"Күптәннән гаилә белән рәхәтләнеп ял иткәнебез юк. Узган ел кызыбыз кечкенә иде әле, шуңа ялыбыз ял булмады. Әниләрне дә алып барган идек. Чаралар булу сәбәпле, мин үзем соңрак килдем, 3 кенә көн ял итеп калдым.
Быел да 3 бала, хатын белән бергәләп барабыз. Кыз да үсте инде хәзер, элекке кебек үк авыр булмас дип уйлыйм. Быел озаккарак барырга иде. Чөнки мораль яктан бик нык ардым, бик күп эшләдем. Азрак көч туплап кайтасым килә.
Чит илдә таныш табибларым бар, бер баргач, сәламәтлек ягын да кайгыртып аласы иде. Табиблар квартал саен тикшеренеп торырга кушты. Калкансыман биздә ике якта да киста. Витаминнар эчкәләгән булдым. Әмма бу турыда ныгытып уйлыйсым килми. Уйласам, кәефем төшә. Быел концертларны да бермә-бер киметергә туры килмәгәе", - дигән Фирдүс "Интертат" хәбәрчесенә.
Җырчының җәй саен махсус хәрби операциядәге егетләрнең хәлен белеп кайту традициясе дә бар. Быел да, ялдан кайту белән үк, егетләр янына баруны планлаштырып тора.