Сөйгән ярыңны кабат куеныңда тою шулкадәр ләззәт иде. Илнурның бөтен күзәнәкләре сөю дулкынына, мәхәббәт назына күмелде, бу халәтнең соңгы тапкыр икәнен белгәнгә күрә аерыласы килмәде. Ләйлә читкәрәк тайпылса да, Илнур аны ычкындырырга теләмәде...
– Әй, сез!.. – дигән тавыш ишетелде. – Ләйлә!
Ләйлә коты алынып, Илнурның куеныннан арынды һәм гаепле кыяфәттә басып калды. Эскәмия янында Денис басып тора иде. Илнур аңа каршы атлады:
– Денис, син онытмаган булсаң, Ләйлә минем яратканым иде, – диде ул тыныч кына. – Без теге вакытта кинәт аерылыштык, аңлаша алмыйча калдык. Ул сиңа мөкиббән китте.
– Әлбәттә, шулай булырга тиеш иде, – дип батырланды Денис. – Тик әле нигә кочаклашып торасыз?
Илнур елмайгандай итте:
– Без аңлаштык. – Ул бер мәлгә тынып калды, Денисның йөзеннән кара шәүлә үтте, тик егет аңа борчылырга ирек бирмәде. – Без аңлаштык. Ул сине сайлады.
Денис бераз тынып торды да тавышын күтәрә биреп:
– Син болай кыланырга тиеш түгел идең, – дип телефонына үрелде һәм нәрсәдер баскалаганнан соң дәвам итте. – Бу сөйләшүдә мин дә катнашырга тиеш идем. Ә хәзер... Син мине рәнҗеттең. Абруемны төшерергә тырыштың. Җавап бирергә туры киләчәк.
Илнур аңа кулын бирде:
– Бу безнең соңгы очрашу иде, – диде ул, ягымлырак булырга тырышып. – Син мине башкача беркайчан да күрмәячәксең. Мин сезне бүтән борчымаячакмын.
Денис аның килешергә сузылган кулын игътибарсыз калдырды:
– Әлбәттә, борчымаячаксың, – дип ыржайды ул. – Ә монысы өчен җавап бирергә туры килер. Хөрмәтле кешенең абруен төшерү яхшы түгел.
Илнур сабыр булырга тырышты, әмма җавапсыз кала алмады:
– Минем алда синең абруең юк, – диде ул. – Ә булмаган нәрсәне күтәреп тә, төшереп тә булмый.
Һәм борылып китеп барды:
– Хуш, Ләйлә!
– Хуш!
– Кунакларны каршыларга җыен! – дип калды Денис аның артыннан һәм Ләйләгә боерды. – Ә син... Марш машинага!
Бик теләсә дә, каршы тора алмаслык әллә нинди көчләр мәҗбүр итәргә тырышса да, Илнур артына борылып карамады. Хәзер аңа артка борылырга түгел, алга барырга һәм үз язмышы белән килешеп яшәргә кирәк иде.
Агачлык куерганрак урынга җитүгә кемнеңдер тавышы ишетелде:
– Әй!
Илнур тавыш ягына күз салды. Озын, таза гәүдәле егет тора иде. Ул арада моның иптәшләре дә чыкты һәм уратып алдылар. Егетләрнең басып торуына карап та спорт, аның да сугышчан төре белән шөгыльләнүләре сизелә иде.
– Ә ихтирамлы кешеләрнең хатыны белән очрашырга ярамый, – диде беренче булып Илнурны сәламләгәне. – Моның өчен җәза каралган.
Денис бая телефон төймәсенә баскалаган иде. Тиз, шайтан алгыры! Өстәвенә, элекке шикелле чепек нәрсәләр түгел, берсеннән-берсе таза, чын сугышчылар. Бишәү. Болардан котылам, дисәң, йөгереп кенә качып буладыр. Тик, ни өчендер, ул йөгерергә ашыкмады. Алда торган егет ашыкмыйча гына якынайды да аягын күтәрде... Илнур аның аягы җирдән аерылу белән сул аягының кыры белән туктатты да ниндидер гади дә, көчле дә алым кулланды. Һәм икенче мизгелдә артында торган егеткә сикерде. Шул рәвешле берничә секунд эчендә биш әзмәвернең бишесен дә җиргә сылап һуштан яздырды. Бермәл үзе дә аптырап карап торды. Аннан соң иелеп, һәркайсын тикшереп чыкты, сулышлары бар, йөрәкләре тибә иде. Һәм тиз-тиз атлап ары китте.
Үзенең уңышына ул үзе дә аптырый иде.
22
Ләйләнең сайлавын гаепләп тә булмый инде, бер карасаң. Чынлап та, акча кытлыгы кичерми яшәү бик рәхәт: ул тамак туклыгы, өс бөтенлеге генә түгел, ә күңел көрлеге дә икән. Кесәңдә җил уйнаганда син үзеңне мескен итеп тоясың, офыкларың тарайганнан-тарая барып, газап зинданына әверелә, тормышыңның нурын томалый. Ә акчаң барда син хаким – ни теләсәң, шуны уйлый, әйтә, эшли аласың. Ни генә дисәң дә, акчалы кеше иреклерәк була.
Илнур да шушы җитеш тормышының бөтен уңайлыгын файдаланырга тырышты. Монда чарасызлыкның да өлеше бар иде бугай. Кечкенәдән килгән мәхәббәт тиз генә күңелеңнән йолкып ата торган нәрсә түгел бит. Паркта очрашып сөйләштең, барысын да ачыкладың һәм, онытып, җиңеләеп калдың дигән сүз түгел. Күпме генә җиңәргә, аек акыллы булырга тырышсаң да, әрнүләре барыбер тынгы бирми, бергә үткәргән мизгелләр, парлашып корган хыяллар кабат-кабат искә төшә, уйланырга, сызланырга мәҗбүр итә.
Илнур башта кәгазьгә төшерелгән фотоларны бер капка җыеп, балкондагы шкаф почмагына яшереп куйды. Тиз генә ачылмасын өчен ул капны скотч белән чорнап бетерде. Ташларга иде дә боларны, тик, нигәдер, көче җитмәде. Аннан соң телефонында, компьютерында булган фотоларны җуйдырды. Берсен дә калдырмаска тырышты. Онытырга кирәк. Онытырга!
Әмма Ләйләнең йөзе, сыны күз алдыннан китмәде. Ул аны бернинди фотосурәтсез дә күрә, юксына иде. Тора-бара онытылыр әле. Ә әлегә ул бергә үткәргән мизгелләренең һәммәсен хәтерли, онытырга теләсә дә, оныта алмый иде. Шулай җәфалана торгач, ул үзенә шөгыльләр эзләргә тотынды. Бу халәттән ничек тә котылырга, игътибарны читкә юнәлтергә кирәк иде.
Иң беренче эш итеп ул деканга шалтыратты. “Мин сиңа иң мөһим темаларның исемлеген табып бирермен. Кыскача язылган конспектлар рәвешендә...” – дигән иде ул теге вакытта. Әле шул хакта исенә төшерү белән:
– Хәзер үк килсәң дә ярый, биреп җибәрермен, – диде.
Илнур аны барып алды. Декан үзе юк иде, кинәт кенә каядыр чакырып алганнар. Кәгазьләрне сәркәтип кызга калдырган. Өенә кайткач, Илнур аларга күз йөгертеп чыкты. Чынлап та яхшы нәрсә иде бу. Лекцияләрнең кыскача конспектлары, укырга тиешле китапларның кыскартылган вариантларын каян табарга икәне. Болары Интернетта бар икән. Тагын әллә нәрсәләр... Вакыт табып өйрәнергә генә кирәк. Ә өйрәнергә кирәк иде. Вакыт ул болай да, тегеләй дә үтә. Файдалырак үткәрсәң, күпкә әйбәтрәк.
Илнур театрларга йөрде. Элек бик кызыкса да, акчасын жәлли торган иде. Әйтик, дәресләрдә Кәрим Тинчуринны үтәләр икән, театрга барып аның әсәрен карап кайту – үзе бер өстенлек. Ләкин кесәңдә җил уйнаганда алай итеп булмый иде. Ә хәзер – хөррият. Аннан соң, татар спектакльләренең барысы да диярлек мәхәббәт турында икән. Аларны караганда күзгә яшьләр килә, үз хәлләреңне искә төшереп, күңелең айкала да чистарынып каласың.
Концертларга йөрде. Монда да кызык иде. Тере җырчыны сәхнәдән күрү әллә нинди тылсымлы күренеш икән. Аның халыкка мөнәсәбәте бөтен залга тарала да тамашачыларны урап ала. Дөнья мәшәкатьләрен, күңел яраларын оныттырып тора. Концерт тәмамланып, урамга чыккач, үзеңне бөтенләй башка тормышка аяк баскандай тоясың. Әмма концертларның тәэсир көче Илнурга җитеп бетми иде. Юк, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Тавышы да, моңы да бар, җырлый да белә. Һәр концерт номеры соклангыч. Тик Илнурга ниндидер көй, ниндидер моң җитми иде.
Һәртөрле паркларда, аттракционнарда йөрде. Һич югында кибетләргә кереп, үзенә бер кирәге булмаган нәрсәләрне карап гомер уздырды. Монысы да кызык иде. Соңгы елларда әллә күпме яңа төр товарлар сатуга чыккан икән. Моңа кадәр бер дә игътибар иткәне юк иде. Кайберләренең хәтта нәрсә икәнен дә белерлек түгел.
Бер азык кибетенә кергәч, кильки балыгы консервасы янында тукталып калды. Элекке танышын очраткандай бер тын карап торды. Бу балык консервасы аңа чынлап та таныш, якын, кадерле сыман тоелды. Тик Илнур ник шулай икәнен генә аңлый алмады. Һәм консерваны кәрзиненә салды. Касса янына җиткәч тә аны кулына тотып әйләндерә-әйләндерә карап торды.
– Нәрсә шулкадәр әйләндерәсең? – дип көлде кассир хатын. – Кием-салым түгел бит инде ул, җебе чыкмый, җөе күренми.
Илнур дәшмәде. Подъезд алдына кайткач та эскәмиягә утырып, кильки балыгын өйрәнде. Бу гади консерва түгел, ә ниндидер тылсымлы әйбердер, ул үзе аңлап җиткермәгән нәрсәләрнең ачкычы нәкъ шушында ятадыр шикелле иде. Озак утырды. Тик балык консервасы да, дөнья да үзгәрешсез калды.
Өйгә кергәч, ваннага кереп кулларын юды. Аннары туалетка кереп, унитаз бачогына балык консервасын яшерде. Ул үзенең ник болай эшләве турында уйлап та карамады. Тагын ваннага кереп баштан-аяк коенып чыкты да кофе кайнатып эчте. Өйдә кеше юк иде. Фикерен читкә тартучы булмагач, уйлары тагын Ләйләгә әйләнеп кайтты. Ул бергә чакларының һәр мизгелен хәтерли иде. Истәлекләргә бирелеп... Дөресрәге, ул истәлекләрне хәтереннән җуярга тырышып диванда беркадәр аунагач, көтелмәгән уйдан дертләп китте.
Моңа охшаш уй элек тә вакыт-вакыт калкып ала торган иде. Тик ул чакларда кыска вакытка гына ялтлап китә дә шундук юкка чыга. Эзе дә калмый. Ә бу юлы Илнур ул уйны җилкәсеннән песине эләктергәндәй тотып алды. Һәм гаҗәпкә калды.
Ул бу уйны кем белән уртаклашырга да белмәде. Элекке дуслары белән күптән инде аралашканнары юк, аның тормышы белән хәбәрдар булмагач, бу халәтне аларга аңлатып та булмыйдыр. Ләйлә белән аралары өзелде. Карале, Илнурның эч серләрен уртага салып сөйләшер кешесе дә юк икән ләбаса. Элегрәк, мәктәптә укыганда да, институтка кергәч тә ул йомык кеше кебек түгел иде, барысы белән дә иркен аралаша, дуслары да күп кебек тоела. Эч серләрен бүлешәм дисә... Күңеленең иң төпкелендә яткан серләрне дә ул Ләйлә белән уртаклаша ала, шуңа күрә җан дусларына кытлыгы юк шикелле иде. Әле менә барысы да бүтән төсмер алды. Аның бер чын дусты да булмаган икән. Хәзер дә юк. Джоннан башка, әлбәттә.
Марат Кәбиров.