Аны сөюен сурәтләгәндә егет еш кына:
– Йокларга яткач, күзләремне йому белән гел сине күрәм, – ди. – Матур елмаеп, җылы итеп миңа карап торасың.
Колакларына чәчәк балыдай татлы сүзләр пышылдап башын әйләндерә торгач, кыз таң атканын да сизми кала.
– Абау, әтәч кычкырды түгелме?! Әнием эзләргә чыкканчы кереп ятыйм-чы, – ди дә бер мәлгә егетнең изрәткеч кочагыннан ычкына.
Шуннан соң ул, су кереп туймаган бала кебек, тагын аның чоңгылдай тирән кочагына чума, тагын бераз мәхәббәт назында коена. Һәм, яман эш эшләгән кешедәй куырылып, җылы кочактан туптай атылып чыга да, артына борылып карарга да куркып, капкадан кереп китә. Борылса, егетнең мәхәббәт көче янә үзенә тартып аласын белә ул.
Әллә ни озак та йөрмәделәр. Ике-өч ай булгандыр. Егет тәкъдим ясады. Кыз шатланып риза булды. Өйләнештеләр. Дөнья мәшәкатьләре белән берничә ел үтеп тә китте. Хәзер берсеннән-берсе матур ике кыз үстерәләр.
Бер кич җылы юрган астында ятканда хатыны, иркәләнеп:
– Өйләнешкәнче, яратышып йөргәндә димен, йокларга яткач, күзләремне йому белән сине күрәм, дип әйтә торган идең, хәзер дә күрәсеңме? – дип сорады.
– Юк! – диде ире, йокы аралаш.
– Нишләп, җаным?..
– Чөнки хәзер сине күзләремне ачканда да күрәм! – дип җавап кайтарды ире.
Илдус Тимерханов.