+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 октябрь , 10:07

Дөнья буйлап елмаеп...

Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов Казахстанда 55нче китабының исем туен уздырды  

Дөнья буйлап елмаеп...
Дөнья буйлап елмаеп...

Көзге ямьле көннәрдә Казахстанның төньягында, Бурабай курорт зонасында, искиткеч матур әдәби-мәдәни чаралар булып үтте. Аларны XIII халыкара “Ачык Евразия” әдәби фестивале белән IV халыкара “Дуслар тавышы” шигърият һәм визуаль сәнгать фестивале кысаларында Щучинск шәһәренең югары педагогия колледжы һәм курорт зонасында урнашкан “Wyndham Garden Burabay”, “Дом у Озера”, “Skala”, “SunRise” кунакханәләре ярдәмендә Евразия иҗади гильдиясе (Лондон) оештырды.

Фестивальләрдә Казахстан, Бөекбритания, Русия, Беларусь, Үзбәкстан, АКШ, Канада, Украина, Литва, Израиль, Финляндия, Грузия, Әрмәнстан, Болгария, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – җәмгысы 15 илдән килгән илледән артык язучы, шагыйрь, журналист, рәссам, музыкант һәм кинематографист катнашты. Алар белән күңелле очрашулар, шәхси презентацияләр, сәнгать күргәзмәләре, шигъри марафон, яңа фильмнар күрсәтү һәм аларның режиссёрлары белән дискуссияләр, танылган артистлар һәм ансамбльләр катнашлыгында концертлар һәм башка истәлекле чаралар узды.
Күптөрле бихисап чаралар арасыннан Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов белән “җанлы очрашу” үзенчәлекле аерылып торды, аның залда утырган кешеләр белән турыдан-туры елмаеп сөйләшүе, берчә шаян, берчә җитди сүзләре, фәһемле фикерләре фестиваль кунакларының күңеленә хуш килде.


Иҗат кичәсендә атаклы башкорт сатиригы үзенең Лондонда чыккан
“С улыбкой по всему миру. Across the globe with a smile” дигән яңа китабын тәкъдим итте. Мәгълүм булуынча, былтыр “XII Open Eurasia: Super Cup 2023” фестиваль-конкурсында халыкара жюри карары буенча Марсель Сәлимов “Non-Fiction” категориясендә җиңүче дип танылды һәм Лондонда үз китабын бастырыр өчен сертификат белән бүләкләнде. Һәм менә быел сентябрьдә “Hertfordshire Press” нәшриятында аның фотолар һәм рәсемнәр белән бизәлгән бик матур китабы чыкты.


Бу уникаль җыентыкның үзенчәлеге шунда: ул күптелле. Биредә язучының сатирик һәм юмористик әсәрләре 22 телдә басылган. Телисең икән, рәхим ит: Мар. Сәлимнең хикәя, шигырь, мәсәлләрен башкорт, урыс, татар, инглиз, француз, немец, белорус, украин, болгар, төрек, швед, поляк, итальян, грек, азәрбайҗан, казах, үзбәк, кыргыз, таҗик, коми, якут, кытай телләрендә рәхәтләнеп укы! Чын мәгънәсендә халыкларның дуслык китабы бу.


Әйткәндәй, язучы-сатирикның әсәрләре иллеләп телгә тәрҗемә ителеп, Русиядә һәм чит илләрдә чыккан бик күп гәзит-журналларда, җыентыкларда дөнья күрде. Хәзер ул – 55 китап авторы.
Шунысы шатлыклы: Мар. Сәлим, үзе әйткәнчә, тәрҗемәчеләреннән уңган – аның әсәрләрен тәҗрибәле һәм талантлы шагыйрь, прозаиклар гына чит телләргә тәрҗемә итә. Әлеге җыентыкка күренекле урыс шагыйре, Русия Язучылар берлеге каршындагы Әдәби тәрҗемә советы рәисе Николай Переяслов, Беларусь Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь, публицист һәм балалар язучысы Елена Стельмах, күренекле болгар язучы-сатиригы, “Стършел” сатирик атналыгының баш мөхәррире Йордан Попов, билгеле поляк шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе, славян шигърияте фестивальләрен оештыручы, “Бүгенге поэзия” журналының баш мөхәррире Александр Навроцкий, Грециянең Тинос утравында оештырылган халыкара иҗади фестивальләр президенты, “9 Муза” әдәби журналының баш мөхәррире, шагыйрь һәм публицист Ирина Анастасиади, халыкара әдәби проектлар координаторы, казах язучысы һәм тәрҗемәчесе Бактыгөл Маханбәтова, Үзбәкстанның халык язучысы, “Муштум” сатирик журналының баш мөхәррире Нигъмәт Әминов, Таҗикстанның мәдәният отличнигы, “Хидоят” гәзитенең баш мөхәррире, Халыкара язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре палатасы президенты, Бөтендөнья шигърият хәрәкәтенең координаторы, шагыйрь һәм журналист Абдукаххор Косим, Саха-Якутия Республикасының халык язучысы, шагыйрь һәм журналист Сәмән Тумат, кытай шагыйре һәм тәрҗемәчесе Тянь Юй һәм шулай ук Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары – төрек телле язучы һәм тәрҗемәче Өзҗан Перска белән азәрбайҗан шагыйре Балоглан Җәлилнең тәрҗемәләре кергән.


Җыентыкны әзерләгәндә лингвистик ярдәм күрсәткәннәре өчен автор Бөекбританиянең коммерцияле булмаган “Eurasian Creative Guild” оешмасының беренче рәисләре, күренекле инглиз шагыйрьләре Дэвид Перри белән Гарет Стампка, Уфа Фән һәм технологиялар университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институты галимнәренә рәхмәтен белдерде.
Китапның исем туенда катнашкан “Hertfordshire Press” нәшрияты җитәкчесе, Евразия иҗади гильдиясе (ECG) вице-рәисе Марат Әхмәтҗанов, “Ачык Евразия” фестиваль-конкурсы директоры Анна Лари, гильдиянең башкарма директоры Тайна Каунис, гильдиянең саклаучысы, язучы-мөхәррир Салтанат Хәмзиева һәм башка язучылар, шагыйрьләр яңа басманы җылы кабул итте, аны авторның һәм нәшриятның уңышы дип бәяләде.


Казахстанның башкаласы Астана шәһәреннән бу чарага махсус килгән Халык дипломатиясенең халыкара берләшмәсе президенты, исеме дөньяга билгеле публицист Бахыт Рөстәмов Марсель Сәлимовны “халыкара әдәби хәрәкәткә һәм дөнья халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга күренекле өлеш керткәне өчен” Әл-Фараби медале белән бүләкләде. Бу исә атаклы сатирикның иҗади казанышларын, дөнья әдәбияты үсешенә керткән өлешен лаеклы бәһаләү генә түгел, ә тоташ төбәккә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә кадер-хөрмәт күрсәтү дә булып тора.

(Евразия иҗади гильдиясенең матбугат хезмәте материалларыннан).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: