Күренекле шагыйрьләр, язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләренең туган төяге булган Кырмыскалы районының һәр авылында бүген дә сүз кадерен белүче, илһамланып иҗат итүче, күңел түрендәге хис-тойгыларны ак кәгазьгә төшереп, каләм тибрәтүчеләр бихисап. Әдәбият елы буларак игълан ителгән 2015 елда алар, “Илһам” берләшмәсенә оешып, бер гаиләдәй иҗат казанында кайныйлар: бер-берсенә кунакка йөрешәләр, очрашулар барышында үзләренең иҗат җимешләре белән башкаларны да сыйлыйлар, шулай ук яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, туган телгә хөрмәт тәрбияләү юнәлешендә дә эшчәнлек алып баралар.
Авыл халкы да “Илһам”лыларның җылы эчтәлекле кичәләрен көтеп ала, яратып кабул итә һәм үзе дә актив катнаша. Иске Шәрәй авылындагы мәктәптә узган очрашу шуның ачык мисалы булды. Мәгариф ветераны, әлеге иҗади берләшмәнең актив әгъзасы Мәүлидә Таҗетдинова оештырган чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Русиядә “Ватанны саклаучылар елы” һәм Башкортстанда “Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы”на багышланды.
Районда иҗат белән шөгыльләнүчеләр бик күп, аларның күбесе белән якыннан таныш булган Риф Йөзлекбаев, Әдәбият елында билгеле язучылар, шагыйрьләр белән оештырылган очрашулардан илһамланып, авылда яшәп иҗат иткән кешеләрне бергә тупларга була. Район гәзите редакциясендә эшләп киткән кеше буларак, иҗат җимешләрен “Үзән”, “Даирә” гәзитләрендә бастырган кешеләрнең исемлеген алып, алар белән элемтәгә керә һәм очрашуга чакыра. Әйткәндәй, тәүгесен Риф Хаҗиәхмәт улы Яңа Кыешкы авылы мәдәният йортында үзе оештыра. Шунда аны бертавыштан берләшмәнең рәисе итеп сайлап куялар.
Ун ел дәвамында районыбызда яшәп иҗат итүче каләмдәш дуслар, хисләргә бай, әдәбият сөюче кешеләр, һәр авылда диярлек матур очрашулар үткәреп, үзләре дә илһамлана, башкаларны да илһамландыра.
“Илһам”лылар очрашуларын мәктәпләрдә үткәрергә тырыша, мондый мөмкинлек булмаганда, укучыларны чакыралар. Чөнки алар үзләре дә тәүге шигырьләрен мәктәп елларында язган. Бүген алар иҗатларын күргән, үстерергә ярдәм итүчеләрне рәхмәт сүзләре белән телгә ала һәм, үз чиратында, сәләтле балаларны эзләп, аларга ярдәм кулы сузуны үз бурычы дип исәпли. Оешмага нигез салыну тарихы, аның максатлары һәм эшчәнлеге белән Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, М. Өметбаев исемендәге премия лауреаты, 13 китап авторы Риф Йөзлекбаев таныштырып үтте. Шулай ук ул җыелучыларга үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында да сөйләде һәм, әлбәттә, күчтәнәчкә алып килгән шигырьләрен укып ишеттерде.
Галимә Тимергазинаның әтисе Гатаулла Әминев сугыштан каты имгәнеп, бер аяксыз кайтса да, өйләнеп, 8 балага гомер бүләк итәләр. Галимә апаның да иҗатының бер өлеше әтисенә багышланган.
Фәргать Котлыбаевның дистә елга якын гомере редакция белән бәйле, мөхәррир иҗат кешеләренә карата бик ярдәмчел булган. Чыгыш ясаучылар бу уңайдан аңа рәхмәтләрен белдерде. Ул Карлыман авылыннан, фронтовик-шагыйрь, язучы, журналист Шәриф Бикколның авылдашы. Бәләкәйдән шигырьләр язу белән мавыккан. Шунысы куанычлы: ул вакыттагы шигырь дәфтәрләрен әти-әнисе саклаган. Шуңа, балаларга да мөрәҗәгать итеп, берничә киңәшен бирде. Ә күчтәнәч итеп ул Шәриф Бикколның 1943 елда фронтка киткән вакытта әнисенә шигырь юллары белән язган хатын укыды. Иске Шәрәй авылына багышлап язылган шигъри күчтәнәчне авыл халкы аеруча шатланып кабул итте һәм көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерде.
Таһир Вилдановның иҗатында да Ватанны саклаучыларга зур игътибар бирелә. Авыл биләмәсендәге барлык Бөек Ватан һәм Әфган сугышлары ветераннары турында истәлекне мәңгеләштереп, төрле елларда язылган мәкалә, нәсер һәм хикәяләрен китап итеп бастырды. Ә бу чарада ул “Буденовка” дигән хикәясен тәкъдим итте.
Мөнәвәрә апа Ишкаринаның иҗаты белән дә якташлары якыннан таныш. Үткер каләмле шагыйрәнең һәр шигыре тирән мәгънәле. Фронтовик кызы буларак, аңа да Бөек Ватан сугышы темасы якын. Дүртөйле районында туып-үскән һәм 45 ел элек шушы авылга килен булып төшкән Зөлфия Әсфәндиярова да үзенең тормышын шигърияттән башка күз алдына китерми.
Бишаул-Уңгар авылыннан Рим Исхаков – барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле шәхесләрнең берсе, шул ук вакытта журналистикада да үз кеше. Әдәбият сөюче, шигърият яратучы кешенең күңеле матур була, дөньяны алар башкаларга караганда үзенчәлекле итеп күрә, дип юкка гына әйтми ул, чөнки үзе дә – нәкъ шундый кеше.
Күренекле якташыбыз, мәгърифәтче, галим, әдип Мөхәммәтсәлим Өметбаевның варисы Динә апа Өметбаева-Мөлкаманова, күзләре начар күрсә дә, “Илһам”ның җыелышларын калдырмый, 79 яшендә дә ул һәр чарага үзенең җан дусты – гармуны белән килә. “Матур дөнья” дип аталган китабының туен да “Илһам”лылар белән берлектә үткәргән. Тормышчан, күңелгә ятышлы шигырьләрен районда яратып укыйлар, күпләре көйгә салынган, үзе дә көйләр иҗат итә. Әлеге чарада да ул тамашачыларны үзенең иҗат җимешләре белән сөендерде.
Иске Кыешкыдан Алия Рәхимова – мәгариф ветераны. Хаклы ялга чыккач, ул иҗатка бирелә. Карлыман авылыннан Гөлнара Исәнгулова, Сахайдан Сәлимә Хафизованың исемнәре дә яхшы таныш, бу чарада алар үзләре белән шигырьләре аша таныштырып үтте.
Чараны оештыручы Мәүлидә Таҗетдинова “Илһам” берләшмәсенә кушылуына сөенүен яшермәде. Берничә очрашуларында катнашып, рухланып, илһамланып кайтуы турында әйтеп, каләмдәш дусларына рәхмәтләрен җиткерде. Чара ахырында мәктәп мөдире Ләйсән Моталлапова барлык авыл халкы һәм коллектив исеменнән шундый тирән мәгънәле чара оештырулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә кунаклар күчтәнәч итеп алып килгән китапларын урындагы мәктәпкә һәм Иске Акташ авылы клубына бүләк итте.
Кунакларның чыгышы күрше Иске Акташ авылының Наилә Фәхретдинова җитәкчелегендәге “Яшьлегем моңнары” татар фольклор ансамбле башкаруындагы моңлы җырлар һәм мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган дәртле биюләр белән үрелеп барды. Чара ахырында барысы да сәхнәгә менеп, “Шәйморатов генерал” җырын аягүрә басып башкарды. Бу әлеге чараның максатын тагын да ачып, аның әһәмиятен ассызыклады.
Менә шулай “Илһам”лыларның бу очрашуы да бик күркәм килеп чыкты: алар үзләре дә илһамланып, башкаларны да илһамландырып таралышты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.