Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган мемориаль комплексны ачу чарасы үтте.
"Республикабызда туган якка ярдәм итүгә юнәлтелгән «Атайсал» программасы бар. Монда шушындый проектларның берсе үрнәген күрергә була. Биредә туган Кийко ыруы вәкилләре кече туган иленә бик сакчыл карый, аның өчен күп эшли. Бүген без мемориаль комплекс ачтык, гыйбадәтханә бу гаилә акчасына төзелгән. Мондый мисал һәр төрле ихтирамга лаек. Бу авылда үз телен, йолаларын саклаган украин халкы яши. Без хәзер заманча украин мәдәни үзәген төзү өчен урын эзлибез, бу мәйданчыкны да карыйбыз. Безнең бурыч - Башкортстан халыклары дуслыгын арытаба да саклап калу", - диде Радий Хәбиров.
Сергей Степашин чыгышында Башкортстанга мәхәббәтен белдерде. "Башкортстанда мин берничә тапкыр булдым. Республикада катлаулы вакытта да динамик үсеш. Бүгенге чараны үзәк телевидениеда һәм интернетта Украинага күрсәтергә теләр идек. Минем анда бик күп дусларым калды, әмма хәзер алар белән аралашу катлаулырак. Без аларга түгел, ә нацистларга каршы көрәшәбез. Һәйкәлгә һәм чарага килгәндә, әгәр һәр кеше, нинди дәрәҗә биләүгә карамастан, үзенең туган авылын, тамырларын онытмаса, бездә һәрвакыт бөек ил булачак", - диде ул.