+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
28 Июня 2025, 05:36

Яралы солдат һәм каен

Озын, ерак юлдан исә-исә кайткан яз җилләре, тәүге тапкыр язны каршылап аткан сирень агачы янына килеп тукталдылар да, тирә-якка күз салып исәнләштеләр. Керфекләрен ачкан сирень чәчәкләрен өрә-өрә сөйләшкән нәни җил кызы: “Әни, әни, нигә барысы да башын игән, шатланмыйлар да, әллә инде безнең кошлар белән кайтканны көтмәгәннәр, фу, әллә нинди тәмсез төтен исләре”, – дип куйды. Әнисенең ефәк итәгенә тотынып: “Рөхсәт ит әле, әни, мин алданрак очып барыйм, яңа үләннәр өстенә ятып ял итим, яме”, – диде. Җил әнисе: “Бар, хәзер син үзең беләсең, бар, оч, йөгер, без дә артыңнан барырбыз”, – дип, үзенең кыю, куркуны белми торган кызын озатты...  

Яралы солдат һәм каенЯралы солдат һәм каен
Яралы солдат һәм каен

Җил кызы, сикерә-сикерә сикәлтәләрдән очып, алга ашыкты. Ул көтмәгәндә караңгы, куе төтен эченә килеп кергәнен дә сизмәде: “Тәмсез исләр, төтен, зур, зур тимерләр... Алар атламый да, йөгерми дә – туктап калган, яртылаш җимерек, янган. Ә тирә-якта кан, атыш, нәрсә бу ә?”
Кара, әче куе төтен, җилнең итәкләренә, ефәк канатларына тиз арада уралып, сеңеп тә өлгерде. Яртылаш янган зур танк эчендә генә түгел, тирә-ягында хәрәкәтсез берничә солдат ятканын күреп, җил йөгереп кенә барды да, бер яшь егетнең битенә өреп: “Әй, тор, нәрсә эшләп ятасың, тәмсез, ямьсез исләр таратып”, – диде. Солдат, җилнең йомшак, саф тынына игътибар да итмичә, хәрәкәтсез калды.


Үлән дә юк монда, кызык түгел, тимер кошлар оча, ары очам, дип уйлап, нәни җил кызы ашыга-ашыга алга йөгерде. Менә каен янына килеп тукталды да аңа дәште: “Исәнмесез, ни хәлдәсез? Мин яз җиле булам. Без кошлар белән кайттык, алар артта, тынычрак җирдә калды. Ә без, күмәкләп, бу якларга килдек. Нигә боексың, нәрсә булды сиңа, каенкай? Урталай сынгансың түгелме? Авырткандыр инде билең дә...” Яралы каенның икенче ягына йөгереп чыкса, тагын яралы солдат... “Сиңа нәрсә булды, ә?” – дип иелде дә, салкынча тынын өрде: “Күзеңне ач та куй, әнә каен, яралы булса да, бер ботагы бөреле, яфрак ярган, яши, яшәячәк, ә син зур гәүдәң белән ятасың, тор, әйдә!” Яралы солдат, авыр, оеган кулын көчкә күтәреп, битен сыпырып куйды да: “Вәт рәхмәт сиңа, җил! Рәхәт булып китте”, – дип күзен ачты. Җил, тагын да яхшылык эшләргә тырышып, барлык көченә өрергә тотынды. Аннары урман ягына очты.


Солдат яралы сул кулын бөтенләй кузгалта алмады, гөбедәй шешкән иде кулы. “Табигать нинди акыллы бит, җилләре дә көч, дәрт өсти”, дип уйлады ул. Янә исән уң кулын акрын гына каен гәүдәсенә кагылып сөяп куйды да, пышылдарга тотынды: “Миңа төбәлгән тимер ярчыкларны үз гәүдәңә алдың, каты яраландың, гафу итче, каенкаем! Яшисе килә бит! Исән калсам, гомерем булса, мин синең яныңа килермен әле! Син яшәячәксең, яфрак ярасың, язны каршы алдың. Язмыш бу, язмыш. Минем дә язмыш челпәрәмә килде, ниләр генә кичермәдем. Менә биш ел гомер тоткында үтте, бер дә юкка... Дураклык, яшь чакта ниләр генә булмый, ферманың бер сарыгы өчен... Вәт юләр... Ярар, бу куркыныч танкны юк итү дә үзе бер кыюлык. Җиркәемнең бер уч туфрагын да бирмәбез имансызларга...” Солдат каеннан кулын алу белән янә барлык дөнья әйләнеп китте, ул тагын аңын югалтты...
Күпме яткандыр, бервакыт күзен ачты. Иреннәре күбеп ябышкан, сусаудан гаҗиз булган иде. Солдат күзләрен күккә төбәде, ә күктә тоташ куе төтенле томан. Ерак түгел атыш, шартлау тавышлары. Контузиядән башы шаулый иде. Башы күтәргесез авыр. Ул канга буялган бармагы белән кипкән иреннәрен ачты, аның теле кипкән, сулышын кыса иде.


Шуышып, алгарак барырга омтылды, ләкин булдыра алмады, аның бөтен тәне оеган иде. Шулвакыт сусаган иреннәренә берничә яңгыр тамчысы тамды. “Я Ходай, яңгыр, болытлар минем сусаганны ишеткәннәр”, – дип уйлады егет. Янә тамчы артыннан тамчы аның битенә тамды. Ул акрын гына кипкән авызын ачты да тынып калды. Каен суы, каен суы иде бу! Яралы солдат каен суын кинәнеп йотты...
...Егет күзен ачканда тирә-якта аклык-пакьлек иде. Аның куллары ак бинт белән бәйләнгән, башын күтәрергә теләсә, күз алдында кара таплар куера. Ул тагын күзләрен йомды. Бераздан аңа бераз көч килеп, су сорады. Ак халатлы табиб белән шәфкать туташы палатага керделәр. Солдат, күз карашы белән ымлап, сусаганын белдерде.
“Батыр егет, әле ярамый, хәзер иренеңне сулы марля белән чылатырлар. Түз! – диде табиб. – Хәзер система куябыз, җиңелрәк булыр, каныңны күп югалткансың, кан бирдек. Барысы да яхшы булыр...”


Озак та үтмәде, ябык кына урта яшьтәге хатын-кыз килеп, солдат янындагы урындыкка утырды.
“Су сорама, тик кенә ят! Әнә, яныңдагы егетне күрәсеңме? Сине сугыш кырыннан алып чыкканда аның аягына ярчык тигән. Ә аның аягы! Әле аңа да авыр, аягын бөтенләй кискәннәр шул. Син дә борчылма. Исән калгансың, батырларча көрәшеп, дошманны кыргансыз. Дусларың кайда икән? Бәлки, башка госпитальдәдер, ә бәлки, алгы сызыкта көрәшәләрдер,” – дип акрын гына сөйләнеп утырган ханым тавышын тыңлап, солдат йокыга китте. Шәфкать туташы берничә укол ясагач, ул тынычланды.


Ә ерак түгел җыр ишетелде, өзелеп җырлый иде җырчысы:
“Ватанлы гаскәре,
Байраклы солдатлар
Җир чиген сакларлар,
Алар гел сафталар.
Матурлар, батырлар,
Сөйкемле үзләре.
Сагынып көтәдер
Солдатның кызлары.
Дошманның алдында
Башларын имәсләр,
Бер уч та туфрагын
Дошманга бирмәсләр...”

...Озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, солдатларның берсе – бер кулсыз, икенчесе бер аяксыз ике дус булып, кайтырга чыктылар. Тыныч тормышта яңа һөнәр алуга ышаныч белән туган төякләренә юлландылар...

Дилә БУЛГАКОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас