Бик күпләргә мондый бәхет тәтемәгән. Апалы кеше — бәхетле кеше ул. Чөнки апа — киңәшче дә, авыр чакларда ярдәм кулын сузучы да, бер кисәк ипине үз авызыннан бүлеп бирүче дә! Апа синең хәлләреңне тын алышыңнан белеп тора! Минем дә нәкъ шундый апам бар!
Апам Зилә Хисаметдинова 1963 елның 7 ноябрендә Гафури районының Бурлы авылында Гөлзифа һәм Тәлгать Зөбәйдуллиннар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Балачактан ук җыр-моңга, шигьрияткә гашыйк кеше булып үсте. Бишенче сыйныфта укыганда беренче тапкыр каләм тибрәтеп, шигырьләр яза башлады. Алар “Йолдыз” район гәзитендә басылып барды.
Бурлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт техникумына укырга кереп, режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлады, аннары укуын Башкорт дәүләт университетының филология факультетында дәвам итте. Кырмыскалы районының Прибельский мәктәбендә эшләү дәверендә Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак педагогия академиясенең урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады.
Шигырьләре Кырмыскалы район гәзитендә, республика басмаларында дөнья күреп тора, шулай ук “Салават күпере”, “Бүләк”, “Стихи и проза прибельчан”, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Илһамлы Җиңү” дигән шигырьләр җыентыкларында басылып чыкты.
Зилә апамның иҗатының үзәгендә – туган илгә, туган җиргә, туган авылына сөю. Аның шигъриятендә аналарга, балага багышланган шигырьләр дә күп урынны алып тора. Шул ук вакытта заман проблемалары да аны битараф калдырмый. Хәтер, киләчәк буыннарга әманәт проблемасы да нык уйландыра.
Бүгенге көндә Зилә Тәлгать кызы Кырмыскалы районында эшләп килгән “Илһам”, Туймазы шәһәрендә оештырылган Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге “Илһам”/”Вдохновение” төбәк әдәби берләшмәләре әгъзасы булып тора.
Зилә Хисаметдинованың шигырләре тормышчан, халыкчан, күңелгә ятышлы. Аның һәрбер шигыренә җыр язып буладыр, дип уйлыйм мин. Аллаһка шөкер, Ирек Габдрахманов биш шигыренә көй язып өлгерде, ул җырларны танылган җырчылар үзләренең репертуарына алды. Радик Шәрәфиев та аларга бик теләп көйләр яза.
Әлеге көндә Зилә Тәлгать кызы гаиләсе белән Кырмыскалы районының Прибельский авылында яши. Тормыш иптәше Рамил белән ике ул үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм иттеләр. Хәзер инде алар башлы-күзле булып, үзләре берсеннән-берсе талантлы балалар үстерә, ял көннәрендә әти-әниләре, картәтиләре һәм картәниләре янына сагынышып кайталар, кунак булалар, эшкә өйрәнәләр.
Хаклы ялда булуына карамастан, Зилә Тәлгать кызы Прибельский мәктәбендә эшләвен дәвам итә, музыка укытучыларының район методик оешмасын да җитәкли. Соңгы ун елда мәктәпнең укытучылар хоры җитәкчесе булып тора, авыл Советы депутаты. Фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең, Прибельский авыл Советының мактау грамоталары белән дә бүләкләнгән. Район, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып алынган дипломнары, рәхмәт хатлары да бихисап.
Зилә апам бик күптәннән инде Ислам юлында, догалар укый, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен уразалар тота, Коръән Кәримне укыр өчен гарәп телен өйрәнә, оныкларын да өйрәтә.
Менә шундый апам бар минем! Янып-көеп, тормышның тәмен, ямен татып яшәүче, моны үзенең шигырьләре аша башкаларга да күрсәтә белүче якын кешем! Туганнарына, дусларына җан атып торучы, олыны – олы, кечене кече итә белүче, кешелекле, мәрхәмәтле, яхшы күңелле апам!
Күңел көрлеге, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим сиңа, апам! Иҗат чишмәң һәрчак тулы булсын, яңадан-яңа шигырьләр көтәбез синнән!
Гүзәл Яппарова.
Туган йорт
Без туганны әнкәй көтеп алган,
Талдан үргән әткәй бишекне.
Туган йортка сагынып
кайтып киләм,
Кемнәр ачыр икән ишекне?
Әткәй дә юк, әнкәй мәрхүм инде,
Бишек тә юк талдан үрелгән.
Ә шулай да йортның һәр почмагы
Хатирәләр белән уелган.
Йорт салганда әткәй күңел биреп,
Бүрәнәсен мүкләп күтәргән.
Әткәй-әнкәй безне какмый, сукмый
Шул нигездә карап үстергән.
Нигез ташы безне, биш баланы,
Хәтерлидер әле, күрәсең.
Килә минем туган йорткаемны
Йөгерепләр кайтып күрәсем.
Әнкәем укыган дога
Дошманнардан саклый,
усаллардан яклый,
Әнкәй, син укыган догалар,
Сәламәтлек теләп,
йорт-нигезне ямьләп,
Күңелгә нур чәчеп торалар,
Әнкәй, син укыган догалар.
Кушымта:
Язып биргән догаларың, әнкәй,
Өйнең түрләрендә саклана.
Сәҗдәләргә ятып, укып чыгам,
Җанга рәхәт, күңел сафлана.
Йортка Коръән керттең,
газиз изге кешем,
Тынычлыгы артты йортымның.
Биргән догаларың, изге догаларың
Сакласыннар ямен дөньямның,
Иминлеген якты дөньямның.
Догаң йортка керсен,
кабул була күрсен,
Җиңү таңы килсен Җиһанга!
Сугыш афәтләре туктап
китсен иде,
Тыныч күкләр булсын һәр җанга,
Җиңү таңы килсен Җиһанга!
Йөрәкләр тулсын назга
Яз сулышын өрә тәрәзәмә,
Май кояшы карый үрелеп.
Умырзая кал(ы)кты урманнарда,
Бар табигать китте терелеп.
Баш күтәрә урман, кыр, яланнар,
Кояш нурларына төренеп.
Күңелләрдә хисләр бөреләнә,
Язгы чәчәкләргә үрелеп.
Җил шаярта минем чәчләремне,
Иләсләтеп күңел кылларын.
Хис-тойгылар элеккечә сыман,
Сагынамын яшьлек елларын.
Яшь узса да, узсын әйдә, дуслар,
Тик күңелләр калсын язларда.
Хисләр белән бөреләнгән күңел
Иркәләнсен, чумып назларга.
Мәхәббәт учаклары
Күз камаша аллы-гөлле
Төсеннән чәчәкләрнең.
Гөлгә кушып сезгә, кызлар,
Иң изге теләкләрем.
Бүләк итик гүзәлләргә
Алсу гөлләр бәйләмен.
Назга күмик, гөлгә күмик
Хатын-кызлар бәйрәмен.
Яшәгез җирдә шатланып,
Нур бөркеп тирә-якка.
Көчле затлар яныгызда,
Борчылмагыз һич юкка.
Бүген сезгә, җанкисәкләр,
Сөю тулы кочаклар.
Сөю-сәгадәт бакчасында
Кабынсыннар учаклар.
Даны кайтты туган якларга
Яуда башын салган солдатларның
Һәйкәлләрдә исем-атлары.
Ирмен дигән асыл ир затлары,
Туган якларына кайтмады.
Сандык төпләрендә өчпочмаклы
Саргаелган солдат хатлары.
Туган иле, газизләре өчен
Корбан булды газиз башлары.
Бу хатларның бөтен эчтәлеген
Дога итеп әнкәй ятлаган.
Очрашулар өмет итеп яши.
Соңгы солдат әле кайтмаган.
Сиксәненче тапкыр ямьле язлар
Алып килә Җиңү таңнарын.
Өчпочмаклы хатлар хәтерләтә
Солдатларның үлмәс даннарын.
Татлы җимешләрем
Радик Шәрәфиев музыкасы
Көзләр җитеп, салкын төшкәч,
Баллана баланнарым.
Йөрәгемнең иң түрендә
Кадерле балаларым.
Балам, балам, багалмам,
Сезне күрми түзә алмам.
Бик сагынган чакларымда
Тәрәзәдән күз алмам.
Баланнар ачы булса да,
Татлана салкын төшкәч.
Балаларның кадерләрен
Белерсез буйга җиткәч.
Баллы да баланнарым,
Татлы да баланнарым.
Татлы гомергә төренеп,
Яшәгез балаларым.
Сизелми дә гомер үткәне
Җилеп кенә үтеп бара сыман
Гомер дигән тормыш арбасы.
Сикәлтәле юллар, шул юллардан
Барасы да әле, барасы.
Үткәннәрдә калды барысы да,
Сагындырып төшкә керәләр.
Балачаклы матур тукталышта
Чабып йөри сабый балалар.
Чү, ашыкма, гомер, кабаланма!
Тезгеннәрне бераз бушатыйк.
“Яшьлек” дигән безнең
тукталышка
Тик беразга гына күз атыйк.
Еллар-еллар яшен сыман үтә,
Бер яшьни дә, аннан сүрелә.
Гомер юлы офыкларга таба
Пыскып янган уттай үрелә.
Тормыш йөген әкрен тартыр өчен
Пар атларым минем җигелгән.
Узган гомер юлым битләремә
Җыерчыклар булып чигелгән.
Сизелми дә кеше гомерләре,
Тукталышлар белән үтелә.
Юллар ярып, үргән толымнарым,
Бәсләр сарып, җилгә сүтелә.
Җилкән буласым килә
Алтын кояш шат елмаеп,
Көнгә нурларын сибә.
Көз җитсә дә, күңелләрдә
Язны тоясым килә.
Салкын көздә җан җылытыр
Сүзләр табасым килә.
Яңгырларда күшеккәнгә
Җылы өрәсем килә.
Адашканга юл күрсәтер
Маяк буласым килә.
Айлы төндә серләшерлек
Иптәш буласым килә.
Алдыгызга йолдыз булып
Атылып төшәсем килә.
Сезнең белән тормыш йөген
Җигелеп тартасым килә.
Тормыш дигән киң дәрьяда
Армый йөзәсем килә.
Давыллардан саклап торган
Җилкән буласым килә.
Тормыш арбасы
Кеше гомере — тулы бер йомгак,
Сүтәр өчен аны ни кирәк?
Үткәннәргә чабып кайтыр өчен,
Пар канатлы Акбузат кирәк.
Чияләнгән тормыш җепләренә
Абынмасмы чаптар аткаем?
Бушаткалап тормыш дилбегәсен
Әкрен генә алдан атлыймын.
Үткән гомер озын бер юл төсле,
Уңга, сулга киткән җире күп.
Ерак офыкларга текәп карыйм,
Кушылгандыр төсле җир һәм күк.
Каерып тотып тормыш дилбегәсен,
Сабырлыкны җиктем атыма.
Уңганлыкны юлдаш итеп алып,
Уңышларның җиттем алдына.
Әкрен генә шулай тартып барам
Шыгырдаган тормыш арбасын.
Чыбыркысы белән каезлыйдыр
Тормыш үзе адәм баласын.
Каезлады тормыш, аткаемның
Тәртәләре түзде, сынмады.
Авыздагы канны йота килдем,
Тормыш мине шулай сынады.
Рухым көчле, шуңа сынмадым.
Төнге учак
Елга ага челтер-челтер,
Учак яна ярында.
Ай яктысы, җыен корган
Яшьләр учак янында.
Төнге тынлык, су өсләрен
Ай яктырта биектән.
Су эчендә камыш шавы
Тынып калган нилектән?
Гомерләр ага сизелми,
Учак та сүнеп бара.
Яшьлеккә кайтыр юлларны,
Артка әйләнеп кара.
Учакларны сүндермичә,
Читтән тын өрик әле.
Гомерләрнең шул мәленә
Хәтер яңартыйк әле.
Үткәннәргә ялкын өстәп,
Сыздырсын гармуннары.
Киң тарафка ишетелсен
Яшьлекнең җыр-моңнары.
Ачуланды кайчак безгә
Авылның карт-корысы.
Киң урамнар бик тар булды,
Без бит авыл баласы.
Гөрләп үтте яшьлегебез,
Кабыздык учакларны.
Сагыныплар искә алыйк
Ялкынлы яшь чакларны.
Хыянәт
Бу кылыгын һич тә кичерә алмыйм
Җандай күргән якын дустымның.
Бикләп куйдым күңел ишегемне,
Күрмәс өчен ялган дуслыгын.
Беркөн килеп уйламаган җирдән
Сынды, янды дуслык күпере.
Дөрләп янган дуслык учагының
Ялкыныннан калды күмере.
Белмим инде нәрсә уйларга да,
Чуалдылар күңел кыллары.
Рәнҗеш, каргыш, авыр кичерештән
Телгәләнә йөрәк кырлары.
Тау күтәрмәс, таштай авыр сүзләр
Хәнҗәр сыман килеп кадалды.
Тугрылыкка биргән безнең антлар
Бәллүр савытлардай уалды.
Бу тормышның катгый кануны бар,
Бер елгага ике кермиләр.
Гөнаһсызга бәла яккан булып,
Үз күзендә чүпне күрмиләр.
Шигърият күге
Төнге тынлык, шагыйрь шигырь яза,
Күзен кысып яна шәмнәре.
Төнлә генә туа микән шулай
Шигырьләрнең шундый шәпләре?
Илһам чыганагы — Зөһрә йолдыз,
Дәшми генә күктән күзәтә.
Баш күтәрми иҗат итә шагыйрь,
Яза, сыза, рифма төзәтә.
Күңел куша, йөрәк таләп итә,
Мәрҗәннәрдән тезә сүзләрен.
Дөньяларын онытып, уйга чума,
Офыкларга төбәп күзләрен.
Тынычлыкны берүк боза күрмик,
Чуалмасын фикер җепләре.
Яңа шигырьләрдән балкып торсын
Бөек шигъриятнең күкләре.
Сеңлемә
Борчылма әле, сеңлем, сабыр бул
Чылатма син яшькә күзеңне.
Кояш чыгар, куар болытларны
Яктыртырлар гомер күгеңне.
Вакытлыча булган авырлыклар
Болытлардай агып китәрләр.
Керфек очындагы күз яшьләрең
Яңгыр тамчысыдай кибәрләр.
Иңнәреңдә авыр гомер йөге
Зарланмыйча тартып киләсең.
Әйтерсең дә синең барда яхшы –
Сиздермисең безгә, көләсең.
Күңелеңдә синең иман нуры
Һәрбер көнең синең догалы.
Иңнәреңә басып килә бәхет
Бу төшенчә, иркәм, дагалы.
Кылган эшең, изгелегең өчен
Савапларга яшә төренеп.
Баш очында кара болыт түгел,
Якты кояш торсын сөенеп.
Зилә Хисаметдинова.