Сәйфетдин Кудашев 1894 елның 21 сентябрендә, хәзерге Чишмә районының Келәш авылында дөньяга килә.
“1913 елда туган авылымдагы мәдрәсәне тамамлагач, мин бәхет эзләп, белемемне арттыру өчен акча эшләп табу максатында тәүге сәяхәткә юлланырга карар кылдым. Өй тулы бала-чагасы булган әниемнән акча сорарга оялдым. Сорасам, әлбәттә, берәр малын сатып булса да бирер иде. Җиребез бәләкәй иде, әти иртә мәрхүм булып калды, мал да аз иде… Мин казах далаларына, Костанайга юл тоттым. Ул чакта бернинди самолет та, машиналар да юк иде, дала буйлап җәяү атлыйм, очраган һәр нәрсәгә: кояшка, үләнгә, мине алга этәргән җилгә һәм бигрәк тә кешеләргә куанам. Төннәрен кайда җитәм, шул авылда куна калам, – дип искә алды әдип. – Үзебезнең Келәш мәктәбендәге белемле укытучылардан алган яхшы белемем аркасында мине казах балаларын укытырга чакырдылар. Ул чактагы бәхетле көннәремне онытасым юк. Ике генә ел, әмма алар миңа күп нәрсә бирде. Мин казах телен, аларның фольклорын өйрәндем, күп җырлар ишеттем, акыннар күп тарихлар сөйләде. Бу изге күңелле, эшсөяр халыкны яратып киттем. Мин анда әдәбиятта үз көчемне тәүге тапкыр сынап карадым. Костанайда бөек Тукайның вафаты турында ишеттем һәм Тукай турында тәүге шигыремне яздым. Минем бик тә данлыклы “Галия” мәдрәсәсендә укыйсым килә иде һәм мин бу бәхеткә ирештем, анда казах Бәйембәт Майлин, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан кебек яхшы кешеләр белән дуслаштым. Шунда мин тәүге тапкыр Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиевны күрдем. Өч ел вакыт сизелми дә үтеп китте...”
Сәйфетдин, “Галия” мәдрәсәсен тәмамлагач (1918), Уфа өязенең Красная Горка авылында (1918-19), Омск шәһәренең 2нче ир балалар урта мәктәбендә (1919-20) татар теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта “Азат Себер” гәзитендә хезмәттәшлек итә.
1925 елдан Уфада яши. “Яңа авыл” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите (1925-33), “Октябрь” журналы (1931-33) редакцияләрендә эшли.
1935 елда БАССР Язучылар берлегенә алына (1943-48 елларда идарә рәисе).
Сәйфи Кудашның 1914 елда “Тормыш” гәзитендә (Уфа) һәм ”Кармак” журналында (Ырынбур шәһәре) басылып чыккан беренче шигырьләре идея-тематик юнәлеше һәм сатирик алымнары белән Габдулла Тукай әсәрләренә охшаш. Аның башлангыч чор иҗатына, җәмгыять төзелешеннән риза булмау, җәберләнгән халык, хатын-кызның хокуксызлыгы өчен әрнү кебек мотивлар белән беррәттән, өметле киләчәккә ышану чалымнары да хас.
1930 еллар башыннан Сәйфи Кудаш башкорт телендә иҗат итә. “Бәхет законы” (Уфа, 1937), “Республика йырлай” (Уфа, 1940) шигъри җыентыклары, “Икенсе йәшлек” (Уфа, 1934), “Хәмиҙәнең шатлығы” (Уфа, 1936) хикәяләр җыентыклары, “Атаҡлы кешеләр” (Уфа, 1935) очерклар сериясе, “Кушкаен” (Уфа, 1936) шигъри романы һәм башка әсәрләренең төп темалары – туган республиканың социалистик төзелештәге уңышлары, замандашларының уңай образлары.
Бөек Ватан сугышы еллары иҗатының геройлары – фашист илбасарларына каршы көрәшүче фидакарь сугышчылар (“Саҡырыу” (Уфа, 1942), “Бөтә йөрәктән” (Уфа, 1943) шигъри җыентыклар; “Башҡорт атлылары” (Уфа, 1943) очерклар җыентыгы. Сугыштан соңгы шигырь һәм поэмалары тормыш мәгънәсе, замандашлары язмышы турында фәлсәфи уйланулар белән сугарылган (“Минең мөхәббәтем” (Уфа, 1956), “Япраҡтар койолғанда” (Уфа, 1960), “Минең баҡсамда” (Уфа, 1964), “Тау юлында”, (Уфа, 1972), “Һөйөү һүҙҙәре” (Уфа, 1981) җыентыклары.
Сәйфи Кудаш, шулай ук, сатирик шигырьләр һәм мәсәлләр, проза әсәрләре дә иҗат итә. “Яҙҙы ҡаршылағанда” (Уфа, 1954) дигән тарихи-биографик повестенда Габдулла Тукайның, 1912 елның язында Уфага килеп, Мәҗит Гафури белән очрашуына бәйле вакыйгалар яктыртыла. “Хәтерҙә ҡалган минуттар” (Уфа, 1958), “Йәшлек эҙҙәре буйлап” (Уфа, 1964), “Бабич менән осрашҡанда” (Уфа, 1964) истәлекләр китапларында Сәйфи Кудашның 1910-30 елларда Башкортстанның, Татарстанның һәм Казахстанның күренекле әдәбият әһелләре белән шәхсән очрашып сөйләшүләреннән алган тәэссоратлары яктыртыла.
Сәйфи Кудашның балалар өчен язган китаплары да бар: “Боярҙар бар саҡта” (Уфа, 1928); “Әҙер бул!” (Уфа, 1935); “Урман әкияте” (Уфа, 1937); “Бәхетле балалыҡ” (Уфа, 1940). Ул әдәбиятка, әдәби иҗатның теоретик һәм гамәли мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләр белән дә чыгыш ясый.
Аның күп кенә әсәрләре урыс, татар, үзбәк, украин, таҗик, казах һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Сәйфи Кудаш – Башкортстан АССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән.