Теш сызлавы сыман ул сагыну. Көтмәгәндә күңелеңә килеп тула, барысын да оныттыра… Рәдиф Тимершин да — нәкъ әнә шундый сагышка күмүчеләремнең берсе. Сагынганда аның шигырьләрен укыйм, хатирәләргә биреләм. Ул вакытларда булган күренешләрнең кайберләре бүген генә тулысынча ачыла, кайберләре исә әле дә сер булып кала...
1
Рәдиф Тимершин белән танышу шигырьләреннән башланды. Балачак дустымның әнисе почтальон булып эшли иде. Күрше авылдан гәзит-журналлар алып кайталар, аларны өй тутырып таратып, кайсын кемгә өләшергә кирәген аерып алып куялар, дус малай белән мин дә аерышам. Шул рәвешле, язылган булмасак та, авылга килгән бөтен матбугатны иң беренче без актарып чыга торган идек. “Крокодил”, “Чаян”, “Һәнәк” — иң яратканнары, чөнки анда кызык сурәтләр, анекдотлар, көлкеле әйберләр була. Башкортстанда чыккан гәзит-журналлардан мин Атнабай шигырьләрен эзлим. Бүтәннәрен дә укыштырам. Кайберләрен кычкырып та укып күрсәтәм. Тора-бара “Һәнәк”тә иң кызыклы шигырьләр бастыра торган тагын ике яраткан шагыйребез барлыкка килде — Марат Кәримов белән Рәдиф Тимершин. Һәм без аларның әсәрләрен дә көтеп алып укый башладык.
Сигезенчене тәмамлап, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына кергәч, район гәзитендә эшләүче Айсылу апа һәм шагыйрь Ринат Хәйри тырышлыгы белән Уфага, яшь язучылар семинарына җибәрделәр. Аңа кадәр минем әле бер генә “чын язучы”ны да тере килеш күргәнем юк иде. Ә монда — Башкортстан Язучылар берлеге, каләм әһелләре мыжгып тора торган урын! Тик алай ук булып чыкмады, әлеге чарага килгән язучыларның миңа таныш исемлеләре юк иде. Һәрберсен танырга тырышып, күзләрне чекерәйтеп карасам да, Атнабай да, Мостай да, Наҗар да күренмәде. Ә Марат Кәримов белән Рәдиф Тимершинны мин йөзгә танымыйм, чөнки аларның портретлары әдәбият бүлмәсендә дә эленеп тормый, дәреслекләрдә дә юк. Бераз күңел төште.
Аның каравы, безне ияртеп йөртүче кечкенә буйлы абый кызык иде. Исемен дә әйткәннәрдер инде, мин ишетмәдем. Бүтәннәр дә белми бугай, аңа гел “Агай” дип эндәшәләр. Пионер лагерендагы вожатый шикеллерәк ул. Килә, кулын күтәреп сәламли. Ниндидер сүз әйтеп көлдереп ала. Хәл-әхвәлләрне сораша:
— Ничек йокладыгыз? Нинди төшләр күрдегез? — дигән була. Минем кебек өлкәнрәк малайларга аерым игътибар да эләгә. — Берәр Уфа кызын эләктермәдеңме соң?
Җитди итеп баш чайкаган булабыз. Ул юата:
— Ярый, борчылма. Әле синең барысы да алда!
Барыбыз да җыелганмы икәнен барлаган арада баскыч ягына карап сөрәнли:
— Әнә, Мостай Кәрим дә төшеп килә!
Барыбыз да шул якка борылабыз. Ниһаять, Мостай Кәрим! Үзе! Тик баскычтан төшеп килүче кеше бөтенләй дә Мостай түгел. Бу — арабызда иң кечкенә буйлы малай, минем якташ Нәфис Гыйлемҗанов. Кичәге җыелышта кайсыдыр язучының бер соравына: “Мин Мостай Кәрим булачакмын!” — дип чатнатып җавап биргән иде. Хәзер аны безнең Агай гел шулай атап йөртә. Көләбез, безгә кызык. Нәфиснең үзенә ошый бугай, шул сүзне ишеткән саен аз гына үсеп киткәндәй була.
Миңа Агайның ягымлылыгы ошый. Кайчагында безне сафка тезеп тә йөртәләр, хәтта шундый вакытларда команда биргәндә дә ул ягымлы итеп әйтә. Кайвакыт үзалдына елмаеп: “Алга, иптәшләр!” — дип тә җибәрә. Ә инде малайлар, я кызлар белән сөйләшкәндә аларны үз тиңе күреп сөйләшә. Нәрсәдер сорасалар, җентекләп аңлатып бирә. Хәтта иң кыю укучылар яңа язган шигырен күрсәтсә дә укып чыга, әйбәтрәк булса кычкырып укый, мактап ала, аннары җитешсезлекләрен әйтә, ни өчен болай язарга кирәкмәгәнен аңлата. Кайчагында шук малайлар сыман көлдереп ала. Шаяртканда үзе дә сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куя. Кемнедер, нәрсәнедер көтеп торырга туры килгәндә берәр кызыклы хәл турында сөйләп ала. Аны тыңлавы рәхәт. Сүзе дә кызык, сөйләү рәвеше дә май булып ягыла торган.
Бу семинарда минем язганнарны бик каты итеп мактадылар инде. Төрле танылган кешеләр килеп кулымны кысты, шигырьләрне сорап алдылар, матбугат вәкилләре төрле сораулар биреп, интервью алмакчы булды… Соңыннан гәзит-журналларда “яңа талант ачтык” дигәнрәк язмалар чыкты. Зөһрә Котлыгилдина хәтта “Башкортостан пионеры” редакциясенә алып барып чәй дә эчерде. Кыскасы, мин монда күз өстендә каш булып йөрдем.
Шулай да теге Агайның исем-атын белмичә кайтып киттем. Үзеннән сорасам да, бүтәннәрдән белешсәм дә булыр иде. Кыенсынганмындыр инде, “Шуны да белми бит, надан!” — дип әйтүләреннән курыкканмындыр. Югары Яркәйгә кайткач, Ринат абыйдан гына белештем. Һәм артыма авып китә яздым. Яп-яланаяк!.. Ул бит Рәдиф Тимершин булган!
Соңрак, ярыйсы ук танылгач инде, бу көннәр турында бер анекдот сыман нәрсә дә ишеттерделәр. Менә болайрак ул.
Төрле шигырьләр, хәбәрләр язган бер төркем укучыларның җитәкчесе итеп Рәдиф Тимершин билгеләнгән була. Бу төркемгә күз-колак булып йөрергә тиеш. Йөртә бу балаларны, төрле матур урыннарны күрсәтә, музейларга, паркларга, редакцияләргә алып керә. Ахыр чиктә кунакханәгә урнаштырып, өенә кайтып китә.
Икенче көнне иртән Язучылар берлеге рәисе урынбасары Асылгужа Баһуманов шомлы хәбәр сала:
— Бәләкәй генә бер малай бар иде, ул кая юкка чыкты?
Эзлиләр — юк, сораштыралар — беркем белми. Паника башлана. Бөтен Язучылар берлеге аягүрә баса. Бала тиклем бала югалган бит! Рәдиф Тимершинга йөгереп киләләр, хәлне аңлаталар. Рәдиф Тимершин — бик җаваплы, кайгыртучан кеше. Тик бу юлы тамчы да исе китми, тыныч кына тыңлый да:
— Тә-әк, аңлашылды, — дип уйчанлана һәм сорап куя. — Ә Марат Кәбиров мондамы?
— Монда, монда! — дип тыңгысызланалар. — Теге кечкенә буйлы малай юк...
— Борчылмагыз юкка! — ди Тимершин үтә җитди кыяфәт бе-
лән. — Марат Кәбиров монда булгач, калганы — ерунда!
Соңыннан ачыклануынча теге малайны бер туганы Тимершиннан сорап, кунакка алып киткән булган икән.
Ул семинарның күп нәрсәләре хәзер онытыла төшкән инде. Асылгужа Баһумановның ярсулыгы, Тимер Йосыповның көр тавыш белән нәрсәдер сөйли-сөйли фильтрсыз тәмәке тартып торуы, Кадим Аралбаевның ягымлы җитдилеге, Зөһрә Котлыгилдинаның бертуган апам кебек мөнәсәбәте, хәстәрлеге истә калган. Һәм безнең озатып йөрүчебез — Агай… Рәдиф Тимершин…
2
Салават Әбузәров дигән әдип бар. Шагыйрь, драматург, прозаик. Башкортстанныкылар ничектер, без, Казан язучылары, аңа сокланып, башкорт әдәбиятында Мостай Кәримнең дәвамчысы диебрәк карыйбыз. Икебез ике бүлектә укысак та, Салават белән без студент елларында бик якын дуслар идек. Яраткан әдипләребез дә уртак. Шуларның берсе Рәдиф Тимершин иде.
Бермәлне Салават икмәккә чыккан җиреннән “Союзпечать” киоскысына сугылып, бер көлтә “Кызыл таң” алып кайткан. Өстәлгә китереп салды бу, үзе балкый.
— Нигә күбрәк алмадың? — дип шаяртам.
Салават — ихлас егет, минем төрттерүгә исе дә китми:
— Бетте, весь алып бетердем! — ди. Һәм гәзитнең дүртенче битен ачып сала. — Менә!
Баксаң, бу санда Рәдиф Тимершинның кыска шигырьләре чыккан икән:
Бәгъзе ялган
Татлы балдан,
Шуңа да ул
Йөри алдан.
Шәп! Койган да куйган бит инде! Моннан да төгәлрәк итеп әйтеп булмый. Мәкаль итеп кулланып йөртерлек бит. Ә монда һәр шигырь шундый:
Арслан сикерде кыядан,
“Батыр!” — диделәр.
Куян сикерде кыядан,
“Бахыр!” — диделәр.
Күңелне кытыклата торган шигырьләр. Бер карасаң, анекдот сыман кызык, икенче карасаң — тормыш кебек дөрес, дөреслектәй кырыс.
Эшләргә теләгән кеше
Әмәлен таба.
Эшләргә теләмәгәне
Сәбәбен таба.
Без сөенәбез. Шигырьләре сокландырырлык бизәк тә, үрнәк тә булып тоела. Яраткан шагыйреңнең һәр уңышы шатлык, хәтта бәйрәмгә әйләнә бит ул.
Мин аның менә бу шигырен дә бик яратам әле. Соңрак сәхнәләрдән дә укыганым булды, гәзит-журналлардагы юмор сәхифәләрендә дә кулландым. Кайвакыт әле дә искә төшереп, тел очында өерелдереп йөртәм. Ялкытмый, туйдырмый ул. Гади генә үзе:
Бабай әйтә әбисенә:
— Кырынып алсам иртән мин,
Иң кимендә унбиш яшькә
Яшәрәм дә китәм мин.
Әби әйтә бабаена:
— Атак! Каһәр төшкән син,
Алай булгач, нигә бер дә
Кырынмыйсың кичтән син?!
Шул рәвешле, Рәдиф Тимершинның матбугатта басылган һәр әсәре, чыккан һәрбер китабы көннәребезнең бизәге, күңелләребезнең күрке була торган иде. Аның әсәрләре безгә үрнәк тә, этәргеч тә иде.
Салават белән без аның көлке кичәләренә дә йөри торган идек. Беренче апрель тирәләре җитсә, хәзер бөтен артистлар да катнашып калырга тырыша, афишалардагы артист башлары бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызы сыман мыжгып тора. Безнең яшьлек елларында алай түгел иде. Өч кенә оештыручы була: Филармония, Театр һәм Рәдиф Тимершин. Әле филармония белән театр оештырмый да калырга мөмкиннәр, ә Рәдиф Тимершин калмый. Кайчагында Уфаның берничә Мәдәният сараенда уздыра. Андый вакытларда без тамашалар беткәнче көн саен аны карарга килә идек. Шул ук бер тамаша ул, шул ук бер сүз. Әмма ул туйдырмый, күргән саен күрәсе, ишетәсе килә. Сүзләрен ятлап алып, башкаларга да сөйләп йөрисе килә.
Бер без генә андый булмаганбыздыр, бүтәннәрнең дә аны гел күрәсе килеп торгандыр, чөнки, ничә тапкыр килсәк тә, зал шыгрым тулы була. Утыргычлар җитмәгәч, буш урыннарга урындыклар тезеп куялар, алай да булмагач, кешеләр, бер-берсен капламаска тырышып, стена буйларына елышып баса. Бу дәрәҗәдәге аншлаг булса да, ул чорның иң популяр сәхнә йолдызлары Фидан Гафаров, яки Фәрит Бикбулатов концертларында гына булгандыр. Башкаларга тәтеми иде.
Аның шигырьләре дә ниндидер катлаулы формалар, метафоралар, эпитетлар белән түгел, ә үткен юмор, тапкырлык, ягымлылык — афоризм дәрәҗәсенә җиткерелгән фикерләр белән алдыра. Ул — башы-аягы белән, бөтен булмышы белән юморист. Әйтергә теләгән сүзен тезмә белән дә, чәчмә белән дә әйтеп бирә алучы зур юморист. Бөек юморист!
Актерлыкка укымаган бит инде, Кәтүк бабай кебек, җыр-бию яисә уен белән алдыра алмый. Ләкин аның тумыштан бирелгән юмористлыгы, сөйкемле сөяге, ягымлы тавышы әсир итә. Һәм, әлбәттә, чын мәгънәсендә язучы-юморист булуы. Әсәрләрендә ул халыкка иң актуаль, иң үтемле темаларны таба. Шуларны төрле ситуацияләр аша үткен тел белән җиткерә, хәтта утырып елардай күренешләрне дә кычкырып көләрлек итеп бирә белә. Шаянлыгы, күңел яктылыгы белән залда утыручы халыкның йөрәгенә үтеп керә һәм ике сәгать буена аларны көлке диңгезенә чумдыра.
Халык ярата. Рәдиф Тимершинның көлке кичәләре беркайчан да тыныч кына узмый. Дулкын-дулкын булып күтәрелгән көлешү тавышларыннан, алкышлардан зал һәрвакыт шаулап тора. Көлә-көлә буынсыз булганнар утыргыч култыкчаларына авып хәл җыярга итә, тик сәхнә остасы тагы нәрсәдер әйтә дә тегеләр, соңгы көчләрен җыеп, янә көләргә тотына. Сәхнәдә ялгызы гына басып торучы кечкенә буйлы бер кеше, дөньяның бөтен кимчелеген кешеләрнең шатлыгына әйләндерә алган тылсымчы сыман, залда утыручы халыкта көлке давылы куптара. Менә бу — Рәдиф Тимершин. Шулай булгач, аны ничек бөек димисең инде?!
Аның сүзләрен соңыннан кабатлап йөриләр, концертта булмаган танышларына сөйләп күрсәтәләр. Язучы әсәре, шулай анекдотларга таркалып, халык арасында яши башлый. Тора-бара аның авторы кем икәне дә онытыла, репризалар анекдотка, халык иҗатына әверелә. Монысы яхшымы-яманмы икән, әйтә алмыйм, әмма яхшы юмор гына шундый язмышка дучар була ала. Булыр-булмас шаяруларны кеше залдан чыкканчы ук оныта. Кеше хәтере ул колхоз ишәге түгел бит, теләсә нәрсә төяп йөрергә мәҗбүр итеп булмый.
Рәдиф Тимершинның әсәрләре — бөтен артистлар репертуарында. Кәтүк белән Баганай да, Кызык белән Мәзәк тә, бүтән концерт төркемнәре дә ул язган юморескаларны, фельетоннарны сәхнәләштерә. Алардан күрмәкче, үзешчән сәнгать төркемнәре дә аның көлкеле әсәрләре белән чыгышлар ясый. Автор исемен әйткәне әйтә, әйтмәгәне юктыр инде. Хикмәт анда да түгел, эш — шушы кечкенә кешенең бөтен Башкортстан эстрадасын көлкеле әсәрләр белән тәэмин итә алуында.
Татар, башкорт дөньясында бүтән мондый язучы юк. Булмаган да, юк та, булачагы да икеле. Хәтта урысларда да шушы дәрәҗәдә эшләүчеләр нибары икәү генә: Михаил Жванецкий һәм Михаил Задорнов. Бу кысыр мактау да, Рәдиф абыйны күккә күтәрергә тырышу да түгел. Гомерем буена сәхнәдә, юмор өлкәсендә эшләп йөргән кеше буларак, аның дәрәҗәсен бәяләрлек белемем дә, тәҗрибәм дә бар. Шуңа һәрвакыт бер куркусыз әйтәм: татар, башкорт дөньясында Рәдиф Тимершин кебек юморист юк. Ул берәү генә иде. Көлке иленнән безнең дөньяга адашып килеп чыккан тылсым иясе шикелле. Ә без аны тиешенчә кабул итә алдыкмы икән? Юк бугай… Без аны чираттагы каләм әһеле, үзебез шикелле үк гади бер адәм баласы дип уйладык бугай…
3
Башкорт дәүләт университетында журналистика факультетының беренче курсын тәмамлагач, “Һәнәк” журналында, отпускыга киткән Равил Шаммас урынына, бер айга утыртып тордылар. Менә шунда без Рәдиф Тимершин белән бер бүлмәдә эшли башладык.
Минекен эш дип булмый инде. Бер-ике нәрсә язып карадым, мактый-мактый кәрзингә ыргыттылар да: “Укы, өйрән, яз!” — дип дәртләндерделәр. Гомумән, “Һәнәк” журналы редакциясе – ул үзенә бертөрле. Андагыларның барысы да ягымлы булып хәтердә калган. Күзләре очкын чәчеп тора, ирен читләрендә сизелер-сизелмәс елмаю, җитешсезлегеңне дә йөзеңә бәреп, авыр итеп түгел, ә үзең дә көлеп җибәрерлек итеп әйтәләр. Журналистикага аяк баскан әнә шул беренче айны мин әле дә сагынам. Анда эшләгән Мансаф Гыйләҗевка да, рәссам Хәлил Әхтәмовка да, приемныйда утырган Лилия апага да — барысына да чиксез рәхмәтлемен. Ә инде Рәдиф абый…
Ул минем турыдан-туры начальник сыман иде. Берәрсе берәр йомыш кушып: “Барыбер тик утырасың, шуннан гына урап кил әле”, — дисә дә Рәдиф абый каршы төшә. “Кәбировка тимәгез. Укысын. Ул — безнең классик”, — ди. Гел шулай итә. Бермәлне шулкадәр өйрәнеп киттеләр, хәтта редактор керсә дә: “Безнең классик ничек?” — дип сорый. Рәдиф абый кыска гына җаваплый: “Әзерләнә”. Бу сүзеннән көләсе дә килә, гарьләндерә дә. Минем эшкә ярарлык бер сүз дә язганым юк бит инде. Бер авыз сүз язмаган кешене классик дип әйтү төрттерү бит инде ул, хәтта “Бу мине мыскыл итә”, дип үпкәләргә дә була. Тик Рәдиф абый аны шулкадәр тәмле итеп әйтә, үпкәлисе урынга көлеп җибәрәсең. Ул чакта бик аңлап та бетермәгәнмендер, хәзер беләм: шушы нәни шаярулар мине үз урынымны чамаларга, ялтыр сүзләргә ирония белән карарга өйрәткән.
Ә Рәдиф абыйның укытырга тырышуы чынлап иде. Ул, журналның кайсыдыр битләрен ачып, алдыңа китереп сала, укып чыгарга куша. Соңрак өеннән китаплар алып килә башлады. Сирәк китаплар, университет китапханәсендә андыйларны табу өчен озак эзләргә кирәк. Хәер, мин дөньяда андый китапларның барлыгын, була алу мөмкинлеген күз алдыма да китерми идем. Мин талантны Ходай бирә икән, бәләкәй чакта — азрак, зурайгач, күбрәк итеп бирә, диебрәк уйлый идем. Алай гына түгел икән. Язу осталыгына өйрәнеп, каләмеңне шомартып була, була гына түгел — кирәк, һәм моңа мөмкинлек бирүче китаплар да бар икән. Бу ачыш үзе генә дә минем өчен адәм баласының космоска чыгуы шикелле иде.
Мин хәзер барысын да хәтерләмим инде, драматургия теориясе буенча бер калын китап хәтердә калган. Мин шул китап аша бербөтен булып тоелган пьесаның өлешләрдән торганлыгын аңладым. Хикәя, повесть төзелешен өйрәткән китаплар да булды. Рәдиф абый аны бирә дә: “Фәлән көннән укып бетер, эчтәлеген сөйләтәм”, — дигән була. Әллә шаярта, әллә чынлап әйтә — аңламассың. Мин укыйм. Беренчедән, кызык. Икенчедән, бераз шүрләтә дә, чынлап та сораса, мин белмәсәм, зарплата түләмәсләр шикелле тоела. Эчтәлеген сөйләтмәде сөйләтүен…
Менә шул чаклары өчен рәхмәтлемен. Әгәр шундый китаплар барлыгын белмәсәм, аларны укымаган булсам, әдәбиятта үз урынымны, үз юлымны таба алмыйча озак адашып йөргән булыр идем әле. Ә, бәлки, югалыр да идем.
Кайчандыр аз гына ярдәм иткән, юнәлеш күрсәткән кешеләр дә, хәтта ярдәм итмәгәннәре дә, син аз гына аягыңа баса башласаң: “Аны бит без күтәрдек!” — дигән шикеллерәк кыланалар. Рәдиф Тимершиннан мин беркайчан да андый сүз ишетмәдем. Югыйсә: “Хәтереңдәме, мин сиңа әдәбият буенча иң яхшы китаплар ташыдым…” — дияргә тулы хакы бар иде. Моңа мин тамчы да ачуланмас та идем. Рәхмәт кенә әйтер идем. Тик ул алай итмәде.
* * *
Соңыннан без аның белән “Өмет” гәзитендә бергә эшләдек. Бер бүлектә, бер бүлмәдә. Әле ул — бүлек мөдире, әле — мин. Йомырка белән тавык шикелле. Үзем мөдир булган чак-
ларда аннан бераз кыенсына идем. Ул — зур шәхес бит, кумирыңның начальнигы булу бераз намуска да тия. Ә аның исе дә китми: “Марат, син алай дип уйлама. Минем өчен олы бәхет бит ул. Олыгайгач, үзең аңларсың әле...”
Рәдиф абый ихлас җанлы, якты күңелле кеше иде. Ягымлы иде. Хәтта бәхәсләшкән, фикерләр капма-каршы булган чакларда да аның белән талашу мөмкин түгел, ул беркайчан да чыгырыннан чыкмый, сабырлыгын җуймый, хәтта җаны-тәне белән карышканда да мөлаем һәм ягымлы булып кала. Дөреслек өчен шунысын да әйтеп китәргә кирәк. Яңавыл якларының бер үзенчәлеге бар, аларның сөйләү манерасы назлы, ипигә май яккан кебек, иркәләгән кебек сөйләшәләр. Ләкин Рәдиф абыйның ягымлылыгы сөйләшүдә генә түгел. Аның аралашу рәвешендә зыялылык, әңгәмәдәшен хөрмәт итү ярылып ята иде. Мин кызу канлы, кискен теллерәк. Кирәкле ноктасына бәреп манчып куям да, бетте — хет үл, хет терел, миңа кагылмый. Ә ул алай түгел, ул беркайчан да бәреп екмый, каты кагылмый, синең фикереңне дәвам иттерә дә акрын гына үзенчә борып җибәрә: “Әйе, син дә хаклы… Тик менә болайрак итеп тә карап була бит...”
Әңгәмәдәшне хөрмәт итү инде бу, ләкин мондый сыйфат кинәт кенә тумый, ул булсын өчен күңелеңнең киңлеге, кешеләрне яратуың кирәк. Рәдиф абый ярата иде. Күңеле киң иде. Ул синең шатлыкларыңны да үзенекедәй күреп, ихлас күңеленнән сөенә белүче сирәк шәхесләрнең берсе иде. Ул берьюлы абый да, сабый да була ала торган тылсым иде. Сөенүен күрү дә рәхәт, хәтта бер кулъязманың читенә болай дип тә язып куйганмын әле: “Рәдиф Тимершин шатлыгына лаеклы”.
* * *
Ул хәзер юк инде арабызда. Кайчагында телефоннан шалтыратасым килә. Сөйләшәсем. Хатлар алышасым. Кайчагында... Тик күп вакыт телеграмма гына: “Кичер безне”. Кичер... Без синең кадереңне элек тә белмәдек. Хәзер дә белмибез. Киләчәктә дә... Тик син кичер, яме.
Марат Кәбиров.