

Кошның канаты ике...
Бүген Айгиз Баймөхәммәтовның исеме Башкортстанда гына түгел, ә барлык төрки дөньясында һәм Русия киңлекләрендә билгеле. Ул – башкорт әдәбиятының гына түгел, ә мең елдан да артык тарихы булган гомум төрки әдәбиятның күренекле вәкиле. Ерак чорларга төшеп тормыйча, соңгы илле еллык тарихны гына искә алганда да, нинди генә исемнәр юк бездә! Чыңгыз Айтматов, Орхан Памук, Әсгать Мохтар, Аяз Гыйләҗев, Мостай Кәрим...
Бөек дастаныбызда “Заман кемнең заманы? – Идегәйнең заманы!” дигәндәй, бүген – Айгиз заманы. Аның чәчмә әсәрләре бер-бер артлы дөнья күреп тора, алар нигезендә пьесалар туа һәм тиз арада сәхнәгә менә: Башкортстанның үзендә, Татарстанда, Бурятиядә, Казахстанда, Кыргызстанда... Былтыр гына Татарстанда безнең “Язучы” нәшриятында аның “Кошка әйләнермен мин...” дигән китабы дөнья күрде. Йөрәкне тетрәндерә торган вакыйгалар, сурәтле тел әдәбият сөючеләрне битараф калдырмады. Айгизне бездә беләләр, әсәрләрен көтеп алалар. Әлеге әсәрдә дә ата-аналар һәм балалар арасындагы буыннар бәйләнеше, ул бәйләнешнең еш кына шартлап өзелүе – безнең халыкларның аянычлы фаҗигасе. Язучы үз укучысын уйланырга мәҗбүр итә: нигә без бүген шундый соң? Нигә без шундый хәлгә калдык? Мондый хәлдән чыгу юлларын ул күрсәтми дә сыман, һәм бу авторның вазыйфасы да түгел. Киләчәккә барасы юлларны без бергә эзлик!
Әдәби иҗатындагы уңышларына иш булып, Айгизнең иҗтимагый эшчәнлеген дә искә аласы килә. Ул Башкортстан Язучылар берлеген җитәкли, республика Дәүләт җыелышы-Корылтайда депутат. Аның чыгышлары югары мөнбәрләрдән яңгырый. Шулай булсын – кош ике канатлы бит. Айгизнең дә бер канаты – әдәби иҗат, икенчесе – иҗтимагый эшчәнлек. Тукайлардан, Бабичлардан калган миссия.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,
Татарстанның халык шагыйре,
Татарстанның Язучылар берлеге рәисе.
Татар укучысы өчен кадерле язучы
Айгиз Баймөхәммәтов – бүген төрки дөньяда танылган язучыларның берсе. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, бәрәкәтле иҗаты, актив әдәби эшчәнлеге аны төрки дөньяның популяр, билгеле язучылары рәтенә күтәрде. Әсәрләренең актуальлеге, тәэсирлеге, заманча булуы, социаль проблемаларга мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсендә аның иҗаты, Башкортстан Республикасы, башкорт әдәбияты чикләрендә генә калмыйча, Русия киңлекләренә, кардәш төрки әдәбиятларга – дөнья аренасына чыкты. Повестьларының, хикәяләренең, пьесаларының төрле телләргә тәрҗемә ителүе, китапларының бестселлерга әверелеп, кабат-кабат бастырылуы, спектакльләренең төрле ил сәхнәләрендә уңыш белән баруы Айгиз Баймөхәммәтовны башкорт әдәбиятының иң күренекле вәкилләренең берсе итеп танытты.
Айгиз Баймөхәммәтов – Татарстан Республикасы, татар укучысы өчен билгеле, кадерле язучы. Аның повестьлары, хикәяләре татар халкының төп әдәби журналы булган “Казан утлары” журналында (“Әкиятсез балачак” повесте, “Урын” хикәясе) һәм башка вакытлы матбугат органнарында дөнья күрде һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапты, танылу алды. “Нахак” (“Алдакчы”) хикәясен һәм “Урам балалары” повестен үз эченә алган “Нахак” китабы “Казан утлары” журналы китапханәсеннән” сериясендә зур тираж белән дөнья күреп, чын мәгънәсендә вакыйга тудырса, “Кошка әйләнермен мин...” повесте Татарстан Язучылар берлегенең “Язучы” нәшриятында басылып чыгып, укучыларның яраткан өстәл китабына әверелде.
Әлеге китапка кергән ике повесть та, төрлесе төрле сәбәпләр аркасында гаилә җылысыннан мәхрүм калып, балалар йортына килеп эләккән ятимнәр темасын күтәрә. Автор, үзе үткәргән вакыйгаларны һәркемнең йөрәген тетрәндерерлек итеп тасвирлау белән бергә, ятимлекнең күп очракта җәмгыятьтәге җитешсезлекләр белән бәйле булуын күрсәтә һәм шул җитешсезлекләрне киметү турында бергәләп уйланырга чакыра.
Гомумән, Айгиз Баймөхәммәтовның һәр әсәре вакыйга тудыра, укучылар күңеленә кереп урнаша. Сынау арты сынау кичергән катлаулы тормыш биографиясе, рухи яктан бай күңеле, үз милләтенә булган мәхәббәте, кардәш халыкларга, дөнья әдәбиятына хөрмәте аның чын мәгънәсендә җитлеккән шәхес икәнен раслый, киләчәктә дә саллы әсәрләр иҗат итәчәгенә ышаныч тудыра.
Айгиз Баймөхәммәтовның Салават Юлаев исемендәге мәртәбәле дәүләт бүләгенә тәкъдим ителү хәбәрен зур куаныч белән кабул иттем. Ул аңа, һичшиксез, лаек!
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН,
филология фәннәре кандидаты,
Татарстан китап нәшриятының генеральный
директоры.
Мәхәббәт һәм кешелеклелек – иминлекнең нигезе
Язучы Айгиз Баймөхәммәтовның урыс теленә тәрҗемәдә “Кошка әйләнермен мин...” повестьлар җыентыгында укучыга өч әсәр тәкъдим ителә һәм өчесен дә гаилә темасы берләштерә. Авторның игътибар үзәгендә – катлаулы язмышлы герой-яшүсмер. Повестьларда сурәтләнгән кискен сюжет борылышларында балаларның күңел дөньясы вакыйгаларга җавап бирүче камертон буларак күрсәтелә.
А. Баймөхәммәтов хикәяләүнең субъективлаштырылган формасын сайлый, бу геройларның катлаулы кичерешләрен чагылдырырга мөмкинлек бирә. “Кошка әйләнермен мин...” дигән беренче повестьта вакыйгалар өч күзлектән сурәтләнә: ана (бу бүлекләр “Мин – ана” дип тамгаланган), ата (“Мин – ата”) һәм бала (“Мин – бала”). Геройларның һәрберсенең гаилә драмасына, гаиләнең җимерелү сәбәпләренә, кайчандыр якын кешеләрнең бер-берсенә ышанычын югалтуга үз карашы бар. Бәхетле үткәннең образы (әни белән әти бергә булган, мәхәббәттә яшәгән чак) Лачынны өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итүче үзара нәфрәт хөкем сөргән чынбарлык белән каршылыкка керә.
Автор социаль чынбарлыкны бизәп күрсәтми, аның герое эләккән катлаулы хәлләрдә, хәзерге социумда бәлагә тарыган баланың язмышына битараф булмаучы игелекле кешеләр белән беррәттән, бернинди катнашлык күрсәтмәгәннәре һәм хәтта аның кайгысында баерга әзер торучылар аз түгеллеген дә күрсәтә.
Ачык финалда Лачынның яраланган җанының әти-әнисенә яратуы турында пышылдавы ниндидер илаһи (кешенеке булмаган) тавыш, вәхи кебек яңгыраучы аваз белән алмашына: “Баланың җанын сизмәүчеләрнең киләчәге юк! Киләчәге ю-ук! Ю-у-ук!” Әсәрнең бу өлеше авторның позициясен билгели: бары тик үзара мәхәббәт кенә тормышның һәм ныклы гаилә бәйләнешләренең нигезе була ала, мәхәббәтсезлек – фаҗигагә юл.
Икенче повестьта – “Әкиятсез балачак” (“Калдырма, әнкәй...”) – балалар йортына эләккән сабыйларның катлаулы язмышы сурәтләнә. Китапны ачып җибәрүче повестьтагы кебек үк, биредә дә хикәяләү беренче заттан – Ильяс исемле малай тарафыннан бәян ителә. Автор геройларның балалар йортындагы авыр тормышын бизәкләмичә күрсәтә, анда каты бәгырьлелек аз түгел, аның сәбәбе – беренче чиратта, өлкәннәрнең ятим балалар язмышына битарафлыгы. Ләкин А. Баймөхәммәтов дөньяны кара буяулар белән генә тасвирламый – анда кешелеклелеккә дә, изгелеккә дә урын бар, шәфкать туташы Нилә апаның Ильясны уллыкка алырга ниятләве шуны исбатлый.
Автор геройның яхшылык, мәрхәмәт белән явызлык, рәхимсезлек бәрелешүче катлаулы дөнья белән ничек очрашуын сурәтли. (Каты бәгырьлелек сыйфаты, аерым алганда, тәрбияче Рәйфә Түләбаева образында гәүдәләнеш таба).
Шунысы мөһим: А. Баймөхәммәтов шундый авыр шартларда да сабыйның үз күңелендә якты башлангычны саклап кала алу көченә ия булуына инандыра. Бу хакта хикәяләүченең: “Кайбер хатирәләр никадәр генә ачы булмасын, ул вакытны барыбер сагынам. Бигрәк тә группадашларымның аяз ачык йөзләре, бергә кичергән шатлык-кайгыларыбызны...”
“Алдакчы” дигән йомгаклау повестенда А. Баймөхәммәтов Идел исемле малайның кроссовкалар турында хыяллануын, әмма намуссыз сатып алучының әнисенә җиләк өчен ялган купюра белән түләве аркасында авыл кибетенең усал сатучысы тарафыннан кимсетелүгә дучар булуын хикәяли. Повесть авторы өлкәннәрнең таш бәгырьлелеге балаларга да күчә алуын күрсәтә, алар читен хәлгә калган яшьтәшләре Идел белән Алтынайга карата мәрхәмәтсезлек күрсәтергә әзер булып чыга.
Айгиз Баймөхәммәтовның Гаилә елында басылган “Кошка әйләнермен мин...” китабының тематикасы, һичшиксез, актуаль. Әсәрләрдә күтәрелгән проблема социаль һәм әхлакый үлчәмгә ия. Автор үз повестьларында “бары тик мәхәббәт, кешелеклелек кенә балалар бәхетенең һәм җәмгыять иминлегенең нигезе булып тора” дигән гуманистик фикерне укучыларга эзлекле рәвештә җиткерә.
Марсель Ибраһимов,
филология фәннәре кандидаты,
Г. Ибраһимов исемендәге тәһсиның чагыштырма татар фәне лабораториясе мөдире.
Балачактан – батыр чакка
Айгиз Баймөхәммәтов – әдәбият мәйданында соңгы елларда ат уйнаткан каһарманнарның берсе. Әдәбият дөньясына ятимлек темасын үзәккә алган “Калдырма, әнкәй” повесте белән килеп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, гаилә кыйммәтләрен, яшәеш кануннарын ачыклаган башка чәчмә әсәрләре белән дә үзенә игътибарны җәлеп итте. Моңа кадәр әдәбиятта балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең бәхетсез, ә кайбер очракта өметле язмышы А. Рекемчукның “Мальчики” (1970), А. Семёновның “Поминай как звали” (1999), А. Лихановның “Никто” (2000), Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” (1999), М. Петросянның “Дом, в котором…” (2009) һәм башка әсәрләре аша укучыларга таныш булса да, А. Баймөхәммәтов прозасы үзенең ихласлыгы белән укучыларны битараф калдырмады.
Язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Айгиз Баймөхәммәтов башкорт әдәбиятын дөньякүләм танытуда да актив эш алып баруы, әсәрләренең бихисап телләргә тәрҗемә ителеп бастырылуы, театр һәм кино жанрына да күчүе сурәтләнгән вакыйгаларның драматик һәм ышандыргыч булуын тагын бер кат исбатлый.
Айгиз Баймөхәммәтов прозасының төп үзенчәлеге – вакыйгаларның тормышчанлыгында, яшәү кануннарын әдәби материал тукымасында яңарта алу маһирлыгында. Язучы ялтыравык сюжетка, ясалма конфликтка, заман шаукымын чагылдырган геройларга кызыкмый, ә яклаучысыз калган “урам балалары” алдындагы кыенлыкларны, тормыштагы гаделсезлекләрне, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне гади, халыкчан тел белән тасвирлый. Аерым очракларда гомумкешелек кыйммәтләренең чынбарлыктагы вәзгыятькә тәңгәл килмәве фактларында балачакның каршылыклы идея-эстетик моделен тергезә.
Урыс теленә Зөһрә Буракаева һәм Айгөл Гайнуллина тарафыннан тәрҗемә ителгән “Кошка әйләнермен мин” китабы тетрәндергеч вакыйгаларны бәян итә. Өч әсәрдән тупланган китап әлеге повесть белән башланып китә. Әсәрнең композицион корылышы бер гаиләдәге вакыйгаларны өч ноктадан торып сурәтләү рәвешендә алып барыла. Хәл-вакыйгаларга әти, әни һәм бала күзлегеннән чыгып бәя бирү, аларны бер тарихка җыю сюжетның киеренкелеген тагын да көчәйтә. Нәтиҗәдә, хисчән хатын-кыз күңеле бураннары, мантыйклы ир-егет фикерләве, беркатлылыгы һәм үҗәтлеге ташып торган малайның уйлары бергә үрелеп, югары бер хисси ноктага күтәрелә.
Ун яшьлек Лачынның юлында очраган сынаулар яшүсмернең тапкырлыгын да, самимилеген дә ачып сала. Малайның өйдән качу, базарда куну, хастаханәгә эләгү, кафе хуҗасына коллыкка төшү, караклыкта гаепләнү вакыйгалары тизлеге, көтелмәгәнлеге белән кино кадрларын хәтерләтә башлый. Беренче карашка маҗара буларак кабул ителгән картина аша язучы бала күңелен, бала хыялын югары күтәрә. Гомумән, балачак сурәте, бала шәхесе белән бәйләп бирелгән эш-гамәлләр, уй-фикерләр язучының әхлакый принципларын ачык чагылдыра.
Кош булып очу, иңдә канатлар тою хыялы повестька романтик буяулар өсти. Баланы чорнаган чарасызлык, әрнү, сагыш, курку кебек хисләр әти-әнисенә булган мөнәсәбәттә аларның уңай һәм кире якларын күрергә мөмкинлек ача. Әсәр ахырында малайның әтисен яратуы, юксынуы, әнисен бәхетле итеп күрү теләге гаиләдә барлыкка килгән салкынлыкны, аңлашылмаучанлыкны җиңеп чыгарга сәбәп булыр кебек кабул ителә. Гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрнең югалуы, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыктан тыш, килен-каенана бәйләнешләренең катлаулы булуында да чагыла.
Әсәр бер гаилә тарихы кебек бирелсә дә, үзәккә салынган фикер “баланың бәхете – гаилә бөтенлегендә” дигән фәлсәфәне калкытып куя. Ата-анадан торган гаилә моделенең җимерелүе бала аңы кабул итә алмастай фаҗига рәвешен ала. Повестьтагы вакыйгалар, тәрбия һәм әдәп-әхлак яссылыгыннан тыш, иҗтимагый-фәлсәфи ноктада да үз чагылышын таба. Шәхси трагедия чикләреннән гомумкешелек кыйммәтләре катламына күтәрелгән сюжет ата-ана бурычы, җаваплылык, тугрылык кебек төшенчәләрне ассызыклый.
“Кешенең сыеныр урыны, рухи кальгәсе – гаилә” дигән фикер “Алдакчы” повестенда да дәвам ителә. Ялгызы ике бала үстерүче Нәфисәнең яклар кешесе булмаганлыктан кыерсытылуы, аңа төрле нахак бәлаләр ягылуы конфликт нигезен тәшкил итә. Тирә-яктагылар белән күптән килгән каршылык улы Идел һәм сатучы малае Хәниф арасында булган бәрелештән соң тагын да кискенләшә. Балалары өчен җанын фида кылырга әзер ана, сеңлесе Алтынайны яклап чыккан Идел – бер йодрык, бер кальгә. Нәфисәнең авырлыклар алдында баш имичә, югалып калмыйча дөреслеккә баруы сокландыра. Әхлакый кыйммәтләрне, яшәеш нигезен ныклы саклаучы хатын балаларының киләчәге өчен борчылып эш итә. Авыл кибетендә ялган акчага улына кроссовкилар алырга җыенуда гаепләнгән Нәфисә комиссия алдында куркып калмый, бер чиләк җиләк өчен акчаны аңа полиция лейтенанты бирүне балалары белән өчәүләп дәлиллиләр. Лейтенантның исә бу эштә турыдан-туры гаебе юклыгы әсәрдәге конфликтны уңай якка чишүгә мөмкинлек ача.
“Әкиятсез балачак” (“Калдырма, әнкәй...”) повесте тәүдә – әнисе, күп тә үтми әтисе үлгәннән соң балалар йортына эләккән, авыр шартларда чыныгу үткән Ильяс Мөхәммәтов исемле герой тарихын бәян итә. Алдагы ике повестьтан аермалы буларак, бу әсәрдә персонажларның күплеге, үзәк герой тирәсенә туплаган вакыйгаларның төрлелеге игътибарны җәлеп итә.
Калейдоскоп ташлары сыман ялтырап-ялтырап киткән вакыйгалар чылбырында һәр персонаж үз холык-сыйфатлары белән ачыла. Үзәк герой тирәсендә хәрәкәт итүче нечкә күңелле Рөстәм, җырчы Айнур, нахакка кыерсытылган Альберт, тыйнак Фәрит, күңелендә авыр кичерешләр йөртүче Рамил, беркатлы куштан Динар, юха Әмилә аерым-аерым вакыйгаларга бәйле күрсәтелә. Тормышка, кешеләргә үчле булып үскән мәкер җанлы Даян сызыгы әсәрнең башыннан ахырына кадәр калкытып барыла. Үзәк герой белән бәрелешкә кергән Даян язмышында язучы рухи деградациягә дучар булу, түбән тәгәрәү күренешен ачып бирә. Ильясның әнисеннән калган бердәнбер истәлекне – магнитофон кассетасына яздырылган җырны җуйдыручы, татлы-сусыл груша ашау турында хыялланган чакта аны череп аккан җимешкә алмаштыручы, әтисенең җылысын саклаган күн каешны талап алучы, кимсеткеч кушамат тагучы да – Даян. Бер үк шартларда тәрбияләнүче малайлар арасында өстенлеккә омтылган Даянның кансызлыгы, кешелексезлеге җәмгыятьтәге тигезсезлек, шәхси бәхетсезлек кебек уйлануларга алып чыга. Ахырда, чүплектә ризык эстәп йөрүче геройның талап алынган күн каешка асылынып дөньядан китүе рәнҗетелгән сабыйларның, яшьтәшләренең күз яше, кылган явызлыклар, күңел тарлыгы өчен түләнгән җәза рәвешендә кабул ителә.
Ә инде ачык йөзле, киң күңелле Нәсыйха, балаларны үзләренә яшәргә алырга килгән Наилә образлары аша ышаныч һәм киләчәккә өмет фаразлана. Язучы балаларның авыр көнкүреш шартларын, ачлы-туклы тормышын шактый җентекле һәм ышандыргыч итеп сурәтли (сөяк кимерү, бүләккә комак алып кайту, металл җыю тарихлары һәм башкалар).
Балалар йортындагы көнкүрешне чагылдыру, мөдир-тәрбиячеләрнең төрле эш-гамәлләрен күрсәтү геройның тигезлеккә омтылудагы субъектив карашына яшерелгән иҗтимагый тәнкыйтьне тоемларга мөмкинлек бирә. Әкият ышаныч, өмет, хыял белән ассоциацияләшә. Ышанычны җимерерлек мохиттә дә омтылышларына (университетка укырга керү хыялы) тугры калган герой үз намусына таяна.
“Кошка әйләнермен мин...” – ышаныч, хыялга тугрылык турында китап. Үз-үзеңә, көч-куәтеңә, үз юлыңны дөрес тапканыңа ышаныч. Бу ышаныч инсанның рухи бөтенлегенә, гаилә ныклыгына, җәмгыятьтәге кыйммәтләргә дә турыдан-туры бәйле, Айгиз Баймөхәммәтов әсәрләре “Без дөрес яшибезме?” дип уйланырга мәҗбүр итә. Бу уйлану, эзләнүләр дөрес карарга килергә, дөрес адым ясарга этәргеч бирергә сәләтле. Язучы укучыны һичнәрсәгә дә карамыйча, үзенең хыялыңны эзләп, күккә, биеккә, яңа омтылышларга очарга, яхшылыкка, яктылыкка омтылырга өйрәтә. Балачактан, милли дастаннарыбыз, героик әкиятләребез каһарманнары кебек, сынау-киртәләргә бирешмичә, батыр чакка аяк басу юлын намус белән үтәргә чакыра. Шуның белән Айгиз Баймөхәммәтов әсәрләре кыйммәтле һәм югары бүләккә дә лаек.
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты,
УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире.
Сабый күңеле – фитрый иман
Кайчан гына әле Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй...” повесте “Тулпар” журналында (2016, № 4) басылып чыккан иде. Ялгышмасам, республика журналлары арасында әсәр иң тәүдә бездә дөнья күрде. Бүген исә “Кошка әйләнермен мин...” китабының урысчага тәрҗемәсе Башкортстанның иң зур бүләге булган Салават Юлаев премиясенә дәгъва итә.
Язучының уңыш сере нәрсәдә соң? Ул үзе бер әңгәмәдә (“Кызыл таң”, 2025, 20 июнь) “ихласлыкта, эчкерсезлектә” дип җавап биргән иде. Чынлап та, Айгиз Баймөхәммәтов иҗатының укучылар тарафыннан яратып кабул ителү сере нәфис әдәбиятны нәфис әдәбият иткән сыйфатта – ихлас, саф, эчкерсез уй-тойгыларны һәм аларны тоюга, кичерүгә сәләтле геройларны әсәр үзәгенә чыгаруда. Чын әдәби әсәрдә бу тойгы булмый калмый, ул Бразилия язучысы әсәрендә дә, Африканыкында да танылып торачак, һәм аның барлык-юклыгына, ни дәрәҗәдә чагылуына карап, әсәрнең сәнгатьчә дәрәҗәсен билгеләү мөмкин дә. Бәллүр пыялага тиң саф сабый күңеле – шушы тойгының эталоны, чөнки һәр сабый дөньяга фитрый иман белән туа. Тумыштан бирелгән иман куәтенә һәркем ия, әмма кемдәдер ул кошка әверелердәй булып, үзен бар иткән Илаһ хозурына талпынса, кемдәдер, кызганыч ки, дөнья сынауларына бирешеп, канатлары сына, күшегә. Адәм баласының бу дөньяда яшәеш мәгънәсе дә – Аллаһтан әманәт булган иман куәтен, тоемын күз карасыдай саклауда, ныгытуда, үстерүдә.
Шуңадыр да балачак чорын язучылар, гадәттә, ихлас бирелеп сурәтли. Күпләре иҗатка ятимлек ачысы, авыр сынау-кичерешләр аша килә, аларның күңеле изгелекне дә, явызлыкны да сизгеррәк тоя, бәһали. Яраткан колы Мөхәммәт галәйһиссәламгә дә Аллаһы Тәгалә ятимлекне насыйп иткән бит, һәм Коръәндә, ятимнәр хакында дистәләрчә тапкыр искә алып, ятим хакын хакламаудан кат-кат кисәтелә. А. Баймөхәммәтов тасвирлаган балачак мизгелләренең исә башка язучыларныкыннан аермалы ягы шунда: аның әсәрләренең геройлары кечкенәдән итҗимагый каршылыклар упкынына атыла, Ильяс исә – тома ятим, аны асрамага бирү өчен базарга чыгарылган Апуш белән генә чагыштырып булыр иде.
Айгиз Баймөхәммәтовның “Кошка әйләнермен мин...” китабында мөһим идея-эстетик кыйммәтләр, мәрхәмәтлелек фәлсәфәсе, гомумкешелек идеаллары уңышлы чагылыш табып, ул бүгенге әдәбиятның күркәм бер үрнәге булып тора һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә, һичшиксез, лаек.
Дилбәр БУЛАТОВА,
филология фәннәре кандидаты,
“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире.