+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
16 декабрь 2024, 05:44

Ак иҗаты калды Акмулланың...

Күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтченең мирасы бай һәм үзенчәлекле  

Ак иҗаты калды Акмулланың...Ак иҗаты калды Акмулланың...
Ак иҗаты калды Акмулланың...

14 декабрь — башкорт, татар, казах халыкларының данлыклы улы Мифтахетдин Камалетдин улы Камалетдиновның туган көне, аны халык “Акмулла” дип йөрткән, бөтен төрки дөньяда киң танылган чын халык шагыйре, мәгърифәтче ул. Акмулланың бәяләп бетергесез иҗади мирасы XIX гасыр ахырындагы Башкортстан әдәбияты тарихында гына түгел, ә Русиянең барлык төрки телле халыкларының да тулы бер чорын билгели.

Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 14 декабрендә (27 декабрь) Ырынбур губернасының Бәләбәй өязенең (хәзерге Башкортстанның Миякә районы) Туксанбай авылында туа. Әтисе — авыл мулласы, картәтисе исә шәригать нормаларын саклаучы мөхтәсиб була. Үз әнисе яшьли үлеп киткәч, үги әнисе Мифтахетдинне яратмый, шуңа күрә аңа 16 балалы зур гаиләдә җиңел булмый.
Булачак шагыйрь һәм мәгърифәтче Стәрлебаш мәдрәсәсендә сабак ала. Ул укуны ярата, белемгә тартыла һәм, мәдрәсәдә укып, мәшһүр шагыйрь Шәмсетдин Зәкигә шәкерт булып керә. Нәкъ менә Зәки үз укучысында чын шагыйрь үстерә алган.
25 яшендә Мифтахетдин Башкортстан һәм Казахстан далалары буйлап сәяхәткә чыга. Казахлар арасында ул аларның якын кардәш телен бик тиз үзләштерә һәм күчмә халыкны импровизаторлык таланты белән таң калдыра, дала акыннары һәм башкорт чәчәннәре ярышында еш кына җиңеп чыга.
Казахлар Мифтахетдингә зур хөрмәт белән карый, һәм аңа икенче исеме — Акмулла (ягъни ак, яхшы мулла) нәкъ менә казах далаларында бирелә.
Ләкин 1867 елда Акмулланы, армиядә хезмәт итүдән качуда гаепләп, кулга алалар. Дүрт елын ул Троицк төрмәсендә үткәрә, анда армый-талмый иҗат итә. Аның өчен дуслары залогка гаять зур сумма — 1000 сум керткән. Азат ителгәннән соң ул мулла Зәйнулла Рәсүлев белән таныша.
Шагыйрьнең тормышы җиңелләрдән булмый. Гомер юлының ахыры да фаҗигале тәмамлана. 1895 елда ул талаучылар төркеме һөҗүме нәтиҗәсендә Миәс заводыннан ерак түгел үтерелә. Миәс мөселман зиратында җирләнгән.

Мифтахетдин Акмулла
Һәр җәүһәрнең асыллыгы – алтын ташы...

Бирелдем мин яшьлегемдә угърылыкка,
Бу очратты мине бик зур ким-хурлыкка...
Нәтиҗәдә, “Акмулла” дип исем алдым,
Бу исемем бүләк булмыш тугрылыкка.
***
Бер үлем мөселманга зурлык кылса,
Тиңлек бар мөселманга хурлык кылса;
Китап сүзен бозып әйткән бозык мулла
Артык чыгар уңнан да, орлык кылса!

***
Һәр җәүһәрнең асыллыгы – алтын ташы,
Берәүнең миллион сумлык кара башы;
Сөягең сөягемнән ким димимен,
Затыгыз – затыбызның сәдакасы!
***
Бер вакыт өегездә булып киттек,
Йортыгызны аралап күреп киттек;
Кадер белмәк – адәмгә кыен сәүдә, –
Аман-сау исәнләшеп йөреп киттек.

***
Яхшының ләфзы татлы баллы майдан,
Китерер сүз мәгънәсен әллә кайдан;
Кирелү ут башында киңәш имәс,
Билгеле ир-егетнең булсын мәйдан.

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас