+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
23 сентябрь , 10:43

Тик син генә (повесть)

Илнур акчасын барларга теләп, кулын кесәсенә тыкты. Акча урынында иде.

Тик син генә (повесть)
Тик син генә (повесть)

Ниндидер катыргы кисәге дә бар. Теге таныш түгел кеше, Джон, биргән визитка икән. Илнур аны алып карарга кереште. Аның уртасына зур хәрефләр белән: “Тормышта авыр хәлгә калган кешеләргә ЯРДӘМ” дип язылган. Аннан соң: “Тәүлек әйләнәсенә!” Һәм телефон номеры, электрон почта адресы...
Кем беләндер киңәшләшәсе иде. Әтисе белән булмый инде, ул: “Акчаңны түлә дә кредит картаңны ертып ташла һәм оныт”, – дип әйтәчәк. Ә Илнурның онытасы килми иде, күңелнең нечкә җиренә кагылды теге кеше. Үзенең җәзасыз калырына тулы ышаныч белән, бер тапкыр та очрашмаган, күрмәгән-белмәгән кешене мыскыл итте... Иптәш малайларына шалтыратсаң... Беренчедән, вакыт соң инде, икенчедән, алар барысын да көлкегә әйләндерәчәк. Ә менә бу Джонга шалтыратып карарга мөмкин бугай. Ул киңәш бирергә мөмкин... Һәм Илнур телефон номерын җыйды...

6
Алар төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортның подвалындагы бүлмәләрнең берсендә утыра иде. Бүлмә ярыйсы гына җиһазландырылган, җылыткычы да бар, су да килә. Бер якта – төсе китмәгән стенка, икенче якта – бер-берсенә терәтеп куелган ике диван. Түрдә өстәл...
Джон аны үзе каршы чыгып алды да килеп керү белән өстәл артына утыртты. Чәй кайнаган, табын әзер­ләнгән иде. Авызы көрешкәгә тигәч кенә Илнур үзенең кибеккәнлеген аңлады. Ашыйсы да килә икән. Тамак ныгыткан арада ул үз хәлен Джонга сөйләп бирде. Тегесе кофе чөмерә-чөмерә бүлдерми генә тыңлап утырды. Бары тик Илнур тынып калгач кына:
– Нишләргә уйлыйсың соң? – дип куйды.
Илнур аңа сәерсенүле караш ташлады:
– Әйтеп торам ич инде, күрешергә, арт сабагын укытырга кирәк.
Джон көлемсерәде:
– Белмим шул, килеп чыгар микән? – диде ул җитдиләнеп. – Андый эшләргә йомшак малайлар алынмый.
Илнур беркадәр кызып киткән иде бугай:
– Мин дә йомшак түгел, – дип әтәчләнде. – Начар сугышмыйм мин.
Тик Джон аның сүзләрен игътибарсыз калдырды:
– Алар коралланган була. Һәм гадәттә, ялгыз гына йөрмиләр.
Илнурның бу сүзләргә исе китмәде, хәтта ишетмәде дә, ул инде ниндидер аулак урында маньяк тавышы чыгарып, телефон аша куркытып утырган теге бәндәнең иманын укыта иде. Хыялында, әлбәттә. Хыялында ул шулка­дәр көчле, берәүне дә чалымга китерерлек түгел иде.
– Әй, син кайда йөрисең? – Джон аның иңеннән кагып куйды. – Син бит мине ишетмисең.
– Ә-ә-ә... Яхшы... Нәрсә дидең?
Джон көлеп җибәрде.
– Алар коралланган була.
– Ничек коралланган?
– Төрлечә. Кемдә пычак, кемдә нунчак... – дип елмайды Джон. – Кайберсендә пистолет...
Илнур бер мизгелгә уйланып торды. Чынлап та бу бик гади мәсьәлә түгел икән. Бу сиңа студентлар арасындагы сугыш кына булып чыкмый, хәтта татамидагы алыш та түгел, бу күпкә җитдирәк. Һәм Джон да хаклы, мондый эшләргә җебек малайларны алмыйлар, монда сазаган сугышчылар, кызгана да, икеләнә дә белми торган башкисәрләр эшли. Аларны җиңү өчен үзең дә шул дәрәҗәдәрәк булырга тиешсең.
– Бәлки, миңа да пистолет алыргадыр? – диде ул Джонның күзенә карап. – Атып караган бар минем, ару гына килеп чыга...

Джон аңа сынаулы караш ташлады да берара текәлеп торды. Һәм баш чайкап куйды.
– Бәлки, сиңа полициягә барып гариза язарга гына кирәктер?
– Ничек инде?
– Гади генә. Барасың, барысын да җентекләп сөйләп бирәсең. Нинди номерлардан шалтыратканнарын күрсә­тәсең. Һәм алар шул номерлар буенча коллекторларны эзләп табалар...
– Шуннан?
Джон тагын көлемсерәде:
– Шуннан инде иң кызыгы башлана. Коллекторларның телефон аша янавын, мыскыл итүен син кире каккысыз итеп дәлилли алмыйсың. Хәтта исбатласаң да... Бурычыңны сорап телефоннан шалтырату җинаятькә чутланмый... Хәтта судка биреп тулысынча җиңеп чыксаң да аларга бары тик кечкенә штраф чәпәячәкләр һәм вассәлам...
Илнур полициягә барып йөрүне күз алдына да китерә алмый иде.
– Ул иртән очрашабыз, үзем шалтыратырмын, диде...
– Әйе, полициягә барсаң, чират көтеп кенә дә төшкә кадәр утырырга мөмкинсең әле. Карале, бәлки, ул сиңа бернинди зыян да салырга теләмидер. Эше шул ич инде аның, төрле юллар белән банк акчасын кире кайтарырга тырышу. Бәлки, эшне зурга җибәрергә кирәкмидер.
– Кирәк, – дип кистерде Илнур. – Бу килеш калдырасың икән, димәк, син егет түгел.
– Алайса, сиңа пистолет алырга гына кала инде, – дип көлемсерәде Джон. – Кул сугышында син җиңәл­мәячәксең.
– Алам! – Илнур тәвәккәл иде.
Джон аңа сәерсенеп карап торды да көлеп җибәрде:
– Биш мең сум өчен син кеше үтерергә дә әзерме?
Илнур җитди иде:
– Эш монда акчаның суммасында түгел, – диде ул үртәлүен яшерергә тырышып. – Ул миннән көлде, мәсхәрә итте. Ул минем әти белән әнигә көн буе шалтыратып, өйне яндыру белән янаган. Ул минем элек йөргән кызга көнозын шалтыраткан. Тагын әллә кемнәргәдер әле, алары дәшмәде генәдер. Ул үземне көне буе мыскыл итте... Аңлыйсыңмы? Аңласаң шул: мин аны болай гына калдырырга тиеш түгел.
– Аңлыйм... – диде Джон һәм кулындагы чынаягына карап бер мәлгә тынып калды.
Илнурның күңеле ярсу, ул хәзер үк барып үч алырга да әзер иде, шуңа бу тынлыкны өнәп бетермәде:
– Миңа пистолет кирәк! – дип кис­терде. – Син ярдәм итәләсеңме?
Джон карашын аңа күчерде. Бераз текәлеп торды. Һәм катгый тавыш белән әйтеп куйды:
– Булыр, – ул урыныннан кузгалды. – Чәй эчәсеңме тагын?
– Юк, рәхмәт.

Джон чынаякларны алып, ишек төбендәге раковинага юнәлде:
– Алайса, йокларга кирәк, – ул стена буендагы диваннарның ишеккә якынрак торганына ымлады. – Үзеңә урын җәя тор. Җәймәләр әнә теге шкафта.
Илнур бер диванга, бер ишеккә карап торды да:
– Миңа өйгә кайтырга кирәктер, – дип ишек ягына атлады. – Әти-әниләр борчылып тормасын.
Джон каршы килмәде.
– Яхшы, – дип телефонга үрелде ул. – Хәзер такси чакырам.
Өстәлне җыештыргач, аягына киде дә урамга атлады:
– Әйдә, таксига кадәр озатып куям.
Урамда ярыйсы гына суыткан иде. Соңгы вакытта һава торышы әллә ниндигә әйләнде. Көне буе кыздыра да кич җитүгә кинәт кенә салкынайтып җибәрә. Ә төн уртасында көзге салкынлык хакимлек итә башлый. Якындагы банкоматтан әйләнеп кенә киләм дип юка киенеп чыккан Илнур җиңелчә генә дерелдәп куйды. Ярый әле такси бик тиз килеп җитте.
– Иртәнге якта шалтыратышырбыз, – диде Джон хушлашырга кул биреп. – Нәрсә булса да хәбәрдә тор, югалма.
– Ә пистолет? – Илнур кабат исенә төшермичә түзә алмады. – Ул кирәк булачак. Онытма, яме.
Джон елмайды.
– Онытмам. Борчылма. Тик синең документларың кирәк булачак. Иртәгә әзерләп куй.
– Яхшы.
– Иртән шалтырат.
* * *

Фатирга ул шыпырт кына кереп үз бүлмәсенә узды. Әти-әнисе йоклый иде бугай, эндәшүче булмады. Илнур тиз генә урын җәйде дә диванга ауды. Арыткан иде бүген. Әмма тиз генә йокыга китә алмады, колак төбендә карлыккан тавыш яңгырады: “Якын кешеләреңнең барысын да мин бе­ләм... Кайберләре шундый яклау­чысыз... мин шулар белән уйный торырмын...” Аның саен күңелендә нәфрәт көчәйде. Шул ук вакытта ул үзенең көчсез һәм яклаучысыз икәнен аңлый иде. Джон хаклы, мондый эштә йомшак малайлар эшләми. Болар кешене мәсхәрәләп, таптап, җиргә сеңдереп куя торган аяусыз кешеләр. Болар белән шаяру куркыныч. Бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итеп, әллә нәрсә кылып, әллә нинди явызлык китерүләре бар.

Берничә сәгать элек кенә егетлек кебек күренгән гамәле хәзер ахмаклык булып тоелды. Юкка гына бәйләнеште бугай әле ул. Арка терәрлек бер ышанычлы терәгең булмаган килеш болай әтәчләнергә ярамый иде. Әллә хәзер үк чыгып теге акчаны түләп керергә микән? Алай итсәң, барысыннан берь­юлы котыласың инде. Үч алынмый кала калуын. Бөтен мыскыллаулары бер җәзасыз килеш кала... Калса соң? Калсын...

Сәер инде бер карасаң, бүген аны көне буе диярлек кимсеттеләр. Бер гаепсезгә рәнҗеттеләр, мыскылладылар. Ә аның үз-үзен якларлык бер чарасы да юк. Ул хәтта полициягә дә бара алмый... Ул беркемнән ярдәм көтә алмый...
Ник гел аның белән шулай килеп чыга соң? Ник? Чөнки ул моңа кадәрге кимсетүләрнең берсенә дә җавап кайтармады. Җавап бирмәгәч, дәшми калгач, дөнья мондый хәлләрне шулай тиеш дип кабул итте һәм гадәткә кертеп җибәрде. Әгәр үзен рәнҗе­түчеләргә усаллык белән җавап кайтарса, болай булмас иде. Ә ул җавапсыз калды. Тик бу юлы...
Бу юлы ул...

7
Илнур телефон шалтыраган тавышка уянып китте. Стенадагы сәгать алтынчы яртыны күрсәтә иде. Йокылы-уяулы егет диван буйлап капшанып телефонын эзләп тапты. Шалтыратучы таныш номердан түгел иде. Сөйләшү төймәсенә басты.
– Алло! – Карлыккан тавышында канәгатьсезлек чалымнары яңгырап китте һәм ул йомшаграк булырга тырышып тагы кабатлады. – Алло!

Марат Кәбиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: