Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында туып-үскән Ләйсән Кәшфинең “Тулпар” журналының 2021 елгы 4нче санында дөнья күргән шигырьләре күңелемне ямьләде дә, гамьләндерде дә! Соң, нишләп бу хакта соңлап язарга булдыгыз, дип сорасагыз, бәлки, ашыгып, ул чакта ныклап игътибар итмәгәнмендер. Монда иң мөһиме – Ләйсәннең табигый шагыйрәлеген, тирән фикерле һәм нечкә күңелле иҗат алиһәсе икәнен танымау, тоймау үзе гафу итмәслек рухи сукырлык булыр иде!
Аның “Синсез калгач” дигән әсәрендәге сөю катыш сыкравында ошбу юллар мине тетрәндерде:
“Шундый чуак көздә, алтын көздә
Бу дөньяны ничек кичәр булдың?
Шушы хозурлыкта сине көтеп,
Өмет итеп, мин бит исәр булдым.
Тәүге карлар яугач, бу аклыкта
Өмет салдым килер хәбәреңә,
Бу мизгелдә инде ап-ак карлар
Төшкән булган синең кабереңә...”
Якын кешеңне югалту фаҗигасен, тилертерлек сагышын, бәгырь телерлек үкенечен, саф хисләрнең керсезлеген якташым әнә ничек дулкынландыргыч итеп сурәтләгән!
Ә ул шигырьнең азагы, мине бөтенләй уй-сагышлар дәрьясына салып, беренче мәхәббәтемне искә төшереп (шөкер, ул исән булса да) “эх” дияргә мәҗбүр итте! Бу каләм тылсымы инде...
“Алда – язлар. Карлар ачылыр да
Боз киткәндә ничек түзеп булыр?
Сер бирмәскә үлеп тырышсам да,
Агыйделне күргәч, күңел тулыр.
Синсез язлар матәм язы булыр,
Кабереңдә умырзаям сулыр”.
Көзге аяз таң сызылганда мин беркайчан да күрмәгән, ныклап ишетмәгән шагыйрәнең мәрҗәндәй күңел байлыкларын барлап утырам. Иҗаты – балан суты ачысыннан да әчерәк, әмма җанга шундый тансык үзе.
Ләйсән! Үпкәләмәсәң, мин бу бәгырь энҗеңне үземчә тәмамлап та куйдым әле:
“Синең китүләрең әрнетсә дә,
Истәлегең төсе – шигырь килер.
Киткән җирдән инде кайтмасаң да,
Карашларың һәрчак тере булыр”.
Шигыреңне укыгач та яздым мин бу юлларны. Рәхмәт!
Ошбу мәкаләмдә Ләйсән Кәшфинең шигъри дөньясына анализ үткәрүне төп максат итеп куймадым. Шагыйрә буларак, аның шигыре мине илһамландыра алган, аның хисләренә аваздаш юллар туган икән, бу инде күп нәрсә хакында сөйли.
Шагыйрәнең барысын да әйтеп бетермичә укучыны кызыксындыра алуы да – талант билгеләренә ишарә. Ләйсән Кәшфинең “Шул язларның кырыс кыраулары” дип аталган шигырендә дә әллә күпме ачыш һәм күңел ихласлыгы ярылып ята:
“Шул язларның кырыс кыраулары,
Аҗаганы бүген җанны кисә.
Күпме чәчәк бөре килеш сулган,
Гомеремне гөлгә төрим, дисәм...”
Бу юлларны укыгач, арабыздан бакыйлыкка иртәрәк күчкән каләмдәшләр дә искә төшеп куя...
Кыскасы, Ләйсәннең шигырьләре мине әллә нишләтте. Монда шигъри гипноз бардыр дип уйлыйм. Йомгаклап, шагыйрәгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, сабырлык, иман вә бәрәкәт, яңа ачышлар теләп, язмамны аның шигыре белән тәмамлыйм:
“Күзләремдә – йолдыз, йөземдә – ай,
Иреннәрдә – кояш көлүе.
Күңелемә бөтен галәм сыйган –
Шулдыр ак бәхетнең килүе”.
Ошбу дүртьюллыкта Ләйсән Кәшфинең, әйтерсең лә, бөтен булмышы чагыла!
Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.