

Санкт-Петербургка сәфәр кысаларында язучы бик күп әдәби очрашуларда булды – “Здоровый смех” Халык юморы клубында, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә, Язучылар йортында иҗади кичәләр үткәрде, яңа альманахларны тәкъдир итүдә катнашты.
Иҗади атна барышында Башкортстан кунагын аның күптәнге дуслары – әдәби чараларны оештыручылар да, аның иҗатын яратучылар да бик җылы кабул итте.
Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендәге кичәдә шагыйрьнең дуслары, Санкт-Петербург татарлары һәм башкортлары, иҗади эшлеклеләр, журналистлар һәм язучы-сатирикның иҗатын яратучылар катнашты.
Чараны Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов ачты, ул Марсель Сәлимовның Русия халыклары дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Сәламләү сүзе белән шулай ук Санкт-Петербург башкортлары Корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова чыгыш ясады.
Вәкаләтле вәкиллектә Марсель Сәлимовның китаплары, Башкортстан гәзит-журналлары күргәзмәсе оештырылды.Әдип үзенең шигырьләрен һәм юморескаларын укыды, Башкортстанның мәдәни һәм әдәби тормышыннан кызыклы тарихлар һәм фактлар белән уртаклашты. Кичәдә катнашучылар аңа иҗатына һәм хезмәт биографиясенә бәйле бик күп сораулар да яудырды.
Очрашу ахырында әдип Вәкиллек китапханәсенә татар һәм башкорт телләрендәге яңа китапларын бүләк итте. Чарада катнашучылар әдиптән автограф алып, мәшһүр көләссик белән фотога да төште.
Марсель Сәлимов иҗаты – юморның көлкеле генә түгел, ә әхлакый, гыйбрәтле, намуслы һәм ихлас булуының ачык үрнәге.
Сүз уңаеннан, СВО ветераны, Русия Федерациясе Тикшерү комитеты каршындагы Мәдәният Советы әгъзасы, “Русиянең әдәби мирасы” Бөтенрусия әдәби-мәдәни-мәгърифәт проекты җитәкчесе, Санкт-Петербургның танылган шагыйре һәм язучысы Алексей Преснаков, “Армия мәдәнияте көннәре”нә Уфага килгәч, башкорт язучысы Марсель Сәлимовның “Батыр ярасыз булмый” китабын соңгы ике елда дөнья күргән балалар өчен иң яхшы патриотик басмаларның берсе дип атады. Нәкъ менә шушы повесте өчен автор “Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.