Җавап бирүче булмады, бераздан бип-бип килгән тавыш кына ишетел-де – трубканы ташладылар. Илнур торып утырды. Бөтен тәне оешып каткан һәм авырта иде. Ул учларын ачып-йомып алды, аякларын хәрәкәтләндерде. Бераздан торып басып гимнастика ясарга кереште. Шулай биш минут чамасы маташкач, буыннары язылып каны таралып киткәндәй тоелды. Кичә кайбер урыннарына ару гына эләккән икән, ботларында, янбашында күгәргән урыннар бар, кабыргасын да санаганнар бугай – сулыш алган саен сиздереп, авыртып тора. Ярый, төзәлер әле...
Ул арада телефонында өзек кенә бипләү ишетелде. Смс килде бугай. Әйе. Монысы да таныш түгел номердан икән. Язу кыска гына иде: “Акчаңны алып кил”. Адрес күрсәтелгән. Һәм очрашу вакыты. Шайтан алгыры! Шулкадәр таң тишегеннән шалтыратмаса булмый иде микәнни? Юкка гына маташтырды әле ул бу эшне. Кичә үк түләп куйса, бүген рәхәтләнеп йоклаган булыр иде. Ә хәзер... Күзеңне тырнап чыгып китәргә кирәк. Һәм аның нибары ярты сәгать вакыты бар.
Илнур чайкала-чайкала ваннага юнәлде. Һушка килергә кирәк иде. Ул башта салкын душ коенды, аннан суны бераз кайнарлатты. Шул рәвешле чиратлаштырып коенгач, дөнья ачыла төшкәндәй тоелды. Аннан тиз генә тешләрен тазартты да кухняга чыкты. Әнисе белән әтисе торганнар икән инде, чәй эчеп утыралар иде.
– Хәерле иртә, иптәшләр! – Илнур шат күңелле булып күренергә тырышты. – Чәйләрегез тәмле булсын!
– Хәерле, хәерле... – дип кабатлады әнисе. – Әйдә, чәй ясыйм.
– Юк, әни, – дип елмайды Илнур. – Урыныңнан кузгалма, мин кофе эчәм.
– Нигә болай иртә тордың? – диде әтисе, чәен чөмереп. – Барасы җирең бармыни?
Илнур кофега сөт өстәде.
– Эш белешергә барам.
Һәм ник болай дип әйтүенә үкенеп куйды. Хәзер сораштыра башлаячаклар инде. Аның уйларын сизгәндәй, әтисе чынаягын өстәлгә куйды:
– Кайда?
– Әлегә үзем дә белмим...
– Утырып эч, адәмчә итеп, – дип шелтәләде әнисе. – Баскан килеш чәй эчәләрмени...
– Ашыгам...
Ул чынаягын тиз генә бушатты да үз бүлмәсенә китте һәм берничә минуттан урамга атлады. Барасы җире ерак түгел иде. Кичәге паркта очрашачаклар. Кичә бик әтәчләнсә дә бүген беркем белән дә әрепләшәсе килми иде. Арт сабагын укыту теләге дә юкка чыккан. Андыйларны берничек тә үзгәртеп булмый инде.
Ләкин хәзер кирегә юл юк иде бугай. Джон янына да барып чыкты, үч алырга теләгәнен әйтте. Шулкадәр әтәчләнеп тә берни эшләмичә калса, тел бете, буш куык дип уйлаячагы көн кебек. Шулай уйлана-уйлана парк капкасына атлаганда янына бер машина килеп туктады. Ачык тәрәзәдән таныш тавыш ишетелде:
– Әй, бөҗәк!..
Илнур бер мәлгә югалып калды. Ул мондый мәсхәрәне көтмәгән иде. Кинәт килгән ярсу белән машинаның алгы ишегенә атлады. Хәзер сөйрәп чыгарасы да измәсен изәсе. Шунсыз булмый. Әмма арткы ишекләрдән шуып төшкән ике егет аны ике ягыннан эләктереп алдылар да машина эченә сөйрәделәр. Илнур ни булганын да аңлый алмый калды. Һуш җыеп өлгергәндә ул машинаның арткы урынында әзмәвердәй ике егет уртасында утыра иде. Чәбәләнеп карады, тик беләгеннән эләктергән куллар тимер кыскыч сыман иде, селкенергә дә ирек бирмәде.
– Монда сөйләшеп булмый, – диде таныш тавыш алдагы утыргычтан. – Әйдә, безгә кунакка баргач барысын да ачыкларбыз.
Машина кузгалып китте. Илнур беркадәр тыныч кына барды да светофорга туктагач, кинәт кенә хәрәкәтләр белән кулын ычкындырды һәм уң ягындагы әзмәверне ишеккә кысрыклады, ә бер кулы белән тоткага үрелеп ишекне ачты. Хәзер тагын бер омтылыш һәм ул әзмәверне төртеп төшереп урамга чыгачак. Көч кенә димәгән шул. Көтелмәгән кискенлек барысын да хәл итәргә сәләтле. Ул бар көченә әзмәверне төртеп җибәрде. Әмма шунда ук күз алдында ут шарлары биеште, дөнья чайкалып китте һәм ул караңгылыкка чумды...
Һушына килгәндә ул ниндидер ярым караңгы фатирның бер бүлмәсендә аркалы урындыкта башын салындырып утыра иде. Кулларына полиция наручнигы кидергәннәр, аякларын каеш белән тышаулап куйганнар. Ул торып басарга итте, тик артыннан урындык та күтәрелде, шунда гына үзенең скотч белән урындык аркасына да беркетелгәнен аңлады. Шайтан алгыры! Селкенерлек тә чамасын калдырмаганнар... Укыттың ди менә арт сабакларын... Хәзер син тулысынча шушы башкисәрләр иркендә, берни кылырлык та чараң юк.
Каршыда, ике адым ераклыктагы өстәл артында, куе тузан төсендәге костюмына көрән галстук таккан такыр чәчле утыз биш яшьләр тирәсендәге таза гәүдәле ир утыра иде. Коллектор. Ул Илнурның тарткалануын мәсхәрәле көлемсерәп күзәтте дә башын чайкап куйды:
– Кирәкми, кирәкми алай тыпырчынырга...
Чынлап та кирәкми иде. Илнур тынычланырга тырышты. Боларга карышып берни кылалмыйсың хәзер, җайларына торырга, ачуландырмаска кирәк. Ә үч алу... Бу зинданнан котылсаң, анысына да мөмкинлек табылыр. Дөнья куласа...
– Ник мине монда китердегез? – диде ул тавышын тигез чыгарырга тырышып. – Мин бит акча алып килдем. Бурычымны түлим.
Коллекторның йөзендә ягымлылыкка тартым бер яктылык пәйда булды. Моны күрүгә Илнурның эче җылынып киткәндәй тоелды. Коллектор елмайды.
– О, әйе, әйе... – Иренендә елмаю булса да тавышы куркыныч иде. – Анысы өчен рәхмәт! Тик бу биш мең синең банкка бурычың. Банкка бурычың бетте, кредит тарихың бозылмаячак.
Илнурның йөзе яктырып китте:
– Шулай булгач?
Коллектор аңа бераз текәлеп торды да бик уйчан кыяфәткә кереп дәвам итте:
– Ләкин эшнең икенче ягы да бар бит әле... – диде ул бик авыр мәсьәләне хәл иткән шикелле. – Менә мин сиңа һәм барлык якыннарыңа көне буе шалтыраттым. Беренчедән, телефонга күпме акча китте... Икенчедән... Минем бер хезмәт көнем илле мең тора. Ә мин сиңа ике көнемне багышладым.
Коллектор аңлыймы бу, фикерем барып җиттеме дигәндәй бер тын Илнурга карап торды. Ә фикер тиз генә барып җитмәде. Дөресрәге, Илнурның аңы моны кабул итми, кабул итә алмый иде. Эшнең кайда борылуын аңлагач, ул тагын торырга укталып куйды.
– Тыпырчынма, – дип кисәтте Коллектор. – Син беркая да китәлмисең. Урындыгыңнан ычкынсаң да, әнә, ике абыең тора. Ә алар усал. Әгәр мин тыймасам, сине кәтлиткә әйләндерерләр иде.
Илнур як-ягына борылып карады. Ишек төбендә костюм кидерелгән үгезләр кыяфәтендә баягы ике әзмәвер басып тора иде. Шайтан алгыры! Ул хаклы иде. Чынлап та бер җиргә дә китеп котылырлык түгел.
– Син мине аңладың, шулай бит?
Илнур керфекләрен генә кагып куйды.
– Димәк, минем ике эш көнемне син түләргә тиеш буласың. Йөз мең.
Юк, каршы әйтергә дә, чәбәләнергә дә ярамый. Ачуын гына китермәскә кирәк. Югыйсә, ул хәзер нервымны бетердең, дару өчен түлә дип тә сорарга мөмкин. Бу халәттән котылырга гына кирәк. Богаулардан ычкынырга. Ә соңыннан... Соңыннан күз күрер... Пистолет, автомат... теләсә нәрсә... Соңыннан ул уяу булачак, мондый капканга аңгыра сарык кебек килеп капмаячак. Ә әлегә...
– Тик минем ул кадәр акчам юк.
Коллектор аңа кызганулы карашын төбәп бераз торды да:
– Теләгән очракта бөтен проблеманы да хәл итәргә мөмкин, – диде әтиләрчә хәстәрлек белән. – Синең бит студентлар арасында танышларың бик күп. Ә аларның кайберсе күңел ачарга ярата... Аңлыйсыңмы? Шуларга аз гына тоз ялатсаң, сыер көтүе шикелле артыңнан калмый ияреп йөриячәкләр. Ә синең бурычың кимеп барачак...
– Юк, – дип кырт кисте Илнур. – Мин беркайчан да наркотик сатмаячакмын.
Марат Кәбиров.