

Ибраһим Абдуллин 1920 елның 20 сентябрендә Шаран районының Зирекле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда Уфа геология-разведка техникумын тәмамлап, берничә ай эшләгәннән соң ук армиягә алына. Сугыш башлангач та фронтка китә. Сталинград өчен барган алышларда каты яралана. Госпитальдән соң Югары хәрби курсларның (“Выстрел”) Уфадагы филиалын тәмамлый. Фронттагы батырлыклары беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән билгеләнә.
Алты елга якын сузылган хәрби хезмәттән авыруы сәбәпле демобилизацияләнә. Озак еллар “Совет Башкортостаны” гәзитенең Туймазы төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. 1954-56 елларда СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында һәм М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.
Ибраһим Абдуллинның “Көймәнең һәлакәте”, “Вагонда”, “Алты батыр” хикәяләре һәм “Ал яулык” пьесасы техникумда укыганда ук языла. “Ул Уралдан иде” дигән тәүге хикәяләр җыентыгы 1946 елда басылып чыга. Яшь язучы әдәбиятта беренче адымнарыннан ук зур проблемалар күтәрергә омтыла. Хәбәрче булып эшләгәндә нефтьчеләр тормышын тирәнтен өйрәнә һәм “Икенче Бакудан хатлар” дигән очерклар сериясе яза. 1946-47 елларда иҗат иткән “Тирән сулыш” (“Девон фонтаннары”) драмасын тамашачы һәм җәмәгатьчелек уңай бәяли, республика конкурсында ул беренче премия ала.
Ибраһим Абдуллин — утызга якын зур күләмле, илледән артык бер пәрдәле пьесалар авторы. Аның “Вәгъдә онытылмый”, “Без аерылышмабыз”, “Баҗалар”, “Тиле яшьлек”, “Их, Уфа кызлары!”, “Яратам, яратам”, “Җыр булып кайтырмын”, “Күңелләргә пәрдә кормагыз”, “Айсылуның айлы кичләре”, “Төшләр озын булмый”, “Йөрәк белән шаярмыйлар”, “Ялкынсыз яна йөрәк” кебек әсәрләре театрлар сәхнәләрендә озак еллар дәвамында зур уңыш белән барды, кайберләре әле дә бара.
Драматургия әдипнең яраткан өлкәсе булса да, ул бөтен иҗат гомере буена күпсанлы проза әсәрләре дә язды. Берничә дистә повесть, дистәләгән хикәяләр, нәсерләр китабы чыгарды. “Кояш баемый да баемый” китабы өчен 1996 елда аңа Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Популярлык яулаган “Хуш, Рим!”, “Тол хатыннар еламый”, “Кош юлыннан барам”, “Тау артында таулар бар” романнары авторы да ул. Аның сүзләренә язылган бихисап җырлар даими яңгырап тора.
Әдәбиятка алты дистә елдан артык хезмәт иткән Ибраһим Абдуллин 2005 елда вафат булды.