

Остазыбызда кунакта булдык, сәбәбе дә нинди бит!
Сәгыйдулла Хәбибулла улы Хафизов – язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Сәгыйдулла Хафизов 1945 елда Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Профессор Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә аспирантурада укып, XIX йөз татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Яшь белгечне Башкортстанга юллама белән эшкә җибәрәләр. Биредә ул 35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Башкорт дәүләт университетында укыта, соңрак Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә фәнни эшләр, монографияләр, уку ярдәмлекләре авторы.
Мөгаллимлектән тыш ул тәнкыйтьче буларак та танылды. Әдәбиятның көнүзәк мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре абруйлы “Казан утлары”, “Тулпар”, “Башкортостан укытыусыһы” журналларында басылып тора. Четерекле һәм катлаулы тәнкыйть өлкәсендә үз фикерен кыю әйтүче галим ул.
Язучының публицистика жанрында да каләме нык чарланган. Өч тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең лауреаты буларак танылды. Проза сөючеләргә исә Сәгыйдулла Хафизов “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы белән билгеле.
“Яшьтәшләр” дигән беренче әсәре 1978 елда “Идел” альманахында дөнья күрә. Бай телле, күңелгә үтеп керерлек, тормышчанлыгы белән аерылып торучы, геройларның бай кичерешләр дөньясына әйдәүче әсәрләре белән Сәгыйдулла Хафизов китап укучыларның мәхәббәтен яулады. Аның роман-повестьлары “Тулпар”, “Ағиҙел”, “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан” җурналларында дөнья күрде. Башкортстан “Китап” нәшриятында “Гомерем фасыллары”, “Мәхәббәттә ярлыкау юк” дигән проза китаплары басылып чыкты. Татарстан Язучылар берлегендә авыл тормышын яктырткан проза әсәрләре конкурсында повесть жанрында “Каръя углы” тәхәллүсе белән “Тузгытылган күч” әсәре икенче урынны яулады. Ул – Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйтьче Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты да.
Сәгыйдулла Хафизов педагог-остаз буларак та зур абруй казанды. Аның кичәге студентлары республикабызның төрле төбәкләрендә һәркайсы үз урынын тапты, халыкка хезмәт итәләр.
Яшьлеген, күңелләргә уелып калган күңелле студент елларын кем генә сагынмый икән. Һәркайсыбыз һөнәр сайлау, иҗтиһад итү максаты биргән уку йортын, альмаматерны, мөгаллим, остазларны күңел түрендә саклыйбыз. Аларның уңышларын ишетеп сөенәбез. Башкорт дәүләт университетында белем алган чорда олы шәхесләрнең лекцияләре әле дә хәтердә. Чын мәгънәсендә олы шәхесләр, үз фәнен барлык җаны-тәне белән ярата, студентка игътибарлы да, таләпчән дә иде алар.
Студент еллары күптән артта калды. Кайбер остазларыбыз инде дөнья йөген калдырып, бакыйлыкка күчте. Үзебез дә – чәчләренә чал кергән, шактый тәҗрибә туплаган һөнәр ияләре, шулай да белем серләрен ачкан галимнәргә битараф калмыйбыз. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасында дистә еллар буе бик уңышлы эшләп килгән доцент Сәгыйдулла Хафизовның Кушнаренко районының Тәрәбирде авылына күченеп, шунда гомер итүен ишетеп, хәлен белергә, үз чорында безне гамьле дәресләре белән җәлеп иткән остазыбызны күрү максаты белән юлга чыктык.
Кояшлы, ямьле июнь иртәсендә үзебезгә кирәкле капканы ачтык. Җиңнәрен сызганган Сәгыйдулла абый ихатада нидер эшли иде, керүчеләргә бераз аптырабрак карап торды.
– Сәгыйдулла абый, танымыйсызмыни, бу без, шәкертләрегез бит!
Хуҗа кулындагы чүкечен ташлап, кулларын сузып безгә каршы атлады:
– Сезмени?.. Ахирәтләрме! Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез!
Ул да булмый ишектә хуҗабикә Фәндидә ханым да күренде. Бераздан инде сөенешеп күрешү, гәпләшү башланып китте.
– Хәл белергә килүегез өчен ифрат зур рәхмәт, кызлар, өйгә рәхим итегез.
Биек агач йорт кәртинкә кебек бизәлгән, пөхтә, нурлы... Ихатасында да чәчәк түтәлләре балкып утыра, тәртип, һәр нәрсә үз урынында. Ә бакчасында нинди генә нигъмәт үсми, җимешләр өлгерми!
Шулай әлеге зиннәтле йортны тамаша кылып, уйланып торганда өлгер хуҗабикә табынга чакырды... Тәмле исләр тараткан бәлеш табын уртасына килеп утырды.
Тамак туйгач, хуҗабикәгә бактык, амин тотарга вакыттыр?
– Десерт урынына бер яңалык булыр, ахирәтләр, – диде Сәгыйдулла абый. – Зур яңалык, мөһим яңалык! – Һәм остазыбыз кулына күләмле генә китап алды. – “Мәхәббәттә ярлыкау юк”. Минем китап бу, хөрмәтлеләрем! Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында чыккан мәҗмуга... Сөенечле иҗат җимеше... Мактанычым бу!
Кулларыбыз китапка үрелде. Һәркайсыбызның мәҗмуганың эчен ачасы, битләрен капшыйсы килде...
– Туктагыз, берегез дә өлешсез калмас, – дип безне тынычландырды остаз. – Хәзергә бакчаны тамаша кылыгыз. Миңа исә утырып һәркайсыгызга автограф сырларга кирәк!
Чын остаз – серләр дөньясы бит ул! Шул сыйфаты белән шәкертләрне җәлеп итә, сокландыра һәм магнит сыман һаман-һаман үзенә тартып тора...
Без бакчадан алган тәэссоратлар белән хушланып, гәпләшә-гәпләшә өйгә кергәч, Сәгыйдулла абый тыныч кына һәрберебезгә китабын сузды. “Нәрсә язды икән?” Һәркем аулаккарак тартылып, таныш почеркка текәлде. Миңа исә шулай язган:
“Шәкертебез, уку алдынгысы Фәридәгә. “Укыткан фәнең соклангыч фән иде, ә менә язган китабыңда үз сүзеңне чын сәнгатьчә әйтә алдыңмы, абый?” – дип сорарсың кебек. Автор. 2024 ел, 9 июнь”.
Гади автограф кына түгел. Әй, Сәгыйдулла абый, автограф биргәндә дә син иң элек педагог булып каласың икән шул. Кызыклы ситуация корып, шәкертләреңне иҗат дөньясына тартасың, аларны сыныйсың, сәләтләрен үстерәсең килә синең... Кыскасы, әдәби күренешләрне бәяләүдә шәкертләргә таяну – ихласлыкка юл ачу ул! Мин аңладым сине, остаз. Китабың хакында күңелем, зәвыгым ни куша, шул бәяне сиңа җиткерермен.
Шунысы үтә кызыклы, Сәгыйдулла абыйның кояшлы, мәрхәмәтле йорты белән хушлашып, кайтыр юлга чыккач, автограф хакындагы уйлар тынгы бирмәде. Тизрәк укыйсы, серле иҗат дөньясын иңлисе килде.
Кадерле китапны кулыма алам. Озак еллар студентларга могҗизалы әдәбият серләрен ачкан мөгаллимнең киң офыклары яктыра “Мәхәббәттә ярлыкау юк” җыентыгында. Башкортстан китап нәшриятында дөнья күргән китапта “Алман күчтәнәче” роман-элегиясе, ике повесть һәм “Фиргавен калтасы” кыйссасы урын алган.
Сүземне риваятькә нигезләнгән кыйссадан башлыйсым килә. Автор борынгы жанрга мөрәҗәгать итә: ерак үткәннәр белән бүгенге заман тыгыз үрелгән. Халкыбызның үткәне, яшәеше тарихта үз эзен саклавы, үз кыйбласына тугры калуы сокландыра. Урыс патшасыннан сәүдә итүгә фатыйха алган халкым күңел сафлыгын саклау өчен бөтен көчен сала.
Саран җиңги гаугасы белән төп нигездән чыгып китәргә мәҗбүр булган Яхъяны тормыш үзенчә сыный. Егет югалып калмый – мәрхүм әтисенең бертуган апасы Газизә өенә юнәлә. Ана йөрәгендә – ут. Бу эпизодта халкыбызның сабырлыгы, иң авыр чакта Ходайга ялваруы ачык күренә. Заман сулышы да икенче агым булып әсәр тукымасында урын ала: борынгыдан килгән, язылмаган канун – әти нигезендә төпчек угыл калырга тиешлеге бүген җуелып бара. Язучының күңел борчуы Мәһрүзә образы аша бирелә. Тол ана кистереп кенә үз фикерен әйтә алмый. Әсхәдулласы исән булса иде... Әти сүзе кирәк, әти дәрәҗәсе олы. Ә бүген? Гаилә традицияләре, туганлык мөнәсәбәтләре, әтиләр абруе саклауга һәм яклауга мохтаҗ заманда яшибез...
Гореф-гадәтләрне санлап, туганлык җепләрен ныгытып, көчле кавем булып яшәсен халкым, милләтем, ди язучы йөрәге. Хәләл көч белән мал табып, түбәнлеккә төшми, матди байлык колына әверелми яшәү шәхесне күркәм итә. Автор хаклы: “Әйе, авырлык, михнәт, газап белән көрәшеп була. Тик рәхәткә каршы торырлык көче юк шул бәндәнең. Кыйсса герое үз юлын тырышлык, үҗәтлек белән башлый. Фиргавен калтасы егетне ялгыш сукмакларга да тарта, ләкин тәңкә ике яклы икән. Бу фикер тимерче Фәхразый авызыннан әйтелә: “Төркәйнең мәгыйшәтен алга җибәрү чараларын табарга кирәк”. Тимерченең нияте кярханә оештыру. Күңел тынычлыгы тапкан Яхъя ил-көн мәшәкатьләрен кайгыртып яши. “Ил гамен кайгырту – менә ул ир-атның абруен бизи торган гамәл, ә һич тә алтын-көмеш түгел!” – дип ассызыклый язучы.
Әсәр тукымасында мәмлүк Оркыя – Елизавета язмышы да укучының игътибарыннан читтә калмый.
Гомумән алганда, әсәр шактый үзенчәлекле: фәнни ачышлар, эзләнү-тикшеренү юнәлешендә саллы нигез булачак. Әдәбият белгечләрен үткен идеяләр йомгагы, композицион төзеклек җәлеп итсә, тел-лөгать ягыннан булачак галим-лингвистларга җитди материал. Хәзерге киң мәгълүмат, заман технологияләре биеклегеннән күзаллаганда, “мөсәхабә”, “рибачы” сүзләре – күпләрне гаҗәпкә калдыра торган төшенчә. Кыйссада урын алган борынгы хәзинә игътибарсыз калмас дип ышанам.
“Мәхәббәттә ярлыкау юк” повесте турында сабакташым Рима Гыйльмиярова үз фикерен белдерде. Хатирәләргә бирелеп сүз башлады Кушнаренко районының Иске Кормаш авылында яшәүче мәгариф ветераны: “Мин 1985-91 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында (татар бүлеге) читтән торып укыдым. Уку дәверендә “Совет әдәбияты” курсы буенча лекцияләрне безгә Сәгыйдулла абый укыды. Заочникның начар гадәте бар – мавыктыргыч, кызыклы булмаса, дәрескә кермәсәң дә була дип уйлый. Ә менә Сәгыйдулла Хәбибулла улының дәресләренә төркемебез белән бик теләп йөрдек. Йотлыгып, зур кызыксыну белән тыңлый идек. Укучыны уйландырырлык сораулар куя, бәхәскә дә урын калдыра. Фәһемле лекцияләрдән соң без әдәби әсәрләргә икенче күзлектән карый башладык. Минемчә, моңа аның тәнкыйтьче булуы да йогынты ясагандыр. Без остазыбызны белемле, таләпчән, гадел, кешелекле, ярдәмчел булганы өчен ихтирам иттек.
Сәгыйдулла Хафизов – хөрмәтле укытучы гына түгел, талантлы язучы да. Аның әсәрләре укучыны уйландыра. Дөнья бит бер алдын, биш артын күрсәтә, диләр. Чыннан да тормыш катлаулы, анда үз урыныңны табу җиңел түгел. Язучы әсәрләрендә кемнеңдер язмыш сынауларын җиңеп чыгуын, кемнеңдер үз юлын таба алмавын сурәтли.
“Мәхәббәттә ярлыкау юк” әсәрендә әдип үз герое аша язмышка сылтанырга түгел, ә чын мәхәббәтеңне, үз асылыңны югалтудан куркырга кирәклеген ассызыклый.
Әсәрдә төп герой Әдһәм – инженер-төзүче. Студент чагында төзелеш отряды белән Төмән якларына баргач, фельдшер кыз Әдиләне очрата. Гашыйк була. Никах укыталар. Ир белән хатынның иминлеген никах саклый. Чөнки никахлар күктә укыла, ди динебез. Киләчәк тормышка җиңел каравы аркасында Әдһәм Әдиләсен югалта. Вәгъдәләшкән кызы була торып, кочакка эләккән гүзәл Сәрия белән яшәп китә. Сәрия ирекле, җете кызыл замана кызы. Аңа борынгы йолалар бармы-юкмы – никах турында ишетергә дә теләми. Ә егет тезгенне генә түгел, дилбегәне дә кәләш кулына тапшырган икән. Арада мәхәббәт юк. Мәхәббәт – кешенең асылын билгеләүче тойгы. Бер ялгышлык икенчесен тудыра. Сәриянең үлеменнән соң Әдһәм кызы Фәридә белән кала. Баланың мәктәпкә барыр чагы җиткән. Укучы баланы озатырга, каршыларга кирәк. Күрше карчыклар тәкъдиме буенча Маруся түти белән таныша.
Хаклы ялдагы укытучы баланы үз канаты астына ала. Тол ата җилкәсеннән тау төшкәндәй була. Аның исәбенчә, кызы өчен һич тә кайгырырга урын юк. Ә бит әбисе Фәридәне хәреф танырга, укырга, хәтта догалар да өйрәткән иде... Шушы тәрбияне дәвам итәргә иде дә бит. Юк шул...
Дөрес: кеше һәрчак үз асылына кайтырга, гаилә корып, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклау өчен бөтен көчен салырга тиеш. Мәхәббәт – киң төшенчә, ул туган җиргә сөю хисеннән башлана. Халкыбызның гореф-гадәтләрен түкми-чәчми яшь буынга җиткерү дә мәхәббәткә нигезләнә. Туган җир, туган нигез, туган телгә ихтирам – барысы да мәхәббәт җимеше...
“Мәхәббәттә ярлыкау юк” җыентыгын кулына алган һәр укучы әсәрне үзенчә бәяләр, һәркем рухи ләззәт алыр дигән фикеремне Мәскәү шәһәрендә кырык елдан артык яшәгән сыйныфташым Минсара Әминева да дәлилли: “Соклангыч тел белән язылган, һәр сүзе җанга ятышлы, тел бизәкләренә сокланам”, – ди туган җиреннән читтә яшәүче инженер-конструктор. Могҗизалы китап – аны туган җире, туган теле белән тоташтыручы күпер икәнен күзләреннән күреп торам”.
Китап – могҗиза, серле дөнья. Укучы белән язучыны тоташтыручы күпер. Остазыбыз, әдәбият дөньясының тирән серләрен ачкан Сәгыйдулла Хафизовка яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын. Тормыш иптәше, шагыйрә, Кушнаренко районындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе, актив җәмәгать эшлеклесе, дистә ел буена “Каурый каләм” конкурсларын оештырып, яшь буынны туган телен яратырга һәм кадерләргә өйрәтүче журналист Фәндидә Харрасова белән нурлы өйләрендә озак еллар иҗади мохиттә яшәргә язсын. Пар сандугачларның күңел түрендә йөрткән образлары китап битләреннән укучылар йөрәгендә урын алсын, аларның моңы халкыбызның күңел кылларына кагылсын, милләтебезнең рухын баетсын.
Фәридә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА,
Кырмыскалы районының Сәвәләй мәктәбе укытучысы.