Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезне бергә җыеп туган телләрдә әдәби-мәдәни казанышлар югарылыгында аралаштыру максатында оештырылган бу чара 2-5 октябрьдә беренче тапкыр Барселонада “Etnofest” (Этнофест) гомумевропа музыкаль фестивале чикләрендә ЮНЕСКО канаты астында үтте. Онлайн режимында үткән чарада Уфада, Казанда һәм ерак Барселона шәһәрендә яшәп иҗат итүче татар һәм башкорт халыкларының асыл вәкилләре бай мәдәни мохиттә кайнап, үзләренең иҗат җимешләрен халыкара мәйданга чыгара алды. Моңа бернинди вакытлы каршылыклар киртә була алмады.
Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә: “...җилләр килеп исә дә болытларны яудырып кояш нурлары астында үстерә җиләк һәм кура җиләк”. Ә күңел һәм җан җылысын тоеп үскән иҗат җимешләре араларның ераклыгына карамый, үз укучысына, иртәме-соңмы барып ирешәчәк. Агыйдел сулары белән сугарылган Уфа – Барселона күперенең бу башында чараны ачканда Башкортстанның милли әдәбият музее директоры, галим, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев та сүзне шуннан башлады. Зәки Арслан улы төбәк әдәбият музееның эшчәнлегенә тукталып, 1 октябрьдән “Шагыйрь һәм язучы сүзе” шигаре астында яңа форматта колачлы эш башлануы турында хәбәр итте.
– Иҗат кешесе үз казанында гына кайнарга тиеш түгел, ул халык арасына чыгып йөрергә, аңардан күпләр көткән сүзне күзгә-күз карашып ишеттерергә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Элек ничек чәчәннәрдән сүз көткән булсалар, XIX гасырда шагыйрь дә шулай ук көтеп алынган. Без моны Мифтахетдин Акмулла мисалында гына да яхшы беләбез. XXI гасырда да шагыйрь сүзе әһәмиятен югалтмый.
Шушы максаттан республика буенча чыгып йөрүне оештырырга ният кылдык, Башкортстанның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларына мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә, иҗатчыларны халык белән очраштыруны күздә тотучы гастроль турлары программасы эшләнде. Программага ярашлы, Баймак, Куергазы, Миякә һәм башка районнарга ай саен әдәби турлар оештырылуы көтелә. Шушы уңайдан октябрь башында Баймакта мәдәният йортлары үз ишекләрен ачты да инде. Баймаклылар биш көн рәттән әдәбият һәм сәнгать тормышы эчендә кайнап яшәделәр. Киләсе тур Куергазы районына – Башкортстанның беренче халык артисты, композитор, җәмәгать эшлеклесе Газиз Әлмөхәммәтовның туган төбәгенә юл алачак, – диде Зәки Арслан улы.
Әйе, иҗатчы ул – турыдан-туры халыкның аңына һәм рухына тәэсир итүче, Акмулланың канатлы сүзләре замандашлары өчен ни рәвешле мөһим булса, XXI гасырда да шагыйрь сүзе үз югарылыгында кала.
Бу уңайдан татар һәм башкортныкы кебек ике зур әдәбиятның бер әдәби күпере буларак кабул ителгән олуг әдибебез Мәҗит Гафури йорт-музеенда җыелган иҗатчылар өчен халыкара әдәби күпер ачылган бу көн колачлылыгы белән бигрәк тә аерылып торды. Чөнки бу көнне алар дөньякүләм мәйданга чыгып, шагыйрь сүзен, шагыйрь аһәңен туган телләрдә яңгыратырга тиеш иде. Испаниянең Барселона шәһәрендә “Etnofest” чикләрендә үткән әдәби күпер салуда катнашырга Башкортстанның күренекле шагыйре, драматург һәм публицист Расих Ханнанов исемендәге 2021-22 еллардагы беренче “Ак күгәрчен” конкурсы җиңүчеләре һәм яңа тавышлар чакырылды.
Чараны Барселона ягыннан әлеге проектның төп авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Гөлчәчәк Ханнанова алып барды.
Ул “Ак күгәрчен”дә катнашучыларны икенче тапкыр үткәрелүче конкурсның рәсми ачылуы белән котлап, уңышлар теләде. Музей диварларын телеэкран аша күпернең икенче ягындагы милләттәшләребезнең ачык йөзләре балкытып җибәрде һәм залга Барселонадан Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимовның бәрхет тавышы яңгырады. Ул конкурсның гимнына әйләнгән “Ак күгәрчен” җырын башкарды. Бу җырның авторы Расих Ханнанов үзе булса, көен аның тугры иҗатташы һәм замандаш композиторыбыз Рим Хәсәнов язган. Бу җырның клибы белән дә танышу мөмкинлеге булдырылды.
Музейда Шәехзадә Бабич исемендәге Башкортстан дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ватандаш” журналының бүлек мөхәррире Зөлфия Ханнанова үзенең яңа “Мин – башкорт, дип танышыгыз...” дигән китабыннан ялкынлы да, уйланырга да мәҗбүр итүче, үз халкы язмышын чагылдыручы һәм яктылыкка әйдәүче шигырен укып ишеттерде. Шагыйрә шулай ук Расих Ханнановның аның иҗатына игътибарлы булуын билгеләп үтте.
Шагыйрә, журналист, “Ак күгәрчен”нең беренче конкурсы дипломанты, Евразия иҗатчыларының халыкара гильдиясе әгъзасы, җиде әдәби китап авторы Лилия Кәепова (Лилия Сакмар) исә әдәби күпергә “Матур яши белү – батырлык” дип аталган тирән эчтәлекле шигырен тәкъдим итте. Жанр үзенчәлеге белән дә аерылып торган бу шигырь күпләрнең күңеленә үтеп керде.
Шагыйрә, журналист, “Ак күгәрчен”нең беренче конкурсы дипломанты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Алтын каурый” премиясе лауреаты, 20дән артык фәнни мәкалә, өч китап авторы Рәзилә Низамова (Рәзилә Низами) “Матур сүзгә гашыйк мизгелләр” дигән шигырен укыды. Шигырь һәркемне дөнья белән таныштырган кадерле дә, газиз дә туган тел һәм аны сөю, хөрмәт итү, аның белән горурланып һәм аңа сакчыл мөнәсәбәттә яшәү кирәклеге турында. Шагыйрә, шулай ук, Расих Ханнановның кулы астында эшләп, аның киңәшләрен гомер буе тотуын билгеләп үтте.
Күпкырлы иҗатчы, шагыйрә, “Ак күгәрчен”нең беренче конкурсы дипломанты Ризида Мөхәммәтҗанова Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында балалар өчен чыккан китабы белән таныштырып үтте, кечкенәләр өчен йөгерек тел белән язылган шигырьләрен укыды.
Яшь шагыйрь, язучы, “Юлдаш” радиосы журналисты һәм алып баручысы Айбулат Сәсәнбаев әле яңа гына “табадан төшкән” “Патриот бабай” дигән өченче китабы белән таныштырды. Аның язылу тарихы, эчтәлеге турында сөйләде. Айбулат җор телле шагыйрь буларак та үзен танытты.
Башкортстанның милли әдәбият музее хезмәткәре, прозаик Рәйлә Сабитова да үзенең нечкә күңелле иҗатчы икәнлеген күрсәтте. Мәҗит Гафури йорт-музее фондының алыштыргысыз сакчысы Люция Камаева һәм музейның яшь белгече Эльмира Хәйбуллина да әдәби күпердә актив катнаштылар. Ә республиканың танылган шәхесе Ринат Баемов, музей фондының директоры буларак, соңгы елларда анда башкарылган эшләргә тукталды. Музейның елдан-ел яңа экспонатлар белән баетылуын ассызыклады. Үзенең иҗатына байкау ясады.
Барселонадан да йөзләрендә елмаю, күзләрендә шатлык чаткылары тулы якташларыбыз шигъри күчтәнәчләрен җиткерергә ашыкты. Рәми Гарипов, Рамил Янбәков һәм Наил Габдушевның яшьләр өчен язылган шигырьләрен Барселонадан Гөлгенә Гайнуллина, Севильядан Мәүлиха Солтанова, Руфина Якупова һәм башкалар бик тәэсирле сөйләделәр. Төрле һөнәр ияләре булулары да аларга әдәби күпердә катнашуга киртә була алмады. Гөлгенә Гайнуллина, мәсәлән, һөнәре буенча табиб-психотерапевт. Ул үзе Әбҗәлил районыннан, элек Уфада яшәгән. Рухлы, халыкларның үз телен, үз гореф-гадәтләрен саклау өчен җан атып яши. Ул Рәми Гариповның “Туган тел” шигырен укыды.
Вильнюстан катнашучы Миңнулла Әминев татар һәм башкорт телләрендә шигырьләр иҗат иткән мәрхүмә хатыны Наталья Әминеваның (Наталья Агыйдел) әле нәшер итү алдында торган китабыннан берничә шигырен укып ишеттерде. Наталья Агыйделнең шигырьләре беренче “Ак күгәрчен” конкурсында махсус приз белән билгеләнгән иде.
Казаннан шагыйрә һәм укытучы, тәүге конкурста җиңүчеләрнең берсе Камилә Латыйпова “Әниемнең шәле” һәм “Алмагачлар” шигырьләрен Рөстәм Яхинның “Җәйге кичләр” музыкасы астында сөйләп, видеоязма рәвешендә җибәргән.
Ә менә Санкт-Петербургтан “Alex Sigmer” рок төркеме “Этнофест” көннәрендә катнашып һәм Барселонаның иң зур залларының берсендә, татар-башкорт музыкасын яңгыратып, аны бөтен дөньяга ишеттерде. Төркемнең җитәкчесе Алекс Сигмер Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повесте буенча, андагы арияләрне танылган рок музыкантлар башкарачагын күздә тотып, тоташ бер рок-опера язган. Әлеге вакытта бу әсәрне, шул исәптән оркестр белән берлектә, яздыру эшләре буенча җитди эш бара. Операның “Агыйдел” дигән беренче трегы фестиваль көннәрендә Барселонаны шаулатты да инде. Алекс Сигмер әйтүенчә, татар һәм башкорт халыкларының классик әдәби мирасын саклау, шулай ук, ЮНЕСКОның мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлегенең бер өлешен тәшкил итә. Мәҗит Гафури әсәрләрен шушындый үзенчәлекле форматта дөньяга таныту, әлбәттә, иң тәүдә яшь буынга тәгаенләнеп, аларда милли әдәбият белән кызыксынуны тагын да арттыруны, җан-рухларын югары сәнгать биеклегендә тагын да баетуны күздә тотып эшләнә.
Шул рәвешле, беренче әдәби күпер үзенең төп максатына иреште. Халыкара аренада туган телләрдә җырлап торган күпер салынды. Ул дәвамлы булсын, дип телисе генә кала.
Рәзилә НИЗАМОВА.