+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
15 август 2025, 05:07

Ярда

Елга буйлап сал килә. Сал өстен­дәге егет кырын төшеп яткан да әллә нинди, уй-фикерләр эченә кереп бат­кан.

ЯрдаЯрда
Ярда

АВТОР ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ

Марс Нәфыйк улы Яһудин 1950 елның 7 августында Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туган. 1973 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Дүрт ел Караидел районында укытучы булып эшли. 1977 елдан Татарстанның Чаллы шәһәрендә яши.
Язу эше белән студент елларыннан шөгыльләнә. Русиянең һәм Татарстанның Язучылар берлекләре, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы. “Тайник”, “Казлар очар су күреп”, “Сиртмәле кое”, “Тормыш бу...”, “Еллар аша...”, “Голоса” һәм башка егермедән артык китап авторы. Матбугат битләрендә, Интернет челтәрләрендә хикәяләре, язмалары дөнья күреп тора.
“Таш эчендәге сурәтләр” (2023) китабы өчен “Ел язучысы” исеменә лаек булды. 2025 елда аңа Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева исемендәге әдәби премия тапшырылды.
Аның иҗаты турында күренекле татар шагыйре Рәшит Бәшәр болай дип язган иде: “Марс Яһудинның җылы сагыш өретелгән моңсу хикәяләре, парчалары күңелдә якты шәм булып балкый. Туган җиргә, гомер буе шул җиргә мәрхәмәт орлыклары сипкән әни-әтиләр, әби-бабайларга тирән ярату хисе белән сугарылган ул әсәрләр. Марс авыл кешеләрен яхшы белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм кызыклы тел-стиль чаралары ярдәмендә кәгазьгә төшерә”.

Елга буйлап сал килә. Сал өстен­дәге егет кырын төшеп яткан да әллә нинди, уй-фикерләр эченә кереп бат­кан.
Рөстәм, агымның көчәя башлавын сизеп, торып утырды, сал өстендә яткан колгасын алды, тураеп басты, як-ягына күз ташлады. Ат дугасын хәтерләтүче борылышка якынлашып килә иде ул. Елганың борылыштан соңгы дәвамы да моннан күренеп тора, әнә, ул урында текә яр. Егетнең карашы сәер бер күренешкә юлыкты: борылыш барлыкка китергән ярым­утрауның муентыгын кисеп, озын гына чокыр сузыла. Аның бу як башын инде үлән басып өлгергән, ә яңа казылган теге як башында бер карт кыймылдый.
Шулчак салны көчле агым эләк­тереп алды һәм, бәреп ватарга теләгәндәй, уң яктагы текә ярга таба агыза башлады. Егет, колгасы белән елга төбен капшый-капшый, агым белән тарткалашырга кереште. Карт күздән югалды. Яр башында берничә авыл өе күренеп үтте.


Борылышны үтүгә, әлеге дә баягы карт күренде. Ул көрәк белән җир казый иде. “Ни пычагыма икән инде бу чокыр монда?” – дип сорады егетнең кызыксынучанлыгы. “Нигә кирәк әле ул сиңа? Юлыңда бул!” – дип боерды акылы. Ләкин, кешеләрдә еш кына була торган гадәт буенча, куллары акылына түгел, ниндидер башка боерыкка буйсынып эш итә иде кебек: озак та үтмәде, сал ярга килеп терәлде.
– Бабай, сугыш бетте бит инде, нәрсәгә бу траншея?
– Сугыш беркайчан да бетми икән ул, улым.


Көрәген җиргә кадады да, аякларын чокырга салындырып, чирәмгә утырды. Рөстәм дә аның янына килеп чүгәләде.
– Шулай да, нәрсәгә бу чокыр? – дип турыдан-туры сорады егет.
– Әле генә безнең авыл яныннан уздыңмы? Нәрсә күрдең?
– Өйләрегез ярга бигрәк якын утырган.
– Менә шул шул. Язгы ташу ел да ике-өч өйне алып китә. Авыл бетеп бара инде.
– Мин дөрес уйлыйммы? Димәк, бу чокыр...
– Үземә ант итеп әйттем: елганы шушыннан борып җибәрмичә үлмим, дип. Җиде ел казыйм инде.
– Җиде ел? Берүзегез? Көрәк белән? – Рөстәмнең гаҗәпләнүе чиктән ашкан иде. – Экскаваторга монда бер көнлек эш бит. Безнең заманда инде...
– Икскаватыр? Бар, сорап кара син аны, искаватырны. Әйе, бирде ди аны сиңа персидәтел.
Бәләкәй генә буйлы, кояшта янып каралган какча йөзле, зәңгәр күзле бу карт Рөстәмгә таныш иде кебек. Исенә генә төшми. Ниһаять, сорады:
– Бабай, район гәзитендә язмадылармы сезнең турыда?
– Язганнар иде. Җиңү көне уңаеннан.


Карт ялт кына авыл ягына таба күз ташлап алды. Асылма күпер буйлап бер әби чыгып килә иде.
– Әнә, минем карчык килә, – диде. – Син китмә, энем, яме, хәзер чәй эчәрбез.
Картларга хас булмаган җитезлек белән торды да пыскып яткан учак өстенә чыбык-чабык ыргытты. Чәй­неген таганга элеп куйды. Тирә-якка ямь кереп китте. Рөстәм үзен кунакка чакырылган кебек хис итте.
– Менә шулай инде, энем, сугышта да шушындый ук чокырлар казудан баш чыкмаган иде.
– Бабай, ялгышмасам, сезнең күкрәгегездә орден иде. Аны нәрсә өчен бирделәр?
– Йөзә белмәгән өчен.
– Гәзиттә алай язылмаган иде бугай.
– Кем андый нәрсәне гәзиткә яза инде?! Хәбәрчегә сөйләгән идем сөйләвен... Нәкъ менә шушы урындагы кебек, елга аръягында безнең плацдарм иде. Бервакыт немец кысрыклый башлады. Башны күтәрер хәл юк, бөтен төр коралдан яудыра гына. Командир үлде, комиссар каты яраланды. Көн азагына ротадан нибары унлап кеше калдык. Ниһаять, чигенергә приказ килде. Иптәшләрем суга ташланды, ә мин йөзә белмим. Батып үлгәнче атып үләм, дидем дә калдым. Яраланып, аңымны югалтканмын. Төнлә үзе­безнең разведчиклар табып алган... Фронтта, минемчә, бөтен нәрсәне котылгысыз дип кабул итәсең. Шулай булырга тиеш, башкача була алмый. “Катюша” снарядлары үзебезнекеләр өстенә төшеп шартлаган очраклар да булды. Частьлар алга китә, ә болар ул турыда белми.
Картның “йөзә белмәгән өчен” дигәнен егет, билгеле инде, шаярту дип аңлады. Шушындый елга буенда яшәп, ничек йөзә белми инде?


Менә әбекәй дә килеп җитте. Тагын бульдозер турында сүз кузгалды.
– Кул белән казырга күнеккән инде без, каныбызга сеңгән инде ул безнең, – диде карчык. – Үз вакытында мин район юлын төзүдә катнашкан идем. Носилкалар белән ташыйбыз балчыкны. Норма бирелә. Хисапчыга үлчәргә җайлы булсын өчен шакмак формасында казып алырга кушыла. Әй күңелле иде! Яшьләр барыбыз да, бергә эшлибез. Төне буе йокламый уйнап чыгабыз. Ятарга да өлгермибез, Сталин Миңнегали типкәли-типкәли уята да башлый: “Торыгыз, тор! Эшкә! Мин кушмаган сезгә төне буе йөрергә!”
Бераздан елга буена, чыр-чу килеп, бала-чага төште. Тирә-як көлү, су чәчрәтү авазлары белән тулды. Сыер мөгрәде. Көтүче чыбыркысы шартлады. Бөтен тавыш та, буш мичкәдәге шикелле, яңгырап ишетелә иде.
Шулчак еракта ниндидер ят тавыш ишетелә башлады. Башта бу тонык кына гөрелте иде. Ләкин ул, көчәй­гәннән-көчәя барып, трактор тавышы икәне аңлашылды. Күп тә үтми ул тирәкләр арасына да килеп керде. Һәм, башка тавышларны җиңеп, тирә-якка үзе генә хуҗа булып яңгырарга тотынды.
– Нәрсә, бабай, “ярты”ңны әзерләдеңме? – диде тракторчы, кабинасыннан төшәр-төшмәс.
– Күпме әйтергә сиңа? – диде карт. – Кирәкми миңа алай, үзең теләмәгәч. Синнән башка да казып бетерәм мин аны.
– Югыйсә, бер сәгатьлек эш инде бу миңа. Ә болай син тагын өч ел этләнәсең әле.
– Этләнсә ни, синең анда ни эшең бар?


Шулай диде дә тракторчыга артын борып утырды. Мич эчендәге ялкын капкач тишекләре аша ничек чагылса, Рөстәмнең йөрәк уты да күзләрендә шулай чагыла иде. Аның сикереп торасы һәм, тракторчыны җилкәсеннән алып: “Син, егет, кем белән сөйләш­кәнеңне беләсеңме?” – диясе килә башлады. Карт, егетнең омтылышын сизеп, аның тезенә кулын салды:
– Кирәкми, – диде. – Динсез ул. Аллаһтан да курыкмый, үз күчәре дә юк. Андыйларны, күк белән җир арасында, диләр. Син аны йодрык белән генә туры юлга чыгара алмыйсың.
Рөстәм тынычлана төште, карт турында уйлады. Ул арада карчык картына сиздерми генә үзе белән алып килгән букчага үрелде. Ымлап кына тракторчыны читкәрәк, тирәк артына чакырып алды. Букчадан шешә чыкты, ул шундук тракторчының тирән кесәсенә кереп чумды...
– Ни булды моңа? – диде карт, экскаваторның казый башлавын күреп. – Акылы алмашынды мәллә бу бәндәнең?
Бер сәгатьтән эш тә бетте. Һәм, тегендә-монда ишелеп төшкән балчык кисәкләрен алып ташлагач, чокырның буеннан-буена үзенә яңа юл ярып, тар гына елгачык та ага башлады.
Карт янына көтүче килде.
– Тәки үзеңнекен иттең, ә?! – диде.
Карт, аның белән сөйләшеп торуны кирәк тапмыйча, көрәген, чәйнеген алды. Китәргә җыенып:
– Карчык... – диде.


Һәм киттеләр. Көтүче: “Берәү дә аның казып чыгачагына ышанмады, көләләр генә иде...” — дип куйды. Рөстәм, көтүченең дөньяда барлыгын да онытып, карт белән карчыкның аркаларына текәлде. Тормышның авыр йөгеннән бөгелә төшкән бу аркалар... Нәрсә беләндер үзләренә тарта иде алар...
Рәссамнарның картаеп, кәкрәеп беткән тирәкләрне сурәтләргә яратуын аңламый иде Рөстәм. “Нигә инде матур, зифа буйлы агачларны төше­р­мәскә?” – дип уйлый иде. Менә хәзер, шушы минутта гына аңлый башлады: карт агач­ларның бит тарихы бар, үткән юлы, артта калган гомере бар. Әнә шуның белән алар үзләренә тарта, без аңлап та җиткермәгән юллар белән күңелләрне тазарта, чистарта, сафландыра, чишмә башыбызга алып кайта икән бит!..

Марс ЯҺУДИН.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас