+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
12 ноябрь , 09:58

Чор йомгагын чорнаганда

Гасырлар дәвамында халкыбыз гыйлемгә омтылучан, белем эстәүчән, китап яраткан, аны олылаган мәгърифәтле милләт булган. Тизләнешле әлеге заманыбызда да китап, элеккечә рухият тәхетендә үк булмаса да, ихтирам һәм игътибар үзәгендә.Китап – кешенең зиһен эшчәнлегенең таҗы. “Китап” сүзе телебезгә гарәпчәдән килеп кергән, төп мәгънәсендә кулъязма, басма әсәр дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгаләдән пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә төшерелгән Коръәнне мөселманнар зурлап Китап дип атаган. Яхшы гамәлне хуплап — “Китап мактый”, яман эштән тыеп, “Китап кушмый”, – дигәндә дә, мәшһүр Мифтахетдин Акмулла: “Китап сүзен бозып әйткән бозык мулла”, – дип шелтәләгәндә дә, бөек Габдулла Тукай: “Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам”, – дип язган “Китап” шигырендә дә нәкъ илаһи Китап – Коръәни Кәрим күз уңында тотыла.

Сокландырды да, сөендерде дә
Китапларда – кеше язмышлары, кешеләрдә – китап язмышлары, дигән гыйбарә бар. Раслау хактыр: китаплар да, кешеләр кебек, билгеле бер вакытта дөньяга килә, туган сабыйларга исем куелгандай, китапка да атама кушыла, аның да туган теле була. Китаплар да, кешеләр кебек, кайсыбердә җәберләнүгә, эзәрлек­ләүгә дучар ителә – яндырыла, тураклана, юкка чыгарыла. Берәүләре дөрес юл сайларга ярдәм итә, икенчеләре адаштырырга маташа. Башкортстанның халык шагыйре, “Кызыл таң” гәзитенең горурлыгы, аның бәсен күтәрешкән Әнгам Атнабаев тапкыр әйткәнчә:
“Ул бик башлы, ул акыллы,
Китапча сөйли”, – димә.
Бик акылсыз китаплар да
Күп чыга әле илдә”.

Китапның әһәмиятен замандашлары – тәнкыйтьчеләр, укучылар бәһали, аннары, соңрак, ул тарих иләген үтә.
Ярты гасырдан артык китапны язучы әдип һәм аны укучы арасында арадашчы – мөхәррир хезмәтендә булгангадыр, басмаханә буявының исе аңкып торган яңа китап күрүгә ниндидер эчке дулкынлану кичерелә. Быел җәй Зөһрә Исламова үзенең чак “табадан төшкән” “Гомер йомгагы” дигән китабын бүләк иткәндә җыентыкны күрүгә үк таныш булмаган, әмма үзенә әйдәп торучы зыялы, мәртәбәле зат белән очрашкандай, хисләнеп калдым. Зәвыклы бизәлгән, ялтыравык каты тышлыклы, күркәм эшләнешле, күләмле басма “кыяфәте” белән үк сокландырды, сөендерде.

“Гомер йомгагы” – каләм иясенең бишенче китабы, үткән елларда “Бәхет ачкычы”, “Энҗе чәчәк”, “Яшәү яме”, “Биеклектән – бөеклеккә” дип аталган җыентыклары дөнья күрде. “Энҗе чәчәк”тә әдәби әсәрләр урын алса, “Биеклектән – бөеклеккә”нең герое – Башкортстаннан бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое, каһарман очучы, Илеш бөркете Муса Гәрәев.

“Бәхет ачкычы” һәм “Яшәү яме” – журналист язмаларыннан тупланмалар. Тәүгесендә баш сүзендә автор укучыларга “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорау куя. Җавап китап геройлары тарафыннан ишеттерелә: “Бәхет – һәр кешенең үз кулында”. Алар – күпчелектә сәнгать әһелләре: Русиянең атказанган, Башкортстан­ның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина, Башкорт­станның атказанган артисты Фәнүнә Сираҗетдинова һ. б. “Яшәү яме”ндә дә авторның геройлары – тормыштан ямь алып, хезмәтләре, булмышлары белән үзләре дә Җирдә гүзәллекне ишәйтеп яшәүче замандашларыбыз.

“Гомер йомгагы” – алдагы шул ике китапның мантыйкый дәвамы. Ул 288 битле, Уфада, сыйфатлы гына эшләүче “Книга-принт” нәшриятында (үзем дә анда китап чыгарганым булды) 150 данә тираж белән басылган. Темалар буенча “Сәнгать”, “Әдәбият”, “Илсөярлек”, “Дөнья” дигән бүлекләргә бүленгән. Гамәлдә, җыентык биш бүлектән тора, анысы хакында сүз соңрак булыр.

Зөһрә Исламова республика­бызның “Кызыл таң” гәзитенең әдә­бият һәм сәнгать бүлегендә эшли, табигый ки, китапта күпчелекне шул өлкәгә караучы язмалар тәшкил итә. Авторның үз күргән, яраткан
жанры – әңгәмә. 31 сәхифәдән дис­тәләбе мәкалә, сурәтләмә, очерк булса, кал­ганнары – әңгәмәләр. Сыгылмалы, иреклерәк жанр әңгәмәдәшкә үзен тулырак ачарга, шәхсән фикерен җиткерергә, хәтта авторга иҗатташ булырга җирлек тудыра. Шул ук вакытта әңгәмә автордан алдан җентекле әзерлек таләп итә: әңгәмә­дәшнең яшәешен, көнитмешен, иҗат офыкларын белеп, аның тел бикләрен чишәрлек, күңел серләрен ачып, ихлас аралашуга этәрерлек сораулар да табарга кирәк ләбаса!
Китапны яхшы китап иткән шартларның берсе – аның бизәлеше. Бу җәһәттән һәр әңгәмәдәш яисә геройның язма башында куелган төсле фотосы, үзенә җәлеп итеп, күпмедер таныштырып тора.

Геройлары – үрнәк булырлык

Геройлар исә, автор билгеләвенчә, “замандашларыбыз өчен генә түгел, киләсе буыннарга да үрнәк булырдай көчле рухлы, сәләтле, фәһем алырдай язмышлылар”. Алар арасында күптән танылу яулаганнары да, ил күзенә яңа чалымланганнары да бар. Ике очракта да геройларны яктыртуда үзенчәлекле читенлекләр сагалый. Шулай, шактый дан казанганнар турында язганда, моңа кадәр аның хакында матбугат битләрендә, китап­ларда теркәлгәнне башкалар артыннан кабатламыйча, шәхсиятен күпмедер дәрәҗәдә булса да яңача күрсәтерлек серлерәк фактларны табарга кирәк була. Геройларны тәү башлап мәйданга чыгарганда аларны укучыларга танытырлык, кызыктырырлык, сөю һәм мәхәббәт уятырлык тасвирлау бурычы алга баса.

Мәшһүр мәгърифәтче, галим, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин шәхесләргә багышланган хезмәтләре хакында болай шәрехли: “Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр”. Иман, әхлак, тәүфыйк холык-фигыльнең үзәгендә булган ХХ гасыр башында шулай яза әдип! Ә инде елгыр җилешле ХХI йөздә, инсан үзен алмаштырырлык роботлар ясаган, һәр өлкәдә ясалма интеллект үзен күрсәтә башлаган, акча кодрәте терсәкләнгән, яшьләрне төрле тарафтан төрле йогынты ымсындырган заманда бу мәсьәлә матбугат һәм мәдәният әһелләренә намус вазыйфасы булып йөкләнә. Язмаларны башта – гәзит-журналларга әзерләгәндә, аннары китап итеп туплаганда Зөһрә Исламова, әлбәттә, боларны күз уңында тоткандыр.

“Гомер йомгагы”ның геройлары – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуб­ликабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрзәнә Сәгыйтова, язучы, драматург, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкорт­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Гаетбай, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Таңчулпан Бабичева, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, авиация генерал-майоры, СССРның атказанган хәрби очучысы Павел Кузнецов, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илгизәр Хәмидуллин һәм башкаларның җыентыкта яктыртылган язмыш юллары үрнәк тә алырлык, тормыш-яшәештә маяк та булырлык итеп сынландырыла.

Гәзит-журналлар, вакытлы матбугат дип аталышыннан ук, бүгенге көнгә, чикле вакытка ишарәли. Ә китап исә вакыт чиксезлегенә дәгъва итә, киләчәк елларга да баглана. Ул укучыга һәрвакыт юлдаш, аны теләгән вакытта кабат-кабат байкарга, дус-ишләргә, таныш-белешләргә дә биреп, кулдан-кулга йөртеп укырга була. Иҗат җимешләрен тәүдә вакытлы матбугатта бастырып, аннары шушы күркәм китап итеп чыгарып, Зөһрә Исламова геройлары исем-шә­рифләренең халкыбыз хәтерендә уелып калачагына нигез булдырган.

Бу мәкаләдә китапның эчтәлеген тәфсилләү кирәкмидер, кызыксынганнарга басманың үзен алып уку зуррак тәэссоратлар бирер. Ул, әйтелгәнчә, үзнәшер белән чыгарыл­ган, нәшерләү чыгымнарын автор үзе, гаиләсе күтәргән. 1 ноябрьдә Уфада Шаһит Ходайбирдин йорт-музеенда үткәрелгән исем туенда китап шактый сатылды, керемнәр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә җибәреләчәк. Әле дә, мөгаен, авторның үзеннән аны соратып, изге гамәлгә кушылырга мөмкиндер.
Сер түгел, үзнәшер китаплар, бигрәк тә әдәби тупланмалар, кай­сыбердә берәүнең – авторның “тегермәнендә тартылып”, тик аның тарафыннан “әвәләнеп”, укучыга мәдәни тәгам буларак тәкъдим ителә. “Гомер йомгагы” исә, ким дигәндә, ике җитди сынау үткән язмалардан тора. Алар башта “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы битләрендә басылып чыккан, димәк, авторның коллегалары – редакция хезмәткәрләренең дикъкатьле карашы аша узганнар. Китапның тиешле дәрәҗәдә эшлә­нешендә аңа фатыйха бирүче әдәби мөхәррирнең – “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Гәрәевның хезмәт өлеше дә саллыдыр. Бизәлеше буенча исә күренекле кылкаләм остасы, рәссам Искәндәр Нигъмәтҗанов тырышлыгында җыентык китап сәнгате биеклекләренә үрләгән. Әнә шулай, күмәк омтылыш нәтиҗәсендә үзенә тартып торучы, мавыктырып, йөгерек укылучы басма булып чыккан “Гомер йомгагы”. Шуңадыр да, бәхет ачкычы учларына йомылган, яшәү ямен аңлаган һәм татыган, гомер йомгагы ярыйсы уралган шәхесләр турындагы китаптан күңелгә якты бөркелә, ул оеткыч, күнегелгән яссылыктан өскәрәк – нурга омтылдыра, рух­ланды­ра. Яңа басма – киң катлам уку­чыларга бүләк, шулай ук аны мәдәни чаралар оештыруда, сыйныфтан тыш тәрбия сәгатьләрендә мәктәпләрдә, аерым геройның туган төбәгендәге кичәләрдә рәхәтләнеп кулланырга була.

Талантларыбызны тану кирәк!

Зөһрә Исламова басма сүз мохитендә очраклы кеше түгел. Мәктәп елларында “Илеш” районының “Маяк”, республикабызның “Башҡор­тос­тан пионеры” (хәзерге “Йән­шишмә”) гәзитләренә языша, рәсем төшерергә әвәс була.
Хәләле, быел “Русиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хез­мәткәре” дигән мәртәбәле исемгә лаек булган Илгиз Фәһим улы хезмәте буенча Себер тарафларына чакырылгач, гаилә 2004 елда шул кырыс якларга күченеп, Ямал-Ненец автономияле округының Приозерный поселогында 12 ел гомер кичерәләр.
Зөһрә белән без алар Уфага кайтуга ук таныштык. Башкортстан татар кыз-ханымнарының “Сәхибҗамал” оешмасын әле мин җитәкләгән чакта республика Халыклар дуслыгы йортында бер утырышыбызга килеп керде ул.

– Себердә милли-мәдәни тормышта кайнап яшәлде. “Сафлык” татар-башкорт клубын оештырдым. Кичә­ләргә сценарийларны гел үзем яздым. Якташларыбызны, милләт­тәш­ләрне туплап, анда да телебезне, гореф-гадәтләребезне тергезүгә, саклауга, үстерүгә үз өлешебезне кертер­гә тырыштык. Уфада да сезнең оеш­ма­га катнашып китәсе иде, – диде ул.

Өч таганны – мәдәният, матбугат, мәгарифне – терәк итеп алган “Сәхибҗамал”га үз кеше булып берегеп китте шуннан. Ерак Инорс бистәсеннән башкала үзәгендә үткән мәдәни чараларыбызга үзенең кул эшләре күргәзмәсен – сәйләннәр белән каелган калфаклар, чигүле-нәкышлы алъяпкычларын күтәргесез чемоданга тутырып, автобуста (ул чакта әле үз машинасында җилдерми иде) алып килгән чаклары күп булды. Былтыргы ел азагында олы ышаныч күрсәтеп, җаваплы бурыч йөкләтеп, сафташларыбыз шәрәфле рәислеккә күчкән Флүсә Назаргулова урынына алмашка аның үзен оешма җитәкчесе итеп сайлап куйды.

Шөкер, “Сәхибҗамал” республикабызда гына түгел, күрше җөмһү­рияттә дә абруйлы милләттәшләребез даирәсе белән генә чикләнми, Рәшидә Солтанова җитәкчелегендәге Башкортстан хатын-кызлары берле­генә катнашлыкта йогынтысын барча замандашларыбызга җәелдерә. Арабызда хөрмәтле, ил анасы булырдай шәхесләр күп, районнарда бүлек­чәләребез матур эшли. “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” фестивале һәр елны диярлек Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен гөрләтте, ике тапкыр Казан тамашачыларын әсир итте. Әмма, булганы белән бай, дип, хушкүңеллеләнү ахирәтләребезгә хас түгел. Инеш-чишмәләр тулыландырмаса, олы елгалар да саега. Димәк, “Сәхибҗамал”га җанлылык өрү, яңа проектлар белән баету да “күчердәге” Зөһрә Наил кызына бәйле булачак. Соңгы еллардагы алгарышлы – ырамлы алга барышлы, омтылышлы казанышларына нигезләнеп фаразлаганда, бу юнәлештә дә Зөһрә Исламова сынатмас, иншәАллаһ.

Әйе, бары читтән генә бакканда да, үткән бишьеллык аның өчен үтә әһәмиятле булды. Гаиләсенең туган төяккә кайтып урнашуы Зөһрәгә аймылышлырак тәкъдир сукмакларыннан тайпылып, кулларына бәхет ачкычын биргән туры язмышына юллану булгандыр, мөгаен. Менә нинди баскычлардан максатчан һәм җитез үтте ул бу елларда:
әсәрләре Зәйнәп Биишева исе­мендәге “Китап” нәшри­ятында “Акчарлак” альманахында, “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләрендә, “Тулпар”, Уфаның “Ихлас” мәчетенең “Ихлас Шәриф” журналларында, башка вакытлы матбугатта басылды;
“Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләренең ел лауреаты булды;
Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнде;
читтән торып укып, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында югары белем алды;
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләренә кабул ителде;
рәсми һәм тотрыклы эшләүче, үз Гимны һәм туграсы булган республика җәмәгать оешмасына җитәкчелеккә сайланды;
биш китап бастырып чыгарып, алты тапкыр аларның исем туен үткәрде...

Әлеге тезмәдә аңа кагылышлы барлык шатлыклы вакыйгалар саналмагандыр да, бәлки. Шулай да, һич икеләнмичә, арада иң мөһиме – Зөһрә Исламованың “Кызыл таң” гәзитенә хезмәткә алынуы, дип расларга була. Биредә ул куәтле коллективның канаты астына сыенды, күренекле журналист, Башкортстанның һәм Та­тарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты, гомере буе шушы гәзиттә эшләп, энциклопедияләргә торырлык шәп китаплар язган (берничәсенең мөхәррире дә булдым) чордашым, каләмдәшем Фәрит Фаткуллин янында эш башлап, тәҗрибә туплады, ос­тазының кыйммәтле нәсыйхәтләрен алды. Журналист буларак, үзе дә үсеште, каләме шомара, кыюлана барды. Аның үзен дә күреп алды матбугат әһелләре, хуплады, дәрт­ләндерде.

Милли нәкышлы иҗат

Мәкаләдә алдарак “Гомер йомгагы”ның аерымланмаган бишенче бүлеге хакында сүз булды. Бар ул бүлек, әлеге китаптагы бүлек атамаларына охшатып, гади генә “Автор турында” дип исемләп, яки андагы беренче язмага сылтанып, “Милли нәкышлы иҗат” дип атап булыр иде аны. Һәм соңлаган кечкенә камил­ләштерү: Зөһрә Исламованың үзе, аның китаплары, китап туйлары хакындагы язмаларның авторларын да эчтәлектә күрсәтеп үтү килешер иде. Мәшһүр журналист, шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, бихисап китаплар, популяр җырлар авторы Зөһрә Котлыгилдина, филология фәннәре кандидаты, журналист, Башкортстанның атказанган һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Илдус Фазлетдинов һәм янә дүрт автор яшь иҗатчының каләм көченә бәһа биреп, фәһемле киңәшләре белән уртаклаша ул язмаларда. Һәркай­сының уртак фикере – аңа ак юл, илһамлы уңышлар теләү. Шуларның барысын да “Амин!” дип куәтләп, “Күзләр генә тимәсен!” – дип өстисе килә.

Бүгенге көндә гомерен матбугатка, басма сүзгә, язучылыкка, әдәбиятка багышлаган кеше фидакарь зат ул, чөнки эш әҗере дә, шуңа бәйле җәмгыятьтәге хөрмәт дәрәҗәсе дә бу өлкәдәгеләргә яхшы билгеле.
Каләм тибрәтүченең татлы хыялы, асыл эш нәтиҗәсе – Галиҗәнап китап. Аны дөньяга чыгару өчен, сүз таланты өстенә, тәвәккәллек һәм гаярьлек тә, ышанычлы матди җирлек тә кирәк. Үз исәбенә китап бастырып, аны милләткә җиткерүчеләр – фидакарьләрнең фидакаре! Шуңа да Зөһрә Исламовага ихлас алкышлар: “Әфарин! Иҗат учагың дөрләсен, әлеге һәм булачак китапларың укучылар күңеленә хуш килсен, чорыбыз йомгагына алар, кул эшләреңдәгедәй, ефәктән чорналсын!”

Динә МОРЗАКАЕВА,
Зәйнәп Биишева исемендәге
Башкортстан “Китап” нәшрияты ветераны.

 

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: