Кыз ягында туй бик матур үтте. Кодалар да мул күчтәнәчләр төяп килгән. Аларның өстәлләрдә сыгылып торган күчтәнәчләрен күреп, бераз куркуга да калдык: әллә болар безгә бер атнага килгәнме? Куркынычы алда булган икән әле...
Кызыбызны туган йортыннан кияү йортына алып киткәндә кодалар борынгы туй йоласы буенча безнең яктан чынаяк, тәлинкә, чүмеч, комган кебек әйберләр урлау урынына, абзарга кереп, андагы тавыкларыбызга иптәш булган урак койрыклы, зур кикрикле бердәнбер әтәчебезне машина тәрәзәсе аша күрсәтеп, салып алып киттеләр.
Бераздан без дә алар артыннан юлга кузгалдык. Кияү йортында зурлап каршы алсалар да, машина тәрәзәсе аша оран салган әтәчебез күз алдыннан китмәде. Табын артында утырганда да ничек тә әтәчебезне урлап, кире үзебезгә алып кайту турында уйладым. Әтәчем өчен үч аласым килде.
Туй табыны гөрләп бара. Җыр, бию, изге теләкләр, ләкин минем генә башта башка уйлар бөтерелә. Бераздан саф һава суларга чыктык.
– Кода, әтәчеңне кире кайтарасың килсә, бер литр инде, – дип, миннән мәгәреч сорый башладылар.
Мин дә аптырап тормадым, алар сораганны чыгарып күрсәттем дә:
– Әйдәгез, хатын-кызларга белгертми генә абзарга кереп эчик, – дидем.
Барысы да риза булды.
Шунда бер түмәрне өстәл кыяфәтенә китереп, табын кордык та туйны дәвам иттек. Бер шешәне бушаткач, кодалар берәм-берәм шунда өелгән салам өстенә ава башлады. Өченчесе дә аугач, мин тиз генә абзар капкасына богау салдым да бу бүлмәгә ике бозауны ябып куйдым. Аннары, берни булмагандай, йортка кереп, үз урыныма утырдым. Бераз ашап-эчеп алгач, кодачаларның исләренә ирләре килеп төште.
– Безнең ирләребез кайда икән? Нигә һаман кермиләр? – дип, ирләрен барларга керештеләр.
Аларның гына түгел, төп кода белән кодагыйның да төсләре качты.
– Хәзер мин ничек кайтам инде? – дип, хатын-кызлар ирләрен эзли башлады.
– Кода, бергә чыгып киткән идегез бит, безнең ирләрне күрмәдеңме? – дип сорыйлар.
Мин, мыек очларын боргалап, серле генә елмайдым да:
– Күрдем, – дидем. – Ләкин урлап алып кайтып киткән әтәчемне кире бирсәгез генә кайда икәннәрен әйтәм.
– Әй, кодакаем, берне генә түгел, икене бирәбез. Әйт кенә, – дип ялварырга тотындылар.
Ике-өч егет йөгереп чыгып, әтәчемне алып та керде. Мине күргәч, әтәчкәем шатлыгыннан канатларын җәеп, өй тутырып кычкырып җибәрде дә минем алдыма килеп кунды. Без, кочаклашып, бер-беребезгә сыендык.
– Я, кода, әйт инде, ирләребез кая китте? – дип янымда бөтерелә башлады кодачалар.
– Беркая да китмәделәр, мал абзарында бикле яталар, – дидем тыныч кына.
Табында утыручылар барысы да җыелышып, мал абзарына чыгып китте, бераздан ирләрен көч-хәл белән сөйрәп алып керделәр.
Туй дәвам итте, бу хәлне әледән-әле искә алып, ботларын чабып көлеште кунаклар. Икенче көнне туй йоласын шулай матур итеп башкарган өчен кода-кодагый минем машинама мул күчтәнәчләр төяп, матур итеп озатып калдылар. Ничә еллар үтсә дә, очрашкан саен бу хәлне искә алып, балаларыбызның бәхетенә сөенеп, тату булып яшәп ятабыз.
Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.