Мостай Кәрим — республика, ил әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗаты бүген дә актуаль, әсәрләре үлемсез, әдәби мирасы — бәяләп бетергесез. Мостай Кәрим иҗатын дөньяның барлык төбәкләрендә дә беләләр, дисәк, ялгышмабыз. Без, 70-80нче елларда туганнар, аның җырлап торган шигырьләрен ятлап үстек, искиткеч повестьлары аша хыялга бирелергә өйрәндек, матур тәрбия орлыклары алдык.
“Галәмнең Келәштән башланып, Келәштә бетүен күреп үсәбез” дип язган иде “Озын-озак балачак” повестенда әдип. Ул галәмне Мостай Кәримнең иҗатына да тиңләргә була — чиксез, киң, серле, соклангыч. “Күкрәгеннән кошлар очырган” шагыйрьнең әсәрләре бүген дә безнең күңелләрне җылыта, аларда нәкъ бүген безне борчыган темаларны табарга була. Туган көне уңаеннан әдипнең тормыш юлына кыскача байкау ясап, шигырьләрен искә төшерик.
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим 1919 елның 20 октябрендә республиканың хәзерге Чишмә районы Келәш авылында крестьян гаиләсендә туа.
1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә һәм артиллерия штабында хезмәт итә, яралана. Госпитальдә дәваланып чыккач, фронтта урысча “Ватан намусы өчен” гәзитендә, “Совет сугышчысы” гәзитенең татар редакциясендә махсус хәбәрче булып эшли.
“Кара сулар”, “Кайту”, “Европа-Азия, “Заманалар” шигъри җыентыклары, “Безнең өйнең яме”, “Өч таган”, “Озын-озак балачак” повестьлары, “Айгөл иле”, “Кыз урлау”, “Ай тотылган төндә” һәм башка пьесалар авторы. 100дән артык шигырь һәм проза китабы, 10нан артык пьесасы дөнья күрә. Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.
Әдип 2005 елның 21 сентябрендә вафат булды. Уфаның мөселман зиратында җирләнде.