+8 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
27 гыйнвар , 09:54

Тик син генә

Повестьның дәвамы.  

Тик син генә
Тик син генә

Аңа әтисе дә кушылды:
– Әйе, миңа менә бер дә түләмиләр. Ә синеке нинди эш соң ул?
– Төзелеш, – дип елмайды Илнур. – Хәрби төзелеш.
– Ә-ә-ә!.. – дип эләктереп алды әтисе. – Хәрби булса булыр.


Әнисенең йөзе кабат яктырып китте:
– Ярый инде алай булгач, хәрби булса да, – дип елмайды ул. – Әле мин ялгыш юлга кереп китмәдеңме дип курыккан идем. Нигә бер дә шалтыратмадың соң?
Илнур елмаеп куйды:
– Хәрби объект булгач, телефоннар рөхсәт ителми.
– Ә без борчылдык.
– Борчылмагыз. Беләсезме, анда безне ничә кеше саклап тора! Берәр җиреңне канатсаң да шундук медикларга илтәләр. Ул яктан барысы да әйбәт.


Әтисе тамак кырып куйды:
– Ә безнең белән берәр хәл булса?
Илнур уйга калды.
– Менә анысы авыррак инде. Монсы – эшнең тискәре ягы.
– Ярый, – дип елмайды әтисе. – Һәрбер эшнең бер әтнәкәсе була инде. Барыбызга да исән-сау булырга язсын.
Сөйләшүдән туктап, капкалап алдылар. Әнисенең пешергән ризыклары сагындырган, алар һәрвакыт тәмле була шул. Илнур тимер юл вокзалында кафега кереп чыккан булса да ару гына сыпыртты. Чәйне дә кабат-кабат ясатып эчте.
– Акчаларыңны алып куй инде, улым, – диде әнисе ирләр табыннан кузгалганда. – Монда тормасыннар.
Илнур исем өчен генә биш-алты меңлекне санап алды да калганын әнисе ягына этәрде:
– Болары – гаилә чыгымнарына булыр, әни.
Әнисе акчаны кабат улына этәрде:
– Юк, улым, беренче хезмәт хакын үзең тот.


Илнур елмайды:
– Әни! Минем аны сезгә бирәсем килә. Интекмәгез бүтән, бераз ял итегез, дарулар алыгыз. Ә мин үземне үзем хәстәрләрмен.
Әнисе бер акчага, бер улына карап торды да күз читләрен сөртеп куйды:
– И, аларны уйлый белгәч бик рәхмәт инде, балакаем, – аның тавышы бераз калтыранып чыкты. – Куанычкайларын күрергә язсын инде. Ә син акча кирәк булса, сорап алырсың. Туктале, монда бит ике йөз мең?..
Илнур аның аркасыннан сөйде:
– Әйе, әни. Мин бер ай эшлим, бер ай ял итәм. Ике ай да хезмәт көненә исәпләнә, шул рәвешле, аена бер йөз чыга.
– Хәрбилә-әр... – дип көрсенде әтисе.


– И, балакаем, рәхмәтләр генә яусын сиңа! – дип кочаклап алды әнисе һәм сулкылдап елый башлады. – Үз игелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын! Бәхет-шатлык эчендә йөзеп яшәргә язсын.
Әти-әнисе янында күңеле күтәренке булса да үз бүлмәсенә кергәч, Илнур изрәп киткәндәй булды. Хәрби төзе­лештә эш чынлап та авыр булды шул, йончыткандыр да инде. Көнне төнгә ялгап тир түгүләрен исәпкә алсаң, арытырга тиеш тә шул. Бөтен буыннар хәлсезлектә интегә, бөтен тән авырта, хәтта баш та оеган кебек. Ниндидер уй уйлыйм дисәң, ул ярты юлда өзелеп кала... Илнур үзенең цемент болгат­канын, кирпеч ташыганын, авыр йөкләр белән әллә ничәнче катка кадәр менгәнен хәтерли, ә бергә яшәгән, бергә эшләгән кешеләрне исенә төшерә алмый. Кемнәр иде алар? Нәрсә турында сөйләштеләр? Бер сүз сөйләшмичә генә эшләмәгәннәрдер бит инде... Ә берсе дә хәтерендә түгел. Ярый, өенә кайтты инде. Беркадәр ял иткәч, барысы да урынына утырыр әле.
Ул рюкзагыннан иске эш киемнәрен алып ваннага кертеп куйды. Чисталыкка чиста инде алар, тик барыбер юып куйсаң яхшырак булыр. Аннан соң телефонын алып зарядкага тоташтырды. Монысын да ай буена ачып караганы булмады. Иптәш егетләре аны югалткандыр инде. Иптәш егетләре... Кемнәр иде соң әле алар? Илнур аларның кем булуын тонык кына хәтерләгәндәй итә, тик төгәл генә күз алдына китерәлми. Шайтан алгыры! Адәм баласы шулкадәр үк арыса да арыр икән. Ә бәлки... Ул башын тоткалап карады – берәр җирдән егылып, я бәрелеп зәгыйфьлек килмә­гәнме, янәсе. Башында авырткан, күпкән урыннар бар иде. Тик болар гына әллә ни зыян китерә алмый бит инде. Ярый, ял итәргә кирәк. Соңгарак барысы да хәтеренә төшәр әле.
Илнур ваннага кереп озак кына юынып чыкты. Суы да рәхәт, ванна өчен гель да хуш исле, электән үк үзе яратып алган әйбер. Әмма аның тәненәме, җанынамы нәрсәдер җит­мәде. Аптырагач, музыка кабызып җибәрде. Электән үк үзе тыңлый торган җырлар инде, үзе җыеп куйган туп­ланма. Ләкин аларның берсе дә күңелен җылытмады, киресенчә, ят булып тоелды. Элек ул боларны ничек тыңлый алды икән?
Илнур аларны шундук сыздырып атты. Яңа җырлар эзләргә туры килер. Ә әлегә... Коенып чыгарга да йокларга. Хәзер аның иң теләгән нәрсәсе йокы иде.


20
Икенче көнне Илнур сәгать ун тулып киткәч кенә уянды. Әтисе дә, әнисе дә эшкә киткәннәр иде инде. Алар турында уйлауга, күңелен ниндидер җылы җил иркәләп узгандай булды. Элек гел битәрләп торалар иде бит, менә хәзер тормышы көйләнеп киткәч, уллары өчен сөенәләр. Авыр вакытта төрткәләп алулары ничек кенә кыен булса да, зыянга түгел инде, әзрәк уйлансын, шушы авырлыктан чыгу юлларын эзләсен, диләрдер. Бала­ларының тормышы җайланып китсә, аларның да җаны тынычлана бит инде. Әнә бит ничек өзгәләнеп торалар! И, әти-әни беркайчан да начарлык теләми инде үз баласына. Хәтта кайвакыт катырак кагылсалар да, яман ният белән кагылмыйлар. Йомшак җәеп катыга утыртучылары да бик күп бу дөньяның. Ә әти-әни бүтән. Аларның кырыслыгы да фәкать баласына яхшылык теләүдән.
Юынып, кофе кайнатып эчү белән Джонга шалтыратты. Тегесе хәзер үк килеп җитәргә вәгъдә бирде дә ярты сәгать дигәндә әллә нинди озын чехол, кәгазь тартмалар күтәреп килеп тә керде. Әйберләрен почмакка куйгач, Илнурны кочаклап алды:
– Исән-сау кайттыңмы, хезмәт батыры! – дип куенына кысты ул Илнурны. – Ябыгып киткәнсең әле, ашатмадылармы әллә?
– Ябыкмадым ич, шул килеш, – диде Илнур сүзсез калмас өчен генә. Ә Джон үзенекен итте:
– Мин перронда озатып калганда тазарак идең.


Илнур бер мәлгә аптырап торды һәм гаҗәпләнүле карашын аңа төбәде:
– Перронда? Озатып калганда?
Хәзер инде гаҗәпләнү Джонга күчте:
– Нәрсә? Хәтерләмисеңме әллә?
Илнур дәшмәде. Тимер юл вокзалын, перронны исенә төшерергә тырышты. Гомумән, ничек эшкә урнашуын...
– Юк, – диде ул кинәт күңеле сүре­леп. – Мин бернәрсә дә хәтер­ләмим. Беләм, синең коллекторлардан коткарып калгач, эшкә чакыруыңны. Соңыннан очрашуны да хәтерлим. Син анда ниндидер әзерлек үтү турында сөйләдең бугай... Авыр булачак дидең...


Джон аның аркасыннан какты:
– Әйе, әлегә авыр эштә йөрергә туры киләчәк дип кисәттем. Әзерлек ул нәкъ шушы инде. Авыр эшләр, йокысыз төннәр, ачлы-туклы чаклар... Син аның барысын да кичергәнсеңдер бит инде?
– Әйе...
Илнур боларның барысын да кичерүен белә иде, тик бер күренешне дә төгәл генә хәтерли алмый. Җирнең түгәрәк икәнен бөтен кеше дә белә. Аның глобус, яки туп шикелле түгел, ә ничектер бозык түгәрәк икәнен дә беләләр. Тик беркем дә диярлек аның рәсемен ничек бар шулай итеп ясый алмый. Һәрхәлдә, эше шуның белән бәйле булмаган кешеләр. Илнурның да хәле шул чамарак иде.
– Менә шул инде әзерлек, – дип елмайды Джон. – Тора-бара син югарырак баскычка күтәреләчәксең һәм эшең дә җиңелрәк булачак.
Ләкин Илнур иптәшенең шатлыгын уртаклаша алмады:
– Джон... – диде ул бик төшенке тавыш белән. – Мин чынлап та хәтерләмим. Күп нәрсәләрне...


Джон беркадәр уйланып торды:
– Бу, бәлки, синең ай буена авыр эштә эшләп, йончуыңнан киләдер, – диде ул хәстәрлекле тавыш белән. – Ни генә әйтсәң дә, физик талчыгу аңны да томалый бит ул. Борчылырга ашыкма син. Бер-ике атна ял иткәч, барысы да җайланыр.
– Ә җайланмаса?
– Вакытыннан алда куркуга бирел­мә инде, – дип шелтәләде Джон. – Әле бит кайтканыңа бер көн дә юк. Ә син барысын да тиз генә үзгәртмәкче буласың, ашыктырасың... Алай ярамый инде... Болай паникага бирелсәң, ялың да ял булмас.


Джон чынлап та дөрес әйтә иде. Илнур үзен кулга алырга тырышты.
– Әйдә, кофе эчеп алабыз.
– Рәхмәт, Илнур, башка вакытта. – Джон күтәреп килгән әйберләрен бүлмәгә алып керде. – Менә мин нәр­сәләр китердем!
– Нәрсәләр?
Джон чехолны ачты да өр-яңа “Hatsan Escort PS” винтовкасын тартып чыгарды. Илнурга бу мылтык таныш иде, авылдагы аучы туганының да нәкъ шундый коралы бар. Илнур аннан әйбәт кенә ата белә, гомумән, ул әйбәт ата иде. Ләкин Джон каян белгән? Ник алып килгән ул моны? Хәер... Менә бит исенә төшә башлады. Коллекторлар белән интеккән вакытта пистолетмы, автоматмы сораган иде егет.
– Нәрсә, аптырап калдың, әллә монысын да хәтерләмисеңме?
– Хәтерлим... – Илнур мылтыкны кулына алды. – Монысын хәтерлим.


Джон катыргы капларны тумбочкага куйды:
– Монысы патроннары.
Илнур мылтыкны уйнатып, аткан хәрәкәтләр ясады да тумбочкадан биш патрон алып бер-бер артлы мылтык эченә озатты.
– Корылган килеш торсын, – дип елмайды ул, предохранитель төймә­сенә басып. – Дөнья хәлен белеп булмый. Һәм мылтыкны да, патроннарны да шкаф эчендәге сейфка урнаштырып, бикләп куйды.
– Рәхмәт сиңа, Джон! Күпме тиеш булам?
Джон көлеп җибәрде:
– Моның бәясе – әйтеп бетергесез. Чөнки әле аның менә бу нәрсәсе дә бар.
– Нәрсәсе?
Джон аңа кәгазьләр сузды:
– Документлары, – диде ул корал сыман салкын тавыш белән. – Лицензия, паспорт, һәм башкалар. Кыскасы, бу документларың яныңда булса, син урам буйлап мылтык болгап йөри аласың.

Марат Кәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: