Башкаланың Шаһит Ходайбирдин музеенда “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, биш китап авторы Зөһрә Исламованың “Гомер йомгагы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Чара музей һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге арасында 2023 елда имзаланган килешү кысаларында оештырылды.
Хезмәттәшебез соңгы елларда биш китап чыгарды. “Энҗе чәчәк”, “Бәхет ачкычы”, “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә”, “Яшәү яме” китаплары халык арасында бик тиз таралып бетте. Ә “Гомер йомгагы” китабын сатудан кергән акча, автор һәм аның гаиләсе карары белән СВОда катнашучыларга ярдәмгә озатылачак.
Яңа китап туа... Әйтерсең лә сабый бала. Яңа туган баладан җәннәт исе килә, диләр, яңа китаптан да каләм тибрәткән һәркем өчен шундый ук тансык типография исе килә. Менә, кыштырдап, тәү тапкыр бераз авырлык белән генә китап ачыла...
Зөһрә Исламованың “Гомер йомагы” китабында халкыбызның ихтирамын һәм мәхәббәтен яулаган, хаклы рәвештә әдәбиятта, мәдәнияттә, сәнгатьтә, авыл хуҗалыгында мәртәбәле бүләкләргә ия булган шәхесләр Фәрзәнә Сәгыйтова, Рәис Исмәгыйлев, Таңчулпан Бабичева, Рафаил Зинуров, Айдар Фәйзрахманов, Җәмил Әбделманов, Наил Шәймәрданов, Илдар Вәлиев, Халит Фатыйхов, Динар Тимершәехов һәм башкалар турында язмалар тупланган. Уфа шәһәренең “Книга-принт” типографиясендә басылган әлеге китап тышкы бизәлеше, зәвык белән эшләнеше, автор тарафыннан бүлекләргә бүленеше белән җәлеп итеп тора. Каты тышлыкта, яхшы кәгазьдә, урта форматта, фотоларга бай ул. “Сәнгать”, “Әдәбият”, “Илсөярлек”, “Дөнья” дип аталган дүрт бүлектән торган бу җыентыкны 2020 һәм 2022 елларда басылып чыккан “Бәхет ачкычы”, “Яшәү яме” дигән китапларының дәвамы дип санарга мөмкин. Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасының шура әгъзасы Динә Морзакаева аны шулай “өчтомлык” дип атарга тәкъдим итте дә.
Кичәгә әлеге китапта урын алган язмалар геройлары да килгән иде. Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, республиканың М. Акмулла һәм М. Өметбаев исемендәге премияләре лауреаты Җәмил Әбделманов Зөһрә Исламованың яңа җыентыгын югары бәяләде һәм аны махсус премиягә тәкъдим итте.
Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты профессоры Фирдус Шәрәфуллинның баян моңнарына кушылып, искиткеч моңлы тавышлы җырчыбыз җыелучыларга җырларын бүләк итте.
Башкортстанның халык артисты Наил Шәймәрданов та чыгышы белән тамашачыны сөендерде.
Җыентыкның өченче бүлегендә укучылар игътибарына Светлана Гәрәеваның “Герой килене” дигән истәлекләре урын алган. Светлана Гәрәева ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Муса Гәрәвның исемен мәңгеләштерүгә дә зур өлеш кертә: үзе эшләгән Статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжында “Туган якны өйрәнү” түгәрәген җитәкләп, Муса Гәрәев шәхесенә багышланган һәм ватанпәрвәрлек темасына ачык дәресләр үткәрә. Аның катнашлыгындагы шундый ук дәресләр Башкортстанның ДОСААФ төбәк бүлекчәсе белән берлектә республиканың төрле районнарында да уза, дип язган Зөһрә Наил кызы. Әлеге чарада Светлана ханымның дулкынландыргыч чыгышын тын алмый тыңладылар.
Гомумән, китап туенда республикада гына түгел, илдә дә танылган күренекле шәхесләр булды. Әмма автор өчен иң кадерле чыгыш әнисе, гомерен Илеш районының “Коммунар” колхозы үсешенә, халкына хезмәт итүгә багышлаган хисапчы, хезмәт ветераны, Илеш районының Бишкурай авылында зур ихтирам казанган Хәлимә Хәкимҗан кызы Закированыкы булгандыр. Ул кызы белән горурлануын яшермәде. Баксаң, Зөһрәнең биш китабын Илештә, Дүртөйледә дә туйлаганнар, әмма ул аларның берсендә дә була алмаган, ә менә Уфадагысына килү җаен тапкан, рәхмәт яугыры.
Кичәне автор бик мәгънәле шигырь белән тәмамлады, анда аның әнисе, гаиләсе, туганнары белән күпсанлы дуслары, хезмәттәшләре ихтирамында яшәве, халкына хезмәт итүе ярылып ята иде. Шушы бәхете гомер буена озата барсын, дип телибез хезмәттәшебезгә! Гомер йомгагы дәвам итсен, алда безне яңа китаплар көтсен!.
Резида ВӘЛИТОВА.
Автор фотосы.