+10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
11 март , 07:35

Салават киленен шаккатырган

Бу хакта улының хатыны социаль челтәрләрдә язган. 

Салават киленен шаккатырган
Салават киленен шаккатырган

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов килене Рузиягә сюрприз ясаган.

«Татар эстрада» төркемендә урнаштырылган видеодан күренүенчә, җырчы аны концерты вакытында сәхнәдән котлый.  

«Бүген безнең  Фәтхетдиновлар гаиләсендә зур бәйрәм. Кадерле улым Рөстәмнең тормыш иптәше, безнең киленебез, кызыбыз Рузиянең туган көне. Безнең йортта бәйрәм, ә мин читтәрәк инде, Сарманда бүген.

Мин улымны да, кызымны да бу бәйрәм белән котлыйм. Гомумән, туган көн – иң матур, иң дөрес бәйрәм. Барыгызны да: улларны да, киленнәрне дә, әбиләрне дә, бабайларны да котлыйм. Туган көннәрегез бик күп еллар булсын», – ди артист сәхнәдән. Килененә үзенең хит җыры «Туган көн»не дә бүләк итә.

Рузия әлеге кадрларны үзенең сторисларына куйган. «Рәхмәт, әтика. Шаккатыра беләсең инде син», – дип яза ул.

Фото: Рузиянең шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: