-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 октябрь 2025, 09:15

“Камил юмор”

Даими авторыбыз Камил Фазлыйның якты истәлеген мәңгеләштерү һәм республикада сатира-юмор жанрын үстерү, яңа баскычка күтәрү максатында “Кызыл таң” гәзите редакциясе иҗат әһелләре арасында шулай дип аталучы әдәби бәйге игълан итте.

“Камил юмор”
“Камил юмор”
Камил Фазлый гомере буе гадилекне һәм камиллекне яраткан кебек, әдәби конкурсның да шартлары гади һәм һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Беренчедән, бәйгедә сатира һәм юмор жанрында каләм тибрәтүче һәркем катнаша ала: һәвәскәр иҗатчылардан алып, халык язучы-шагыйрьләренә кадәр! Иң мөһиме — юллаган иҗат җимешләре жанр таләпләренә җавап бирсен, сәламәт юмор белән сугарылсын һәм җәмгыятьне савыктыруга, үстерүгә хезмәт итсен!
 
Икенчедән, конкурска сатира-юмор жанрындагы барлык төр әсәрләр кабул ителә. Бәйгегә сатира-юмор белән сугарылган шигырьләр дә, хикәяләр дә, фельетоннар да, юморескалар да, көләмәч-мәзәкләр дә — кыскасы, жанр таләпләренә җавап бирүче барлык төр әсәрләрне юлларга мөмкин. Алар арасыннан иң яхшылары дип табылганнары һәм редакция, конкурс таләпләренә җавап биргәннәре ай саен “Кызыл таң” гәзитендә чыгып килүче “Гаделҗан белән Тетәбикә” битендә дөнья күрәчәк. Шул рәвешле Камил Фазлый исемендәге “Камил юмор” әдәби иҗат конкурсы гәзитебездә алтмыш елдан артык чыгып килүче “Гаделҗан белән Тетәбикә” сатира-юмор сәхифәсен тергезү, аны яңа эчтәлек белән баету максатын да куя.
 
Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү исә ел саен 1 апрель — Халыкара көлке көнендә булачак. Конкурска киләчәк эшләргә карап, җиңүчеләр “Сатирик-юмористик шигырь”, “Сатирик-юмористик хикәя”, “Фельетон”, “Мәзәк” һәм башка номинацияләрдә билгеләнәчәк. Алдан ук шунысын да әйтик: җиңүчеләрне кинәнеп укып, рәхәтләнеп көләрлек, әмма һич кенә дә көлкегә калырлык булмаган истәлекле бүләкләр көтә.
 
Конкурска эшләрне Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 6нчы кат, “Кызыл таң” гәзите редакциясе адресы буенча хат белән дә, kyzyltan@mail.ru электрон почтасына да кабул итәбез. Рәхим итегез!
 
“Гаделҗан белән Тетәбикә” сатира-юмор сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында исә конкурска килгән тәүге әсәрләрне тәкъдим итәбез.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас