Фәрит Суфияров — күп еллар дәвамында туган табигатенең матурлыгын данлаган, иҗатында тормышка һәм мәңгелеккә, тормышыбызның әһәмиятле вакыйгаларына мөнәсәбәтен чагылдырган күренекле шагыйрь.
Фәрит Суфияров — күп еллар дәвамында туган табигатенең матурлыгын данлаган, иҗатында тормышка һәм мәңгелеккә, тормышыбызның әһәмиятле вакыйгаларына мөнәсәбәтен чагылдырган күренекле шагыйрь.
Фәрит Суфияр улы 1939 елның 20 октябрендә Башкорт АССРның Яңавыл районы Исәнбай авылында туа. Уфа финанс техникумында белем ала, аннары Алабуга педагогия институтында укуын дәвам итә, аны 1967 елда тәмамлый. Нәкъ менә Алабугада укыган елларында әдәбиятка тартыла башлый.
Институтны тәмамлаганнан соң күп еллар авыл мәктәпләрендә хезмәт сала. Башта Яңавыл шәһәренең 1нче урта мәктәбендә эшли, аннары 1974 елдан Борай районының Колай тулы булмаган урта мәктәбендә директор була, 1977 елдан Яңавыл районының Истәк урта мәктәбендә белем бирә. Республика Язучылар берлегенә кабул ителә. 1992 елдан Яңавыл язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе булып торды.
Фәрит Суфияровның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта узган гасырның 60нчы елларында күренә башлый. Ул китаплар чыгарырга ашыкмый, тормыш һәм әдәби тәҗрибә туплый, татар һәм башкорт шагыйрьләренең иҗатын өйрәнә.
Шагыйрьнең беренче шигырьләр китабы 1990 елда гына дөнья күрә. “Китап” нәшрияты тарафыннан бастырылган “Сәхрәләргә чыгам” китабына төрле елларда язылган сайланма шигырьләре керә. Аннан соң “Яшьлегем кайтавазы”, “Яңавыл бизәкләре”, “Гомер язлары”, “Күңел кошларым” һәм башка шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.
Шагыйрьнең иҗаты күрше Татарстанда да яхшы билгеле. Казанда аның “Серләрне сөйлим” һәм “Язмыш уртак” дигән китаплары басылып чыкты.
Фәрит Суфияров лирик поэзиянең образлы чараларын оста кулланып иҗат итте. Шагыйрь әсәрләрендә кеше һәм бөтен кешелекнең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм гаделлек, тормыштагы яхшылык һәм яманлык мөнәсәбәтләре турында фәлсәфи уйланулар зур урын алып тора. Шигырьләрендә ул гүзәл затка, анага, туган җиргә, якташларына, хезмәт кешеләренә булган мәхәббәтне данлый.
Фәрит Суфияровның лирик герое — туган җирен чын күңелдән яратучы тыйнак авыл кешесе. Шагыйрьнең күңелгә ышаныч өсти торган иҗаты һәркемгә аңлаешлы.
Әдәбият өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Фәрит Суфияровка “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ул — Гали Чокрый һәм Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр лауреаты.