Күргәненә үзаллы бәя бирерлек фикер туплап өлгергәнен һәм язышуга сәләте барлыгын тоеп, укып бетәр-бетмәстән аны “Совет Башкортостаны” гәзитенең әдәбият бүлегенә эшкә чакыралар. 1979-96 елларда – унҗиде ел дәвамында – республикабыздагы мәдәният тормышының чагу яңалыкларын яктырткан никадәр мәкалә, репортажлар, иҗади портретлар һәм башка бихисап материаллар язылган аның тарафыннан. Совет чорында көн дә басылган зур форматлы партия гәзите битләрен тутыру җиңелдән түгел иде, тиз язу өчен гәзитнең калыплашкан телен яхшы үзләштерми чараң юк. Университетны тәмамлагач, мин үзем дә шул гәзиттә бераз тәрҗемәче булып эшләп алганга күрә, гәзит теленең катгый таләпләре бик таныш. Боларны ни өчен озын-озак язуымның сәбәбе бар: шундый шартларда да Гөлчирә Мирза кызы үзенең югары сәнгатьле әдәби әсәрләр тудырырлык язма телен бушка сарыфламый, хикәяләр яза башлый.
1993 елда дөнья күргән “Өметемне калдыр” дигән беренче хикәяләр җыентыгы аны, журналисттан бигрәк, оста язучы итеп танытты. Гәзиттән киткәч, хаклы ялына кадәр Башкортстан китап нәшриятында, “Башкортостан кызы”, “Ватандаш” журналларында эшләгән вакытында аның хикәяләре, повестьлары вакытлы матбугатта да, нәшриятта да бер-бер артлы китаплар тупланмасы рәвешендә дә басыла торды, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Әдибә күп еллар рәттән республика журналлары һәм гәзитләренең лауреаты буларак билгеләнде, “Ағиҙел”, “Ватандаш” журналлары һәм “Йәшлек” гәзите үткәргән хикәяләр конкурсларында призлы урыннар яулады. Ә “Һәдия” әсәре – 2005 елның иң яхшы романы, шул роман да кергән “Тормыш шау чәчәктә” җыентыгы 2008 елның “иң яхшы китабы” исеменә лаек булды.
Авторның тәүге әсәрләренең байтагы 90нчы елларда күзәтелгән тормышыбызның караңгы яклары: матди ярлылык, рухи-әхлакый таркалу, җәмгыятьтәге социаль мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе кебек һәм шулар нәтиҗәсендә туган шәхси бәхетсезлекләрне сурәтләүгә корылды. Халыкның “Барлык яраштырыр, юклык талаштырыр” дигәне ул чорның күпчелек гаиләләрендәге типик хәл буларак актив журналистның күзенә чалынмый каламы соң! Ялган, хыянәт, гаделсезлек, дорфалык, акчасызлык, явызлык – бу шартларда күндәм генә, олы сабырлык белән балалары хакына яшәргә тырышкан хатын-кыз язмышлары әдибәнең игътибар үзәгендә булды. Күп очракта хатын-кызның бәхетсез калуы, аның асылда, тормыш тоткасы икәнлеген ул төрле ситуацияләрдә образлы сынландырырга омтылды. Шул сәбәпле башка иҗатчылар, аеруча ир-егетләр, үзара аны хәтта күпмедер вакыт “хатын-кыз язучы, башкорт прозасының феминисткасы” дип тә йөртеп алды.
Аның һәр яңа әсәре белән танышкан саен, үзем әдәбият белгече буларак, “иҗатта үз юлын эзли, заманның каршылыкларын үзенчә тотып алырга ниятли, шуңа да бер үк тема тирәсендә урала, төрлечә сюжет корып карый” дигәнрәк фикердә идем. Кайсы ел булгандыр, журналда басылган “Юеш асфальт төсендәге машина” дигән чираттагы хикәясен укыгач, Гөлчирә Мирза кызының бик оста иҗатчы булып өлгереп җитүен аңладым. Бу хакта безнең хәтта бераз сөйләшү дә булган иде, “бу сюжетның да, шундагы геройларның да реаль гәүдәләнешләре бар”, дип аптыратканы хәтердә. Чыннан да, аның күләмле әсәрләренең эчтәлегендә дә безнең җәмгыятьнең чынбарлыгы ярылып ята. Мәсәлән, “Һәдия” романындагы геройлар исеме тулысынча автор уйдырмасыннан тукылган, әмма андагы вакыйгалар агышы, әдибәнең иҗади мирасы тарихын сурәтләү атаклы башкорт язучысы Һәдия Дәүләтшинаның язмышына бәйле һәр шәхесне танулы итә, әсәрнең чын җирлегендә шик калдырмый. Алай гына түгел, хәтта никадәр фантастик уйдырма булып тоелмасын, “Җиһан җиргә аударылган мәлдә” дигән повестендагы вакыйгалар төенләнеше дә хәзерге заманның әле дә исән кешеләренә бәйле булганын раслый алам.
Хәер, автор болардан сер ясамый: “Гомумән, һәр әсәремдә дә ниндидер чын вакыйга ята һәм һәр геройның прототибы бар” дип, автор очрашуларда, матбугат битләрендә еш кабатлый. “Тик нишләп соң аңа бәхетсез затлар гына очрый икән” дигәнрәк сораулар тудырган иде аның тәүге чор язмалары. Хәзер инде аңлатып була: гаилә сөюендә, мәктәптә һәм университетта белем алганда һәр берәүнең игътибар үзәгендә булып, “мин дә мин” дип үскән һәм дөньяның күп ягын “алсу” күзлектән үзләштергән яшь журналист Гөлчирәне агымдагы тормышның коточкыч мәлләре белән танышу шаккатыргандыр. Аларның барлыгын, хәтта күплеген җәмәгатьчелеккә җиткерү, китап укучының күзен ачудан бигрәк, шул бәхетсезлекләрнең сәбәбен ачарга, бәхетлелек рецептларын аңларга-аңлатырга омтыла әдибә арытабангы әсәрләрендә.
2007 елда чыккан “Тормыш шау чәчәктә” китабы әнә шундый эчтәлекле. “Ә бит бәхет янда гына булган...” дигән кыска гына хикәясендә “хатынны мунча ташы итү дә, йөзек кашыдай нурландыру да ир булмышыннан” дигән ачышы авторның үзенең дә киләсе иҗатында әдәби геройларының нисбәтен үзгәртә, әсәрләре эчтәлегенә зур йогынты ясый. “Яшәргә вакыт” (2012) җыентыгына тупланган повесть һәм хикәяләрнең күбесендә инде төп герой – көндәлек тормыштагы ир-егет: депутат Сафуан, әфган ветераны Хәйдәр, эшкуар Юламан, коткаручы Айбулат һәм башкалар. Аларның фидакарьлеге, батырлыгы, рух ныклыгы тотрыклы яшәешкә хезмәт итә, бәхетле гомер кичерүгә нигез була. Җирдәге бәхетнең исә төп шарты Илаһияттән яралган ике башлангычның берлегендә икәнлеге раслана. Җиһанның Җиргә аударылу мисалында: “Җир белән Күк кавышканда... барлыкка килгән энергияне, сөю кодрәтен ата-бабалар җир коты дип атаган”. Ә котсыз бәхет буламы соң?!
“Кешеләр йолдызлар кебек” китабын Гөлчирә Гайсарова-Гыйззәтуллина иҗатының яңа баскычы, дип билгеләр идем. Андагы яңалыклар шул ук исемдәге повестьның төп герое мисалында ачык күренә. Беренчедән, хирург Далан башкорт әдәбиятында иң камил ир-егет образы буларак сынлана. Ул – авыруларның тән яраларын дәвалаучы гына түгел, җан зәхмәтләреннән дә арындыручы. Аның ягымлы сүзләре тыңлаучыны әсир итә, вафатыннан соң хәтта аның турындагы хәтерләү генә дә аерым кешенең дөньяга карашларын һәм башкаларга карата шәхси мөнәсәбәтләрен үзгәртерлек көчкә ия. Гаҗәеп көч Даланның булмышына салынган: аннан һәркемгә яктылык һәм нур бөркелә, җылылык чолгый. Кыскасы, Далан – XIII гасыр шагыйре Кол Галинең
кыйссасында тасвирланган Йосыф пәйгамбәр күчермәсе кебек, тик хәзерге заман Йосыфы, кеше кыяфәтендәге фәрештә – йолдыз. Икенчедән, гыйльлә аның тышкы кыяфәтендә генә түгел шул, ул тормышның асылын, кеше яшәешенең ачы хакыйкатен аңлаучы-аңлатучы акыл иясе буларак та чыгыш ясый. Аның авызыннан чыккан гади генә, әмма тирән мәгънәле сүзләре әсәр геройларын гына әсир итми, күпсанлы китап укучыларның да күзен ача. Даланның монологлары – гамәлдә, Гөлчирә Мирза кызының фәлсәфи нәтиҗәләре ул, аларның һәрберсе аерым афоризм рәвешендә дә көчле яңгырый: “Китаплардан ярату дигән тойгының барлыгы турында гына белергә була, ә яратырга әнидән өйрәнәләр”; “кешеләр дә йолдызлар кебек – хәтта сүнгәннән соң да аларның яктысы күңел гөмбәзләребезне балкытып тора”.
Китапка кергән башка әсәрләрнең дә эчтәлеге, асылда, кеше психологиясенең нечкәлекләрен гомумиләштергән фәлсәфи нәтиҗәләргә нигезләнгән. Авторның осталыгы нәкъ шул фикер агышын, фәлсәфи трактат формасына күчмичә, әдәби образлар аша теге яки бу сюжет рәвешендә оештыра белүендә күренә дә инде. Төрле сәбәптән ятим калган балалар, зәгыйфьләр, төрмә тоткыннары, үз-үзләренә кул салучылар, кабына алмый җәфаланган сәнгать әһелләре, ярата һәм яраттыра алмый газапланган бихисап затларның психологик портретлары ачык гәүдәләнә бу китапта. Җәмгыятебездәге аерым социаль катламнар белән эшләүчеләр өчен файдалы кулланма сыйфатында да бәяләп була “Кешеләр дә йолдызлар кебек” җыентыгын.
Һичшиксез, һәр язучының да иҗаты чынбарлыктан, халыкның үткәннәреннән, көндәлек тормышыннан сут ала. Күргән-белгәннәрне, ишеткән-өйрәнгәннәрне бәйнә-бәйнә тәфсилләп сурәтләп чыгу гына аз, шуларга таянып, меңәрләгән китап укучысын җәлеп итәрлек, хис-тойгыларын дөрләтеп җибәрерлек художестволы сүзләр язу – ул осталык. Гөлчирә Гыйззәтуллина – нәкъ шундый осталардан. Язма телгә маһирлыгы аның эш даирәсе белән бәйле булуы бәхәссез: башкаларның текстын басмага әзерләүдә зур тәҗрибә туплаган мөхәррир, егәрле тәрҗемәче. Иске Гаһедне башкортчага тәрҗемә итү, Инҗилне мөхәррирләү юлында инглиз һәм борынгы иврит телләрен өйрәнү, Европа һәм Африка кыйтгаларындагы халыкларның мәдәнияте белән танышу әдибәнең иҗат офыкларын бермә-бер киңәйтә. Чжуан Цзы, Сәгъди, Данте Алигьери, Махатма Ганди, Юлиус Фучик кебек бөек акыл ияләренең әсәрләреннән эпиграфлар алынуы гына да иҗатчының әдәби фикере дәрәҗәсен чамаларга мөмкинлек бирә. Сәнгатьчә образ тудыруда “яктылык, нур, илаһи моң, күңел” ише төшенчәләрне (мин аларны художество детальләре димен) актив файдаланып, әсәреннән әсәренә күчерә килүе авторның дөнья диннәренең фәлсәфәсен яхшы белүенә ишарәли. Иң яраткан художество инструмен-
ты – күз, ул теге яки бу геройның кешелек булмышын ялгышмыйча билгеләүгә, дөньяны танып-белүен сурәтләүгә хезмәт итә: “Даланның күңел чоңгылларыңны айкап караган күзләренә, мөлдерәмә сулы тирән күлнең үзеннән дә тынычрак булган мөлаем күзләргә, караса, Даланны чорнап алган нурлы мохиткә барып юлыкса, Айбарның басылырына бернинди дә шигем юк иде”, “без тормышка ике яктан карыйбыз – сез диңгездән, мин ярдан. Сез яктыдан, мин караңгыдан... “Кайбер әсәрләр, мәсәлән, “Гүзәл” хикәясе, герой күзен тасвирлаудан башлана: “озын камышлар уратып алган карасу-яшел күлләргә охшаган күзләре хәйран аның”. Чит телләрне чагыштырып үзләштерү фонында туган телнең нечкәлекләрен файдалана белүе дә – язучының осталык күрсәткече ул. “Сөйкем, сыеныч, җандаш” кебек яңа сүзләр, “күңел утравы, сөю догасы, ләззәт ноктасы” ише гыйбарәләр иҗат итеп, телебезне баетуга да үз өлешен кертә талантлы әдибә.
Арытаба да иҗат чишмәсе саекмасын, күпсанлы китап укучыларны юандырып һәм куандырып, яңадан-яңа әсәрләр тудырырга язсын һәм иҗаты үз вакытында гадел бәя дә алсын, дип теләргә кала безгә.
Зәйтүнә Шәрипова,
филология фәннәре докторы.