«Соңгы арада төрле ифтарлар турында гаугалар таралды. Имеш, болай дөрес түгел, тегеләй дөрес түгел...
Минем фикерем: һәрбер эшләгән эшнең нигезендә ният тора. Һәм ул ниятне бары тик Аллаһы Тагәлә белә. Шуңа күрә кем нәрсә һәм ничек эшли… Безнең гаепләргә хакыбыз юк!
Ә менә рамазан аенда гауга чыгару, кемнедер гаепләү, чәйнәү – үзе бер гөнаһ.
Шуңа күрә, дусларым, сөеник кенә инде. Яшьләр тартыла, андый чараларга күбрәк йөри башлый. Матур күлмәкләр кисәләр дә, имеш, мода күрсәтер өчен (кемдер шулай яза, уйлый...), шулай булса да, ул яшь кыз безнен диннең нинди матур икәнлеген күрсен, аны күреп, ул тагы да тартылачак, анда килеп, файдалы вәгазьләр тыңлап китәр һ.б., һ.б.
Уңай якларын күрергә өйрәник әле, дуслар! Һәм бер-беребезгә сабыррак һәм мәрхәмәтлерәк булыйк.
Ә кемнең нинди ният белән эшләнелә – анысы инде һәрберебез үзебез җавап бирәчәкбез. Гаепләүдән туктыйк», – дип язган ул.
Артист белән күпләр килешкән. Әмма «Ураза аенда тыйнаклык, тынычлык кирәктер ул. Кешеләр кайда йөргәннәрен, нинди кием кигәннәрен, нинди өстәлләрдә утырганнарын куймасалар яхшырактыр. Ураза ае барлык кешеләрне тигезли, дип уйлыйм мин», – дип комментарий калдыручы да бар.
«Ни өчен әле яхшылык турында сөйләмәскә? Күрсәтмәскә? Хәзер замана шундый! Без күрсәтмәсәк, димәк, алар башка әйберне караячаклар! Шуңа күрә, без моны көн дә күрсәтергә тиеш, дип уйлыйм мин. Һәм, кабат, нинди ният белән күрсәтәсез бит...» – дип җаваплаган җырчы.
Ә сез Айгөл белән килешәсезме?