-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 декабрь , 21:45

Башкорт киносы яңарыш чорын кичерә

"Туры эфир"да Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов республика Башлыгына туган телендә мөрәҗәгать итте.

Башкорт киносы яңарыш чорын кичерә
Башкорт киносы яңарыш чорын кичерә

Ул Башкортстан киноиндустриясенә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге белән кызыксынды.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, республика бюджетында бу максатларга финанслау каралган. Ул башкорт киносы үсеше перспективаларын югары бәяләде.

Шулай ук, ул Язучылар берлеге йортының ремонтлануын билгеләп үтте һәм тиздән каләм ияләренең яңартылган бинасы әзер булачагын ассызыклады.

Айгиз Баймөхәммәтовка ул Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның әтисе, казах язучысы Кемель Токаевның китабын башкортчага тәрҗемә иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераны Кемель Токаев искиткеч биографияле кеше булган, аның язмышы Русия һәм Казахстан тугандаш халыкларын никадәр көчле тамырлар бәйләвен күрсәтә. Касыйм-Жомарт Токаев истәлекләренә караганда, аның әтисе өчен төп бәйрәм һәрвакыт Җиңү көне булып калган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: