Тормышта төрле очрашулар була: очраксызы да, очраклысы да. Очраксыз гына очрашулар да бик файдалы һәм фәһемле булырга, онытылмаслык тәэссоратлар калдырырга мөмкин. Аскын районы үзәк китапханәсендә Башкортстанның халык язучысы, Русия Федерациясенең һәм Башкорт ССРының атказанган мәдәният хезмәткәре, үзенең гомерен “Һәнәк” журналына багышлаган, ә 1980-2010 елларда аның баш мөхәррире булган атаклы сатирик Марсель Сәлимов (Мар. Сәлим) һәм “Һәнәк”нең бүгенге баш мөхәррире, шагыйрь Илгиз Ишбулатов белән “Очраксыз очрашу” дип аталган бик күркәм очрашу үтте.
Бу чара бирегә килгән һәркемнең күңелендә иң матур тойгылар уятты һәм онытылмаслык булып хәтердә уелып калды. Исеме республикада гына түгел, чит илләрдә дә билгеле шәхес белән күзгә-күз очрашып сөйләшү үзе үк олы мәртәбәгә тиң булды. Җор телле, һәр очракка юмор белән караучы Марсель Шәйнур улы үзенең тормыш юлы, эшләгән еллары турында сөйләп узды, әле генә табадан төшкән “Һәнәк” журналына күзәтү ясады.
Чарада, шулай ук, Мар. Сәлим сүзләренә иҗат ителгән, эстрадабызның билгеле артистлары башкаруындагы җырларның яңгыравы күңелләрне тагын да дәртләндереп җибәрде. Марсель Шәйнур улы үзеннән соң “Һәнәк”не лаеклы житәкләп барырлык алмаш булуы хакында горурланып әйтте һәм журналның бүгенге баш мөхәррире, шагыйрь Илгиз Ишбулатов белән таныштырды. Илгиз Вәкил улы өр-яңа шаян шигырьләрен укыды, шулай ук мәхәббәт темасына язылган иҗат җимешләреннән дә авыз иттерде. Әлеге вакытта “Һәнәк” журналын алдыручы һәм укып баручыларга рәхмәтен белдерде. Киләчәктә дә бергә булырга, тормышка аек акыл белән карап, урынлы кулланылган юмор белән яшәргә өндәде.
Марсель Шәйнур улы яңа гына басылган “Тауыҡ көлкөһө” китабында сайланган-җайланган әсәрләре белән дә таныштырды. Балачактан ук җор телле, шаян күңелле язучы һәм шагыйрь үзенең мәктәптә укыганда язган шигырьләрен укып ишеттерде. Малай чактан ук тормышка үз карашы булуы игътибарга лаек һәм соклангыч. Ул бәләкәйдән үк җитешсезлекләргә күз йомып карамый, блокнотына теркәп бара һәм менә шушы акыллы әйтелгәннәрдән, язылган шигырьләрдән тупланган эчтәлекле, укыган саен үзенә тартып торган кызыклы китабын халык игътибарына тәкъдим итә. Бу китапта фәһем алырлык, уйланырлык әсәрләр бик күп.
Биек һәйкәл кебек, югарыдан
Карамыймын кеше йөзенә.
Мин түбәннән.
Дөреслекне яклап,
Дусларның да, дошманнарның да
Туры карап әйтәм күзенә.
Ә бит бу шигырьне язганда аңа нибары 16 яшь булган!
Әйе, Марсель Шәйнур улы – шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән халык күңелен яулаган, бар булмышы белән туган иленең бөек улына әверелгән шәхесләрнең берсе. Шагыйрьнең әсәрләрендә патриотлык, туган төбәгенә сөю, ихтирам зур урын алган. Ул тормыштагы кимчелекләргә кайгыра, шатлыклы мизгелләренә халкы белән бергә шатлана. Шуңа күрә ул һәркемгә дә якын. Менә аның 14 яшендә язган шигыре:
Сокланам мин, Туган илем, синең
Җир-суыңа, урман-тавыңа.
Барысыннан да нык сокланам
Барысына түзгән халкыма.
Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев әйткәнчә, “әдәбиятыбызның мәшһүр көлдергече” Марсель Сәлимовның әсәрләре өлкән буын кешеләренең күңелләрендә тирән урын алып, хәтерләрендә нык саклана. “Һәнәк” журналын түземсезлек белән көтеп алып, һәр сүзен йотлыгып, елмая-елмая укыган чаклар әле дә истә! Марсель Шәйнур улының әсәрләре ямьле тормышыбызның ямен җибәрүче җитешсезлекләрне, күңелсез кимчелекләрне күреп көлүдән торды. Урынсыз түгел, бик тә урынлы көлү иде бу. Бәлки, кайберәүләр аның фельетон, хикәя, шигырьләрендә үзенең кырын якларын да күргәндер һәм үз тәртибе хакында уйлангандыр. Автор исә – үзе күпләргә үрнәк һәм яшәү маягы булган кешеләрнең берсе. Аның язган әсәрләре бик актуаль темаларга кагылып, күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Юкка гынамыни ул болай дип язган:
Халкым белән бергә-бергә,
Көлеп гомер итәрмен.
Бу дөньядан елап түгел,
Көлеп кенә китәрмен.
Мәшһүр көлке остасы белән очрашу җылы мөгамәләдә узып, бетмәс-төкәнмәс тәэссоратлар калдырып, күңелләрнең иң түреннән урын алды. Киләчәктә мондый очрашулар ешрак булып, аралашып яшәргә язсын, дигән теләкләрен белдереп саубуллашты очрашуга килүчеләр.
Илгиз ИШБУЛАТОВ,
“Һәнәк” журналының баш мөхәррире:
– Марсель Сәлимов турында бик күп сөйләргә мөмкин. Марсель Шәйнур улының тормышы – ул үзеңнең эшеңә бирелгәнлек һәм фидакарьлек үрнәге, дияр идем мин. Гади генә авыл малае ике югары уку йортын тәмамлап, шундый биеклекләргә күтәрелә алган икән, бу бит үзе үк олы батырлык. “Һәнәк” журналының 30 ел буе алыштыргысыз баш мөхәррире булу, аны барлык дөньяга таныту олы мәгънәгә ия. Аңа күпме тырышлык, күпме хезмәт салынганлыгын ул үзе генә белә. Аңа шушы еллар эчендә башка өлкәләрдә эшләргә дә мөмкинлекләр булгандыр, әмма ул сайлаган юлыннан тайпылмыйча, һөнәренә тугры калып, барлык гомерен “Һәнәк”кә багышлап, күпләргә үрнәк булып, алга атлаган һәм әле дә атлавын дәвам итә.
Сатира, юмор – бик тә катлаулы өлкә. Аны югары дәрәҗәдә тоту җиңелләрдән түгел. Ә Марсель Сәлимов юмор өлкәсен шундый биеклекләргә күтәрә алган. Әйе, ул юморга бик җитди карый һәм урынлы куллана белә. Безнең өчен ул менә шушы ягы белән дә үрнәк.
Мин 2017 елдан “Һәнәк” журналындамын һәм язмышым шундый легендар шәхес белән аралашу мөмкинлеген биргән икән, бу – минем өчен олы мәртәбә, горурлык. Остазымның хәстәрлекле күзәтүе астында эшләвем белән бәхетлемен. Киләчәктә дә Марсель абыйга сәламәтлек һәм бүгенгедәй күкрәп-яшьнәп яшәвен телим.
Сөмбел Әсләмова.
Аскын районы.