+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 октябрь , 10:53

Үзе яза, үзе укый, үзе көлдереп ала

Уфада Зөлфия Газиеваның иҗат кичәсе үтте  

Үзе яза, үзе укый, үзе көлдереп ала
Үзе яза, үзе укый, үзе көлдереп ала

Уфаның “Кунак” кафесында шагыйрә, язучы, Авыргазы районы гимны авторы Зөлфия Газиеваның иҗат кичәсе үтте. Ул “Көзге моңнар” дип аталды һәм авторның үзе башкаруында “Алтын көз” шигыре белән ачылды.

Зөлфия Фәнис кызы төзегән сценарий бик бай, кызыклы һәм тирән эчтәлекле булды. Кичә “Оныткандыр дисеңме?”, “Күзләреңә карыйм”, “Тулган ай”, “Ул чорлар”, “Әйләнеп карама”, “Бас, әнием, аякларыңа”, “Авыргазым-Толбазым”, “Таһир-Зөһрә” һәм үзе иҗат иткән башка җырлары (сүзләре, көе, аранжировкасы да үзенеке), шигырь-нәсерләре белән чиратлашып барды.
Кичәнең “Елмаеп-көлеп алыйк” бүлегендә күпкырлы талант иясе Зөлфия Газиева юмористик шигырьләрен кызыклы һәм сәнгатьле итеп укып ишеттерде.
Кече һәм урта яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләрен дә яттан сөйләде шагыйрә. Күптән түгел генә иҗат иткән мөнәҗәтен башкаруы да күпләр өчен яңалык булды.
Кыскасы, ике сәгатьтән артык барган иҗат кичәсе белән хәтта Төркия кунагы Езджан Перски да соклануын яшермәде: “Безнең алда чын иҗат кешесе чыгыш ясады”, – дип белдерде ул.
Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә вәкиле Илдар Кирәев, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләйманов, “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” җәмгыяте рәисе Люция Камаева, үзе дә каләм тибрәтүче запастагы майор Адис Нуретдинов, үзләренең иң матур, иң изге теләкләрен җиткереп, Зөлфия Фәнис кызына рәхмәтләрен әйттеләр, киләчәктә дә шундый күркәм очрашулар көтеп калуларын белдерделәр.
Иҗат чишмәң беркайчан да саекмасын, Зөлфия! Исәнлек-саулык, иҗади биеклекләр сиңа!

Раушания НАРБУТ.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: