+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
29 апрель 2025, 04:25

Гомер тик вакытлыча, уйлыйсыңмы шуны, Кешем?..

Әдипнең “Алман күчтәнәче” әсәрен укыгач туган уйлар.  

Гомер тик вакытлыча, уйлыйсыңмы шуны, Кешем?..Гомер тик вакытлыча, уйлыйсыңмы шуны, Кешем?..
Гомер тик вакытлыча, уйлыйсыңмы шуны, Кешем?..

Яңалык ачмыйм, әйе, адәм баласын Кеше итеп тәрбияләүдә нәфис әдәбиятның роле гаять зур. Әдәбият – ә – әдәп-хлак, д – дөнья, дөреслек, дин, ә – әни һәм башкаларга ихтирам-хөрмәт, б – бәрәкәт, барлык, бирелгәнлек, и – ипи, игелек, изгелек, я – яхшылык, яну, Ярату, т – тугрылык, туганлык һәм башка бик күп кешелек сыйфатларын гүзәл әсәрләр аша ачып салучы бөек иҗат.

Мин әдәби тәнкыйтьче дә, тел белгече дә түгел, бары тик әдәбиятны яраткан укучы буларак, әлеге язмамда соңгы вакытта укыган һәм бик тәэсирләндергән бер әсәргә тукталмакчы булам. Ул — исеме Башкортстанда да, Татарстанда да яхшы билгеле язучы Сәгыйдулла Хафизовның “Алман күчтәнәче” романы. Гомумән, Сәгыйдулла абыйның прозасы үзенең аһәңе, сурәтләү бизәкләре, ритмик корылышы белән укучы каршында кычкырып тормый, аның зур язучыларга хас күңелне җәлеп итү, магнит сыман тарту көче бар. Минемчә, ул беренче чиратта нечкә күңелле хикәяләүче образыннан килә. Язучының үзенчәлеген без иң башта сюжет корылышыннан, проблема актуальлегеннән, геройларның күңел дөньясыннан табабыз.


“Алман күчтәнәче” — гаҗәеп җылы, якты, моңлы, ачы, тирән, ак сагышлы әдәби әсәр – күңелгә хуш килгән сюжет нигезендә хикәяләүченең тормыш асылы, яшәү һәм үлем турында тирән фәлсәфи уйланулары, укучы алдына: “Кеше туганым, бу дөньяга килгәч, китәсе дә була, ничек яшәдең, ничек яшисең?” – дигән сорауны куюы. Һәм язучы максатына ирешкән – укыган саен әсәр геройлары белән бергә үзең дә әнә шул сиңа бер бирелгән һәм аны син беркемгә дә бирә алмый торган Аллаһ Тәгалә бүләкләре турында уйлыйсың, уйланасың, гөнаһларың-хаталарыңны, үткән гомер баскычларыңны күңел күзлегеннән үткәрәсең, барлыйсың. Үзем ничек яшәдем, яшим, миннән башка соңгы туемны үткәрергә җыелганнар хәтерендә нинди булып калырмын, лаеклы яшәгән кеше булыпмы, әллә?..


Әсәрдә карты Хабул белән гомер кичереп, соңгы юлга җыенучы Сара әбекәйнең бөтен тормышын гаҗәеп матур мәкальләргә, канатлы сүзләргә, гыйбарәләргә бай әдәби тел белән, шул ук вакытта һәркем йөрәгенә җиткерерлек итеп халыкчан тасвирлаган хикәяләүче узган гасырның 30нчы елларыннан башлап бүгенгәчә ил, авыл, татар күргән-кичергәнне күз алдына китереп бастыра.
Роман-кыйссаның бөтен эчтәлеген сөйләргә җыенмыйм, аны тәмләп үзеңә укырга кирәк, сюжетның ифрат та мавыктыргыч итеп үрелүе укучыны һичшиксез үзенә йотып ала. Авыл һәм андагы кешеләр тормышы, сугыш, Хабулның әсирлектә булуы һәм, кайткач, хыянәтче исемен күтәреп, түбәнҗаннар, кешесымаклар тарафыннан типкәләнүе, әмма барыбер намусына тап төшермәгән чын кеше булып калуы һәм бөтен халык алдында Батырлык ордены белән бүләкләнүе; мәктәп, укытучы һәм укучы мөнәсәбәте, Сара белән Хабулның улы Давытны яшен атуы һәм аның исән калуы; күрше малайның-үсмернең асылынып үлүе... Күп еллардан соң гаип булган Давытның зур кеше – табиб булып әйләнеп кайтуы – яшәүнең әллә күпме серле, катлаулы вакыйгалары, кеше язмышлары, кеше күңеленең тирән диңгезе йотлыгып укырлык итеп сурәтләнгән. Аерым эпизодлар еларлык-сагышланырлык та, шатланырлык-җырлап җибәрерлек тә.


Мәсәлән, ефрейтор Хабул Галиәскәров формалашып килүче “Катюша”лар командасына кушылу өчен фронттан туган якларына кайтып килә. “Яшел алан” дигән станцада никрутларны фронтка озаталар икән. Кемдер тальян гармун суза, тик көе талпынып, күтәрелеп китә алмый, чөнки үсмер бармаклары белән тоеп түгел, ә бака телләрен күзләре белән капшап уйный. Менә шунда фронтовик гармунны үз кулларына алып, сыздырып уйнап җибәрә. Озатучылар төркеме шаулатып җырлый башлый, станца мәйданы туган телдә яңгыраган җыр-моңга күмелә... “Ул арада эшелон буйлап: “По вагонам!” – дигән әмер яңгырады, саубуллашулар башланды. Кемнәрдер: “Рәхмәт, солдат... Күңелне эреттең... Улым, Ходай гомер бирсен үзеңә!” – дип яратып, сөеп аркасына кагылып китте”. Күренә ки, сугыш вакытын, андагы киеренкелекне, эмоциональ кичерешләрне ничек оста тасвирлый хикәяләүче! Ирексездән туган тел, милли моңның бүгенгесе турында уйланмыйча булдыра алмыйсың.


Хикәяләүче мавыктыргыч эчтәлек аша эпик геройларның образларын сокландыргыч калку итеп бирә һәм әллә күпме көнүзәк проблемаларны күтәрә.
Әйтик, шуларның берсе китап-китапханәче-китапханә. Яшь кыз Сара – китапханәче, ул ничек үз эшен яратып, дәртләнеп башкара, китап дөньясына чумып үзе үсә, башкаларны үстерә; авыл яшьләрен дәртләндереп, чаралар, китап конференцияләре үткәрә. Әйтәсе түгел, китап кадере, китапханәченең абруе укыган юллар аша күзгә бәрелеп, күңелгә рәхәтлек бирә. Узган гасырның 30нчы елларында аның, аеруча авыл тормышындагы, роле ифрат зур. Сара янәшәсендә әдәбият укытучысы да бар бит. Ни өчен кешеләр Сарага тартыла? Чөнки укытучы – сәясәт рупоры. Ә Сара – тормыштан килгән гади, ихлас кеше.
Аннары шунысын дә әйтеп узыйм, хикәяләүче күпме гүзәл әсәрләрне, китапларны искә ала, алардан өзекләр китерә, гүя, укучым, менә нинди әдәби хәзинәбез бар безнең, укы, күңел офыкларыңны киңәйт, ди төсле. Шагыйрь Мөхәммәдьярның “Егетләр бүләге” китабы, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы, Һади Такташның “Мокамае”, Муса Җәлилнең үлемсез шигърияте һ.б. Бу да язучының уңышлы, матур табышы.


Мине тагын иң-иң тәэсирләндергәне – Сара кортканың, юк, әбекәйнең, җан дуслары-ахирәтләре – ут-учак, чылтыр чишмә, Җир-Ана, урман, кошлар белән хушлашуы, аларга рәхмәтле булуын, яратуын белдерүе. Ай-һай, язучы каләменең нечкәлеге, иҗтиһатлылыгы, моңы, шигърилеге! Боларны кат-кат укып, рәхәт, юк, күңелне агарткан-пакьләгән күз яшьләренә манчыласың мәгәр. Әйтик, җир турында менә бу юллар ничек хисләндермәсен: “...яланнарда үзең белеп, юмартланып та әллә ничаклы җиләкләр үстерәсең бит син, Җиркәй! Ашагыз, балакайлар, сихәтләнегез, болары сәйәр күчтәнәче”, диясеңдер инде...” яисә “Син күңелгә рух та кертәсең бит. Кеше җанын шатлык-сөенеч белән сугарасың, ә кайчагында аны сагыш күленә дә чумдырасың. Адәм күңелен ямь, матурлык һәм иминлек чыганагы булып та яулыйсың бит син, Җиркәй. Анасын сагынган сабый кебек, кеше дә гел үз туфрагын җирси, туган төбәген юксына. Янәшәсендә һаман да яшел чирәмең, агар суларың, сайрар кошларың булсын аңа, күзләрен рәшәле тарафларың иркәләсен. Шул чагында гына кеше үзен гөлең кебек тамырлы, кошың сыман ирекле, пошидай гайрәтле итеп тоя бит, Җир-ана!
Матурлыгың, чагу бизәкләрең, салават күперендәгедәй мул төсләрең белән син рәссамнар, шагыйрьләр, көйчеләр тудырасың, Җиркәй. Алар кулы белән ясалган илаһи сурәтең кешеләрдә хиссият кузгата, Яшәүне тагын да бизи, нурландыра. Кешене ашатып-эчертеп, киендереп кенә калмыйсың, сәҗдәгә китереп, аның рухын да сафландырасың бит, Җир-ана!”
Менә шулай, укучыны елатырга да, көлдерергә дә, тирән уйларга салырга да маһир Сәгыйдулла абый иҗатындагы хикәяләүче образы. Ул бик күзәтүчән, очлы күзле, көтелмәгән уйланулар, репликалар остасы һәм укучыларда тирән хисләр, кичерешләр дулкыны уятып, катарсис тудырырга да сәләтле.


Җыеп кына әйткәндә, “Алман күчтәнәче” роман-кыйссасы (исеме үк нинди серле, укырга ымсындырып тора) – Әхлаклылык һәм Гаделсезлек, Намус һәм Хыянәт, Хыял һәм Чынбарлык, Мизгел һәм Мәңгелек, Мәхәббәт һәм Нәфрәт, Тугрылык һәм Яраклашу... – Иманлы булып яшәү, тормыш матурлыгы, яшәгән саен яшисе килү турында, үлемеңне Кеше булып каршылау турында якты, киң сулышлы чәчмә әсәр.
Мин әсәрне укып, күңелемне тагын да нечкәрттем, агарттым, пакьләдем, сафландырдым; булган бар нәрсәм өчен бер Аллаһыма рәхмәтемне, шөкеремне арттырдым, гомернең бик кадерле һәм вакытлыча гына булуын тагын да тирәнрәк тойдым. Милләттәшләрем дә укысын иде дигән теләктәмен. Рәхмәт сиңа, олы җанлы ЯЗУЧЫ!

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас