15
Илнур унитаз бачогыннан консерва банкасын тартып чыгарды да озак кына карап торды. Кул астында пычак-фәлән булмаса да, ул аны ачу ысулын уйлап тапкан иде инде. Тирдан алып кайткан буш гильзаның башын гантель белән яньчеп тә куйган иде. Хәзер шуны капкач өстенә куярга да гантель белән сугып барырга гына кирәк. Җайлы түгел, әмма нәтиҗәле. Тик ул балык консервасын бүген дә ачмаска булды, аны кабат урынына куйды да как караватына барып ятты. Көчне бер дә юкка әрәм итәргә ярамый.
Кул сугышы дәресләреннән соң төшке аш ашамагач, ату күнекмәләренә кадәр әле аның хәтсез генә вакыты бар иде. Тик уйлары һаман консерва банкасына тартылды. Ул телевизорны кабызды да бөтен уен шунда юнәлтергә тырышты.
Ризык турында уйларга ярамый иде. Бу телевизор ярдәм итәчәк, чөнки анда гел файдалы һәм эчтәлекле тапшырулар гына күрсәтелә. Бу шәһәр телевизоры түгел. Шәһәрнекендә генә ул гел ашау: нинди генә фильмны, яки тапшыруны алсаң да, я ашап, я чәй эчеп утыралар, алай булмаса, минут саен ниндидер ризыкны рекламалыйлар, кешенең бөтен игътибарын ашау-эчүгә юнәлтергә тырышалар.
Чираттагы кадрлар: урам уртасында көпә-көндез берничә егет өлкән генә яшьтәге бер абзыйны кыйный. Аяктан екканнар инде моны, йөзен-башын канга батырып ташлаганнар. Типкәлиләр хәзер.
– Ә узгынчылар? – дип аптырый кадр артындагы тавыш. – Юк, алар ярдәм итәргә уйлап та карамый. Алар тәртип сакчыларын да, “ашыгыч ярдәм” дә чакырмыйлар. Мөмкинлекләре юк. Телефоннары “занято”.
Кадрлар алмашынып тора. Диктор тавышы аларга аңлатма бирә:
– Бозлавык юлдан барганда бер әби таеп егыла икән – һоп, Ходай бирде! – Аны видеога төшерергә кирәк. Ничек ята, торырга маташа, дүрт аягына баса, тагын таеп китә... Әзер сюжет бит инде. Ярдәм итәргә ярамый! Бу кешелекнең максатына каршы килә. Ярдәм итеп, аны аягына бастырасың икән, син әллә ничә кешене яхшы видеодан мәхрүм итәсең. Берсенеке төшмәсә, икенчесенеке төшәргә мөмкин.
Дикторның шул рәвешле ирония беләнрәк сөйләве Илнурга ошый төшә. Иреннәре хәрәкәтсез калса да, күңелендә елмаюга тартым бер хис пәйда була. Рәхәт кебек тоела. Ә тавыш дәвам итә:
– Хәтта юл буенда аварияләр булып, кешеләр канга батып ятканда да безнең халык хәзер иң беренче телефонга үрелә. Юк, ярдәм чакырыр өчен түгел. Фотога һәм видеога төшерер өчен. Сәнгать корбан таләп итә, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Бүгенге сәнгать өчен кичекмәстән корбан кирәк. Корбаннар бар икән – сәнгать тә бар, дигән сүз. Һәртөрле фаҗигаләр, аварияләр, урам сугышлары, кан, үтереш... Менә нәрсәләр бүген сәнгатьне алга этәрүчеләр. Ә бөтен кеше сәнгать белән шөгыльләнә. Ул башта кинога төшерә, аннары ярдәм чакыра... Яки чакырмый, онытып китеп бара... Чакырмаса да берни әйтеп булмый. Кызыгы бетте бит инде теге бәндәнең.
Яшәү шартлары үзгәреп, тормыш камилләшкән саен кешенең кешегә кирәге кими бара. Элек адәми зат бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгән. Ә хәзер...
Әйе, алар бертуган булып яшәгән, бергәләшеп ауга йөргәннәр, бергә ашаганнар... Илнурның күз алдына борынгы кешеләрнең бергәләшеп мамонт аулавы, учак янында ит кыздырып утыруы килде. Хәтта татлы төтен һәм учакта пешкән итнең тәмле исе бөтен бүлмәгә таралгандай булды. Бу халәттән котылырга теләп, телевизорны сүндерде дә бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Тик аяклары тагын унитаз бачогы янына алып килде... Һәм, ул, груша янына килеп, аны төйгечләргә тотынды.
Җәмгыятьне уяту!
Күңелләрне тетрәтү!
Ач торуына ничә көн булгандыр инде, Илнур хәтерләми, бик күп кебек тоела. Баштарак бу аның үзенә дә кызык иде. “Ничә көн түзә алырмын икән?” дигән кызыксыну үз хәле белән килешергә ярдәм итте, көч өстәде. Әмма тиздән бу тойгы да юкка чыкты. Ниндидер сүлпәнлек, битарафлык, аңгыраю тойгысы өстенлек алды. Бары тик таң белән Остаз үткәргән рухны ныгыту дәресләре генә күңелгә рәхәтлек бирә, үзеңне кешеләргә кирәкле һәм файдалы шәхес итеп тоярга мөмкинлек тудыра иде. Ул рух ныгыту дәресләрендә дә, бүлмәдәге кечкенә колонка аша да, карават өстендәге экраннан да төрле темаларга вәгазьләр сөйли, гыйбрәтле мисаллар китерә. Һәм һәр сүзе Илнурның күңелендә теләктәшлек таба, яки сорауларына җавап булып ишетелә, тормышка яңача карарга мәҗбүр итә иде.
Шуңа күрә ач торуы да вакытлыча сынау, үз мөмкинлекләреңнең чиген билгеләү чарасы гына булып тоелды. Туалет бачогында балык консервасы, шкаф түбәсендә шикәр, бишмәт кесәсендә чәй барлыгын белсә дә, ул берсенә дә кагылмады. Бу сынауны гадел узарга кирәк иде. Остазның, Джонның һәм башка хуҗаларның сүзен тыңларга, әйткәннәрен үтәргә тиеш иде ул. Чөнки бу сынаулар көрәшнең үзе түгел, ә җитди адымга әзерлек баскычы гына. Алда, бәлки, тагы да зуррак авырлыклар көтәр, аларын да җиңеп чыгарга кирәк булыр. Чөнки Илнурның тормышта үз вазыйфасы, үз максаты бар: ул җәмгыятьне уятырга, кешеләрне үз язмышлары турында уйландырырга тиеш. Моның өчен барлык кешеләр сискәнерлек, тетрәнерлек гамәл кылырга кирәк булачак. Остазлар шулай өйрәтә. Әлегә Илнур үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген тәгаен генә белми, әмма аның бик тә җаваплы икәнен чамалый.
Ачлык сынавын уза дип кенә күнекмәләр тукталмады. Һәр иртәдә Остазның рух ныгыту дәресләре, аннан соң кул сугышын өйрәнү, төз ату буенча күнекмәләр, каршылыклар-киртәләр аша йөгерү, чыдамлык тәрбияләү алымнары... Ял иткәндә төрле кинофильмнар карау, аудиокитаплар тыңлау... Боларның барысы да файдалы, барысы да шәхесне үстерүгә булышлык итә иде. Кайсыларыдыр физик мөмкинлекләреңне ача, чын ир-егет итеп тәрбияли. Кайсылары белемеңне арттыра, аңыңны үстерә, тормышны аңларга, өзек-ертык сурәтләрдән тулы картина төзергә булыша. Күнегүләрнең берсе дә зыянга түгел иде.
Көтмәгәндә ишек шалтыраган тавыш ишетелде һәм Джон килеп керде.
– Хәлләр ничек? – диде ул, баштанаяк күз йөгертеп. – Сынауларга түзеп буламы?
Илнур сер бирмәскә тырышты:
– Була. – Әмма тавышы үзе теләгәнчә үк көр чыкмады, ул хәлсез һәм беркадәр битараф иде. – Була!
– Маладис! – дип мактады Джон. – Бүген сиңа кичке аш китерәчәкләр. Ачлык газабы шуның белән тәмам.
Илнур үз колакларына үзе ышанмады. Ул инде тәмам өметен өзгән, башкача бөтенләй ашатмасалар да гаҗәпләнмәс кебек иде. Ул түзәчәк. Ләкин Джонның сүзе күңелен күтәреп җибәрде, димәк, бу сынауны да уңышлы узды. Димәк, ул – җиңүче. Ачлыкны гына түгел, ә үз нәфесен дә җиңә алды – консерва банкасына да, шикәргә дә кагылмады. Бу, чынлап та, зур куаныч иде. Әмма Илнурның бер хәрәкәтендә дә бернинди хис сизелмәде. Хәтта йөзенең бер җепселе дә селкенмәде.
– Ә хәзер ату буенча күнекмәләр, – диде Джон. – Бүген иң катлаулысы булачак.
Беренче көнне “снайпер” дип мактасалар да, күнекмәләр көннән-көн катлаулана барды. Башта бер юнәлештә генә хәрәкәт итүче мишеньнәргә аттылар, аннан соң – әле уңга, әле сулга төрле тизлек белән хәрәкәтләнүчеләренә. Тора-бара мишеньнәрне манекеннар алмаштырды, адәм кыяфәтендәге ул манекеннарның я кулына, я аягына, я маңгаена тидерергә кирәк иде. Манекен килеп чыга һәм Джон әмер бирә:
– Уң кулына!
Кыска вакыт эчендә уң кулына тидерергә тиеш буласың. Ә икенче манекен килеп чыгуга башкачарак әмер ишетелә:
– Сул күзенә!
Бүген дә күнегүләр бераз үзенчәлеклерәк иде. Башта манекеннар әле бер, әле икенче почмактан килеп чыкты. Кинәт. Аларның кайберләре авырлы хатын, кайберләре карт-коры, кайберләре сабый кыяфәтендә иде. Илнур барысын да кыйратты. Соңгы вакытта гел шундый күнегүләр булгач, ул моңа күнеккән иде.
Аннан соң Джон аны уртага чыгарып бастырды. Манекеннар төрле яклап аның өстенә килә, ә Илнур аларның барысын да атып егарга тиеш. Башта алар акрынрак хәрәкәт итте. Әле алдан, әле арттан, әле ян-яктан тавыш-тынсыз пәйда булсалар да, игътибарыңны бер ноктага туплагач, аларны атып егу бик авыр түгел иде. Әмма тора-бара тизлекләре арта барды. Аларның барысына да өлгерү кыенлашты, бер-бер артлы төрле тарафтан өстеңә ташланган төрле кыяфәттәге манекеннарга вакытында атып өлгерү бик авырга төшә иде. Монда син башка бернәрсә турында да уйлый алмыйсың, бер секунд та вакытың юк: күзеңә чалындымы – атып ек, шунсыз мөмкин түгел.
Озак кына шулай дәвам итте. Бу мәхшәрдән беркайчан да котылып булмас кебек иде. Ләкин Илнур бирешергә теләмәде. Фәкать шушы шөгыль өчен ясалган махсус машина шикелле, ул һәрберсен атып екты. Хәтта манекеннарның тизлеге тагын бераз арта төшкәч тә югалып калмады, адәм ышанмаслык төгәл хәрәкәтләр белән ата торды. Иң соңыннан пәйда булган манекеннар ничектер сәеррәк кебек тоелды, тик бу хакта уйлап торырга вакыт юк иде. Бәлки, моңа кинәт кабынган кискен музыка сәбәпче булгандыр.
Кинәт утны сүндерделәр. Ә музыка бераз әкренәя төште.
– Җитте! – дигән боерыгы ишетелде Джонның. – Мылтыгыңны читкә ыргыт!
Илнур, җиңел сулап, мылтыгын ераккарак атып бәрде. Ату авыр булса да, күңелле иде. Ул бер дә ялгышмады, манекеннарның барысын да егып салды. Кинәт утны яндырдылар. Илнур тирә-ягына күз салды. Һәм күңелен әйтеп-аңлатып булмаслык газап томалады. Идәндә аунап яткан манекеннар астыннан куе кызыл күлләвек булып кан агып чыккан иде. Ул кан акрынлап кына төрле тарафтан Илнур ягына шуышты, монысыннан инде мылтыктан атып кына котылып булмый иде.
Марат Кәбиров.