+18 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
26 февраль , 08:55

Исеме халык күңеленә уелган

Шагыйрь, Г. Сәләм исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Ринат Хәйринең хәтер кичәсе үтте

Исеме халык күңеленә уелган
Исеме халык күңеленә уелган


Энҗе ак карлары белән килгән февральнең бер көнендә Илеш районында талантлы шагыйрь, Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Ринат Хәйринең тууына 75 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үтте. Бу көнгә әзерлек алдан ук башланып, республика һәм район матбугаты битләрендә күләмле материаллар дөнья күрде. Башкортстан Язучылар берлегеннән күп кенә мәртәбәле кунакларның катнашуы да әлеге чараның мөһимлеген ачык күрсәтте. Хәтер кичәсенең беренче өлеше район Мәдәният сараенда узды, арытаба шагыйрьнең туган авылы Үрмәттә дәвам итәр. Чара район Мәдәният сарае хезмәткәре Ирина Хафизова башкаруында Р. Хәйри сүзләренә язылган “Мин ышанам әле таңнарга” җыры белән башланып китте. Һәм чыннан да аның “Йөрәк җырларымны дога итеп, таң нурына төреп таратам...” дигән шигъри юллары халкын, туган җирен яраткан, хөрмәт иткән каләм остасы булуын чагылдырып, һәр әсәренә йөрәк җылысын кушып иҗат итүен гәүдәләндергәндәй.

Кичәдә катнашучы район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин: “Туган як җырчысы булган шагыйрьнең иҗатын без белергә тиеш. Аның китап­ларын уку, мәктәпләрдә шигъриятен өйрәнү зарур. Ринат Мәгъфурҗан улының иҗатын саклаудагы һәм таратудагы зур эшләре өчен аның гаиләсенә – Айсылу Зәки кызы белән кызлары Ләйсәнгә рәхмәтебезне җиткерәбез”, – диде ул һәм аларга истәлекле бүләк тапшырды.
Билгеле булуынча, шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан район үзәкләштерелгән китапханәсе конкурс игълан итеп, аңа декабрь ахырында йомгак ясалган иде. Җиңүчеләр хәтер кичәсендә чыгыш ясады. “Моңдаш” ансамбле башкаруындагы “Ап-ак калач куя Илешем” җыры аеруча күңелдә калды. Җиңүчеләргә район хакимиятенең дипломнары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм Айсылу Хәйретдинова да истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ринат Хәйринең яшәү дәверенең 20 елы Югары Яркәйдә үтә. Аның бердәнбер кызы – Ләйсәне биредә беренче адымнарын атлый, “туган тел”, “туган як”, “әти-әни” дигән сүзләр белән теле ачыла, урта мәктәпне тәмамлап, югары белем ала. Әти-әнисе юлыннан китеп, журналист һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә Ләйсән Хәйретдинова Башкортстан Республикасы Башлыгының Төбәкләр белән идарә итү үзәгендә бүлек мөдире урынбасары вазыйфасын башкара.
Шагыйрә, драматург, журналист, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, шагыйрь, язучы, журналист, Шаһит Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Әхмәр-Гомәр Үтәбаев, журналист, язучы һәм дәүләт эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге пре­мияләр лауреаты, Башкортстанның атҡазанган мәдәният хезмәткәре Галим Хисамов, Башкорт­стан­ның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Халыклар дуслыгы ордены, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медале иясе, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Шаһит Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе, “Төрксой” халыкара мәдәниятләр оешмасының журналистлар премиясе лауреаты, “Юлдаш” радиосының “Яңа­лыклар” бүлеге җитәкчесе Зөһрә Арсаева, Баш­кортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты, Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының балалар әдәбияты редакциясе мөхәррире, шагыйрә Әлфия Әсәдуллина якыннарын, эшен яратып яшәгән Ринат Хәйри хакында якты истәлекләр саклануын билгеләде. Алар рухиятебезне баету максатында күпләп китаплар укырга чакырды, яңа гына язылган шигырьләрен укыды.
– Ринатның иҗаты, аның туган якка мәдхия җырлаучы шигырьләре еллар үткән саен халкыбыз күңеленә ныграк үтеп керә, йөрәк түрендә урын ала. Китапларын балалар да бик яратып укый. Килә­чәктә дә кадерле кешебезнең шигъри васыятьләре яшәсен, аларны сакласак иде, – диде шагыйрьнең әдәби хәзинәсен бөртекләп туплауга, үзе үлгәннән соң китапларын чыгаруга күп көч салган Айсылу Зәки кызы.
Ул район җитәкчеләренә, китапханә коллективына, шагыйрьнең барлык дусларына, авылдашларына гаиләсе исеменнән рәхмәтен, ихтирамын җиткерде.
Илеш мәгълүмат үзәге директоры, баш мөхәррире Лира Гәрәева, озак еллар “Маяк” гәзите редакция­сендә бергә эшләгән ветеран-журналист, Башкорт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгъ­лүмат хезмәткәре Рәмзия Хәдимуллина, дусты, хезмәттәше Фәрит Харрасов Ринат Мәгъфурҗан улы белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Фәрит Фәррәхетдин улы Ринат Хәйринең “Яркәй каеннары” җырын гармунда уйнап башкарды. Эльмира Насыртдинова шагыйрь истәлегенә багышланган үзе язган шигырен, Әлфия Вәлиева поэмадан өзек укыды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсилә Басыйрова, Рәсидә Мостафина, Илшат Сибәгатуллин моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Матур эчтәлекле хәтер кичәсе сценариен район үзәкләштерелгән китапханәсенең китапханәчесе, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина төзеде һәм чараны матур итеп алып барды.
Төштән соң бер төркем кунаклар Ринат Хәйринең туган авылы Үрмәткә юлланды. Башта зиратка барып, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу оештырылды, аннан соң мәктәптәге музеенда булдылар. Авыл мәдәният учагында бай эчтәлекле хәтер кичәсе үтте.
Бу дөньяда аз яшәсә дә, үзенең чагу иҗаты белән якты эз калдырган Ринат Хәйри исеме халкыбыз күңеленә уелган. Әйе, шагыйрь шигырь­ләрендә яши.

Рәхмәт сүзе

Кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әтием, дәү әтием, шагыйрь, публицист, республиканың
Г. Сәләм исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Ринат Хәйринең тууына 75 ел тулуга багышланган юбилей чараларын югары дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән өчен ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Илеш районы хакимиятенә, Башкортстан Язучылар берлегенә, каләмдәшләренә, дусларына, якташларына – Илеш районы халкына, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә, республиканың башка басмалар редакцияләренә, Башкортстан “Юлдаш” радиоканалына, БСТ телеканалына, З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятына, күпсанлы китап укучыларга, Ринатны хөрмәтләгән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз.
Халык хәтерләгәндә, Ринат мәңге яшәр!
Зур ихтирам белән шагыйрьнең гаиләсе.

Лира Кәбирова.
Илеш районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: