-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 октябрь 2025, 10:01

“Йөрәк ни куша, шуны язам...”

Шагыйрь Руслан Сөләйманов белән әңгәмә.  

“Йөрәк ни куша, шуны язам...”
“Йөрәк ни куша, шуны язам...”

Руслан Сөләйманов Башкортстанның мәгариф отличнигы, шагыйрь. 2014 елдан – Башкортстанның, 2025 елдан Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Өч ел элек ул Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре секциясе җитәкчесе итеп билгеләнде һәм бу вазыйфада быелгы җәй ахырына кадәр эшләде. Ике республика язучысы булган шагыйрь бүген ниләр иҗат итә, нинди планнар белән янып яши? Әңгәмә шушы сорауларга җаваплар алу һәм гәзит укучыларны шагыйрь белән якынрак таныштыру максатында оештырылды.

– Руслан, иҗатка юлың кайчан башланды? Кулга каләм алырга нәрсә этәрде?
– Мәктәп елларында инде. Илек урта мәктәбен тәмамлаганда, 48 битлек кызыл дәфтәр өйрәнчек шигырьләр белән тулы иде. Нәрсә этәрде? Гашыйк булу. Хисләреңне гашыйк булган кешегә икенче бер формада җиткерергә омтылу.


– Күпләр өчен беренче илһам чыганагы, әлбәттә, туган як, якын кешеләр дә ул. Син дә алар хакында сөйләп кит әле.
– Тумышым белән Кушнаренко районының Илек авылыннанмын. Шигырь язу осталыгы әтидән күчкән. Әтием Флүр Өлфәт улы үзе дә яшь чагында шигырьләр язган. Соңыннан ниндидер сәбәп белән язудан туктаган. Хәер, ул әле дә рифмалы юллар белән сөйләшә. Кыска шигырь чыгару аңа авырлык тудырмый.
Балачак истәлекләреннән.... Печәннән кайтканда ул шигырьнең тәүге юлларын башлый, ә ахырын мин уйлап бетерә идем. Шагыйранә уен. Әмма барысы да шул уеннан башланган кебек миңа. Әтием гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйса, әнием Фида Фидал кызы Илек урта мәктәбендә балаларга химия фәнен укытты. Бүгенге көндә үземнең мәгариф өлкәсендә эшләвем – аның йогынтысы. Ул да җыр, моң, әдәбият ярата.


– Иҗатыңа йогынты ясаучылар кемнәр булды?
– Тормыш юлында очраган һәр кеше йогынты ясыйдыр ул. Көчле тәэсиргә килгәндә... Ике шәхесне атарга буладыр. Берсе – әдәбият галиме Муса Мөлеков. Ул авылдан Уфага укырга килгән мине колачын җәеп каршы алды. Әдәбият серләре белән таныштырды, шигырьләргә тәүге бәясен бирде. Ул җитәкләгән “Тамчылар” әдәби түгәрәгенә студентлар “көтүе” белән йөри торган иде. Кызык, кабатланмас, онытылмас мәлләр...
Бер кызыклы хәл хәтердә уелып калган. Түгәрәк утырышы бара. Муса абыйны яңа язган әсәрләребез белән таныштырабыз. Миңа чират җитте. “Минем мәхәббәтем” исемле шигыремне укыдым. Анда: “Син – минем карлыгачым, син – минем карлыгачым” кебек юллар бар. Ә ахыры “Гомергә бер дә онытылмас, бердәнбер мәхәббәтем” дип бетә. Муса ага елмаеп җибәрде: “Әйбәт шигырь. Хәзер моны урысчага тәрҗемә итәбез. Тәрҗемә итсәк, болайрак була:
“Ты моя яблонька,
Ты моя вишенка,
Я из тебя компот сделаю”, – дип бетергәнсең, – диде. Афәрин. Шигырь азагында чыбыркы очы шикелле шартларга тиеш”, – дип сүзен тәмамлады. Мин бу сүзләрне бүгенге көнгә кадәр йөрәгемдә йөртәм.
Иҗатка көчле тәэсир иткән икенче кеше – Мөнир Вафин. Тәүге очрашу 2003 елда булды. Сабакташым Илүсә Исмәгыйлева җитәкләп диярлек мине “Тулпар” журналы редакциясенә алып барды. Һәм шуннан бирле аерылган юк. “Тулпар”да инде ничә шәлкем әсәрләрем чыкты, һәркайсы Мөнир абый фатыйхасы белән басылган. Ул әле дә тартынып тормый, пешеп җитмәгән шигыреңне “тәнкыйть утына” тотарга мөмкин. Каршы сүз әйтәлмисең, чөнки аның сүзе еш кына дөрес булып чыга.


– Шигърияттән тыш, башка жанрларда да үзеңне сынап карыйсың килмиме? Әдәби тәнкыйть белән дә шөгыльләнәсең, дип беләбез?
– Әдәби тәнкыйть белән яратып мавыгам. Башка каләм ияләренең әсәрләрен укырга яратам. Ә укыгач, уйлар туа. Шул уйларны мәкалә итеп терким. Р. Идиятуллин, А. Хәлиуллина,
К. Фазлый, С. Хафизов, Д. Булатова, Д. Булгакова, А. Зәкиев иҗатына күзәтүләрем бар. Киләчәктә дә яңа мәкаләләрем булыр әле.
Драматургиядә үземне сынап карыйсы килә. Сәхнә әсәре язып карыйсы. Ничек килеп чыгар. Уйлап йөрим әле бер этлек.


– Иҗатта күңелеңә нинди темалар якын?
– Мәхәббәт. Олыгая-олыгая күңелне магниттай туган якка тарта. Туган як темасы. Әлбәттә, тел, милләт темалары якын. Ахыр чиктә, йөрәк ни куша, шул темага язам, аптырап утырган юк.


– Илһам – гаҗәп нәрсә бит инде ул... Кайвакыт язучы төн йокламый язып, тулы бер әсәр иҗат итәргә мөмкин. Шагыйрьләрнең дә кыска вакыт эчендә бер китаплык шигырь яза алганнары бар. Кемнеңдер язмый торган чоры да озакка сузыла... Әле синең илһам белән “дуслык” ничегрәк? Актив иҗат итәсеңме?

– Илһам килгән саен, өстәл артына утырам. Язмыйча озак тилмереп йөргәнем юк. Әмма үземне көчләп тә каләмгә тотынмыйм. Илһам килгән мәлдә генә иҗат эшенә тотынам.
З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятына өченче шигырь җыентыгымны илтеп бирдем. Кайчан укучылар тарафларына барып җитәр, барысы да Аллаһ кулында. Ә болай һәр яңа язган әсәремне “ВКонтакте” социаль челтәрендәге шәхси битемә теркәп барам. Теләгән кеше керә, укый, фикерләрен калдыра.


– Вакыт, дигәннән, шагыйрь дигән һөнәр юк бит ул, кызганычка каршы. Хезмәт кешесенә иҗатка вакыт табу да җиңел булмаска мөмкин. Гәзит укучыларны хезмәт юлың, һөнәри баскычларың белән дә таныштырып китсәң иде.
– Хезмәт юлын мин 2007 елда Уфа шәһәренең 100нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. 2010 елда Башкортстан Мәгарифне үстерү инсти-тутының башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасына эшкә күчтем. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Күптән түгел “Башкортостан укытыусыһы” журналында бүлек мөхәррире йөген дә тарта башладым.


– Башкортстан Язучылар берлегендә татар әдипләре берләшмәсен өч ел җитәкләдең. Бу эшкә тотыныр алдыннан шик-шөбһәләр булмадымы? Әлеге вазыйфада бурычларны үтәү авыр түгелме? Эш ничек оештырылган?
– Шөбһәләрем бүген дә меңнән арткан. Укытучылар белән эшләп күнегелгән, ә менә язучы халкы икенчерәк камырдан ясалган икән. Һәрберсенең үзенең зарлары, кайгысы, шатлыгы. Күпләрнең уй-хыялларын тиз генә тормышка да ашырып булмый. Әмма шулай да, иншаллаһ, нәшриятыбызда татар китаплары чыгып тора. Шушы көннәрдә А. Зәкиевның “Без югалткан көннәр” исемле проза әсәрләре җыентыгы дөнья күрде. “Китап” кибетендә шул китапның презентациясе үтте. Берлегебезгә яңа татар иҗат әһелләре килеп кушылып тора. Соңгы араларда Д. Мөхәррәмова, Г. Сәлимова, А. Хәйртдинова “Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы” дигән таныклык алдылар. Киләчәктә аларның сафы тагын да артыр әле.
Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районнарында әдәби түгәрәкләр актив эшләп килә. Аларның эшчәнлеген халыкка күрсәтергә кирәк.
Хәер, эшләнгән вә эшләнәчәк эшләр күп ул.


– Татар әдәбиятының киләчәген ничек күзаллыйсың?
– Тукае булган әдәбият яшәүдән туктый алмый ул. Бер буын язучыларны икенчеләре алмаштыра. Берләре үлә, икенчеләре туа – бу яшәеш кануны.


– Бүген нинди иҗади планнар, киләчәккә ниндирәк өметләр белән янып яшисең, Руслан?
– Иҗат чире белән авырганның бер генә кайгысы, бер генә ләззәте – соңгы сулышыңа кадәр иҗат итү.


– Уңышлар сиңа!

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас