+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
25 март , 09:49

Табмас ирмеш кеше дөньядын морад, бәс калур ирмеш җиһанда изге ад...

“Җөмҗөмә солтан” дастаны бүген дә халкыбызның әхлак кодексы була алыр иде  

Табмас ирмеш кеше дөньядын морад, бәс калур ирмеш җиһанда изге ад...
Табмас ирмеш кеше дөньядын морад, бәс калур ирмеш җиһанда изге ад...

Көнчыгышта һәм Көнбатышта Кисек баш, Ку баш, җан белән тән бәхәсе турындагы риваятьләр, сөйләкләр элек-электән билгеле. Шәрекътә әлеге сюжетны беренче булып шигырь юлларына салучының исеме фарсы әдәбияты классигы, суфи шагыйрь Фәридеддин Гаттарга нисбәт ителә. Аның “Җөмҗөмәнамә” дип аталган әсәре 1299 (1862) һәм 1301 (1884) елларда Тәһран шәһәрендә нәшер ителә. Танылган ориенталист В. Д. Жуковский беренче басма һәм Санк-Петербург җәмәгать китапханәсе фондында сакланучы Гаттар көллияте арасындагы 1612 елга караучы бер күчермә нигезендә 1893 елда текстны урысча тәрҗемәсе белән бастырып чыгара. Әмма профессор Г. Т. Таһирҗанов, үзенең текстологик эш нәтиҗәләренә нигезләнеп, бу әсәрнең авторы Гаттар исемле икенче бер кеше булу ихтималлыгын белдерә.
XIV йөзнең икенче яртысында Идел буе төрки шагыйре Хөсам Кятиб, шулай ук мәгълүм сюжетка нигезләнеп, “Җөмҗөмә солтан” дигән дидактик эчтәлекле поэма (дастан дип тә әйтелә) иҗат итә. Аның бу төбәккә багланышын күренекле шәркыятьче Е. Э. Бертельс шулай аңлата: “...Җөмҗөмә, үзенең үткәндәге бөеклеген сөйләп, ачыктан-ачык Алтын Урда ханнары сараен тасвирлый”. Төрек галимнәре Ф. М. Күпрелезадә, С. Н. Эргун, татар әдәбиятчылары Х. Госман, Ш. Ш. Абилов һәм башкалар да бу әсәрне Алтын Урда әдәби мохитендә барлыкка килгән, дип исәпли.
Әмма бу хакта соңгы вакытларда фәнни хезмәтләрдә башка төрле фикерләр дә күренә башлады. Мәсәлән, Уфа галиме
Р. М. Булгаков, тексттагы кайбер нюансларга нигезләнеп, әсәрнең мәмлүкләр җирлегендә, ягъни алар идарә иткән вакытта Мисырда барлыкка килү ихтималлыгын белдерә.
Татар әдәбиятына караган хезмәтләрдә Хөсам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”ы һаман Гаттарның “Җөмҗөмәнамә”сеннән тәрҗемә дип әйтелә. Ләкин В. Д. Жуковский билгеләгәнчә, төрки автор үзенең әсәрен фарсы чыганагын турыдан-туры тәрҗемә итү юлы белән башкармаган. Киресенчә, риваятьләрнең төрле вариантлары тәэсирендә мөселманлык рухы белән нык өретелгән күләмле, аерым мөстәкыйль әсәр барлыкка китергән. Е. Э. Бертельс та әлеге очракта тәрҗемә турында сүз алып бару мөмкин түгеллеген раслый.

Бу уңайдан тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә кала киленгән һәм әсәрнең чыганагы турындагы мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертергә мөмкин булган бер фактка тукталып үтү урынлы булыр. Казан (Идел буе) федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә “3706т” шифры белән сакланучы фрагментар нөсхәдә шундый бәетне укырга мөмкин:
Белең, Кәгъбел-Әхбар риваять кылур,
Рәсүлдән бу сүзни ишеттем тәюр.
Нәкъ шундый ук мәгълүмат Париж Милли китапханәсендә сакланучы төрки телдәге прозаик “Солтан Җөмҗөмә” дигән төрдәшендә дә китерелә. Чынлыкта, Кәгъбел-Әхбар – Сүриягә күчеп килгән ямәнле, Тәүрат риваятьләрен күпләп туплаучыларның берсе.
Бу күчермә тагын шунысы белән дә кызыклы: аңарда башка нөсхәләрдә күзәтелми торган, әмма төрки язма әдәбиятта беренче мәртәбә Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуниның “Котадгу белек” (XI) поэмасында уңышлы кулланылган “бүре-кузы” антитезалы образлы сәнгатьле сурәтләү чарасы бар. Хөкемдар үзенең үткәндәге гадел идарәсен шулай тас­вирлый:
Мәниң чагымда кузы һәм бүре
Янашыб йөрер ирде ишең йире.
(Минем [идарәм] вакытында кузы
һәм бүре,
Бер җирдә аралашып йөрерләр иде.)
Ә Йосыф Баласагунида ул шулай яңгырый:
Кутулды будун кэтти эмгәкләри
Козы бирлә катлыб йурыды бөри
(Халык бәхетле булды,
мөшкел-мәшәкатьләре китте,
Кузы белән бүре аралашып йөрде.)


Әйтергә кирәк, идеаль тормышны аллегорик чаралар белән тасвирлау фарсы әдәбиятында борынгыдан килә. Мәсәлән, без аны Рудаки, Мөхәммәд ибне Васифи, Мөнҗыйк, Әбу Шөкер, алга таба Низами Ганҗәви иҗатларында күрәбез. Бу метафорик образ төрки язма әдәбиятта Котб, Мөхәм­мәдъяр һ. б. әсәрләрендә дә бар.
“Котадгу белек”тән үзгәрешсез алынган “и иреклик Уган” (Уган – “Аллаһ” сүзенең төрки синонимы) фразасы да “Җөмҗөмә солтан” авторының Йосыф Баласагуни иҗаты белән яхшы таныш булганлыгын дәлилли:
Йук ирди йараттың бу ике җиһан,
Кәрим-син, рәхим-син и иреклик Уган.
(Бу ике җиһанны юктан яраттың,
Юмарт син, рәхимле син,
и ирекле Уган.)
Кулъязмаларда әсәрнең аталышы төрлечә, ягъни “Дастаны Җөмҗөмә”, “Xикәяте Җөм­җөмә”, “Китабы Җөмҗөмә” буларак бирелә. Ә текстның ахырында, гадәттә, “Җөмҗөмә дастаны” дип китерелә.
Авторның шәхесе, әсәрнең конкрет кайда иҗат ителгәнлеге турында, кызганыч ки, хәзерге вакытка тулы мәгълүмат сакланмаган. Бары тик текст ахырында бер мәртәбә генә Хөсам Кятиб исеме (бәлки, тәхәллүсе?) искә алына:
Кем тарих йите йөз йитмеш иде,
Хөсам Кятиб боны язмыш иде.
Әсәрнең кайбер күчермәләрендә “Хөсам Кятиб боны язмыш иде”, “Хөсам Кятиб боны аймыш иде” дип язылган.
Әмма бу исем безгә билгеле булган башка чыганакларда, аерым алганда, төрек галиме Шәмседдин Саминың 1889-98 елларда нәшер ителгән “Камусел-әглам” (“Күренек­леләр турында сүзлек”) дигән энциклопедик характердагы хезмәтендә дә очрамый.
Авторның исеме мәсьәләсенә килгәндә исә, фәнни әдәбиятта еш кына аның Хисам рәвешендә язылышы китерелә. Дөрес, татар теленә ул шулай кереп китеп, киң таралыш алган. Әмма бу хакта профессор Г. Т. Таһирҗанов тәфсилле аңлатып, Хөсам буларак дөрес булуын исбатлаган иде.
Гуманитар фәнни оешмалар тарафыннан һәр елда оештырыла торган археографик экспедицияләр вакытында “Җөмҗөмә солтан”ның кулъязмалары даими табылып торуы аның Идел-Урал буйларында электән үк киң таралган булуын ачык дәлилли. Мәсәлән, Казан дәүләт университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре А. Фәтхи (А. С. Фәтхиев) 1964 елда Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсендәге Кызыл Октябрь районының Әнтәр авылында әсәрнең бер күчермәсен табып ала. Аннан соң бүлеккә төрле төбәкләрдән ядкарьнең тагын башка тулы һәм фрагментар күчермәләре алып кайтыла.


Кулъязма текстның бер тулы, ләкин шактый зарарланган, күчермәсе Татарстан милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә бар. Поэманың кайбер нөсхәләре Татарстан Фәннәр академиясе
Г. Ибраһимов исемендәге институтның Язма мирас үзәгендә саклана.
Русия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты фондында әсәрнең – өч, Париж Милли китапханәсендә бер күчермәсе бар. Әсәрнең ниндидер бер күчермәсе Үзбәкстан Фәннәр академиясенең кулъязмалар фондында саклана.
“Җөмҗөмә солтан”ның бер кулъязмасы үз вакытында Кырым ханы Сәхибгәрәйнең китапханәсендә булган. 1532 елда шул нөсхәдән госманлы теленә тәрҗемә ясалган.
СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы (хәзер Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге) Тарих, тел, әдәбият институты тарафыннан оештырылган археографик экспедицияләр вакытында 1977 елда республиканың Әбҗәлил районындагы Ишбулды, 1980 елда Туймазы районындагы Җигетәк авылларында әсәрнең күчермәләре табыла.
Төрек галиме Ф. М. Күпрелезадә “Түрк эдебиятында элек мөтасаввыфлар” (“Төрек әдәбиятында беренче мистиклар”) дигән фундаменталь хезмәтендә әсәрнең бер нөсхәсе үзендә саклануын яза. Икенче төрек әдә­биятчысы В. М. Коҗатөрек “Түрк эдебияты тарихи” (“Төрек әдәбияты тарихы”) китабында шулай ук шәхси китапханәсендәге бер нөсхә турында хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, “Җөмҗөмә солтан” башка төрки халыклар арасында таралмаган. Ләкин әлеге әсәрнең төрдәшләре бар. Әйтик, азәрбайҗаннарда “Кәлләнамә”, казахларда “Ку бас”, Мәүлекәй Йомачыковның “Кыйссаи Җөмҗөмә”, Шакир Шаһи углының “Ку баш” поэмалары; борынгы гарәп язучысы шәех Шиһабеддин әл-Әбшиһинең “Китаб әл-мос­татраф фи көлл фәнн әл-мостазраф” (“Гүзәллекнең һәр төрендәге кызык турында китап”) китабындагы Җөмҗөмә турында риваять, XII йөз Идел буе язучысы Сөләйман ибне Дауд әл-Саксининың гарәп телендә “Зөһрәт әр-рияз вә нөзһәт әл-колуб әл-мираз” (“Бакчаларның гүзәллеге һәм газапланучы йөрәкләрне тынычландыру”) дигән прозаик китабындагы “Хәдис әл-Җөмҗөмә”, Париж Милли китапханәсендә һәм Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклана торган төрки телдәге шулай ук прозаик “Солтан Җөмҗөмә” әсәрләре.
Хөсам Кятибнең әсәренең текстында бүлекләргә аерымлану юк. Ләкин аны шартлы рәвештә өч өлешкә бүләргә мөмкин: кереш, төп өлеш һәм ахыры.
Керештә урта гасыр әдәбиятына хас булган тәүхид һәм мәдхия (Аллаһның берлеген тану һәм аны данлау), нәгыт (Мөхәммәт пәйгамбәрне һәм аның дүрт сәхабәсен мактау), әсәрне кемгә булса да багышлау кебек традицион жанр төрләре юк. Бу гайре табигый күренеш буларак кабул ителсә дә, Шәрекъ, аерым алган фарсы әдәбиятында андый факт­лар күзәтелә. Моңа мисал итеп, мәсәлән, шәркыятьче Е. Э. Бертельс Сәнаиның “Сәйр әл-гыйбад илал-мәгад” (“[Аллаһ] колларының әйләнеп кайту урыннарына сәяхәте”) дигән әсәрен күрсәтә.
“Җөмҗөмә солтан”ның авторы текстның беренче юлыннан ук бу дөньяның һәм андагы яшәешнең мәңгелек дигән рациональ фәлсәфи тезисны катгый кире кагу белән башлый:
И, җиһанны бакыйдур дигән каны?..


Ишетең дөнья эшен, белең аны.
Чөн бу галәм гакыйбәт юк булисәр,
Мондагылар һич бакый калмаисәр.
Бу ишарәтләр кем безгә чөн булисәр,
Мондагылар һич бакый калмаисәр.
Күргел анларны кем кичтеләр,
Һәм яхшы, яман барча күчтеләр.
Ягъни бу дөнья ахырда юк булачак, андагылар мәңге калмаячак. Бу хакта безгә ишарәтләр булачак. Әнә кичкәннәргә игътибар ит: яхшысы да, яманы да бакыйлыкка күчтеләр.
Дөньяның мәңгелек түгеллеге турындагы элегик уйлануларын Хөсам Кятиб алга таба күптән бакыйлыкка күчкән, үзләренең яхшы һәм яман гамәлләре белән билгеле булган тарихи шәхесләрнең, Коръәндә китерелгән персонажларның исемнәрен атау белән ныгыта. Алар арасында Адәм, Нух, Хәлил, Сафуан, Җәмшид, Хөсрәү, Карун, Гад, Дәкъянус, Шәддәд, Нәмруд, Фәридун, Рөстәм, Әсфән­дияр, Нуширван, Мәхмүд Газневи, Ибраһим Әдһәм, Бәхтен-Насыйр (Навуходоносор), Чыңгыз xан һәм башкалар бар. Дөрес, нөсхәләрдә исемнәрнең төрлечә бирелеше дә күзәтелә.
Гаттар әсәрендә мондый элегик башлангыч юк. Шуңа күрә бу төрки авторның мөстәкыйль иҗат эшчәнлегеме, әллә ул инде борынгы әдәбияттагы мәгълүм үрнәкләрдән файдаланганмы? Әйе, без аны Йосыф Баласа­гуниның “Котадгу белек” поэмасында күрәбез. Текстның Каһирә һәм Вена нөсхәләрендә исемнәр күрсәтелмәсә дә, контекст буенча сүз кемнәр турында барганлыгы ачык аңлашыла. Ә алардан аермалы буларак, Фирганә нөсхәсендә юл астында өстәмә рәвештә Шәддәд, Нәмруд, Фиргавен, Карун, Зөлкарнәен, Муса, Сөләйман, Гайсә, Мөхәммәд исемнәре язылган.
Моңа охшашлы элегик башлангыч XI-XII йөзләрдә яшәп иҗат иткән суфи шагыйрьләр Әхмәд Ясәвинең “Диване хикмәт”ендә, Сөләйман Бакырганиның “Бакырган кита­бы”нда, XIII гасыр Анадулы шагыйре Шәйяд Гайсәнең “Әхвале кыямәт”ендә, госманлы шагыйре шәех Мөхәммәд Чәләбинең электән татарлар арасында бик популяр булган “Мөхәммәдия”сендә, Өмми Камал иҗатында чагылыш тапкан. Исемнәр күрсәтелмәгән текст Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында, “Китабе Дәдә Коркыт” дигән эпик әсәрдә дә очрый.
Шунысы кызыклы: ул XIX йөз уртасы татар әдәбиятында, аерым алганда, Габделҗәббар Кандалыйның “Рисаләтел-иршад” поэмасында да күзәтелә.
Әйтергә кирәк, башка әсәрләрдән аермалы буларак, “Җөмҗөмә солтан” текстында шагыйрьнең теге яки бу шәхескә карата мөнәсәбәте ачык күренә. Мәсәлән, ул үз ихтыяры белән тәхеттән ваз кичеп, калган гомерен Аллаһыга дога кылуга гына багышлаган Ибраһим Әдһәмне – кәбир (бөек), ә җирдә оҗмахка тиңләп шәһәр төзергә алынганы өчен Аллаһ җәзасына дучар ителгән Шәддәдне ләгыйн дип атый. Безнең эрага кадәр 605-562 елларда Вавилон патшасы Бәхтен-Насыйрны (Навуходонóсор) мәккәр муг (мәкерле мәҗүси) дигән эпитет белән сыйфатлый. Ибне әл-Кәсир исемле гарәп тарихчысының “Әл-камил фи әт-тарих” (“Тарих буенча камилләшү”) дигән хезмәтендә ул Йөрсәлимне (Иерусалимны) җимерүче буларак телгә ала.
Автор бу уңайдан үзенең фикерләвенә шундый нәтиҗә ясый: бөекләрнең бөеклеге аларның көчендә, байлыгында һәм данында түгел, чөнки алар теге дөньяга гәүдәләре төрелгән чүпрәк кисәген генә алып китә ала. Шуңа күрә исән вакытта изге гамәлләр кылырга чакыра:
Чөнки килдең дөньяга – китмәк кирәк,
Бар көчең йитдүгинчә хәйр
итмәк кирәк.


Дөньяның фанилыгы турындагы уйлануларын дәвам итеп, Хөсам Кятиб һәр көнне кеше аягы баса торган җир туфрагын тас­вирлый башлый. Ул, “кеше туфрактан яратылган һәм туфракка кайта” дигән символик сәнгатьчә сурәтләү чарасын оста файдаланып, әнә шул туфрактан үсеп чыккан үләннәр, чәчәкләрдә мәрхүмнәрнең күзләре, чәчләре һ. б. чагылыш таба дигән тезисны үткәрә:
Бу кара йир кем күрәрсән туптулыг,
Адәм угланларыдыр кечек йә олуг
Чөн кадәм кем йир өстенә басарсән,
Һәр адымда адәм йөзенә басарсән.
Баг эчендә тикмә бер нәркәс чыкар,
Үздинләре зөлфедер көн-төн бакар.
Сәвекле сәвеклесенең фиракыдур,
Күреклеләрниң кызары туфракыдур.
Ягъни бу кара җир кече һәм өлкән адәм балалары белән тулган. Шуңа күрә һәр баскан адымда кеше йөзенә басарсың. Бакчада үскән төрле нәркәсләр – матур кызларның чәч бөдрәләре. Бу – гашыйкның мәгъшукасе белән аерылу урыны, кайчандыр чибәр йөзле булганнардан кызыл туфрак кына калган.
Мондый фәлсәфи уйланулар Шәрекъ әдәбиятында, мәсәлән, Гомәр Хәйям робагыйларында, Сәнаи, Җәлаледдин Руми һәм башкаларның иҗатларында ук чагылыш тапкан.
Төрки шагыйрь укучыга үлем алдында барысы да тигез икәнлеген искәртә. Шуңа күрә, ул язганча, дәфен кылынганнарның социаль иерархиясен, ягъни кем солтан, кем кол, кем фәкыйрь, кем хуҗа, кем бай, кем әмир, кем углан, кем шәех, кем бөек булганлыгын белү мөмкин түгел. Кабер өстендәге туфракларны җилләр очыртып бетергән, мәрхүмнәрнең сөякләре корып, тузып беткән. Хәтта аларның кайсы пәйгамбәргә ияргән булганлыгы да бер Аллаһка гына мәгълүм. Мондый тасвирлауның башлангычы, билгеле булганча, төрки язма әдәбиятта Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәрендә үк бар:
Бу түш тег тириглик кэчәр бэлгүсүз,
Кэрәк бэг, кэрәк кул – бары бэлгүсүз
(Бу төш кебек тереклек беленми
үтеп китәр,
Кирәк бәк, кирәк кол булсын –
билгесез калыр.)
Шулай итеп, без карап үткән элегик башлангыч Хөсам Кятибкә кадәр үк булган. Аның ерак тамырлары суфичылык әдәбиятына барып тоташканга охшый. Традицион форма сакланса да, төрки автор аны мөстәкыйль, үзенең идея-эстетик идеалына ярашлы рәвештә эшкәрткән.
Кереш барлык сөйләгәннәргә карата хикәя тыңларга тәкъдим белән тәмамлана.
Төп өлеш Гайсә пәйгамбәрнең мөсафир сыйфатында Шам иленнән (Сүриядән) каядыр китеп баруы белән башлана. Ул бер яшеллек белән капланган урында туктый. Анда кошлар оча, сулар ага. Җиңелчә тәһарәт яңартырга җыенган вакытта таш өстендә яткан корыган адәм башын күреп ала. Бик нык гаҗәпкә кала, чөнки моңа кадәр күргәннәре арасында андыйны очратканы булмый. Париж нөсхәсендә сурәтләнгәнчә, баш сөяге шулкадәр зур ки, анда кошлар оя корган. Маңгаенда ачык итеп аның тәкъдире язылган:
Бакды, язылмыш алнында ике хат:
“Кем сән, и баш, бонча йөрүб
бонда ят.
Янә синдән ничә эшләр кәчисәр,
Соңра җан кошы сәндән очисәр”.
(Күрде, маңгаенда ике язу язылган:
“Кем син, и баш, монча йөреп,
монда ят.
Янә синнән күпме эшләр кичәчәк,
Соңра җан кошы синнән очачак”.)


Гайсә аның язмышын шулкадәр беләсе килә ки, ул шундук күккә карап, Аллаһка ялварып дога кыла. Догасын кылып бетермәстән үк Ходай Җәбраил фәрештә аркылы аның гозерен канәгатьләндерә.
Пәйгамбәр, баш сөяге янына барып, аның бу дөньяда кем булганлыгы турында сораша башлый: ир кешеме, хатын-кызмы, игелек иясеме яисә залимме, социаль чыгышы нинди? Ку баш Аллаһның боерыгы буенча “Лә илаһә илләллаһ, Гайсә рухуллаһ”, дип әйтә дә үткәндәге тормышы турында бәян итәргә әзерлеген белдерә.
Сөйләгәннәреннән аңлашылганча, ул Җөмҗөмә солтан исемле бөтен дөньяга мәгълүм бик бай хөкемдар булган. Аның яшәү рәвешен тасвирлаганда автор гипербола алымын мул куллана. Сараеның озынлыгы гына да – биш, ә киңлеге өч көнлек икән, ул шулкадәр биек ки, түбәсе болытка тиеп тора. Эченә кергәннәр аны җәннәт дип уйлый. Вәзирләре, хезмәтчеләре, коллары, кәнизәкләре, музыкантлары берничә дистә меңнәр белән исәпләнә. Гаскәренең, байлыгының хисабы юк. Менә аның оркестрын гына тыңлап карыйк:
Һәм йите мең мотрибчыларым бар иде,
Меңе чәң, меңе кубыз чалур иде.
Меңе най чалур ирде, меңе быргу,
Меңе табл орар ирде, меңе аргу.
Меңе чалгу чалур иде, меңе дәф,
Меңе чымбал орар иде, меңе кәф.
Җөмҗөмә солтан яшь вакытта бик чибәр егет, әмма мәҗүси булган. Бу хакта текстта аның үзе тарафыннан да әйттерелә, кайбер моментлар белән дә раслана. Шуңа да карамастан, үзе сөйләве буенча, бик гадел идарә иткән. Аңа шөһрәт китергән бик яхшы бер гадәте дә булган: һәр көнне меңләп хайван, кош-кортларны корбан итеп, халыкны ашаткан, хәерчеләрне бүләксез җибәрмәгән. Мондый тасвирламаны Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында да күрергә мөмкин.
Шулай ку башның үткәндәге тормышын белгәч, Гайсә аның ничек үлгәнен, теге дөньядагы хәлләр, Тәмуг һәм Оҗмах турында сөйләвен сорый. Күзләре булмауга карамастан, яшьләр агызып, ул бу сорауның бик авыр икәнлеген һәм аңа җавап бирергә көче җитмәгәнлеген белдерә. Шулай да бәян итәргә була.
Бервакыт Җөмҗөмә солтан мәҗлес кора һәм шунда үзенең бер кәнизәге белән гыйш-гыйшрәттә булырга тели. Шулвакыт хезмәтчесе керә һәм бер фәкыйрьнең хәер сорап килүен хәбәр итә. Онытылып киткән хөкемдар шунда барлык изге эшләрен юкка чыгара торган, гафу ителмәслек бер хата ясый. Ул хезмәтчегә шулай акырып, аны куып чыгара:
Әйттем: “И ахмак, нә ихсан вактыдыр,
Нә сәңа, нә үзгәгә сан вактыдыр”.
(Әйттем: “И ахмак, нинди ярдәм
вакытыдыр,
Ни сиңа, ни башкага игътибар
вактыдыр”.)


Хезмәтче исә, үзеннән тагын берникадәр өстәп, фәкыйрьне тирги һәм тегесе бик нык күңелсезләнеп чыгып китә. Җөмҗөмә солтан үзенең бу мәгънәсез гамәлен тиз генә аңлап ала һәм хәер сораучыны тизрәк эзләп табарга боера. Ләкин инде соң була, аны таба алмыйлар...
Кәнизәге белән морадына ирешкән хөкемдар мунчага юынырга бара. Анда аны котылгысыз тәкъдир инде көтеп тора: өстенә ике тас су кою белән башына авыру кабарып чыга. Ул, күз аллары караңгыланып, хәлсезләнеп, идәнгә егылып китә, йөзенә сары төшә. Коллары аны бу хәлдә күреп, тиз генә күтәреп ала һәм сараена илтеп, тәхетенә мендереп утырта.
Иртәгәсен вәзирләре җыела һәм һәрберсе дару тәкъдим итә. Прозаик төрдәшләрендә тирә-яктан барлык табибларны җыеп китерергә ул үзе боера. Ләкин бернинди дә файда юк, хәле көннән-көн начарая гына бара. Җиде көн үткәч, ул сөйләшүдән бөтенләй туктый. Шулай күреп, якыннары аның колларын һәм, кәнизәкләрен азат итә башлый.
Бу дөньядан, байлыгыннан аерылган һәм һушсыз яткан бер мәлдә аңа дөнья бер зур дала булып күренә башлый. Аның янына алты йөзле Газраил килә һәм үлем касәсен эчереп, бер заман үзенә киләчәген, кардәшләрен күрәчәген әйтә.
Җөмҗөмә үлгәч, бер сәгать тә тотмыйча, аның җәсәден җиргә иңдерәләр. Кабердә һушына килгәч, бер кисәк чүпрәккә генә төрелгәнен күреп, калган байлыгы өчен бик нык кайгыра. Төрки автор шулай аның мәҗүси булганлыгын тагын бер тапкыр искәртеп куя.
Шулвакыт кабер дивары аша зур гәүдәле ике фәрештә керә. Кемнәр икәне турында Җөмҗөмәнең курка-курка гына соравына алар Кирамән кәтибин дип җавап бирә. Кәфененнән бер кисәкне өзеп алалар да, аның дөньялыкта кылган гамәлләрен язалар, гөнаһлары өчен җәза көткәнен исенә төшерәләр.
Алардан соң, кулларына утлы гөрзи тотып, берсе – күк, берсе кара ике фәрештә килә. Алар Җөмҗөмәдән Илаһы кем булуын сорый, һәр сораганда аңа шул гөрзиләр белән ора. Аннары Тәмуг хезмәтчеләре килеп, утлы чылбырлар белән бәйләп, өстерәп алып китәләр.
Тәмугта хөкемдарны утка ташлыйлар, агу эчерәләр, телен тартып чыгарып, гәүдәсенә урап куялар һәм җиде кат буенча йөртеп чыгалар.
Гайсә болар турында тыңлаганнан соң бик нык елый һәм ку баштан Тәмуг газапларын тәфсилләп сөйләвен сорый. Җөмҗөмә бәян иткәнчә, тәмугның Һавия дигәнендә монафыйклар (икейөзлеләр), Сәкардә – яһүдләр, Хотамада – нәсранилар, Сәгыйрдә – ялган сөйләү­челәр, Ләзада – мәҗүсиләр, Җәхимдә – гасыйлар (гөнаһкярләр), Җәһәннәмдә – Мөхәммәт пәйгамбәр өммәте икән.
Аннары ку баш кешеләрнең фани дөнья­лыкта кылган начар гамәлләренә, гөнаһларының дәрәҗәсенә карап, нинди җәзага тарттырылулары турында тәфсилләп сөйли башлый: хәрам ашаучыларның йөзләре маймылныкы кебек; борын күтәреп йөрүчеләр аякларыннан асып куелган; кеше арасын бозучылар дуңгыз кыяфәтенә кергән, аларның корсаклары тау кебек кабарган; кеше гаебен күрүчеләрнең күзләре бөтенләй юк; дөрес хөкем итмәү­челәрнең телләре юк; күршеләрен рәнҗет­кәннәрнең кул-аяклары юк; яла ягучыларның телләре иңнәренә кадәр чыгып тора; алтын-көмеш туплап, фәкать үзләре генә файда­ланучыларның йөзләренә, күзләренә зобанилар алтын акча кыздырып баса; риба (процент) җыеп, ятимнәр өлешенә кул сузганнарга ут ашаталар; юлда кеше талаучыларның башларын утлы кылыч белән даими рәвештә кисеп торалар, Ходай кодрәте белән ул баш янә үсеп чыга; тәкәбберләнеп йөрүчеләр чәчләреннән асып куелган; саран хөкемдарлар шәрә йөри, аларның тәннәре шеш белән капланган, аннан кан-эрен агып тора...


Бу күренешләр, әлбәттә, Коръәнгә нигезләнеп сурәтләнгән.
Шул ук вакытта Хөсам Кятиб бу дөньяда яшәгәндә кешенең көндәлек тормышында кирәк булган һөнәрләр үзләштерүне хуплый. Хәләл көч белән байлык табуны да гаепләми, әмма саранлыкны кире кага:
Мең һөнәр булса бер иргә күп түгел,
Кем бөхил булса ул анда хуп түгел.
Ир әгәр булса гадәт һәм кәрәм,
Гаебе юк, үзгә һөнәр булса да һәм.
(Бер иргә мең [төрле] һөнәр булса,
күп түгел,
Әгәр саран булса, ул анда яхшы түгел.
Әгәр аның гадәте юмартлык булса,
Гаебе юк, әгәр башка һөнәре булса.)
Боларны тыңлап, Гайсә бик нык борчуга төшә һәм кайгырып елый.
Җөмҗөмә сөйләвен дәвам итә. Фәрештәләр аны йөзе белән сөйрәп алып барып, Тәмугның Әсфаль дигән үзәненә ташлый. Анда газаплар йөз меңнәрчә дәрәҗәдә артык икән. Аңа бер табутка кереп утырырга боералар. Анда инде өч кеше бар икән. Алар бу дөньяда солтаннар булган. Мондый газапларга дучар ителәчәкләрен белсәләр, фәкыйрь булуны хуп күргән булырлар иде икән. Ку баш табутка кереп утыру белән аны дүрт яктан чаяннар, еланнар тешли башлый. Алар ашаган ит урынына шундук яңасы үсеп чыга, авырту газапларына чик-чама юк. Шул рәвешле ул Тәмугта дүрт мең ел газап чигә.
Төрки әсәрнең мөһим, укучыга эмоциональ һәм психологик тәэсир итүче тәфсилле тасвирланган Тәмуг вакыйгалары, гөнаһкярләрне җәзалау күренешләре Гаттар әсәрендә юк. Ул XIV гасыр шәехе Шиһабеддин әл-Әбшиһинең “Китаб ал-мустатраф фи көлли фәнн әл-мөстазраф” (“Гүзәллекнең һәр төрендәге кызыклар турында китап”) дигән китабының Җөмҗөмә турындагы өлешендә дә чагылыш тапмаган. Никадәр гаҗәп булмасын, бу моментлар соңрак дәвердә яшәп иҗат иткән Мәүлекәй Йомачыковның “Кыйссаи Җөмҗөмә” әсәрендә дә күзәтелми.
Тәмугта гөнаһкярләрне җәзалау күренешләре Шәрекъ әдәбиятында үзенең тамырлары белән зәрдөшт “Артак-Вираз намак” (“Артак-Вираз турында китап”) әсәренә барып тоташа. Аннары Сәнаиның “Сәйр әл-гыйбад илал-мәгад” (“[Аллаһ] колларының әйләнеп кайту урыннарына сәяхәте”) әсәрендә үк чагылыш тапкан. Ул эпизодлар Сөләйман ибне Дауд әл-Саксининың гарәп телендә “Зөһрәт әр-рияз вә нөзһәт әл-колуб әл-мираз” (“Бакчаларның гүзәллеге һәм газапланучы йөрәкләрне тыныч­ландыру”) дигән китабындагы прозаик “Хәдис әл-Җөмҗөмә”сендә, Сөләйман Бакырганида Мөхәммәд пәйгамбәрнең миграҗын тасвирлаганда, XIV йөз уртасы язучысы Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (“Оҗмахларның ачык юлы”) әсәрендә күзәтелә. Аларны Хөсам Кятибнең замандашы Данте Алигьериның “Илаһи комедия”сендә, борынгы урыс әдәбиятында “Хождение богородицы по мукам” апокрифында күрергә мөмкин.
“Җөмҗөмә солтан” әсәрендә тасвирланган Тәмуг газапларының нәкъ “Әхвали кыямәт”тәге аналогияләре белән тәңгәл килүе без карап үткән аспектларга берникадәр ачыклык кертергә ярдәм итәргә мөмкин. Бу ике әсәрнең бер үк шигырь үлчәме белән (рәмәле мөсәддәсе мәхзуф) иҗат ителүләре дә кызыксыну уята.
Шулай итеп, Хөсам Кятиб әсәрендәге Тәмуг газаплары тасвирланышының күп моментлары Көнчыгыш һәм Көнбатыш әсәрләрендәге шундый ук вакыйгалар белән туры килә. Әмма төрки шагыйрь яисә башка авторлар аларны бер-берсеннән алган дип әйтү дөреслеккә туры килми.


Ниһаять, мәҗүси булуына карамастан, элегрәк кылган гаделлекләре өчен Җөмҗөмәне бу газаплардан азат итәргә Аллаһтан фәрман килә һәм аны бу дөньяга кайтаралар. Биредә ул мәҗүси килеш тагын мең ел яшәп дөньядан үтә. Менә җитмеш ел инде шушы кырда кибеп-корып ята икән.
Гайсә аңардан кызыксына: “Аллаһ аларга пәйгамбәр җибәрмәдемени?” Ку баш аларның пәйгамбәре Ильяс буганын, әмма аның сүзен тыңламауларын, үз диннәре (мәҗүсилекләре) белән канәгатьләнүләрен сөйли.
Ахырда Гайсә аның берәр гозере бармы икәнен сорый. Ку баш Аллаһ кичергәнче догада булу өчен терелтүен үтенә. Гайсәнең догасы буенча Аллаһ аны терелтә, ул элекке кыяфәтенә керә һәм күзен ачу белән “Лә илаһә илләллаһ, Гайсә рухуллаһ” дип шәһадәт китерә. Гайсә аның белән саубуллаша һәм үз юлы белән китеп бара.
Әсәрнең төп өлеше шулай тәмамлана.
Ахыргы өлештә Җөмҗөмә Кодес иленә бара, һәм анда бер мәгарәгә урнашып, шунда җитмеш ел гомерен догада үткәреп, мөэмин булып вафат була.
Төрки автор шундый афоризм белән нәтиҗә ясый:
Мөнтәзар дорурлар адәм углани,
Нә кем иксә, урар, алурлар ани.
(Адәм балалары көтеп торырлар:
Ни чәчсә, урыр, алырлар аны.)
Бу афоризм, билгеле булганча, дөнья халыкларының күбесендә бар. Аларны хәтта борынгы грек философлары Әфләүтүн (Платон) һәм Арасту (Аристотель) да әйткән. Бу уңайдан шунысы кызыклы: нәкъ аның аналогиясен Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәрендә күрәбез:
Негү эксә йирке йана ул үнүр,
Негү бирсә әврә аны ок алур.
(Җиргә нәрсә чәчсә, янә ул үсәр,
[Табигать] нәрсә бирсә,
шуны кире алыр.)


Әсәрнең ахырында шагыйрь үзеңнән соң изге исем калдырырга чакыра:
Табмас ирмеш кеше дөньядын морад,
Бәс калур ирмеш җиһанда изге ад.
(Кеше дөньядан мәгънә тапмас икән,
Җиһанда изге исемен калдырмаса.)
Бусы да “Котадгу белек”тәге шундый юлларны хәтерләтә:
Киши аслы мундаг кылур эзгүлүк,
Ул аты ажунда калыр мәңгүлүк.
(Кешенең асылы шундый
изгелек кылыр,
Аның исеме галәмдә мәңгелеккә калыр.)
Хөсам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәре беренче тапкыр типография ысулы белән – 1872, икенчесе 1881 елларда Казан университеты табыгханәсендә нәшер ителә. Аларда, кызганыч ки, нинди күчермәләр файдаланылуы турында мәгълүмат китерелми. Аннан соң текстның берникадәр кыскартылган өлеше “Борынгы татар әдәбияты” дигән китапта, “Татар поэзиясе антологиясе”нең беренче томында урнаштырыла. Профессор Х. Госман әсәрнең икенче басмасы һәм биш кулъязма күчермәсе нигезендә әсәрнең җыелма текстын төзи. Кереш һәм аңлатмалар белән тулыландырылган, татар әдәбияты тарихыннан студентларга гамәли дәресләр өчен уку материалы сыйфатындагы әлеге әсбап 1970 елда Казан университетында бастырыла. Ләкин шунысын әйтергә кирәк: аның тексты транслитерация итеп башкарылган. Күптомлы “Татар әдәбияты тарихы”ның, “Башкорт әдәбияты тарихы”ның беренче томында язма истәлеккә махсус очерк багышлана.
Безнең тарафтан да Хөсам Кятибнең әсәре мәдрәсәләрдә татар әдәбияты тарихыннан уку әсбабы буларак төзеп бастырылды.
Бу урта гасыр язма әдәбияты һәйкәленең аерым аспектлары, мәсәлән, шигырь төзелеше, Шәрекъ классикасы белән багланышы, социаль-фәлсәфи проблемалар, стиль һәм текстның тел үзенчәлекләре Х. Р. Курбатов, Х. Й. Миң­негулов, Р. М. Әмирханов, Н. Ш. Хисамов,
Я. Экман, Р. Ф. Исламов, А. И. Исламова, Г. Г. Галиәхмәтова һәм башкаларның хезмәтләрендә чагылыш тапты.


Танылган әдәбиятчы һәм тел галиме
Җ. Алмаз тарафыннан әсәрнең хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемәсе белән укучылар, ниһаять, 1996 елда таныша алды.
Шулай итеп, без урта гасыр язма әдәби ядкярләренең берсе булган Хөсам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәрен карап чыктык. Аңлашылганча, автор үз чорының укымышлысы, фикер иясе булган. Аның Коръәнне, Ислам тәгълиматын яхшы белгәнлеге, үз чорында билгеле булган гарәп, фарсы һәм төрки язма әдәбият казанышларыннан шактый ук хәбәрдарлыгы бәхәс уятмый. Әсәрнең поэтик үзенчәлекләре исә аның туган тел байлыкларыннан, фольклор үрнәкләреннән оста файдалана белүен күрсәтә.
Әсәрне шул чорның (бәлки, хәзергенең дә!) әхлак кодексы дип билгеләргә мөмкин. Чөнки ул башта куелган сорауга текстның буеннан-буена төрле гыйбрәтле хәл-вакыйгаларны, тормыш коллизияләрен үтемле алымнар, төпле дәлилләр нигезендә сурәтләү аша җавап эзләү рәвешендә укучыны тәүфыйк-сәгадәттә яшәргә өндәү белән сугарылган. Иҗат ителү дәверен истә тотсак, аның мәҗүсилеккә каршы юнәлтелгән булуы да безне гаҗәпләндермәскә тиеш. Суфичылык әдәбиятына хас кайбер моментларның текст тукымасына үрелеп китүе очраклары – табигый күренеш.
Шәрекъ әдәбиятыннан төрки әдәбиятка күчкән бу уртак сюжет Идел буенда яшәп иҗат иткән шагыйрь Хөсам Кятиб тарафыннан мөстәкыйль эшкәртелеп, иҗатының бәрәкәтле казанышы буларак, үзенчәлекле яңгыраш алган.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: