт аның җилкәсенә төшә. Ник аны беркем дә аңламый, хәтта аңларга омтылыш та ясап карамый? Бу давыл бер мизгелгә уйнап алды да үзенең файдасыз икәнен аңлап, тынып калды. Илнур билгесезлеккә текәлеп, бер сүзсез утыруын белде. Аның уйларлык та, хисләнерлек тә, сүз әйтерлек тә көче юк иде. Һәм хәзер аның өчен барыбер иде.
Аның бу хәлате әтисен ярсытты гына:
– Кайда бурычка баттың? – дип ысылдады ул. – Кемнәрдән акча алып эчеп йөрисең? Укудан куылуыңа күпме вакыт узды инде, ник эшкә урнаш­мыйсың? Кредит алырга кем дә булдыра ул, менә син түләп кара.
– Түләрмен, – дип пышылдады Илнур арыган, битараф тавыш белән.
– Тот капчыгыңны! – дип ярсыды әтисе. – Түләгәнгә безгә шалтыраталармыни?! Бүген көне буе һушны алдылар. Фатирыгызны яндырабыз диләр.
Кинәт Илнурның арка үзәген салкын җил өтеп узды. Үзенә шалтыратып мыскыл итүләре генә җитмәгән, хәзер әти-әнисен дә куркыта башлаганнар. Ул башын күтәреп, әтисенә текәлде. Чәчләре агарып сирәкләнгән, битен җыерчыклар баскан... Күзләрендә нур сүрелгән... Кайчандыр имәндәй ныклы булып, баскан җирендә ут уйнаткан ир хәзер тыны чыккан тупка охшап калган. Әтисен кызганудан йөрәге кысылып куйды. Тормышны бөтәйтеп булмасмы дип чаба торгач, әнә нинди көнгә төшкән бит ул. Ә Илнур үзен жәлләтергә маташа.
– Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.
– Биш мең, – дип пышылдады Илнур, тамагына утырган төерне йотарга тырышып. – Түлим мин аны...
– Түлә, – дип кистерде әтисе һәм кесәсеннән биш меңлек алып өстәлгә куйды. – Бурычларны түләргә кирәк. Аста гына банкомат бар, хәзер үк түләп кер.
Һәрвакыт ачуыңны китереп торсалар да әти-әниләр, барыбер, үз баласының интегүен теләми инде. Теләмичә генә интектерәләр. Хәлләре, мөмкинлекләре булса, бәлки, әллә ниләр биреп сөендерерләр иде дә... Әнә бит, берьюлы ничәшәр урында эшләп сәламәтлекләрен бетерсәләр дә, артык алга китә алмыйлар. Кайберәүләр тормышны яхшырту өчен кыл да кыймылдатмаган хәлдә дә балда-майда йөзә, ә болар чәчләре белән җир себереп тә мантый алмыйлар. Гаделлек юк инде бу дөньяда. Гарип җәмгыять бу...
Җәмгыятьнең гариплеген исбатларга теләгәндәй, подъезд алдына чыгуга телефоны шалтырады. “Коллекторлар...” – дигән уй йөгереп үтте башыннан. Ләкин шалтыратучы Ләйлә иде. Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Төн уртасында нишләп шалтыратырга уйлаган? Нәрсә булды икән? Бәлагә юлыкканмы? Нәфрәте чиксез булса да, Илнурның хисләре үлеп бетмәгән иде әле, ул Ләйләгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде. Шуңа ашыгып сөйләшү төймәсенә басты. Әмма телефонның теге очында ир-ат тавышы иде. Денис.
– Мин синең ярлы икәнеңне беләм, – диде ул саулык та сорашып тормастан.
Илнурның күзе маңгаена менде:
– Мин аны кыстырмадым...
– Ә ни өчен аңа бүген көне буе шалтыратып, төрлечә куркытканнар?
– Белмим...
Илнур чынлап та белми иде.
– Вәт, син бел һәм безне тыныч­лыкта калдыр. Ә мин синең бурычла­рыңны беркайчан да үз өстемә алмаячакмын. Һәр булдыксызның спонсоры булалмыйм.
– Яхшы...
– Әгәр иртәгә дә шалтыраталар икән, без синең белән башка төрле сөйләшербез. Син минем кемлегемне беләсең...
– Яхшы, яхшы...
Илнур сөйләшүне өзде. Хәзер ул акча салачак, ә Денисның мактануын тыңлау кызык түгел... Шайтан алгыры! Ул йодрыкларын төйнәп һаваны ертып алды... Күңелендә нәфрәт уянды. Юк, Дениска түгел... Аның кайгысы юк иде әле. Коллекторларга. Ләйләнең телефон номерын каян тапканнар, диген... Нәрсә, болар чынлап та аның тормышын тәмугка әйләндермичә туктамаска итәләрме? Тагын кемнәргә шалтыраттылар икән? Шайтан алгыры... Бүген үзен дә сәгать саен баш катырып, җәфалап бетерделәр ич. Бүген иптәш егетләре белән сыраханәгә баруы да эш табып, яки берәрсеннән бурычка алып торып булмасмы диюдән иде. Булмады. Үзеңә генә янаулары бер хәл әле ул, ә әти-әниеңнең, якын­нарыңның, таныш-белешләреңнең телефонын табып шалтыратулары икенче нәрсә, күпкә хәтәррәк.
Менә шундый хәлиткеч мизгелләр­дә ярдәм кулын сузган әткәң-әнкәңнең игелеген мәңге онытырлык түгел дә бит... Онытыла шул... Күп очракта онытыла... Әрләү-тиргәүләре белән җаныңны кимерә башладылармы, иң әшәке кеше кебек тоелалар... Ә чынында иң кабахәт кешеләр бөтенләй бүтән булып чыга...
Банкомат янына килеп басуга тагын телефон шалтырады. Тагын таныш түгел номер иде. Илнур бу юлы коллекторлар булуыннан да куркып тормыйча трубканы алды:
– Алло...
Дәшмәделәр.
– Алло... Ник дәшмисез?
Теге очта кемдер тамак кырып алды. Һәм карлыккан ир-ат тавышы янаулы да, мәсхәрәле дә тавыш белән сөйли башлады:
– Йоклап ятасыңмы, бөҗәк? Ә бит тыныч йоклау өчен башта бурычыңны түләү кирәк...
Юк, төн уртасында шалтыратуын да кичереп булыр иде. Илнурның кулында акча бар. Итагатьле генә итеп сөйләшсә, хәзер түлим, борчылмагыз, дип кенә әйтер иде. Ләкин мондый мәсхәрәле сөйләшү аның канын кайнатып җибәрде.
– Ә үзең ник йокламыйсың, бөҗәк?! – диде Илнур тамак төбеннән чыккан нәфрәтле тавыш белән. – Бүген кылган ялгышларың тынгылык бирмиме?
– Һо-һо, бабасырга канат үскән, – дип көлгәндәй итте коллектор. – Әллә акча таптыңмы?
Илнур нәфрәтеннән тончыгыр чиккә җитте. Шиш сиңа акча күчерү! Очрашырга кирәк, менә шунда арт сабагыңны укытып, акчаңны кулыңа тоттырып җибәрермен. Ә әлегә... Тик ул салкын канлы булырга тырышты:
– Таптым. Иртәгә кичкә очрашабыз, шунда бирермен.
– Ха-ха... – теге тагын көлгән кебек итте. – Ә син бурычыңның ике тапкырга артуын беләсеңме?
– Юк, белмим. Биш мең, яки бөтенләй түләмим.
Илнур үзенең кискен һәм катгый сөйләшүенә үзе дә аптырап куйды.
– Кайчан очрашабыз?
– Кич. Уннар тирәсендә.
Теге якта мәсхәрәле көлү тавышы яңгырады:
– Ә синең якын кешеләреңнең барысын да мин беләм. Кайберләре шундый яклаучысыз. Сәгать уннар җиткәнче мин шулар белән уйный торырмын...
Бер мизгелгә бу тавыш коточкыч фильмнардагы маньякларныкын хәтерләтеп куйды. Илнур нәфрәтеннән берни әйтәлмәде. Ә теге очтан:
– Иртәнге якта. Кайда һәм ничәдә икәнен үзем әйтермен, – дип сөйлә­шүне өзделәр.
Шайтан алгыры! Эшләр тирәнгәрәк китә бугай. Әллә түләп кенә куярга да котылыргамы соң? Ләкин Илнурның нәфрәте көчле иде. Бу адәм белән очрашырга һәм сабак бирергә кирәк. Акчаңны түләсәң дә, зыян салырга мөмкин бит әле ул. Әнә бит нәрсә сөйләп тора! “Кайберләре шундый яклаучысыз...” Бу кадәр мыскыл ител­гәннән соң, аны бер җәзасыз җибә­рәсең икән, ир-егет түгел, бозау син...

Марат Кәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: