+7 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
21 март , 09:32

“Әл дә син бар, тугры каурый каләм, рухландырыр өчен күңелне...”

Яшь иҗатчыларга канат куючы “Каурый каләм” бәйгесенә — 10 ел

“Әл дә син бар, тугры каурый каләм, рухландырыр өчен күңелне...”
“Әл дә син бар, тугры каурый каләм, рухландырыр өчен күңелне...”

Шагыйрь Марсель Галиевның: “…Шигърият ул нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү сәнгате”, – дигән юллары бар. Ә ул могҗиза кайчан һәм кайда туа соң? Ә бәлки, моның өчен махсус шартлар кирәк тә түгелдер. Чөнки хәятебезнең һәр күренеш-чагылышыннан теләсәң тылсым табып була, ә иң сизгерләр, игътибарлылар аны шигырь калыбына төреп бирә белә.

“Каурый каләм” бәйгесе – гаҗәеп шигърият дөньясына якынаюның бер баскычы. Аның быелгы йомгаклау кичәсенең Туган телләр көнендә үтүе символик мәгънәгә ия: конкурска да бит эшләр өч телдә – татар, башкорт һәм урыс телләрендә кабул ителә. Ә бу чара һәр халык телен, рухи кыйммәтләрен кадерләп сакларга тиешлеген дә ассызыклый кебек. “Каурый каләм”гә дә 10 яшь тулды.


— Туган телгә, әдәбиятыбызга, туган җиргә мәхәббәт хисен, нәсел тамырларын, халкыңның гореф-гадәтләрен, йолаларны хөрмәт итүне кечкенәдән тәрбияләү кирәк. Чөнки кешелек цивилизация баскычларыннан югары күтәрелгән саен, бу кыйммәт­ләрнең әһәмияте вакыт тузанына күмелә бара. Халык буларак йөзебез генә түгел, әкренләп асылыбыз да җуела. Һәр милләтнең зыялыларын уйландыра торган мәсьәлә бу. Туган тел онытылу дигән җәбер көткәндә кул кушырып утырырга ярамый, – диде конкурска нигез салучы танылган шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәндидә Харрасова.
Республикабызда игълан ителгән Әдәбият елында дөньяга килгән бәйге бихисап каләм тибрәтүчеләрне бергә туплый алды. Быел да тантанага кырыктан артык бала җыелды. Чараны ачып, алып баручылар Айгөл Сәлимуллина һәм Нурия Шәймөхәм­мәтова сүзне район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет әгъзасы, шагыйрь һәм бард Александр Десяткинга бирделәр. Ул күпмилләтле Кушнаренко җирендә шундый бәйге яшәп килүе очраклы булмавын билгеләде, бәйрәм белән һәммәсен котлап, үзе язган “Ты думаешь, что солнце не смеется” шигырен укыды.


Арытаба сәхнә кечкенә иҗатчы­ларга бирелде һәм аның түренә иң яшь бәйгече – Әхмәт урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Алмаз Бакыев чакырылды. Шагыйрә, педагогик хезмәт ветераны Фәнисә Фәхретдинова аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Жюри әгъзалары “Өметле каләм”, “Тату гаилә – милләтем терәге!”, “Гаилә – синең тамырларың һәм йортың ул”, “Һәркемдә ул бер генә – Ватан!”, “Өйрәнчек каләм”, “Сугыш кануннары кырыс – Җиңү бәясе югары”, “Милләтем ядкарьләре” номи­нацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде. Аларны бүләкләү хөрмәтле кунакларга тапшырылды.
Сүзне Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлекчәсе рәисе Илфир Котдусов алды. Ул җыелучыларны сәламләп, шигърият ишекләрен шакырга базнат иткән яшь каләм тибрәтүчеләрне, аларның остазлары, килгән кунакларны икеләтә бәйрәм белән тәбрикләде һәм мондый әһәмиятле конкурсны район күләменнән республика дәрәҗәсенә күтәрү кирәклеген белдерде. Илфир Рәис улы киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә өлеш керткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Зоя Гыйлемханова (Илек урта мәктәбе), Фәйрүзә Әсфәндиярова (Иске Кормаш), Илүзә Хәммәдиева (Әхмәт) һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Минзилә Вәлиевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.


Башкортстан татарлары Конгрес­сының башкарма комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты ярдәмчесе Зәлия Ахунова очрашуга җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге балаларда илһам уяткан, телебезне сөяргә өйрәткән әти-әниләргә, аларның укытучыларына, Фәндидә ханымга соклануын һәм рәхмәтен җиткерде. Конкурсның киләчәге булсын, балаларның иҗат җимешләрен китап буларак да күрергә насыйп итсен дигән теләк белдерде. Алга таба ул Динар Гыйзетдинов, Зөлфия Нуриева, Зөлфия Вәлиева, Римма Хәйрет­динованы — Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Наилә Сатаеваны Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Ниһаять, шагыйрә Фәндидә Харрасова исемендәге премиягә лаек булучылар игълан ителде. Сабыр гына үзләренең йолдызлы сәгатен көтеп утырганнар кемнәр соң? Алар – Иске Кормаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Айсылу Әминева (татар телендә), Әхмәт урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Данис Кашапов (башкорт телендә), Иске Камышлы урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Илья Зуев (урыс телендә) үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Ильяның көн кадагына суккан шигыре һәм башкару осталыгы тамашачы тарафыннан аеруча җылы кабул ителде.


Ун ел аз вакыт түгел. Бу дәвердә “Каурый каләм”нән үсеп чыгып, иҗат юлын дәвам итүчеләр турында сүз кузгатам. Фәндидә Туктаргали кызы хәтерендә уелып калганнары белән бүлеште.
– Иҗат кешесенең, гадәттә, дәвамчылары, варислары була. “Фәлән шагыйрь яки фәлән язучы безнең иҗат чишмәбезнең башында торды, безнең сәләтебезгә куәт бирде”, – дип әйтүчеләр бар икән, димәк, хезмәтең ихтирамга лаек. Иң тәүге лауреат­ларымның берсе Иске Кормаш урта мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт университетында укуын дәвам иткән Айгөл Сабированың “Яңа көн” гәзитендә чыккан мәкаләсен укыгач, аның укытучылары белән беррәттән мин дә шатлыклы хисләр кичердем. “Каурый каләм” бәйгесе хакында да бик җылы итеп искә алган иде ул.
Иске Тукмаклы урта мәктәбендә укыган сәләтле каләм иясе, лауреатым Айнур Нәбияровны Казанга хатын-кызлар форумына баргач күрдем. “Фәндидә апа, Сезнең киләсен белгәч, шулкадәр сөендем”, – дип килеп күреште. Педагогия институтында укый, профком вәкиле буларак безнең төркемне озатып йөрде. Каләмен ташламаган, шигырьләр яза икән. Иҗади уңышлар юлдаш булсын! Калтай урта мәктәбеннән Таһир Гыйльмановның шигырьләрен сокланып укый идем. Тирән фикерле, эзлекле иҗат. Гуманитар юнәлешне сайламаса да, каләме югалмас дип ышанам. Күңел түрендә йөргән шигырь дөньяга чыгу өчен үз сәгате сукканын көтә ул. Мин үзем дә әдәбиятка соңлап килдем. Язучы-галим (хәзер инде мәрхүм) Суфиян ага Сафуанов иҗатыма бәяләмә биргәндә: “Фәндидә әдәбиятка метеор кебек килеп керде!” – диде. Яшь иҗатчыларга да шуны телим. Соң булса да, уң булсын! Шигърияттә, гомумән иҗатта үз сүзеңне әйтә белү мөһим. Автор буларак тапталган сукмактан атламыйча, үзеңнең ачышларың, табышларың белән укучың күңелен яулау, аны кызыксындыра алу мөһим.


Кайсы гына танылган әдипне алма, аларның тамырлары авыл җиренә барып тоташа. Ни дисәң дә, авыл — телне, моңны, әхлакны саклап калучы изге урын! Менә бүгенге яшь иҗатчылар да нәкъ авыл һавасын сулап, табигатенә сокланып үскәннәр, шигырьләрендә дә авыл рухы ачык чагыла. Фәндидә Туктаргали кызы әйтүенчә, кайбер юлларны иншаларга эпиграф итеп куярлык. Мәсәлән, түбәндәге шигъри юлларга күз салыгыз:
Кояш чыкса, шундый шатлык,
Җырлыйсы килеп тора.
Әйтерсең кояш нурлары
Күңелгә кереп тула... (Данил Әхияретдинов, Иске Кормаш урта мәктәбе укучысы).
Әй туган җир табигате,
Синдә ул яшәү көче.
Табигатьне сөеп, саклап,
Яшәсен иде кеше... (Алмаз Арс­ланов, Калтай мәктәбе укучысы).
– Соңгы елларда шунысы игътибарга лаек: бәйгегә башлангыч сыйныф укучылары да актив кушыла башлады. Бу уңайдан быел Әхмәт урта мәктәбен мисалга китерер идем. Мин моны алга китеш дип кабул итәм. Балаларда сүзгә, телгә карата ихтирам тәрбияләгән тел һәм әдәбият укытучыларына рәхмәтебез чиксез. Әйе, әнә шул сүз тылсымы әйди бит аларны рухияткә, мавыктыргыч әдәбият, иҗат дөньясына. Баланың фикерен баету, акыл-зиһенен үстерүдә иң ныклы таяныч – ул рухи казанышларыбыз, – диде унъеллык конкурс тарихына байкау ясап, Фәндидә Туктаргали кызы.
“Каурый каләм”дә көчен сынаганнар киләчәктә дә яңа казанышларга йөз тотсын, шагыйрь булып китмәсәләр дә, һәркайсының тормышында шигърият өчен урын булсын!

Әлфия АРСЛАНОВА.
Кушнаренко районы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: