Сентябрьдә Мәскәүдә I Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеясе һәм Бөтендөнья язучылар оешмасының II конгрессы узды, анда дөньяның 150дән артык иленнән 4000нән артык делегат катнашты. Шуларның берсе — Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов.
Зур форум алдыннан Русия Язучылар берлегенең Шолохов залында Мар. Сәлимнең иҗат кичәсе булды. Чара “Һәнәк” журналының 100 еллыгына багышланды. Марсель Шәйнур улы юмористик басмада 40 елга якын эшли, шуның 30 елында – баш мөхәррир (1980-2010). Ул үзенең иҗади тормышындагы көлкеле очраклар турында сөйләде, иң яхшы совет һәм Русия сатирик басмасы белән җитәкчелек итүнең күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, танылган башкорт кинорежиссеры Радик Килмәмәтовның “Со смехом по всему свету” дигән яңа документаль фильмын анонслады.
Кичәдә чыгыш ясаган Евразия иҗат гильдиясе рәисе урынбасары Марат Әхмәтҗанов, легендар сатирикның иҗатын югары бәяләп, аны Бурабайга (Казахстан) фестивальгә чакырды, анда фильмның премьерасы булачак.
Күңелле очрашуда, шулай ук, Русиянең Язучылар берлеге секретаре, Әдәби тәрҗемә советы рәисе, шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Переяслов, Язучылар берлекләренең халыкара берләшмәсе рәисе, язучы һәм киноактер Юрий Коноплянников, язучы һәм журналист Николай Стародымов, Урыс фән һәм сәнгать академиясе президенты, физика-математика фәннәре докторы, публицист Виктор Никеров, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Елена Светлая һәм башка танылган Русия һәм чит ил язучылары, журналистлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты. Мәскәү башкортларының Әнисә Динмөхәммәтова җитәкчелегендәге “Бүләк” башкорт вокаль ансамбле милли костюмнарда Әлфия Агиеваның Мар. Сәлим шигыренә язылган җырын башкарды. Кичәне Русия Язучылар берлегенең әдәби программалар буенча сәркәтибе, шагыйрь, публицист һәм драматург Нина Дьякова алып барды.
“Киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм әдәби журналлар: мәгълүмати симулякрдан мәгънәви ориентирга” темасына оештырылган “түгәрәк өстәл”дә Марсель Шәйнур улы үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Азия Журналистлар берлеге рәисе, модератор Әшрәф Абү Әл-Язид һәм спикерлар “Һәнәк” башкорт сатирик журналы һәм аның мөхәррирләренең эшчәнлеген югары бәяләделәр.
Бөтендөнья язучылар оешмасы икенче Конгрессының йомгаклау пленар утырышында дөньяның 70 иленнән килгән каләм осталарының өч көнлек киеренке эшенә йомгак ясалды.
Бөтендөнья язучылар оешмасы президенты Маргарита Аль, Марсель Сәлимовның уңышлы иҗади эшчәнлеген билгеләп, аңа “Дөнья әдәбияты үсешенә керткән өлеше өчен” алтын медален тапшырды. Аның белән бергә казах язучысы һәм публицисты, Халыкара халык дипломатиясе берлеге президенты Бахыт Рөстәмов һәм таҗик шагыйре, Дөнья халыклары ассамблеясенең әдәби советы рәистәше, Бөтендөнья шигърият хәрәкәтенең милли координаторы Абдукаххор Косим бүләкләнде.
– Бездә еш кына “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” дип әйтәләр, белмим, бәлки, шулай да булгандыр. Ләкин мин төгәл беләм: Мәскәү елмаюларга ышана. Чын дусларның елмаюына. Бу юлы да шулай булды! – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Мар. Сәлим.
Борис Иванов.