+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 октябрь , 11:16

Тик син генә

Марат Кәбиров повестенең дәвамы.  

Тик син генә
Тик син генә

Коллектор, көлемсерәп, дәвам итте:
– Алайса, башка юлны сайларга мөмкин. Синең, мәсәлән, әти-әниеңнең ике бүлмәле фатиры, өй җиһазлары бар. Бай абыең бар. Баҗаң бар. Әйткәндәй, ул түләдеме соң сиңа йөргән кызыңны алып киткән өчен. Әллә бушка гына биреп җибәрдеңме? Кыс менә шуны. Үзеңнең генә кулдан килмәсә, без ярдәм итәрбез. Бушка биреп җибәргәч, азгынлык була бит инде ул. Ә болай, һичьюгында, бизнес...
Бер... Ике... Өч... Тыныч бул... Тыныч бул! Түз бу хайванның мыскыллавына... Түз!


Тик Илнур булдыра алмады. Түземлек җебе өзелде. Егет барлык көчен җыеп ыргылды да, тәтедән очкан ук тизлегендә өстәл аша ыргылып, Коллекторның бугазына ябышты. Моны беркем дә көтмәгән иде. Бер мәлгә барысы да исәңгерәп калды. Бары тик Коллектор кызарынып-бүртенеп гырлый башлагач кына ике әзмәвер килеп җитте дә аны урындыгы-ние белән бүлмә уртасына атып бәрде. Берсе Коллекторга ярдәмгә ашыкты, икенчесе Илнурны типкәләргә тотынды. Бу хәлнең ахыры бик күңелсез һәм үкенечле булып бетәчәге билгеле иде. Хәзер инде акча түләп кенә дә котылып булмаячак.
Әзмәвер типкәли... Аягы көчле, туфлие каты... Башына тидертмәскә тырышып, Илнур әле алай, әле болай боргалана. Аякларга эләккәне дә үзәкне өзә. Ул беренче тапкыр үзенең урындыкка бәйләп куелуына сөенә. Урындык бераз саклый. Югыйсә, әллә кайчан изелеп-сытылып беткән булыр иде инде. Болай да әле чыдар әмәл юк. Һушны гына җуймаска кирәк. Башка гына тидертмәскә...


Кинәт дөпелдәгән тавышлар ишетелде. Нәрсәдер ауды, нидер ишелеп төште, челпәрәмә килеп ватылды. Һәм бераздан барысы да тынып калды. Кемдер, пычак тотып, Илнур өстенә иелде. Егет күзләрен йомды. Тик аны суймадылар, аякларындагы тышауны, билендәге скотчны гына өзделәр. Кайсыдыр аның кулындагы богауны ычкындырды. Бераздан күтәреп алып, баягы артлы урындыкка утыртып куйдылар. Илнур хәлсез генә башын күтәрде. Өстәл артында Джон утыра иде. Ә аның белән килгән өч егет канга батып идәндә аунап яткан Коллекторны һәм аның иярченнәрен стена буена сөйри.
– Кесәләрен, сейфларын тенте-гез! – диде Джон аларга һәм Илнурга борылды. – Нигә син бер хәбәр дә бирмәдең?


Илнур башта сүзнең ни хакында баруын аңлый алмый торды. Шуннан гына Джонның иртән, коллекторлар белән очрашыр алдыннан, хәбәрлә­шергә кушуы исенә төште. Ул иңнәрен генә җыерып куйды:
– Өлгерә алмый калдым.
Джон, урыныннан торып Илнур янына килеп басты да аның чалба­рының арт кесәсеннән төймәгә охшаганрак нәрсә тартып чыгарды. Һәм егеткә сузды:
– Менә. Шушы нәрсә булмаса, без сине эзләп табалмый идек. Аңлый­сыңмы? Шушы маяк булмаса, син бүген әрвах идең.
Бераздан егетләр идәндә аунап яткан башкисәрләрнең кесәләрен чис­тартып, тапкан мөлкәтләрен өстәл өстенә куйды. Монда ике пистолет, документлар, берничә пачка акча, тагын әллә нинди вак-төякләр бар иде. Джон, өч пачка биш меңлекне алып, Илнурга сузды:
– Монысы сиңа, – диде ул, акчаны аның кулына мәҗбүри тоттырып.– Яшәп торырга. Син аңа лаек.


8
Джонның машинасына кереп утыргач, Илнур әледән-әле түш кесәсенә караш ташлап алды. Кесәдәге акча пачкалары аның күкрәген кыздыра иде. Алар хәтта курткасын да көйдерә­дер, менә-менә киеме кузланыр да аннан биш меңлекләрнең җирән башы килеп чыгар кебек тоелды.
Бу акчалар хәләл түгел иде. Бугай. Тозлы тиреңне түгеп, җаныңны аямыйча хезмәт итеп, бер эштән икенчесенә чабып йөреп җыелган мөлкәт түгел бит инде. Әнә, әти-әнисе күпме йөгереп тә мондый акчаны төшләрендә дә күргәннәре юк. Ә Илнурга ул күктән төшкән бәхет кебек булды.


Икенче яктан карасаң... Аңа да бит бу мөлкәт кул кушырып утырган өчен күктән төшмәде. Ул үзен мыскыллау­чылардан үч алырга теләде. Гомерен куркыныч астына куйды. Бер мизгелдә ул яшәүдән бөтенләй өмет өзәр чиккә җиткән иде. Шулай булгач, бу акчалар аңа тик торганнан гына килмәде булып чыга бит. Яулап алынган мөлкәт. Димәк, хәләл.
Хәрам булып тоелуы, бәлки, гомер буена үз хезмәтеңә тиешле бәя ала алмаудан, шул хәлатеңә күнегүдән генә киләдер. Ул бит – гомере буена кимсетелгән, кулга сизелерлек хезмәт хакы ала алмаган гадел һәм ярлы кешеләр гаиләсендә үскән кеше. Хәтта гәзитләрдә дә язалар ич. Төрле чиновникларның эш хакын күрсәтә-ләр – кайберләре аена миллион сумлап акча ала. Ә хатыннары... Бернәрсә җитештермәгән, бернинди сәләте булмаган шул ханымнарның хезмәт хакы унар миллионга җитә... Илнурның кесәсендәге акча алар өчен печтек кенә булып күренер иде.


Хәләл булып чыга бу акчалар. Юк дигәндә дә ул үз гомерен куркыныч астына куйды, кыйналды. Тәненең кайбер урыннары әле дә авыртып тора. Күзләрендәге томан беркадәр таралса да, баш сызлавы бетми... Сызлау да түгел инде ул, ниндидер оюга тартым бер халәт. Маңгай тирәсен, арт чүмечен ташка катырып куйганнар диярсең...
Озак кына сүзсез баруга түзмәде бугай, Джон телгә килде:


– Нәрсә берни дә дәшмисең?
Илнур аңа күз сирпеп алды да елмайгандай итте:
– Уйланып барам әле... Акча турында...
– Акча – кирәкле нәрсә, – дип көлде Джон. – Нәрсәсен уйлап торасың инде аның, шатланырга кирәк!
– Шатландым инде мин... Илнур, чынлап та шат икәнен исбатларга теләгәндәй, киң елмайды. – Тик менә шунысы сәеррәк... Көтмәгәндә шулка­дәр байлык... Минем гомергә андый акча күргәнем юк иде... Ә бүген... Ул миңа тиеш түгелдер кебек тоела.
Джон аңа сәер караш ташлады:
– Кемгә тиеш соң алайса? Без үзебезгә тиярен алдык...
– Белмим...


Джон көлемсерәп карап торды да, якындагы уңайлырак урында борылып, кирегә җилдерә башлады.
– Кая борылдык без? – дип аптырады Илнур. – Кирегә киттек түгелме соң?
– Әйе, – диде Джон, җитди итеп. – Кирегә киттек. Әгәр акча сиңа тиеш түгел икән, коллекторларга бирәбез.
Илнурның йөрәге жу итеп куйды:
– Сантыйландыңмы әллә?! – дип кычкырды ул. – Тотсыннар капчыкларын! Туйганчы бер бәргәләп алмаганга үкенеп кайтам әле.


Джон кычкырып көлде генә:
– Димәк, акча сиңа тиеш. Менә күрдеңме, барысы да гади бит!
Джонның кире борылуын күреп, Илнур да елмайды. Шайтан алгыры! Ничек кенә туры булырга тырышсаң да, күзгә күренгән, кулга тигән акчаны ычкындырасы килми икән. Зур гына сумма булса, бигрәк тә. Хәтта хәрам икәнен аңлап торсаң да үзеңне аклау өчен әллә нинди дәлилләр уйлап табасың.
– Мин синең хәлеңне аңлыйм, – дип елмайды Джон. – Үземнең дә кайчандыр синең хәлдә калганым булды. Һәм мин сиңа бу акчаның үзеңнеке икәнен исбатлап бирә алам.
– Ничек?
– Бик тә гади генә... – дип көлем­серәде Джон. – Син беркайчан да үзеңне кимсетүчеләргә җавап бирмәгәнсең. Шуңа күрә гел уңышсыз­лык сагалап торган. Әле менә аз гына каршылык күрсәттең һәм бик күп мәшәкатьләреңнән котылдың. Табигать, Аллаһ, югары көч... Нәрсә дип аталадыр ул, белмим. Әмма ул синең тәвәккәллегеңне бәяләде һәм бүләк­ләде.
Бу сүзләр Илнурның күңеленә сары май булып ятты. Үз уйларыңны, үз аклануларыңны кеше авызыннан ишетү шулкадәр рәхәт икән. Ул ирексездән киң елмаеп, Джонга карады:
– Димәк, бу акча – Ходай бүләге?
– Әйе, синең үз мескенлегеңнән чыгарга теләвең өчен бирелгән бүләк.
Бер карасаң, чынлап та, шулайрак иде бугай ул. “Ярый инде”, – дип калса, бернәрсә дә эләкми иде бит. Ә ул нәрсәдер эшләргә омтылды...


– Димәк, үзеңне кимсетүче һәр көчкә каршы торырга кирәк?
– Әлбәттә! – дип элеп алды Джон. – Әгәр син бернинди дә каршылык күрсәтмисең икән, бу – ризалык билгесе. Димәк, син үзеңне рәнҗетү белән килешәсең. Килешәсең икән, димәк, канәгатьсең. Ә тормыш, сине канәгать­ләндерергә теләп, тагы да көчлерәк рәнҗетүләр җибәрә.
– Лев Толстой бер яңагыңа суксалар, икенчесен куярга кушкан...
– Димәк, Толстойның яңагына беркайчан да нык итеп сукмаганнар, – дип көлде Джон. – Ул чорда, бәлки, шулай кирәк булгандыр. Тик без бүген бөтенләй башка дәвердә, бүтән илдә яшибез. Монда кануннар икенче. Әгәр каршылык күрсәтмисең икән, бер нәр­сәгә дә ирешеп булмый: сине басканнан-баса, батырганнан-батыра баралар. Мескенлегеңне сизеп калсалар, хәтта иң якын кешеләрең дә сине кимсетергә, файдаланырга тырыша.


Илнур әтисе белән әнисен исенә төшерде. Илнурның барлык эше дә тәртиптә чакта алар берни дәшми, тыныч кына йөриләр, ә инде хәле авырлаша башласа, һөҗүмгә күчәләр. Укуыннан китәргә мәҗбүр булса – әрлиләр, эш таба алмыйча йөрсә – кимсетәләр... Иң якын кешеләрең әле бу! Калганнарына ни сан инде? Дөрес сөйли Джон. Хәзерге чорның кануннары бүтән. Әхлак кануннары, китап битләреннән алынган белем белән беркая да китеп булмый.


– Сине ни дәрәҗәдә ныграк кимсе­тергә, изәргә, мыскылларга тырышалар, шул дәрәҗәдә, хәтта аннан да куәтлерәк итеп җавап кайтарырга, каршы торырга кирәк. Шунсыз булмый.
Джонның сүзләре бернинди дә шик тудырырлык түгел иде. Соңгы бер сәгать эчендә булган вакыйга үзе генә дә моны тулысынча раслады. Хәтта аны исәпкә алмаган очракта да... Әйтик, кечкенә чагында... Илнур үзен укырга бирмәүләренә кискен каршы чыкты һәм үз дигәненә иреште. Ходай аңа ярдәмче итеп Рәшидә апаны... Искиткеч укытучы Рәшидә Әнвәровна­ны җибәрде. Мәктәп парк аша гына булса да, Илнурның аны күптән күргәне юк. Бер узганда шоколад булса да кертеп чыгарга кирәк әле...
Ә менә Ләйләсен үзенеке итү өчен берни дә эшләмәде. Нидер эшләсә, мотлак, ул аны яулап алган булыр иде. Тик Илнур теләмәде. Гомер буена ышанып йөргән кешесен ятлар түшәгендә күргәч, гайрәте чикте. Ләйлә хәзер үзе ялынып килсә дә, ул аны кабул итәчәк түгел иде. Бәлки...

Марат Кәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: