Ринат Хәйри (Ринат Мәгафүр улы Хәйретдинов) Илеш районының Үрмәт авылында 1950 елда туган. Яшь чагыннан иҗатка омтыла, “Башкортостан пионеры” (хәзерге –- “Йәншишмә”) гәзитенең яшь хәбәрчесе була. Урта мәктәпне район үзәгендә тәмамлый, 1969-74 елларда Башкорт дәүләт университетында укый. Соңыннан Илеш районының “Маяк” гәзите редакциясендә эшләде.
Үкенечкә каршы, Ринат Хәйри 40 яшендә генә безнең арадан китеп барды. Үзе исән чакта өч китабы дөнья күрде: “Яз башы”, “Минем уенчыкларым”, “Хәрефләр парады”. 1991 елда “Эзлим сине” дигән лирик җыентыгы чыкты.
Каләмдәшебез хакында Башкортстанның һәм Татарстанның халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев белән Роберт Миңнуллинның берничә ел элек язылган мәкаләләрен тәкъдим итәбез.
Басулардан урманнарга кереп, көз кабызып үтте учаклар...
Ринат Хәйри... Елмаеп кына сөйләшә торган моңсу күңелле каләмдәш энекәшем бигрәк яшьли генә арабыздан китте. Еллар үткән саен, юк, онытылмый, ә тагын да ныграк сагындыра, искә төшә дә йөрәк сыкрап куя. Әле бит аңа нибары кырык алты яшь кенә булыр иде, ә хәзер уның үлүенә алты ел!
1990 елның октябрендә Ринатның кырыгын уздыру табынында аңа багышланган шигырь укыган идем. Анда шундый юллар бар:
“...Заманга үпкә белдерәмен,
Рәхимсез усал заман, дип,
Йомшакларга бигрәк каты кулы,
Яхшыларга бигрәк яман, дип.
Ваемсызлык үзәкләргә үтә,
Һәм гамьсезлек үрли түрләргә:
Шагыйрь халкы өчен бөтен шартлар
Тудырылган тизрәк үләргә.
Кайда барып бәрелергә белми
Чәбәләнә алар дөньяда:
Яшәүләре гел тәмугтан торгач,
Оҗмахларын эзләп югала...”
Чынлап та, гомеренең соңгы елларында ул берничә тетрәнү кичерде. Университетны тәмамлагач, тәртәсен Казан ягына борган иде. Китә алмады. Башкортстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынгач, Илеш район гәзите редакциясеннән китеп, Уфага күчеп килергә хыяллана иде. Барып чыкмады. Районнан җибәрмәгән булдылар, Уфада эш таба алмадылар. Үләр елында бәхет елмайган кебек булды: Язучылар берлегендә аны Мәскәүгә ике еллык Югары әдәби курска җибәрергә тәкъдим иттеләр. Ул моңа балаларча шатланды, канатланган кебек булды. Ләкин бу юлы да канатын кистеләр, китәргә җыенып беткәч, Мәскәүдән кире җавап килде. Ринат, тамырына балта чабылган кебек, сыгылып төште. Болай да мөлдерәмә тулышкан нечкә күңелгә бу соңгы тамчы булгандыр, күрәсең.
Менә әле Ринатның үзенә һәм иҗатына мөкиббән гашыйк хәләл җефете Айсылу тарафыннан әзерләнгән шушы шигырьләр шәлкемен укып чыккач, тагын бер тапкыр “нинди талантлы шагыйрьне югалтканбыз”, дип әрнеп куйдым. Мин Ринатны бер дә юкка гына, матур сүз өчен генә “моңсу күңелле” димәдем. Аның һәрбер шигыреннән, шигыренең һәрбер юлыннан моң тама шикелле.
“... Күкләрдән җиргә коела
Зәңгәрсу эңгер-меңгер”...
“Алмалар белән ярышып
Йолдыз тулыша күктә,
Гомеремдә беркайчан да
Кабатланмас җәй үтә”.
“Телгәләнеп сызлавыннан
Туктар әле, туктар йөрәк...”
Ул балыкчы иде. Ләкин балык тота, аны ашарга яратмый, ә Базы елгасына яисә Череккүл буасына кармак салып, яр буенда утырырга ярата иде. Берьялгызы, тынгысыз уйлары белән. Күп шигырьләре, бәлки, шул чакларда тугандыр. Чөнки аның байтак кына шигъри юлларыннан ялгызлык, тынгысызлык аңкый.
Тагын шуны үкенеч белән әйтәсем килә. Озакламый Башкортстан язучыларының XII съезды булырга тиеш. Әлбәттә, Ринат катнашыр иде бу съездда. Ярата иде шундый тантаналарны. Дуслары күп иде. Шулар белән күрешер, сөйләшер, хәл белешер һәм көлешер иде.
Ә бу съездда ул булмаячак. Кызганыч!
Әдәбият сөючеләр Ринат Хәйринең якты моң сеңгән үзенчәлекле шигырьләрен онытмадылар һәм онытмаслар.
Әнгам Атнабаев,
Башкортстанның халык шагыйре.
“Сандугачлар туа гына!”
Ринат Хәйри шагыйрь иде. Укучылар күңелендә дә, якыннары һәм якташлары өчен дә шагыйрь булып калды. Ә минем якташым иде ул, дустым иде. Яшьлек дустым. Каләмдәшем, фикердәшем. Без бер чорда мәктәптә – Карабашта укыдык. Хөрмәтле укытучыбыз Бикә апа Вәлиуллина җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге оештырып җибәрдек. Яшь идек, яшел идек, әмма яшен кебек идек. Бигрәк тә Ринат.
Бер редакциядә – район гәзитендә эшләдек. Мин Казан университетына укырга киттем, ул – Уфаныкына. Ул күңеле белән һәрчак Казанга омтылып яшәде, Казанны сагынды, ә мин – Уфаны. Мин татар шагыйре булып киттем, ә ул – башкортныкы. Икебездә ике холык иде, ике яшәү рәвеше. Икебезгә бер туган җир, бер моң иде. Икебез дә бер туфракта туып-үстек, бер үк чишмәләрнең суын эчтек. Шуңадыр да, бәлки, уртак уйларыбыз, уртак хисләребез күп булгандыр...
Ринат Хәйри ихлас шагыйрь иде. Бөтен булмышы, холык-фигыле, күңеле белән. Ниһаять, язмышы белән дә. Берәү дә бәхеттән, рәхәттән шагыйрь булмыйдыр. Шул исәптән, Ринат та. Әтисезлек, үксезлек баланы моңнарга, сагышларга сала. Әнкәй тәрбиясе баланы хиссиятле бер җанга әверелдерә, нечкә, йомшак күңелле итә. Әткәйсез үскәннәргә кырыслык, әрсезлек, сөмсезлек кайдан килсен?! Шуңа күрә дә андый бала тормыш авырлыкларына тизрәк бирешүчән, тормыш дулкыннары алдында югалып калучан. Ринатның язмышын күз алдына китерәм дә, чынлап та шулай шул, дип куям. Саф күңелле, мөлаем, ихлас җанлы Ринатка тормыш кырыс һәм, әйтер идем, мәрхәмәтсез булды. Ул үзе моны тышкы яктан сиздермәскә тырышты. Йөзеннән нурлы елмаюы төшмәде, уйнап-көлеп, шаярып сөйләште. Эчендә нинди утлар янганын үзе генә белгәндер, үзе генә кичергәндер.
Ринат Хәйри әйбәт шагыйрь иде. Хәтеремдә, Карабаш урта мәктәбендә укып йөргәндә үзебезнең “Маяк” гәзитендә Зөфәр абый Хәмидуллин (“Кызыл таң”ның танылган журналисты) аның беренче шигырь шәлкемен бастырып чыгарды. Берсе чык бөртекләре турында иде ул шигырьләрнең. Я Ходай, аннан соң да күпме гомерләр узган. 64-65нче еллар. Иҗатыбызның чык бөртекләредәй тәүге юллары, кыюсыз гына, сак кына адымнары. Шуннан бирле күпме язылган, күпме иҗат ителгән, әмма барыбер әнә шул иң беренче шигырьләребез кадерлерәк. Ринатның мин шул чакларын сагынам. Малай чагында ук шагыйрьлек һәм егетлек хас иде аңа. Шулай булуга карамастан, олы шигърияткә озак, урау-урау юллар аша килде Ринат. Моның, билгеле, җитди сәбәпләре бар иде... Провинция – шагыйрь өчен баткаклык. Беренчедән, әдәби мохиттән ераклык, шигъри ялгызлык. Тирә-якның битарафлыгы, аңламаучанлык. Әдәби үзәкләрнең читтәгеләрне санга сукмавы, китап чыгаруларның, берлеккә керүләрнең авырлыклары... Иң авыры – үзеңнең кирәксезлегеңне тою. Шуннан инде юк-бардан юаныч эзләү башлана. Ринат әнә шул баткаклыктан ничек тә чыгарга тырышты.
Ринат, әйткәнемчә, әдәби мохиткә омтылып яшәде. Соңгы омтылышы берничә ел элек булды. Бик әйбәт мөмкинлек чыккан иде. Мәскәүдәге ике еллык Югары әдәби курска китәргә җыенып бетте ул. Канатланып әзерләнде. Эшеннән дә китте. Үкенечле, аның бу теләге барып чыкмады. Берлек рәисе Д. Бүләков та йөреп карады. Хәтта Мостай агай Кәрим дә ярдәм кулын сузган иде. Заманалар чуала башлаган чаклар, ниндидер аңлашылмаучанлык аркасында Ринат тагын Илештә торып калды. Шуннан соң кәефе кырылды, күңеле сүрелде. Уфага эшкә чакырып карадылар, анда да бармады. Берничә тапкыр миңа да шалтыратты, киңәш-табыш иттек. Илештән китәсе килмәгәне сизелеп торганлыктан, мин аңа бер юньле киңәш тә бирә алмадым бугай ул вакытта.
Ринат Хәйри чын шагыйрь иде. Аның иҗаты, бигрәк тә соңгы елларда язганнары, тирән фәлсәфи фикерләргә корылган, шигъри образларга һәм хискә бай булды. Элегрәк, нигездә, табигать, туган җир һәм мәхәббәт лирикасы белән мавыккан булса, соңгы чор иҗатына исә үзенең тормышның тирәнрәк катламнарына үтеп керергә, дөньяви проблемаларны нечкәрәк аңлап, кичереп, аларны шигырь юлларына салырга сәләтле шагыйрь икәнен исбатлады. Күп язды. Шигырьләр генә түгел, җырлар да, поэмалар да, балалар өчен дә иҗат итте. Поэмалары укучылар арасында танылу тапты.
Үзгәрешләр шагыйрьгә дә тәэсир итми калмагандыр. Җәмгыятьтәге еллар буена җыелып килгән әхлаксызлыклар, торгынлык елларындагы тискәре күренешләр әнә шул поэма юлларына күчте. Мине исә аның аеруча балалар өчен күңел биреп яза башлавы сөендерде. “Минем уенчыкларым” дигән китабы — башкорт балалар поэзиясендә яңа сүз, дияр идем. Дөрес, балалар әдәбиятына мөнәсәбәтнең әллә ни әйбәт булмавы аркасында, ул китап турында сүз булмады да шикелле. Әмма, иманым камил, Ринатның балалар өчен язган шигырьләре башкорт әдәбиятын бизәп торырлык. Аның әле бөтенләй дә басылмаган, китап булып чыгарга өлгермәгән балалар шигырьләре дә җитәрлек. Лирикасы турында да шуны ук әйтә алам. Мин аның соңгы вакытларда проза һәм драма әсәрләре язганын да белә идем. “Бер кайтканда укытырмын әле”, — дигәне дә булды. Өлгермәдек. Инде менә “Ағиҙел” журналының май санын алып укыдым да тетрәнеп киттем. Әле уңалып та бетмәгән яра яңадан сызлый башлады. “Упкын читендә” дигән ул повесть – шагыйрьнең әче язмышы, тирән фаҗигасе. Шагыйрьнең соңгы сүзе, дөньяда калганнарга васыяте. Мин белгән һәм белеп тә бетермәгән, мин аңлаган һәм аңлап та бетермәгән язмышның асылы. Кат-кат укыдым мин аны. Бәгырьләремне телә-телә, өзгәләнә-өзгәләнә.
Ринат киң күңелле, кунакчыл кеше иде. Уфа язучылары да кагылмый китмәде аңа. Казаннан килсәләр дә, Ринатта кунак булдылар. Һәрберсе белән аралашты, уртак тел тапты, дуслашты. Уфа белән Казан арасында өзгәләнеп яшәвен, сагыш-сагынуларын шул очрашулар белән басарга тырышты. Аның шигырьләре дә башкорт укучысына да, татарныкына да бердәй якын, бердәй аңлаешлы. Башкортстан шагыйрьләрен, гомумән, татар-башкорт яисә башкорт-татар шагыйрьләре дип тә йөртергә мөмкин. Ринатның үлеменә бер ел тулган көнне бер төркем әдипләр аның туган авылына җыелдык. Әнгам абый Атнабаев, Кадим Аралбай, Марсель Сәлимов, Сабир Шәрипов... Зурлап искә алу кичәсе уздырдык. Авылдашларына рәхмәт: онытмыйлар, хөрмәт белән, яратып искә алалар. Шул кичәдә Кадим Аралбай әйткәне әле дә исемдә: “Ринатның иҗаты ике халыкныкы да: башкортныкы да, татарныкы да”, — дигән иде ул.
Кайчандыр мин: “Сандугачлар үләмени, сандугачлар туа гына!” — дип шигырь язган идем. Шагыйрьләргә дә кагыла бу шигырь юллары. Әлбәттә, Ринат дустыма да.
Көз төсле дә түгел әле
Көзләрне күрдек кенә бит,
Көзләргә кердек кенә.
Көзебез җитә безнең дә,
Дидек тә, көлдек кенә.
Көз төсле дә түгел әле:
Агачлар ямь-яшелдән.
Гомер безнең яшьлекне дә
Яшеллеккә яшергән.
Җәй бездән, күңелебездән
Китәргә җыенмаган.
Алмагачта – ал алмалар,
Әле дә җыелмаган.
Яшел үләннәр һаман яшь,
Сылу гөлләр сулмаган.
Әллә көзе озаклаган,
Әллә җәе соңлаган?!
Югыйсә, җәй төсле әле.
Кайда син, көз? Килсәнә!
Кемгә килер, кемгә килмәс...
Көн дә килмәс... килсә дә.
Ничә шигырьлек дөнья бу,
Ничә җырлык гомерләр!
Бүгенге моңсулыкларны
Шигыремнән белерләр.
Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре.