+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Әдәбият
9 Января 2025, 04:52

“Өлкәнәйгәч, эчкерсез дусларны тик яшьлеккә кайтып кына табып була...”

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка - 95 яшь  

“Өлкәнәйгәч, эчкерсез дусларны тик яшьлеккә кайтып кына табып була...”“Өлкәнәйгәч, эчкерсез дусларны тик яшьлеккә кайтып кына табып була...”
“Өлкәнәйгәч, эчкерсез дусларны тик яшьлеккә кайтып кына табып була...”

Өлкәннәр көне уңаеннан Марат абыйны котларга булдым. Тавышы көр булса да, сөйләшүендә моңсулык чагылды: “Килеп чык әле, авылдан шәһәргә күченгәнсеңдер бит, сөйләшеп утырырбыз...” – диде ул.
Марат абыйның, сирәк булса да (ни кызганыч!), хәлен белү Язучылар берлегендә эшләгәндә гадәткә кергән иде. Аның урынында, ягъни Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгәндә, аңа еш киңәшләр сорап мөрәҗәгать иттем. Киңәшеннән бигрәк, аның җор теле, шаян сүзе авыр вакытларымда күңелне күтәрә, өметләндерә иде. Хаклы ялга киткәч тә бәйләнеш өзелмәде. Авылда чакта көнозын “Юлдаш” радиосын тыңлыйм. Ә аннан көн аралаш диярлек Марат абыйның “Яратам!” дигән җырын башкаралар. Бу җырны тыңлаган саен Марат абый белән сөйләшкән кебек булам...
... Марат абыйны озак көттермәдем. Октябрьнең кояшлы бер көнендә янына бардым. Озак сөйләшеп утырдык. Марат абыйның хәтере яхшы. Әлеге дә баягы теге “Яратам!” җыры миңа тынгы бирми. Аны күпләр халык җыры дип йөртә хәтта. Язылу тарихы белән кызыксынам. Марат абый, үзе дә сизмәстән, мине балачагына, яшьлегенә, туган якларына – Зианчура районының Күгәрчен авылына алып китә...

Марат Кәримов Зианчура районы­ның Күгәрчен авылында биш балалы укытучылар гаиләсендә туган. Әти-әнисе укытучы булгач, үзеннән алда өч абыйсы мәктәптә укыгач, Марат бик иртә хәреф таный башлый. Хәзер балачагын барлаганда “Мин кайчан хәреф таный башлавымны ачык кына хәтерләмим, – ди. – Бу, бәлки, абыйларның өйдә дәрес караган вакытларында булгандыр, өч абый өч урында укып утыра – һәрберсеннән бер хәреф отып алганда да, көненә өч хәреф дигән сүз. Әти белән әнинең дәресләренә дә кереп утыра идем. Миннән зуррак малай-кызларга ияреп, алар язганда язарга тырышам, алар укыганда китапларына карыйм. Менә шуларның бөтенесе дә мине латин хәрефләрен ярыйсы гына иртә тануга китергәндер дә”.
Мәктәптә укып йөргән күршедәге ялкау малайга Марат хәтта дәрес бирә әле. Шулай итеп, мәктәпкә кергәнче үк “Әлифба”ны өйрәнгән була инде Марат. Хәзер башка китап­лар укыйсы килә малайның. Тик абыйлары я ертырсың, я пычратыр­сың, китапханәнеке ул китаплар, дип аңа бирми. “Китапханә нинди апа ул?” – дип, сорап, малай үзе аңардан барып алмакчы була. Абыйлары, рәхәтләнеп көлеп, китапханәнең “кем” булуын аңлата. Малай китапханәгә китә. Тик мәктәптә укымаганнарга “китапханә апа” китап бирми. Шунда өлкән абыйсы ярдәмгә килә, бергәләп барып аңа китап алалар. Шулай итеп, Марат беренче сыйныфка укый-яза белеп бара.


Игътибар итәсездер, Марат абый сул кулы белән яза. Ул заманнар өчен бу — бик килешмәгән эш. Аны сул кул белән язудан тыеп та карыйлар. Андый чакта ул уң кулы белән язуга күчә. Укытучы күргәндә – уң, күрмәгәндә сул кул белән яза малай. Үсә төшкәч, аның бу осталыгы күпләрне сокландыра. Гомумән, сул кул белән язучыларны зирәк кешеләр рәтенә дә кертәләр бит әле.
Марат Кәримов, чыннан да, кечкенәдән зирәк була, чөнки йортта ике укытучы (әти белән әни), алар бик күп гәзит-журнал алдыра. Әтиләре Нәбиулла мөгаллим заманы өчен ярыйсы гына укымышлы кеше була. Гарәп, фарсы телләрен белү өстенә казах, үзбәк телләре дә аңа ят булмый. Улларына да исемне белеп сайлый. Әфләтүн исеме – ул Платонның гарәпчә әйтелеше. Ә уртанчы улы Чулпан – таң йолдызы. 1925 елда туган малайга бу исем каян килгән соң? Ул заманда “Чулпан” псевдонимлы үзбәк шагыйре булган. Шагыйрьнең үз исеме — Габделхалит. Ул Ырынбурда бераз вакыт Зәки Вәлидинең шәхси секретаре да булып ала. Шагыйрьнең язмышы фаҗигале тәмамлана: аны репрессия елларында атып үтерәләр. Үзбәк телен белгән Нәбиулла улына шул шагыйрь исемен биргән булган, димәк. Кызлары Гөлләрә исемле. Бу исем дә шигъри аһәңле бит... Нәбиулла кая барса да, китап төяп кайта. Гарәп хәрефләре белән язылган китап та бихисап. Әтисе алып кайткан, латин хәрефләре белән язылган Г. Камал пьесалары, Казанда татарча чыккан Пушкин әсәрләре җыентыгы белән Марат инде башлангыч сыйныфларда укыганда ук таныша.
Тик “сугыш” дигән шомлы сүз матур гына укып йөргән малай өстенә кара шәүләсен төшерә. Көн дә олау-олау ирләр военкоматка китә. Сугыш башланганга төгәл бер ай дигәндә Кәримовларның иң өлкән уллары Фәрит тә сугышка китә. Ул мәктәп тәмамлаганчы ук яз көннәрендә, хәрби очучы булырга теләп, Стәрлетамакка комиссия үтәргә дә бара хәтта. “Буе белән түшәмгә җитеп торган кешене алмауларына бик гаҗәпләндем. Олы абый унҗиде яшендә үк, әтигә охшап, гәүдәгә бик таза иде, – дип хәтерли хәзер Марат абый. – Бер елдан Калинин фронтыннан аның үле хәбәре килде. Уртанчы абый, хатны алып, берничә көн өйдәгеләргә күрсәтми йөргән. Авылда хәбәрне яшереп буламы? Хатта “Унтугыз яшьлек Фәрит Кәримов туган илне фашист илбасарларыннан саклаганда батырларча һәлак булды” дип язылган иде”.
Үсмер Маратны бу югалту бик тетрәндерә. Абыйсы аның өчен барлык яклап та үрнәк була шул. Шигырьгә тәүге тапкыр тартылуы да абыйсының мавыгуы аша туа. Фәрит яраткан шагыйрьләренең шигырь­ләрен, халык җырларын, уеннарда ишеткән такмакларны бер калын дәфтәргә теркәп бара торган була. Үзе дә шигырьләр язгалый. “Гомумән, безнең гаиләдә шигырь язмаган кеше юк иде. – Марат абыйның күзләре очкынланып китә. – Әти дә вакытында шигырь өлкәсендә көч сынап караган. Бер сөйләгәне хәтеремдә: рево­люциягә кадәр үк, унынчы елда бугай, ниндидер бер карагруһчы ишанны фаш итеп, бер дәфтәр шигырь язган да Ырынбурда чыга торган “Шура” журналына җибәргән. Бу хәлне ишетеп калып, ишан икенче көнне үк пар ат белән Ырынбурга сыпырган. Ре­дакциягә кереп, теге шигырь-памфлетны бастырмый калдырган”.


Өлкән абыйларыннан тыш, тагын ике абыйсы да мәктәпнең стена гәзитләренә шигырь язганнар. Марат та, аларга ияреп, такмаклар яза.
Олы юлдан чабып килә
Озын мыеклы лесник.
Без күмәкләшеп барыйк та
Лесник мыегын исник.
Бу шигырьнең дә язылу тарихы бар. Сугыш башлангач, халыкны урман туендыра. Балалар да шомырт җыярга йөри. Ә урманчы, агачларны сындырасыз, дип, аларны куып кайтара торган була. Марат шул лесникка ачу итеп чыгара бу такмакны.


Сугыш чоры балалары нинди авырлыклар күргән, Марат та яшьтәш­ләре белән ирләр урынына калып, колхоз эшенә җигелә, ач-ялангач яшәргә дә туры килә. Мәктәпне, ягъни җиденче сыйныфны, тәмам­лагач, “Нишләргә?” дигән сорау гаилә киңәшмәсендә хәл ителә. Маратка кадәр уналты яшьлек абыйсы бар бит әле. Аның мәктәп тәмамлавына да ике ел үтеп киткән. Читкә йөреп укыр иде – якын-тирәдәге авылларда рәтле мәктәп юк. Район үзәгендә ун сыйныф бар барлыкка, әмма ун сыйныф бер һөнәр дә бирми. Аннан соң тагын әллә күпме укырга кирәк әле. Менә педучилище булса! Өч ел укыйсың – шалт – әзер укытучы! Өстәвенә, ай саен стипендия бирәләр. Ә педучилищелар еракта...
– Тәүге көздә әти дә, әни дә абыемның алай еракка, өйне озакка ташлап китүен теләмәделәр. Болай да бер улыбыз һәлак булды, икенчесе – фронтта, ичмасам, болары янда торсын, дигәннәрдер инде. “Алдагы елда сугыш бетсә, укырсың”, дип җибәрмәделәр. Алар әйткән ел килде, ләкин сугыш бетмәде. Абый тагын укырга китә алмады. Мин дә мәктәп тәмамладым, ягъни җиденчене бетердем, – дип авыр көрсенә Марат абый.


Шулай да алдынгы карашлы бул­ган ата-ана балаларын ничек тә белемле итәргә тырыша. Озак кына киңәшләшкәннән соң, укырга Маратны җибәрергә булалар. Абый кеше гаиләдә кирәгрәк булып чыга. Шунда ук кая бару мәсьәләсе хәл ителә. Темәскә! Заманында әти-әнисе дә шунда укыган. Тик җәй урталарында авылга Ырынбур ягындагы педучилищедан вәкил килеп, яшәү шартларын мактап, тау-тау вәгъдәләр биреп, авыл халкын ышандырып китә. Марат та, авылның унбишләгән малай һәм кызына ияреп, Желтое дигән зур авылга юл тота. Анда татар-башкорт педучилищесы эшли икән. Марат белән Ирек (мәктәптә бер парта артында утырган малай) бер фатирга урнашалар. Авыл малайлары түгел инде, хәзер алар – студентлар! Киемнәр дә башка. Маратның өстендә — ике кат марлядан тегелгән чалбар урынына җәй буе авылда печән чабып алган яшел чалбар. Ирекнең өстендә әтисенең фин сугышыннан кайткан шинеленнән сүтеп тегелгән соры костюм. Ә Маратның башындагы бүреген иләнмәгән тиредән әтисе тегеп биргән.
– Ул бүрекнең колагы да юк – түгәрәк иде, – дип көлә хәзер Марат абый. – Түбәсендә кызыл материя. Әни аны ниндидер бер китап тышын кайнар су белән җебетеп, куптарып алды. Әмма “XVIII том” дигән язуы бетмәде, шул килеш минем түбәмдә йөрде. Бүрекне беркем дә урлый алмый – номеры бар!


Училищеда Күгәрчен авылыннан берьюлы уналты кеше укый башлый. Тик күбесе инде җиткән кызлар, егетләр, шуңа аларның укуга күңелләре бик ятмый, гел кайту ягын уйлыйлар. Һәм Октябрь бәйрәменә дип кайтып китәләр дә башкача килмиләр. Марат белән Ирек тә бер генә курс тәмамлыйлар.
Сугыш бетә. Йөрергә якын дип, Маратны икенче елда Зилаерга җибәрәләр. Анда да шундый ук училище бар икән, тик урыс телендә укыталар. Яңа уку елын алар бу юлы өчәү – Марат, Ирек һәм Маратның абыйсы Әфләтүн Зилаерда каршылыйлар. Марат – икенче курска, ә абыйсы беренчегә укырга керә. Урыс телен үзләштерү тәүдә бик авыр бирелә, әмма тырышкан – ташка кадак каккан, ди бит. Өч-дүрт айда Марат диктантларны дүртлегә яза башлый.


Күгәрченнән Зилаер әллә ни ерак булмаса да, еш кайтып йөри алмыйлар. Ике арада хатлар йөри. Марат шул чакта ук хатларын шигырь юллары белән яза:
Әфләтүн бу якшәмбедә
Бер эшен тәмамлады:
Иске пима сатып алып,
Яңасын табанлады...
Шулай өч ел үтеп тә китә. Башлангыч сыйныфларда укытырга хокук бирүче аттестат алып, Марат Кәримов 1947 елның 1 сентябрендә туган авылы мәктәбенә яшь укытучы булып эшкә кайта. Укыту белән бергә шигырьләр дә яза. Алар район гәзитендә басылып тора. Шул шигырьләр аңа мәктәптән китәргә сәбәп тә була.


1948 елның көзе. Көннәрдән бер көнне авылга комсомолның район комитеты секретаре белән Уфадан вәкил килеп төшә. Алар район комсомол конференциясе алдыннан авыллар буйлап комсомол оешма­ларының эшен тикшереп йөри икән. Төн кунарга аларны укытучылар йортына кертәләр. Теге вәкилнең күзенә өстәлдә яткан район гәзите, Марат­ның шунда басылган шигырьләре чалына. Шигырьләр вәкилгә ошый. “Тукайны хәтерләтә болар, үзең яздыңмы?” – дип сорый. Уңай җавап алгач, “Ә син комсомолецларның эше турында шигырь рәвешендә бәйнә-бәйнә яза алыр идеңме?” – ди. Ризалаша Тукай-Марат. “Конференцияне синең шигырь белән ачып җибәрербез. Язганыңны алдан миңа күрсәтергә онытма”, – ди вәкил.
– Ул минем бер дәфтәр тутырып язган шигырьне укып чыкты да, “Тукайны уздыргансың, тик бер политик хата җибәргәнсең!” – дип, мине куркуга салды, – дип хәтерли хәзер Марат абый. – Минем каушау йөзгә чыкканын күреп, бик җитди рәвештә: “Син “ВЛКСМ әгъзасы” дип язгансың. Әгъза булмый, член була. Борыныңа киртеп куй!” – дип төзәттерде.
Марат Кәримовның шигъри докладыннан соң конференциягә җые­лучылар башкаларның чыгышларын юньләп тыңламый да, чөнки ул райком секретаре докладының шигъри күчермәсе була. Чыгышның нәтиҗәсе шул – Марат Кәримовны райком аппаратына эшкә алалар. Шигъри докладның көче әнә нинди булып чыга!


– Тукайны искә төшергәч, тагын бер вакыйга турында сөйләп китим әле, – ди Марат абый, көлеп. – Илленче елларда Көньяк Сахалинда солдат булып хезмәт иттем. Полкның яртысы диярлек — Башкортстан егетләре. Минем шигырьләр язып маташуымны күргәч, “Син мәхәббәт хатларын да әйбәт язарга тиеш”, дип, сөйгән кызларына миннән хат яздыра башладылар. Шулай, Балтачтан бугай, Мәгъруф дигән егет исеменнән хатны тоташ шигырь калыбына салып яздым. Тукайның тәэсире миндә көчле булган, күрәсең, җавап хатында кызы: “Тукай шигырьләрен күчереп җибәрмәсәң, үз сүзең юкмыни?” – дип, үпкәсен белдереп язып җибәргән. Мине Тукай дәрәҗәсенә күтәрүе горурлык тойгысы өстәде, әмма авторлык мин-минлегенә ярыйсы гына зыян тиде...
Комсомолда да озак эшләргә язмый Марат Кәримовка. Шулай бер Уфага архив документларын тапшырырга баргач, “Әдәби Башкортстан” (хәзерге “Агиҙел”) журналы редакциясенә шигырьләрен күтәреп керә. Гайнан Әмири моның язганнарын җентекләп карап анализлый да яшь шагыйрьгә пединститутка укырга керергә киңәш итә. Шул киңәш белән дәртләнгән Марат Өлкә комитеты секретарена кереп, үтенечен белдерә. Үтенеченә, әлбәттә, каршы килә секретарь, хәтта “Дезертир!” дип, бүлмәсеннән куып чыгара. Комсомолдан качкан “дезертирны” армия коткара. Көньяк Сахалинда хезмәт итә Марат Кәримов. Монда да язышуын ташламый. Хәтта хәрби округның урысча чыгучы “Тревога” гәзитендә мәкаләләр бастыра, Башкортстанга “Ленинсе” гәзитенә шигырьләр җибәрә.
Марат абый кечкенәдән үк кызык хәлләргә дучар булып кына тора, шул хәлләр аны көчле юморист итмәде дә микән әле?! “Әгъза-член” турында яздым инде. Әле менә “Ленинсе” гәзитендәге шигырьләр турында Якуп Колмыйдан солдатка хат килеп төшә. Анда: “Шигырегездә “ник” дигән татар сүзе бар. Шуңа баса алмыйбыз”, дип язылган. Солдат-шагыйрь ул вакытта артык игътибар итми бу сүзләргә, әмма күңеленә салып куя. Һәм башкорт сүзлеген карый, анда ул сүз бар. Армиядән кайткач, Якуп Колмыйны очратып, аның хаклы түгеллеген әйтергә уйлый, әмма өлкән шагыйрь солдатны очрашу хөрмәтенә кабымханәгә алып кереп, матур гына сыйлый. Шундый ихлас күңелле юмарт кешенең кәефен бозасы килми Маратның, хатны исенә төшерми...


Чын юморист булганчы, ягъни “Һәнәк” журналына килгәнче, Марат Кәримов байтак кына юллар үтә әле: армиядән соң Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк Комитетының югары мәктәбендә, әдәби курсларда уку, “Пионер”, “Ленинсе” кебек басмаларда эшләү, чын шагыйрьләргә хас четерекле гомер юллары... Әнә шул юллардагы каршылыклы чынбарлык Марат Кәри­мовның бөтен иҗатында: аның лирик шигырьләре дә юморга, кинаягә төрелгән. Бу урында Роберт Миңнуллинның бәяләмәсен китерүне кирәк таптым. “Аның бик күп шигырьләре үз эченә лириканы да, сатира белән юморны да, фәлсәфәне дә сыйдыра. Әйтәсе килгән фәлсәфи, сәяси, иҗтимагый фикереңне лирик хисләр белән сугарып, юмор-сатирага, кинаягә төреп бирә белү шагыйрьдән аерым бер үзенчәлекле осталык таләп итә. Марат Кәримовта бик тә мөһим, сирәк очрый торган әнә шул осталык, әнә шул талант бар. Бер караганда, Марат Кәримов шигъриятендә Гамил Афзал белән Тимер Арсланга хас маңгайга бәреп әйтә торган сатира да, Шәүкәт Галиевтагы үткен шаянлык та, Рафаэль Сафиндагы лирик тирәнлек тә, Илдар Юзеевтагы фәлсәфи һәм романтик ностальгия дә, Атнабайдагы халыкчан тапкырлык та бар шикелле. Икенче караганда, әлеге сыйфатлар фәкать Марат Кәримовның үзенеке генә. Аның әсәрләрен башка беркемнеке белән дә бутап булмый”.


Миңа Марат абыйның юмористик шигырьләре, сүз уйнатулары аеруча ошый. Шуңа да мин аңа бу хакта сорау бирми булдыра алмадым.
– Марат абый, шаян сүзле булу Сезгә авырлыкларны җиңәргә еш ярдәм иткәндер. Шаян сүз елмайта, күңел матурлыгы йөзгә чыга...
– Тартай теленнән табар, дигәндәй, кайчак шаярып кую теләген тыя алмыйча, берәр “этлек” эшләп куям да, аның кире тәэсире үземә бумеранг булып кайта. Шулай “Ленинсе” гәзитендә эшләп йөргәндә профсоюз җитәкчесенең игъланнар тактасындагы белдерүе күзгә чалынды. Анда тиздән җыелыш булачагы һәм тикшереләсе көн тәртибе язылган иде. Вак-төяк мәсьәлә булып күренде тикшереләсе көн тәртибе, һәм мин белдерү астындагы “местный комитет” дигән язу алдына “неу” дигән хәрефләр өстәп куйдым. Хәзер “неуместный комитет” килеп чыкты. Моны профсоюз әһеле укыган да редакциядә буран туздырды: “Сәяси провокация бу! Синең генә эшең! Тәртибеңне җыелышта тикшереп, тиешле нәтиҗә ясаячакбыз!” – дип янады. Мин, әлбәттә, баш тарттым.
Икенче бер очрак. Яшь чак. Шагыйрьләр җыелып алсак, очрашуны билгеләп алу гадәткә кереп китте. Шулай кабымлык эзләп, Коммунистик урамдагы кибеткә кердек. Киштәдә консерва банкалары тезелгән. Азәрбайҗаннан килгән кыяр банкасы да бар. Этикеткасына зур хәрефләр белән “Хияр” дип язылган. Мин “хияр” алдына “А” хәрефе өстәп куйдым. Арабызда Әхияр Хәкимов та бар. Бу банканы аңа күрсәттем: “Кара әле, синең исемдәге кыяр да бар икән. Шуннан да шәп закуска булмас”, дидем. Егетләр шаркылдап көлде. Әхияр урынында мин булсам, егылып ятып көлгән булыр идем, әмма ул көлмәде дә, елмаймады да. Хәтере калганлыгы йөзенә чыкты. Шуннан соң ул безнең янда калмады, кайтып китте. Һәркем дә шаяруны кабул итеп бармый шул..


Менә тагын бер хатирә. Минем 75 яшемне районның Мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Зианчура райо­нының хакимият башлыгы, мине зурлап, ярыйсы кыйммәтле тун тапшырды. Ул шул тунны иңемә салгач, мин:
“Марат Кәримов тун алды,
Ә Зианчура туналды!” – дип әйтеп салдым. Әлеге шул тиктормас тел. Шунда кешечә генә берәр җылы сүз әйтергә иде дә бит. Юк, шаяру өстенлек алды. Хакимият башлыгына ошагандырмы, тамашачылар көлде, әлбәттә. Шаяру урынлы булырга тиеш тә соң. Үземчә мин шаяруны гел урынлы кулландым кебек.
Менә тагын бер мисал. Филар­мониядә үткән шигырь кичәсендә өлкән бер шагыйребез: “Сезнең белән очрашуга менә өр-яңа күлмәк киеп килдем әле”, диде дә бөтен кешегә дә таныш булган бер шигырен укыды. Аннары чират миңа җитте. “Мин инде яңа күлмәк киеп тормадым, аның каравы, яңа шигырьләр алып килдем”, дидем. Минем сүзләрне теге шагыйрь төрттерү дип авыр кабул итте. Йөзенә төшкән караңгылыктан аңладым.
– Марат абый, язучы-шагыйрь­ләрнең күбесе исем-фамилияләрен кыскартып йөртә: Гайнан Әмири, Рәдиф Гаташ, Сәйфи Кудаш, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим... Сез нишләп Марат Кәрим түгел?
– Мин, чыннан да, фами­лия­лә­ребезнең “ов”ка бетүен өнәп җит­кермим. Фәлән Фәләневич, Фәләния Фәләновна дип дәшүне дә күңелем кабул итми. Элек безнең халыкта мондый күренеш булмаган. Өлкән­нәргә хөрмәт белән апа, абый, агай дип, кечеләргә энем, сеңлем дип мөрәҗәгать иткәннәр. Ә бу гадәт икенче культурадан безнең үзара мөнәсәбәтләргә кереп утырган. Ә инде Марат Кәримгә килгәндә, безне еш кына бутадылар. Мостайның Кәрим булып китүе дә бу буталышны туктатмады. Минем бу хакта Мостай аганың 80 яшен бәйрәм иткәндә укыган шигырем дә бар:
Ходай шулай насыйп иткән:
Безнең фамилия уртак.
Кем М. Кәрим, М. Кәримов –
Кайчак куялар бутап.
Шушы бутаулары белән
Тәмам чәмгә тияләр.
Адәм рәтле шигырь язсам,
Мостайныкы, дияләр.
Әйтеп кенә калмыйлар шул,
Тере килеш суялар, —
Миңа дигән гонорарны
Аңа язып куялар.


Мостай ага үзенең чыгышында “аның гонорарын алганым булмады”, дип әйтеп куйды. Шаяруым урынлы булмады бугай...
Мостай ага белән бутауларның кызыклы һәм минем өчен бик күңелле яклары да булды. Көннәрдән бер көнне СССР Язучылар берлегеннән миңа хат килеп төште. Булачак Бөтенсоюз киңәшмәсенә чакыралар. Минем партия өлкә комитеты белән конфликтка кергән чак иде. Монда санга сукмасалар, әнә, Мәскәү бәяли белә, дип үз-үземне шатландырам. Минем өчен әйтеп бетерә алмаслык дәрәҗә бит бу! Тиз генә җыенып, Мәскәүгә очтым. Әмма Язучылар берлегендә минем килүгә аптырап калдылар. “Без Сезне түгел, Мостай Кәримне чакырдык”, диләр. Баксаң, анда яңарак кына эшли башлаган кыз безнең адресларны бутаган икән. “Сезне бимазалаган өчен гафу үтенәбез. Ә адресларны бутаган кызыбызга тиешле җәзасын бирербез”, дип тынычландырды секретарь. “Җәза бирә күрмәгез, киресенчә, минем исемнән рәхмәт белдерегез”, дидем. Ул кызга ничек рәхмәт әйтмисең инде, аның аркасында яңадан Мәскәүне күрдем, “Москва” кунакханәсенең Мостай агага тәгаенләнгән апартаментында өч көн яшәп алдым. Мостай агага исә моннан кайтышрак номер эләкте. Шунда Мостай ага: “Бу бутау бутаумыни әле! Әнә Африка һәм Азия язучыларының Ташкентта үткән Бөтендөнья форумындагы чыгыш­ларның стенограммасын аерым китап итеп чыгарганнар. Анда синең дә чыгышың бар”, диде ул, көлеп. Гәрчә мин анда чыгыш ясамасам да…


– Марат абый, юморның миссиясе аңлашыла. Сез бит әле көчле сатирик та. Сатира элекке вакытларда тәрбияви көчкә ия иде. Гәзит-журналларда фельетон кебек нәрсә чыкса, колхоз-совхоз, төрле оешмалар җитәкчеләре үзләре турында язылмаганмы дип, куркуга кала иде. “Һәнәк”тә басылган әсәрләр, тәнкыйть буларак, аеруча сәнәккә алына иде. Республикабыз тормышын яхшыртуга, халык аңын уятуга Сез үзегезнең хезмәт белән зур өлеш керттегез, минемчә.
– Булгандыр инде, заманы шул иде бит. Сатираны уңай кабул итүчеләр үзләренең хатасын төзәтә иде. Ә менә, юморны аңламаган кебек, сатираны да авыр кабул итүчеләр булды. Читләтеп әйтелгән сүзләрдән дә гаеп эзләгән чорлар булды. Менә бер мисал. 1938 елда берәү концертта:
Юл буенда, юл буенда
Тезелеп үскән анислар.
Тезелеп үскән анис кебек
Яшәсен коммунистлар,
дип җырлаган. Бу җырның нинди гаебе бар, диярсез. Бар икән шул. Йомры башлы чекистлар тапканнар. Анис – берьеллык үлән. Димәк, бу җырчы коммунистларның шул анис кебек кыска гомерле булуын тели, имеш. Шулай итеп, чекистлар теге җыр­чының гомер китабыннан әллә ничә битен ертып ташлыйлар.
Миңа да кичерергә туры килде андый язмышны. “Һәнәк”тә “Шайтан котыртты” дигән хикәя бастырган идем. Ул “Галия” драмасына кагылышлы фельетон иде. Анда мин, әлбәттә, гротеск алымын кулланып, күпкә күпертеп язган идем. Шымчылар һәр җирдә дә бар инде. Ул хикәя сезнең хакта, дип, авторның колагына төшергәннәр. Шуннан китте, китте, әллә нәрсәләргә барып җитте. Редакция ишекләре минем алда шартлап ябылды. Халык алдында чыгыш ясаулар тыелды, хәтта завод гәзитләренә минем әйберләрне басмаска, дигән күрсәтмәләр бирелде. Мәскәүнең “Советский писатель” нәшриятында китап чыгарга тиеш иде, анда да шалтыратканнар, ә үзебездәге нәшрият турында әйтеп тә торасы юк. Мине Язучылар берлегеннән чыгарырга да әзер­ләнгәннәр. Ул чактагы Язучылар берлегенең парторгыннан: “Мине Союздан чыгарырга күрсәтмә булса, чыгарырга, дип кул күтәрер идеңме?” – дип сорадым. “Кая барасың, кушкач, күтәрергә туры килә инде”, — дип җавап бирде парторг исе дә китмичә. Менә шундый үз принциплары, үз фикерләре булмаган кешеләр язучы исемен күтәреп йөрделәр бит. Шулай да фельетонымда үзен таныган бәндәнең мине Язучылар берлегеннән чыгару теләге тормышка ашмады. Мостай Кәрим каршы төшкән, диделәр.


Икенче бер вакыйгада мине хөкемнән идеологлар үзләре үк коткарып калды. Эшкә килүгә мине секретарь чакыртып алды. Аның кабинетында тагын кадрлар бүлеге мөдире Федотов, агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Бакиров та бар иде. “Иртәгә — сайлау көне. Ә Сез безнең депутатлыкка кандидат итеп тәгаен­ләнгән хөрмәтле иптәшне тәнкыйтьләп ятасыз! Бу нәрсә? Партияне санга сукмаумы?!” — дип, ул журналның соңгы санын минем борын төбендә болгап алды. Ә Федотов исә: “Һәнәк” гомер буе безнең тәгәрмәчкә таяк тыга!” – дип, секретарьның учагына кәрәчин сибеп җибәрде. Мин: “Ә сез миңа исемлеген бирегез”, — дидем. “Нинди исемлек?” – дип аптырыйлар. “Сез депутатлыкка кандидат итеп тәгаенли торган жулик­ларның исемлеген. Без аларга сүз тидермәбез”, – дип җаваплыйм. Алар миннән мондый каршылык көтмәде, ахры, сүзсез калдылар. Ул вакытта журнал 60 меңнән артык тираж белән басыла иде. Шул тираж, таратылуны көтеп, полиграф­ком­бинатның складында ята. Мине тиргәүнең бер файдасы да юк. Димәк, ниндидер чарасын табарга кирәк. Һәм табылды да. Фельетон журналның урта битендә басылган иде. Шул уртадагы битне куллары белән йолкып алып, тараттылар. Минем бу “кыюлык” эзсез калмады, ә шулай да һич кенә дә үкенмим. Зур түрәләр алдында, тупасрак булса да, үз фикеремне якларга батырчылык җиткәнгә аптырарга ярамый. Дөреслек бит минем якта иде. Төрле ситуацияләрдә дә үз дөреслегең ягында калуга ни җитә!
– Марат абый, Сез шигырьләрне, гомумән, әсәрләрегезне кайчан язасыз?
– Шигырь һәр шагыйрьдә үзенчә туадыр. Миндә алар кайчак чишмә кебек агып тора. Ә кайчак чыгар юлындагы ташны алып ташларга аның еллар буена көче җитми. “Эшче” шигыре шулай кырык елдан соң гына кәгазьгә төште. Ә менә “Төш” дигән шигырь бер минут эчендә язылды. Вафатыннан соң Мостай Кәрим ап-ачык булып төшемә кергән иде. Уяну белән үк каләмгә тотындым. Яза-яза үзем өчен бер кагыйдәгә килдем: шигырь язылу белән аны шундук матбугатка бирергә ашыкмаска кирәк. Бераз суынганнан соң аңа кире кайтырга була. Шунда аның җитешсез яклары күренә. Әмма түземлек һәр шагыйрьдә дә булмый шул.


Менә бер мисал. Тимер Арслан шулай “Һәнәк”тә эшләгән чагымда, “менә бер шедевр” дип, яңа шигырен калдырып китте. Аннары биш минут та үтмәстән, “фәлән сүзне фәләнчә итеп төзәтеп куегыз инде”, дип шалтырата. Төзәтәм. Озак та үтми, тагы шалтырата. “Теге төзәтмәне болайрак итеп үзгәртегез әле!” Мәрхүм, әнә шулай шалтырата-шалтырата, шигырен кондициягә җиткерә иде.
Һәр сүз үз урынында булырга тиеш. Моны сүзгә таләпчәннәр яхшы белә. Хәтта кечкенә теркәгечнең дә зур роль уйнавы ихтимал. Менә бер тарих. “Ленинсе” гәзитендә эшләп йөргән чагым. Кадир Даян Фәрит Исәнгу­ловның тәүге китабына язган рецензиясен китерде. Гәзитнең җаваплы сәркәтибе Рәис Фаткуллин кулы аша үтте бу язма. Икенче көнне иртә таңнан Кадир Даян буран уйнатып шалтырата: “Кем кул тидерде минем язганга?” “Нәрсә булган, әллә берәр хата киткәнме?” – дип сорыйм. “Хата гына булса, черт с ним, хатадан да хуже! Минем “Талантлы язучы Фәрит Исәнгулов” дигән юлга кемдер “гына” теркәгечен өстәп куйган. Җөмлә “Талантлы гына язучы Фәрит Исәнгулов” булып килеп чыккан. Мин аның талантына шик белдергән кебек була бу!” – дип ярсый Кадир Даян. Чынлап та хаклы бит!
– Марат абый, Сезнең гаиләдә әтиегез, абыйларыгыз бик күп чит телләр белгән, Сез дә калышмыйсыздыр?
– Илләрнең, милләтләрнең үзара аңлашып яшәвендә тел зур роль уйный. Элемтәләр арткан бу заман күп тел белүне таләп итә. Минем әти, мәсәлән, гарәп, фарсы телләрен яхшы белә иде. Мәдрәсәдә укыганда өйрәнгән. Без малай чакта, тормышта бер тиенгә дә кирәкмәгән ул телләрне нигә өйрәнгән икән, дип аптырый идек. Сугыш башланыр алдыннан немец телен белергә кирәклек килеп туды. Ул чакта авылда немец телен ике генә кеше белә иде. Алар тәүге герман сугышында әсирлектә булган, шунда өйрәнгәннәр. Очрашканда үзләре дә сизмәстән немецча сөйләшеп алып китәләр иде.
Безгә мәктәптә немец телен укыта башладылар. Безне Галимә исемле апа укытты. Телгә сәләтем булды микән, диктант язганда ул миңа гел югары билге куя иде. Шулай берчак үземнең диктантны карап чыктым да: “Апа, миңа билгене дөрес куймагансыз!” – дидем. “Ничек дөрес түгел, “отлично”дан да югары билге юк бит!” – ди укытучы. “Мин ике хата таптым, шуңа “отлично” дөрес түгел”, – дип тарткалашам. Шуннан соң Галимә апа “отлично”ны “яхшы”га төзәтергә мәҗбүр булды. Тиздән ул безнең авылдан күченеп китте һәм немец теле укыту да тукталып калды. Менә шулай мин бер чит тел белүдән мәхрүм калдым.
Аның каравы, чит телләрне белү улларыма, оныкларыма язган булып чыкты. Өлкән улым Ирек Европадагы барлык телләрне дә белә дип әйтерлек. Үзалдына хәтта япон телен дә өйрәнде. Төпчек улым Рушан инглиз, француз, төрек телләрендә рәхәтләнеп сөйләшә. Инглиз телендә хәтта шигырьләр дә яза. Бер оныгым Тимур (Рушанның улы) кытай телен өйрәнде. Ә миннән ике яшькә өлкән абыем Әфләтүн инглиз һәм немец телләрен дә су кебек эчә иде. Дәреслекләр дә язды. Ә икенче абыем Чулпан гомер буе балаларга немец телен укытты. Ә миңа хәзерге тормышымда татар, башкорт, урыс телләрен белү дә бик җиткән. Иң мөһиме – үз телем исән булсын!


– Марат абый, тормышта шактый гына кыйналулар, кыерсытылулар кичереп тә җиңеп чыккансыз. Ул авырлыклар Сезнең шигырьләрдә, хикәя, фельетоннарда да чагыла. Ә менә иң авыры – хәләлегез Земфира апаны югалту Сезнең иҗатка нинди йогынты ясады? Югалту кайгысыннан шигырь яздыгызмы?
– Земфираны югалту көтелмәгән хәл булды. Егылып кулын сындырган иде. Инде төзәлеп кенә бетте дигәндә... Йөрәге авыртып, хаста­ханәгә алып китте улым. Гыйнварның 21ендә вафат булды... Илле ике ел бергә яшәдек. Миннән 17 яшькә яшь иде. Земфирага исән чагында бик күп шигырьләр язылды. Февральдә – туган көненә шул шигырьләрне кабаттан исенә төшерермен дип йөри идем... Яңа шигырь язарга мәҗбүр итте язмыш...
Мин бит сине искә алган саен
Күз йөгертеп чыгам үткәнгә.
Ярты гасырдан да күбрәк
булды
Безнең бергә гомер иткәнгә.

Сине тәүге күрү күз алдымда:
Озын толым, чибәр кыз чагың.
Бу бит миңа язган язмыш! Нигә
Кабызмаска гаилә учагын.

“Өч улыбыз булды, хәзер инде
Үзләренчә тормыш коралар,
Шул тормышка
ничек шатланмыйсың! –
Шатлык чәчеп, бәхет уралар.

Син искиткеч туган җанлы
идең,
Туганнар да синнән уңдылар.
Чыбык очы ерак кардәшләр дә
Синең өчен якын булдылар.

Кешелекле идең, шуңа да бит
Бик күпләрнең күңелен яуладың.
Кеше кайгысын да кайгы
иттең,
Син башкача була алмадың.

Җитәкләшеп үттек бу
дөньяның
Сикәлтәле, тайгак юлларын.
Кулларыңның йомшак
җылылыгын
Һаман тоя минем кулларым.

Кем уйлаган шунда
тукталыр дип
Безнең бергә барган юлыбыз...
Колагыма ишетелә кебек
Соңгы сүзең: “Бәхил булыгыз!”

Балкып янган шәмең
кинәт сүнде...
Уч җылысы калды учымда.
Кая барсам, нәрсә эшләсәм дә,
Тик бер сорау телем очында:
“Нигә безне ташлап,
китеп бардың?..”
– Сезнең юбилейны туган авылыгызда зурлап үткәрергә җыеналар икән дип ишеттем. Әтиегез – Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган укытучысы Нәбиулла Кәримов исемен йөртүче мәктәптә хәтта музей ачарга уйлап йөриләр икән...
– Мәктәп безнең бик данлыклы. Ул 1905 елда салынган. Аның беренче укытучысы булган минем әти, уку программасын совет власте таләпләренә ярашлы үзгәртеп, яңача укытуга нигез салган.
Әйе, авылдашларым мине нык хөрмәт итә. Юбилейларны зурлап үткәрделәр. Кайтсам, хөрмәт итеп, очрашуларга чакыралар. Рәхмәтем зур аларга. Соңгы кайтуым Гөлләрә сеңлем вафатында өч ел элек булды. Быел җәй көне кайтырмын дип уйлыйм, Ходай насыйп итсә... Гөлләрәгә килгәндә, ул филолог, гомер буе укытучы булды. Минем хакта, нәселебез хакында мәкаләләр язды. Кәримовлар шәҗәрәсенә багышланган китап нәшер итте.


* * *
Сөйләшүне “Яратам!” җыры белән башлаган идек. Шигырь 1959 елда язылган. Аңа Рафаэль Шәйхразиев көй язган. Шагыйрь халкы еш гашыйк булучан. Бу җырның тәгаен кызга атап язылганын яшермәде Марат абый.
“Очраттым мин сине
Бәхетле елымда.
Ә синең язмышың
Башкалар кулында...”
Марат абыйга, шулай итеп, яшерен янарга гына кала...
Хушлашканда Марат абыйга: “Шигырьләрегезне сайларга мөм­кинлегегез булмаса, әйбәтләрен үзем сайлап тапшырырмын”, — дип әйтеп салдым. “Кызыл таң”да эшләгәндә чиле-пешле шигырьләр китерүчеләргә әйтелә торган дежур сүзләр авыздан чыкты да очты. Менә кайда ул сүзне дөрес кулланмауның гарьлеге! “Үземә ошаганнарын”, дип әйтсәм дә йомшаграк булыр иде... Ә Марат абый, гадәттәгечә, тыйнак һәм юмор белән: ”Минем шигырьләрнең барысы да әйбәт”, — дип көлдерде...
Марат абый, гел шулай көлеп һәм көлдереп яшәгез. Үзегезнең бер язмагызда: “Елмаю – ул күңел индикаторы. Шул елмаюга карап, кемнең кем икәнен әйтеп була. Минем бер шигыремдә “Елмаеп сөйләшкәннәргә медальләр тагар идем”, дигән юллар бар. Яңарак белдем: поляклар миннән уздырган! Медаль түгел, орден булдырганнар. Елмаю ордены. Бер дә шаярып түгел, рәсми рәвештә. Без дә алардан үрнәк алсак иде. Ул орден, бәлки, миңа да эләгер иде”, дип язгансыз.
Сезгә халык сөюе, укучылар ихтирамы орден кебек барып җитсен! Сәламәт булыгыз!

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Н. Нәҗми, Ф. Кәрим, М. Гафури исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас