

Китап укучылар кимүнең җәмгыятьтәге кимчелекләргә бәйле очраклары да бар. Менә безнең мәктәпләрдә бүген БДИ хакимлек итә. Ә ул Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен китап уку, белем туплау бик мәҗбүри түгел. Тест рәвешендәге сорауларга җавап бирү өчен матур итеп сөйли белү дә, җөмлә төзү осталыгы да, фикер йөртү маһирлыгы да таләп ителми. Син “әйе-юк” дип кенә торырга да мөмкинсең. Интеллектуаль киңлеге ике сүз, яки ике хәрәкәт белән чикләнгән балага ни пычагыма кирәк ул китап? Кирәкми!
Китап кебек үк кеше дә гомум төшенчә. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле бер китап та укымыйча адәм булып йөрүчеләр дә бар. Өстән караучылар да җитәрлек. Үз наданлыгын, үз мескенлеген өстенлек итеп күрсәтүчеләр. “Бер китап укымасам да мул тормышта яшим әле”, – дип юана алар. Китапны буй җитмәслек биеклек итеп күрүчеләр бар. “Аңламыйм инде мин, аңлап укымагач, кызыгын тапмыйм”, – диләр. “Кыйммәт, китап сатып алырга акчам җитми”, – дип әйтүчеләр дә бик күп. Мин боларны аңлый алам кебек. Мин бары тик: “Укырлык китап юк”, – диючеләрне генә аңламыйм. Ну, берничек тә… Коръән укы… Ул укырлык китап. Конституцияне укы – файдалы китап. Кызыклысы кирәк булса, Гиннесс китабын укы. Ләкин “укырлык китап юк” диючеләрнең күбесе дөньяда андый нәрсәләр барлыгын да белми бугай.
Электронмы, кәгазь басмамы?
Китапны гомум төшенчә дип билгеләсәк тә, гадәттә, кеше китап турында сөйләгәндә әдәби китапларны күз уңында тота. Аларның да кәгазь вариантларын. Безнең татарда әле электрон китапка чын китап итеп карау ныгып җитмәгән, бездә кәгазьне генә санга сугарга күнеккән халык яши. Югыйсә, алга киткән чит илләрдә генә түгел, хәтта үзебезнең урыста да электрон китапларга күзәтүләр булып тора, һәртөрле премияләр бирәләр, бәйгеләр оештыралар. Электрон китап кибетләре дә, китапханәләре дә хәттин ашкан.
Бездә дә тора-бара электрон китаплар лаеклы урын алачактыр. Беренчедән, алар арзан, икенчедән, яңа. Яңалык монда яңа язылган килеш тәкъдим ителә дигәнне аңлата. Мин, мәсәлән, романымны бүген язып бетерәм икән, сез аның кәгазь китап булып чыкканын берничә ел көтәргә мәҗбүрсез. Ә электрон вариантын икенче көнне үк минем сайттан сатып алырга мөмкин. Ул сезгә арзангарак та төшә. Ул, гомумән, бар яклап та отышлырак: урманнарны кисеп кәгазь ясарга кирәкми, димәк, экологияне саклый; хәрефләргә киткән химик элементлар белән зарарламый, өстәвенә, аны теләсә кайсы мизгелдә махсус җайланмадан, яки телефоннан укып була. Көнен дә, төнен дә. Әлбәттә, төрле кеше бар. Кайберәүләр: “Мин кәгазь китапның исен яратам!” – дип өзгәләнә. Бу бәхәсле мәсьәлә инде. Махсус иснәп караганым бар: кайберләреннән тузан исе килә, кайсыларыннан күсе печ-пече исе, бер ишләреннән… Ярый, санап тормыйм. Бары тик типографиядән яңа чыкканнарында гына свежий буяу исе була. “Кәгазь китап яхшыракмы, әллә электронмы?” – дип сорыйлар кайчагында. Мин аптырабрак калам. Кечкенәдән кәгазь китап укып үскән кеше буларак, андыен да кимсетәсем килми. Анысы да әйбәт. Кулыңа аласың, авырлыгын тоясың. Минем кайбер китаплар аягыңа төшсә аксатырлык бит инде, шуңа аларның эчтәлеге дә бик “весомый”дыр шикелле була. Иллюзия гына инде бу. Ләкин рәхәт иллюзия.
Ә болай мин электрон китапларны ныграк үз күрәм. Бу тормыш рәвешем белән дә бәйледер инде. Элегрәк, гастрольләрдә йөргән чакта минем ярты сумка китаплар белән тулы була иде. Әйтик, бүген – Ырынбурда, иртәгә Чиләбедә концерт. Син берничә сәгать эчендә шәһәр белән танышасың, шуннан репетиция ясыйсың, нәрсәләреңнедер камилләштерәсең. Концерт үзе ике-өч сәгатькә сузыла. Һәм вәссаләм. Калган гомерең үзеңә була. Кызлар чигү чигә, бәйләм бәйли. Музыкантлар үз һөнәрен камилләштерә. Ә син? Конферансье дип аталган тел бистәсе? Син китап укыйсың. Ун көнлек гастрольгә ун китап кирәк ким дигәндә. Вәт мин төяп йөри идем. Ә электрон китаплар чыккач, бөтенләй рәхәт тормышка күчтем. Әннеккәеем! Боларны бит төнлә автобуста барганда да, иптәшләрең ут сүндереп ятканда да, теләсә кайсы вакытта укып була. Күтәренеп тә йөрисе юк. Кечкенә телефоныңа меңәрләгән китап сыя. Менә кайда ул җан рәхәте!
Электрон китапны чыгару да җайлырак. Мин бит инде басма китаплар чыгарып йөргән дә кеше. Типографияләр эзлисең. Арзан һәм сыйфатлысын. Ә андыйлар юк. Арзан булса – сыйфаты аксый, сыйфаты булса – бәясе канатлана. Уртачарагын табып чыгарасың да кибетләргә таратасың. Алырга атлыгып тормыйлар. Китап кибете булган районнарда өч-дүртне калдырып китәсең. Реклама бирәсең. Барыбер бик ярдәм итми. Үз акчаңа чыгарган китапларны үзең катнашкан концертларда гына әйбәт сатарга мөмкин. Кайвакыт көтелмәгән уңышлар да була. Себердә инде бу, “Юмор бар” дип аталган китап егерме данә генә калды. Мин боларның һәрберсен бер мең сумнан куйдым. Алсалар да бик әйбәт, алмасалар да яхшы – үземә кала. Мин ул китапларны үземә калдырырга тели идем инде. Бүтән юк иде. Өч концерт дәвамында шуларның барысын да алып бетерделәр. Алырга теләүчеләр соңыннан адресларын калдырып почта аша җибәрүемне үтенеп тә йөрде. Бер мең сумга бу! Ул вакытта хәтта дөнья бестселлеры дип танылган китапларның бәясе дә ике-өч йөз сумнан артмый иде әле. Стивен Кингның “Мобильник” дигән китабын мин, мәсәлән, Сургутта 200 сумга сатып алдым. Шуңа тиң очрак теплоходта йөзгәндә булды. Уфа – Болгар теплоходы оештыралар иде элек. Менә шунда минем белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда катнашучылар китап сорый, ә мин ял итәргә генә килгән кеше, бер-ике генә китап бар. Бүләк иттем инде кемнәргәдер. Укыганнар инде, яратканнар. Бер-берсенә сөйләгәннәр. Шуннан миңа китап сорап килүчеләр тынгы бирми башлады. Шалтыратып сөйләштем дә дусларым яңарак чыккан “Мәхәббәт яңгыры” дигән китапны Дүртөйледәге теплоход тукталышына китереп бирде. Өч-дүрт йөз данә иде бугай инде. Сатуга куйдык, ике-өч көн эчендә барысын да алып бетергәннәр. “Марат, үзең автографлар куеп утырсаң, бу бер көндә бетә иде”, – диделәр. Мин үзем сатмыйм да, автограф куеп утырырга да яратмыйм. Үз әсәрләрем янында мин үземне уңайсызрак хис итәм. Аларга иң әйбәт сыйфатларымны биргәнмендер дә үземдә гел тискәреләре генә калгандыр сыман тоела. Шулайрак бугай инде…
Ләкин мондый очраклар бик сирәк була. Асылда, кәгазь китапларны чыгару да, сату да бик күп кирәкмәгән эшләр, килешүләр, документ тутырулар һәм башка нәрсәләр белән бәйле. Шуңа мин китапларымны электрон вариантта чыгаруны ныграк үз итәм. Законнарны бозмыйсың, салымыңны үз вакытында түлисең икән – беркем дә бәйләнми, барысы да үзеңнән тора. Язасың, яңа әсәреңне сатуга куясың, искерәкләрен бушлай тәкъдим итәсең – теләгән кеше сатып алып укый, акчасы булмаганы искесен бушлай чамалый. Үзеңә дә зур этәргеч. Бер әсәр язган чагыңда икенчесе сине матди бәйлелектән азат итә. Әйтик менә “Кайту” әсәрен сатып алучылар күп булмаса, мин “Тик син генә” дигән повестьны яза алмас идем. Язу өчен күңел тынычлыгы кирәк. Мин, гомумән, бераз патриархат кешесе бугай – суыткычым тулы, кәшилүгем таза, хатыным елмаюлы, балаларым исән-имин, кыскасы, күңелем тыныч булмаса, бер нәрсә дә яза алмыйм. “Язучы ярлы булырга тиеш”, – дигән сүз – ул байлар, яки саран нәширләр уйлап тапкан ялган. Әйбәт әсәр язу өчен үзеңне зур итеп тоярга кирәк. Хәерче һәм ач кеше беркайчан да зур булалмый: ярлы – акча, ач ризык өмет итә. Үзәге нык булмаган каләмчеләр өчен бу аерата куркыныч: алар хуҗасы кемгә өстерсә, шуңа өрә торган эткә әйләнергә мөмкин. Иҗатчының рухы нык булырга тиеш. Рухи ныклык ул тән тазалыгы белән дә, тамак туклыгы белән дә бәйле. Җан сафлыгы, әлбәттә, беренче урында тора, әмма җанның сафлыгын саклау белән җанны саклау – икесе ике мәсьәлә. Тик бәхәссез бер нәрсә бар – язучы язарга тиеш. Үзе теләгәнне. Фәлән хакка сатылганны түгел, ә нәкъ менә үзе теләгәнне.
Яңаны язган саен иҗат мөмкинлегең арта. Матди хәлатең дә. Яңасын сатып алып, искесен бушлай укыйлар. Әсәрләрең “искергән” саен бушлай укучылар күбәя. Аларның бик зур өлеше синең ДАИМИ УКУЧЫңа әйләнә. Мин бу сүзне һәрвакыт баш хәрефләрдән язам. Иҗатчының иң зур байлыгы – ул аның ДАИМИ УКУЧЫСЫ. Электрон китаплар белән эшләгәндә син аларны белеп, танып торасың. Минем, мәсәлән, ун меңнән артык ДАИМИ УКУЧЫМ бар. Мин шулар өчен язам. Гомум халык өчен түгел. Интернет язучыга бик зур мөмкинлекләр бирә, ул аны нәшриятлардан да, хөкүмәттән дә, көндәлекнең вак-төяк идеяләреннән дә бәйсез итә.
Менә шундый ләззәтле уйларда эреп йөргән бер вакытта электрны сүндерделәр. Озак вакытка. Телефонның да, китап уку җайланмаларының да зарядкасы беткән. Компьютер да эшләми. Электр беткәч, хәтта газны кабызып чәй эчәрлек тә хут юк икән. Мин шырпы алырга чыгып киттем, тик кибетләр эшләми – электр булмагач, аларның да эше тукталган.
Һәм шунда мине коточкыч бер тойгы биләп алды: әгәр бөтен китапларны да электронга күчереп бетерәбез икән, без көннәрнең берендә бернәрсәсез калырга мөмкинбез бит. Кешелекнең гасырлар буе тупланган гыйлеме, мәдәнияте юкка чыга дигән сүз бу. Яраткан язучым Брэдбериның “Фаренгейт” әсәрен искә төшердем. Анда китапларны яндыралар, ә монда алар үзлегеннән юкка чыга. Шул уйлардан “Китап” романы барлыкка килде. Укыган кешеләр сүзнең нәрсә хакында баруын беләдер инде. Тик бер нәрсә бар: электрон китапларга таяну да, алардан баш тарту да – юләрлек; кәгазь китаплар белән дә хәлләр шул чама. Яңалыкка омтылган хәлдә дә искелекнең әйбәт өлешләреннән баш тартырга ярамый. Яңаның ни булып бетәрен әле беркем белми, ә “иске” дип бәяләнгәне – гасырлар сынавын узган феномен.
Ләкин сүз башындагы сорау шул килеш кала сыман: кайсы әйбәтрәк? Мин болай дип кенә җавап бирә алам: сез кайсын үз күрәсез – шул әйбәт. Сезнең өчен. Мин аларның икесе дә булсын дип уйлыйм һәм кешеләр сайлап алсын.
Һәм язучы буларак шулай дип тә өсти алам: минем китапларымны нинди рәвештә укуыгыз артык мөһим түгел, сезнең аларны укуыгыз мөһим. Укый торган кешеләрнең булуы мөһим. Укый торган кешеләр бар икән, яза торганнары да булачак. Әдәбият дип аны күкләргә күтәреп сөйләшсәк тә, ул үзе гади генә нәрсә, әдәбият ул – язучы белән укучының әңгәмәсе. Классикларны уку – үткәннәр белән сөйләшү. Бүгенгеләрне
уку – үз чорың белән аралашу. Аралашып яшик.
Әдәбиятның дәрәҗәсе нинди?
Менә бу сорау бик гади генә кебек тоелса да, аңа тиз генә җавап биреп булмый. Бер карасаң, дәрәҗәсе бар инде аның. Ни генә әйтсәң дә, татар әдәбияты көчле, теләсә кайсы әдәбият белән ярыша алырлык әсәрләре бар. Үзебезнекеләр аны бик үк күреп тә бетерәлми бугай, карашлары читкә төбәлгән. Язучыга хөрмәт тә юк түгел. Һәрхәлдә, укучыларың күп, исемең ишетелеп тора икән, бөтенесе дә сиңа хөрмәт белән карый. Ләкин бөтен сулышы акчага корылган җәмгыятьтә кешенең һәм һөнәрнең дәрәҗәсе матди керем белән билгеләнә бугай. Менә мин бермәлне кечкенә сарай төзеттем. Ике шабашник килеп өч көн эшләделәр дә минем өч ай буена язган повестьтан килгән гонорарны алып киттеләр. Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?
Дөньяда, АКШта һәм Европада аның дәрәҗәсе бик зур. Аларда, мәсәлән, әдәби бәйгеләрнең чиге-чамасы юк. Кайберләрендә башка милләт вәкилләре дә катнашып, урыннар яулый ала. Өч мең сүздән торган хикәя өчен дә бер мең доллар, яки евро түлиләр. Һәм андый бәйгеләр атна саен булып тора. Шуларда катнашып син аена бер тапкыр гына отсаң да, бер хикәяң өчен 50-60 мең сум аласың дигән сүз. Бу үзе үк этәргеч түгел мени? Ә бит андый бәйгеләр адым саен. Төрле жанрларда эшләүчеләр өчен, төрле темаларга багышлап уздырыла. Төрле яшьтәге каләм әһелләре белән эшлиләр. Сазаган язучыларның романнары өчен 100 мең доллар түли торган конкурслар да бар. Монысы инде безнеңчә 6 миллионга якын була. Һәм мине иң гаҗәпкә төшергәне – алар шулкадәр бүләк биреп тә авторлык хокукларын язучының үзендә калдыра. Бу конкурслар бездәге шикелле ниндидер нәшриятка, яки матбугат чарасына контент туплау өчен түгел, ә язучыларның матди хәлен чынлап та яхшырту һәм әдәбиятны күтәрү өчен эшләнә. Син урын яулыйсың һәм шул әсәреңне бастырып чыгарган өчен дә акча түлиләр. Без мондый хөрлекне күз алдына да китерә алмыйбыз.
Болардан тыш, һәрбер автор гәзит-журналлар өчен төрле жанрларда кыска әсәрләр яза ала. Бәяләре төрлечә инде, тик син аена бер-ике генә язма чыгарсаң да, безнең журналистларның айлык хезмәт хакын аласың. Бит ярымлык юмореска өчен, мәсәлән, 500-1500 доллар түләүче басмалар бар. Бар түгел, күп. Әгәр мин инглиз, яки немец язучысы булсам, берничек тә ярлы була алмас идем.
Ярый, бер башлагач, әйтеп бетерим инде… Теге конкурсларның берсендә мин дә катнаштым. Тәрҗемә ителгән хикәям беренче урын алды. Шуның өчен 1500 доллар түләделәр. Тик мин аны вакытында үз хисабыма күчереп, рубльгә әйләндермәдем. Ә хәзер… Миңа ул акчаны чит ил бирми. Санкцияләр!
“Җир ярыла икән, ул иң беренче шагыйрь йөрәге аша
үтә”, – дигән сүз бар. Чынлап та шулай икән ул. Пандемия вакытында, мәсәлән, һәртөрле концертларны, тамашаларны тыеп тордылар. Миңа җырлар, театраль тамашалар өчен килә торган гонорар 3 мең сумга калды. Соңыннан да тиешле дәрәҗәгә күтәрелмәде ул. Шул рәвешле коронавирус иң беренче чиратта әдәбият һәм сәнгать әһелләренең кесәсенә сукты. Ниндидер өлкәдә эшләүчеләргә һәртөрле компенсацияләр түләделәр. Ә әдәбият турында уйлап караучы да булмады. Әдәбиятның дәрәҗәсе нинди соң бездә, шулай булгач?
Ә алга киткән чит илләрнең үз әдәбияты турында туктаусыз рәвештә хәстәрлек күрүе бер дә юктан гына түгел. Әйе, бу шактый зур хезмәт, көч һәм матди чыгымнар таләп итә. Ләкин нәтиҗәсе үзен аклый. Алар үз идеяләрен әдәбият аша, талантлы язучыларының популяр әсәрләре аша бөтен дөньяга тарата. Дөньяны яулау әдәбият аша бара. Әгәр мин, әйтик, Рэй Брэдбери, Кормак Маккарти, Курт Воннегут кебек язучыларга мөкиббән киткәнмен икән, хәтта Американы да тулысынча дошман күрә алмыйм. Бу аларның мине яулавы бит инде. Роман-хикәяләре артыннан шул әсәрләргә нигезләнгән кинофильмнар килә. Ниһаять, аларның мәдәнияте миңа да йога башлый. Шул рәвешле, әдәбият бернинди шау-шусыз гына тоташ илләрне, кыйтгаларны яулап алырга сәләтле. Монда бернинди армия дә, куркыныч кораллар да, аларга киткән чыгымнар да кирәкми. Куллана белгәндә, әдәбиятның тәэсир көче дә, дәрәҗәсе дә искиткеч зур аның.
Мин, төрле илләрнең популяр китаплары белән танышып баручы буларак, бер икеләнүсез әйтә алам: безнең әдәбият зур да, көчле дә. Бүгеннән үк бөтен дөньяга таныла алырлык иҗатчыларыбыз бар. Артык күп түгел инде алар. Алай була да алмый. Ләкин булган кадәресе затлы, дәрәҗәле. Тик алар ике кулсыз адәм алдындагы булат кылыч сыман бер хәрәкәтсез, бер файдасыз булып ята бирә. Һәм язучылар тарафына канәгатьсез аваз ишетелә: “Һи-и, безнең әдәбият… Аның бит беркемгә дә кирәге юк…”
Әгәр халыкның тормыш дәрәҗәсен беләсең килә икән, бер генә нәрсәгә игътибар итү дә җитә: әдәбиятының дәрәҗәсе нинди?
Дөньяны яулау өчен...
Әдәбият турында сүз чыкса, безнең кайберләребез кызыбрак китә дә дөнья әдәбияты турында сүз куерта башлый һәм дөньяны яулау турындагы хыялга бирелеп ташлый. Дөньяны яулау әйбәт нәрсә, әлбәттә. Тик мин елмаебрак куярга мәҗбүр булам. Андый уйлар бераз сәеррәк булып тоела. Башта үз халкыңны яуларга, үз укучыларыңны табарга кирәк. Укучыларны җәлеп итү өчен иң беренче чиратта нәрсә кирәк? Яхшы әсәр, әлбәттә. Ә әсәр яхшы булсын өчен талантлы һәм оста язучы кирәк.
Талант Ходайдан бирелә дип әйтәләр инде. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Без яшь чакта әдәбият мәйданына зур гына төркем булып килгән идек. Ләкин тора-бара өч-дүрт кеше генә калдык. Кемнәрдер башка шөгыльгә күчеп китте, кемнәрдер сирәк-саяк кына яза башлады. Үз талантының авырлыгын күтәрә алмыйча харап булучылар да очрады. Талант ул корал шикелле бит инде, зур талантны уйната, һичьюгы күтәрә алу өчен шәхеснең дә зур һәм көчле булуы кирәк. Талантың ачылсын, осталыгың артсын өчен дә даими рәвештә язу, өйрәнү, камилләшү таләп ителә. Хәзерге чорда бу бик авыр да түгел. Әдәби осталыкны арттыру өчен китаплар, вебинарлар, онлайн мәктәпләр бар. Инглиз телендә алар бигрәк күп, кайберләрен Дэн Браун, Нил Гейман, Джеймс Паттерсон кебек танылган язучылар алып бара. Урысларда Дарья Донцова, Сергей Лукьяненко кебек язучылар алып барган дәресләр дә бар. Әдәбиятка багышланган сайтлар бихисап. Гомумән, осталыгын арттырырга теләгән язучы өчен мәгълүмат кытлыгы юк. Татар телендә генә мондый нәрсәләрне күргәнем булмады. Бер карасаң, идея, сюжет, композиция кебек нәрсәләр кайсы әдәбиятта да бер үк төрле инде. Ә менә тел-сурәтләү чаралары алай түгел, һәр әдәбиятның үз теле. Бәлки, татар телендә дә шундый чаралар, әдәбиятның төрле өлкәләренә кагылышлы дәресләр оештырырга кирәктер. Яшь язучылар өчен инде. Ә, бәлки, андый мохтаҗлык бик юктыр да.
Әсәр яхшы булырга тиешлеген бөтен кеше дә белә инде. Тик нинди әсәрнең әйбәт, ниндиенең начар икәнен генә берәү дә белми. Монда мәсьәләне язучының осталыгы, әсәрнең камиллеге түгел, ә укучының карашы хәл итә бугай. Бу үзе үк бик күп нәрсәләргә бәйле. Әйтик, бишенче сыйныф укучысына минем “Сары йортлар сере” повестен тоттырсаң, ул аның бернәрсәсен дә аңламаячак. Шуңа охшашрак хәл булган да инде. Бер авыл китапханәчесе өлкән яшьтәге ханымга минем “Китап” романын биреп җибәргән. Теге ханым икенче көнне үк аны кире китергән: “Берүк мондый нәрсәне миңа бүтән бирә күрмә!” Начар роман түгел инде ул, бик яратып, кулдан кулга йөртеп укучылар да булган. Ләкин һәр яшьнең үз әдәбияты. Китап укучының ничә яшьтә булуы үз эшен эшли. Алай гына да түгел, аның нинди катлам кешесе икәнен, белем дәрәҗәсен, һөнәрен, нәрсә белән кызыксынуын да исәпкә алырга кирәк. Нинди җенестән булуын да, әлбәттә. Менә монда инде маркетинг өлкәсендә сегментация дип аталган күренешкә килеп төртеләбез. Бу язучының үзеннән бигрәк, китап сәүдәсенә кагыла һәм, үзебезчә әйтсәк, кемгә нинди китап тәкъдим итәргә икәнен ачыклау була.
“Китап укучы” дию ул гомум нәрсә. Китап укучылар да әллә ничә төркемгә бүленә: кемдер документаль әсәрләр, кухня серләре, дару үләннәре, һ.б нәрсәләр белән кызыксына, кемдер әдәби китапка тартыла. Ләкин әдәби китап та бертөрле генә булмый. Ким дигәндә дә жанрларга бүленә. Детектив, фантастика, мистика, фэнтези, тарихи әсәр, мәхәббәт романы, һ.б. Бөтенесен дә укып баручылар бар, әлбәттә. Аерым бер жанрны гына үз итүчеләр дә күп. Монда инде укучыларның зәвыгын өйрәнү һәм жанрлар төрлелегенә омтылу таләп ителә. Нәшриятлар һәм китап сатучылар эше инде монысы. Ләкин автор да үзенең кемнәр өчен язуын бераз чамаларга тиештер.
Әдәбият популяр булсын өчен һәр әсәр үз вакытында чыгарга тиештер. Без әле аңа ирешә алмадык. Нәшриятка биргән кулъязмалар ким дигәндә дә бер-ике ел чират көтеп ята. Бүгенге тизлек заманында бу вакыт эчендә әсәр үзенең актуальлеген югалтырга да мөмкин. Журналистикада “кайнар яңалыклар” дигәнрәк төшенчә бар бит әле… Менә шуның шикелле үк әдәби әсәрләр дә заман белән бергә атларга, бүгенге чорга аваздаш булырга тиештер кебек тоела. Мәңгелек әсәрләр язу мөмкинлегенә мин бик ышанып җитмим. Үз дәвереңдә дә популяр булалмагансың икән, киләчәк чорга син ни пычагыма кирәк инде, аларның үз язучылары туачак.
Бу проблемадыр инде, тик монда электрон китаплар ярдәмгә килә ала. Минем 175нче мәктәп вакыйгалары тәэсирендә язылган “Тик син генә…” дип аталган повесть бар. Үземнең MaratKabirov.com сайтында да, Литреста да сатыла ул. Иң күп укылучы, иң үтемле китапларның берсе. Мин аның төп сәбәбен әсәрнең әйтеп бетергесез дәрәҗәдә камил булуыннан түгел, ә нәкъ үз вакытында үз укучысына тәкъдим ителүендәдер дип уйлыйм. Бездә әдәби әсәрне “рухи азык” дип тә әйтәләр бит инде. Һәр азык “свежий” чагында, кайберләре хәтта суынып өлгергәнче, кайнар килеш тәкъдим ителергә тиеш.
Китапның яхшы булуы да, үз вакытында чыгуы да бер нәрсә әле, аның укучыга барып җитүе мөһим. Монысы иң мөһиме! Кеше аракы эзләп тә, тәмәкесе бетсә дә төн уртасында кибетләргә чыгып китәргә мөмкин. Ашарына икмәге булмаса да шулай. Ләкин беркем дә китап эзләп чыгып йөгерми. Ул һәрвакыт кешенең күз алдында торырга тиеш. Мин менә хастаханәләрдә, вокзалларда китап кибете булмауга гаҗәпләнәм. Иң үтемле урыны шул бит инде аның.
Әдәби тәрҗемәләр турында
Китап белән укучы арасын бәйләп торучы тагын бер нәрсә бар. Ул әдәби тәрҗемә. Урынлы кулланган очракта, әлбәттә. Моны ике төргә бүлеп карарга мөмкиндер: татарчага тәрҗемә итү һәм чит телләргә аудару.
Шундыйрак бер кызык феномен бар: күп очракта татар укучысы сиңа игътибар итсен өчен китапларыңның чит телдә басылуы кирәк. Без үз талантларыбызны турыдан-туры күрә белмибез, без аларны читләр аша күрәбез. Минем “Убырлар уянган чак” романы төрек телендә чыккач, аңа кызыксыну бермә-бер артты. Ярты ел эчендә өч меңгә якын электрон китап сатып алдылар. Хәтта рецензия язучылар да булды. Югыйсә, бу ун-унбиш ел элек язылып, әллә кайларда дөнья күргән әсәр бит инде. Тик менә әсәрнең чит телгә тәрҗемә ителү хәбәре аны яңартып җибәрә. Укучының игътибарын арттыра. Шул рәвешле, чит телләргә тәрҗемә итү татар әдәбиятын бүтән халыкларга күрсәтеп кенә калмый, ә үзебезнең укучыларны да кузгатып җибәрә. Шул җәһәттән ул икеләтә файдалы.
Язучы бренды
Китап нинди булырга тиеш? Әйе, аның тышлыгы матур, эчтәлеге яхшы, исеме кызыктыргыч һ.б. булырга тиеш. Ләкин боларның барысын да икенчел яссылыкка күчерүче бер феномен бар, ул – язучының исеме. Исемнең ничек яңгыравы да кирәк инде, шуңа күрә кайберәүләр яңгырашлырак псевдоним юнәтү ягын хәстәрли. Ләкин әлегә сүз авторның шәхесе, укучының аны кем дип күз алдына бастыруы турында.
Нилектән шулай киләдер инде ул, татар укучысы өчен язучының әсәрләре генә түгел, ә кем, нинди шәхес булуы да мөһим. Хәтта шәхеснең зурлыгы беренчелрәк тә бугай әле. Менә Әнгам Атнабаевны гади кешеләр аңларлык дәрәҗәдә язганы өчен генә түгел, ә катлаулы чорларда да үз телен үзгәртмичә, татарча язып, татарча сөйләшеп, сүзен дөреслекнең күзенә карап әйткәне өчен яратты. Ул үзенең башбирмәс рухы, баш китәрлек фикерләрен дә юморга төреп бирә белүе белән бүтән каләмдәшләреннән кискен аерылып торды.
Чордаш әдипләребездән Ркаил Зәйдулланы мисалга китереп карыйк. Ул да гадәти язучы гына түгел, фикер иясе, төрле сәяси, милли вакыйгаларга карата үз карашын ачыктан-ачык белдереп баручы зур шәхес. Кайчагында фикерләре бик уйланылган, кайчагында артык кискен була. Ләкин ул боргаланмый, дөресен әйтә, һич югында үзе инанган дөреслекне җиткерә. Һәм аннан шуны көтәләр дә. Ниндидер вакыйгалар уңаеннан үзе башлап сүз кузгатмаса, журналистлар килеп фикерен сорый. Укучыларның күз алдында ул хөр фикерле, ирек сөючән, сүз халык-милләт мәнфәгатьләре турында барганда яклап чыга алырлык кыю шәхес булып яши. Аны менә шуңа яраталар, хәтта бер генә шигырен укымаган кеше дә: “О, ул бит зур шагыйрь!” – дип соклана.
Шәхеснең үзенчәлеге аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. Һәм аны бүтән каләмдәшләреннән кискен аерып куя. Язучының менә шундыйрак үзенчәлеген бүген заманча итеп “автор бренды” дип йөртәләр. Үзенчәлек, яки бренд төрлечә була. Ркаилның фикерен, яклау сүзен көтсәләр, мәхәббәт турында егылып ятып укырлык китаплар яза торган популяр язучы Зифа Кадыйровадан берни дә көтмиләр, аннан бары тик елатырлык әсәрләр генә көтәләр. Бу җәһәттән Зифаның бренды иң отышлысы, җайлысы. Сәяси, яки милли мәсьәләләрдә нәрсәдер әйтсә, бу бераз гайре табигый булып ишетелер иде. Һәм ул әйтми дә. Әгәр Ркаил Зәйдулла дәшми калса, яки Зифа Кадыйрова ниндидер сүз әйтсә, сәер тоелыр иде. Менә шундый үзенчәлек инде. Бренд.
Автор бренды үз укучысына якын булырга тиеш. Ркаил Зәйдулла иҗатын аң-белеме дә, зәвыгы да югары дәрәҗәдәге (яки үзләрен шулай бәяләгән) кешеләр үз итә. Алар үзләре дә җәмәгать эшендә катнаша, төрле вазыйфалар алып бара һәм автордан да әсәрләр язу гына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе булуны көтә. Кайчагында таләп тә итәләр. Ә Зифа Кадыйрова китаплары хәреф таныган һәр кешегә аңлашыла. Шуңа күрә, аны савучылар да, сатучылар да, хуҗабикәләр дә, нечкә күңелле ирләр дә яратып укый. Мондый укучылар җәмәгатьчелек алдына басып чыгыш ясый, теге я бу вакыйга уңаеннан фикер белдерә торган кавем түгел һәм авторга таләпләре дә гади генә. Кыскача гына әйтсәк, автор укучылары өчен “үз кеше” булырга тиеш. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә аларның уй-фикерләрен чагылдыручы, ә вакыты белән юнәлеш бирүче, әйдәүче, юатучы, уйландыручы, сабак бирүче, канат куючы. Язучы шәхесе укучыга никадәр якынрак, аңа шул дәрәҗәдә ныграк тартылалар, яраталар, хәтта кайбер җитешсезлекләрен дә гафу итәләр.
Язучыны укучылар өчен шәхес буларак ачуның иң отышлы юлы – әдәби очрашулар. Әле күпләр синең китабыңны укымаган, кайберләре хәтта барлыгыңны да, кемлегеңне дә белми, я вакыт үтерергә, я иптәшләренә ияреп кенә килгән. Син үзең, иҗатың турында сөйлисең, сорауларга җавап бирәсең, кыскарак әсәрләреңне, яки романыңның берәр өзеген укып күрсәтәсең. Кыскасы, укучыларың, яки китабыңны укырга мөмкин булган кешеләр белән аралашасың. Әгәр ихлас булып, аларның йөрәгендә үз ояңны үрә аласың икән – җиңдем дип уйларга мөмкин. Алар синең китапларыңны алачак, иҗатыңны күзәтеп барачак.
Популяр язучыларның кайсын гына алсаң да, аларның бер уртак ягын табасың – барысы да очрашулар үткәрә. Мин тагын үзем яраткан Атнабайны мисалга китерәм инде, Башкортстанда ул булмаган бер генә авыл да юк иде. Үзен күреп белгәч, шигырьләре дә якын булып тоела инде.
Әдәбият сөючеләр белән очрашулар вакытында авторның китапларын да күп алалар.
Моны барысы да беләдер инде. Һәрхәлдә, чит илләрдә аны бик еш һәм уңышлы кулланалар. Ниндидер язучының китабы чыга икән, әйтик, Стивен Кингныкы, Американың бик күп шәһәрләре буйлап аның белән очрашулар үткәрәләр. Кинг үзе дә маладис, коточкыч жанрындагы әсәрләр язуына карамастан, ул очрашулар вакытында юмористка әверелә, залны рәхәтләндереп көлдерә, авызына гына каратып тота. Кумирларының өлкән яшьтә дә дәртле һәм шат икәненә сөенгән укучылар аның китапларын чират торып ала, автографлар куйдыртырга тырыша.
Менә мондый алымнарны безгә дә кулланырга кирәктер. Әллә ни зур чыгымнар да таләп итми бит инде ул. Укучы үз язучысын күрергә, аны шәхес буларак хөрмәт итәргә тиештер. Шул чагында укучы белән язучы, халык белән китап арасы тагы да якыная төшәчәк. Китапка кызыксыну уятучы иң зур көч ул – язучының исеме. Шәхесе. Заманча әйтсәк, язучы бренды. Бренд дигән сүзне мин бик яратмыйм. Һәр язучы ШӘХЕС булырга тиеш.
Марат Кәбиров.