+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
18 апрель 2025, 04:37

Мар. Сәлим дөнья рекордлары куя!

Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Минута не молчания: Мы люди одной планеты” дип аталган Халыкара шигъри флешмоб узды. Аның нәтиҗәләре буенча дөнья рекорды куелды: беренче тапкыр 300 шагыйрь 60 секунд эчендә бер үк вакытта дөнья халыкларының 30 телендә тынычлык турында ши­гырьләр укыды. Бу уникаль хәтер һәм тынычлык акциясен Евразия һәм Африка халыклары ассамблеясе ярдәмендә Бөтен­дөнья язучылар оешмасы оештырды.  

Мар. Сәлим дөнья рекордлары куя!Мар. Сәлим дөнья рекордлары куя!
Мар. Сәлим дөнья рекордлары куя!

Театрлаштырылган әдәби-музыкаль спектакльдә 2000 елдан башлап Русиядә Бөтендөнья шигърият көнен бәйрәм итү инициаторы, легендар шагыйрь һәм фәлсәфәче Константин Кедров, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, флешмоб идеясе авторы, Бөтендөнья язучылар оешмасы президенты Маргарита Аль һәм башка танылган шагыйрьләр, артистлар һәм музыкантлар катнашты.


Үзәк әдәбиятчылар йортының зур залы сәхнәсендә Башкортстанның халык язучысы, Русиянең һәм БССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, Евразия халыкара премиясенең Алтын лауреаты Марсель Сәлимов башкорт телендә “Көлкеледән – бөеклеккә” дигән патриотик шигырен укыды. Башкорт телле төркемне халыкара марафонда, шулай ук, шагыйрь һәм композитор Әлфия Агеева җитәкчелегендә Мәскәү шәһәренең “Сәсән” этник мәдәниятләрне популярлаштыру һәм үстерүгә ярдәм итү җәмгыяте әгъзалары тәкъдим итте.


ЮНЕСКОның XXVI Бөтендөнья шигърият көне кысаларында узган бәйрәм кичәсендә Тыва Язучылар берлегенең Мәскәү бүлеге рәисе Борис Балчий-оол үзенең башкорт дустына, Тыва Журналистлар берлегенең “Агальматолит каләме” иясенә (Кызыл, 2018), язучы һәм журналист Мар. Сәлимгә символик агальматолит пегасы бүләк итте.
“Халыкларыбыз арасында дуслык ныгысын! Безнең эш хак, җиңү безнең якта булачак!” — диде ул.
Марсель Сәлимов Евразия һәм Африка халыклары ассамблеясенең конференц-залында узган Халыкара иҗади очрашуда да катнашты. Дөньяның танылган язучылары алдында чыгыш ясап, ул үзенең “Евразия йөрәгемдә” дигән шигырен укыды.


Бөтендөнья матбугаты Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мәскәүдә булган иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни вакыйганы яктыртуга зур игътибар бирә. Азия журна-
листлары ассоциациясе президенты, күренекле Мисыр язучысы һәм шагыйре Арәф Абү Әл-Язид хәбәр итүенчә, “THE SILK ROAD TODAY” халыкара гәзите Марсель Шәйнур улының һәм аның иҗади хезмәттәшләренең
шигъри флешмобта катнашуы турында гарәп телендә мәкалә дә бастырган (https://thesilkroadtoday.com/2025/04/07).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас